Уртанчылар төркемендә рәсем эшчәнлеге Тема:”Гаҗәеп агач”
план-конспект занятия (средняя группа) по теме

Габдрахманова Гульсария Фаилевна

Уенчыкны сүрәтләп сөйләргә өйрәтү.Күзаллау ярдәмендә яраткан уенчыгыңны рәсемли белү.Рәсемләү алымнарын ныныту,уенчыкларга сак караш тәрбияләү.

Методик алымнар:Яңа уенчык алып керү,иске таушалган уенчык белән чагыштырып уенчыкларны сүрәтләп сөйләү,яраткан уенчыкларны сүрәтләп сөйләү,уенчыкларны рәсемнәрдә тәкъдим итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urtanchylar_torkemend_rsem.docx12.97 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә рәсем

эшчәнлеге

Тема:”Гаҗәеп агач”

Тәрбияче:Габдрахманова.Г.Ф


                                                       

Максат: Уенчыкны сүрәтләп сөйләргә өйрәтү.Күзаллау ярдәмендә яраткан уенчыгыңны рәсемли белү.Рәсемләү алымнарын ныныту,уенчыкларга сак караш тәрбияләү.

Методик алымнар:Яңа уенчык алып керү,иске таушалган уенчык белән чагыштырып уенчыкларны сүрәтләп сөйләү,яраткан уенчыкларны сүрәтләп сөйләү,уенчыкларны рәсемнәрдә тәкъдим итү.

Материал:Яңа,зур һәм матур курчак,иске,таушалган курчак,зур кәгазь битләре,төсле карандашлар.

 Барышы:

-Балалар ,күптән түгел генә нинди бәйрәм булып үтте?

-Әйе,Яңа ел бәйрәме.

-Безгә кем кунак булып килде?

-Дөрес Кыш бабай.Ул безгә нәрсәләр алып килде?

Әйк,бик тәмле күчтәнәчләр.Ул әле безгә бик матур уенчыклар да алып килгән.Безнең төркемдә бик матур уенчык калдыран ул.Балалар дус булып бергә уйнасыннар дигән ул.Карагыз эле ул нинди уенчык (бик матур курчак күрсәтә).Курчакның исеме Алсу.Бигәк матур курчак икән бу (шул вакыт уенчыклар почмагыннан елаган тавыш ишетелә).Балалар нинди тавыш бу? Елыйлар түгелме анда?Хәзер карап килим әле (таушалып беткән уенчыкны алып килә)

-Нишләп елый икән ул?Бу бит безнең Энҗе исемле курчак.Нәрсә булды сиңа, Энҗе? (колагы янына куя). Мин белдем аның ни өчен елаганын .Ә сез ничек уйлыйсыз ни өчен елый икән ул? (Күлмәге ертылган,чәчләре таушалган,тапочкалары югалган)

-Белдегезме инде ни өчен елагагын.Яңа курчакның матур киемнңрен күргәнгә елый ул.Аның киемнәрен кем шулай ертып бетергән,чәчләреннән өстәреп уйнаган икән?Шулай уйнарга ярыйммы соң?Хәзер Алсу курка инде мине дә шушы хәлгә төшерерләр дип. (Яңа курчакны колагы янына куеп тыңлый)

-Алсу әйтә,әгәр безнең икебез турында да матур сөйләпбирсәләр,мин калам ди.Кем Алсу турында сөйли?

-Алсу бик матур.Аның битләре кызарып тора,күзлзре зәңгәр.Чәчләре матур,йомшак.Күлмәкләре шундый матур,чиста.

-Ә кем Энҗе турында сөйли?

-Энҗе дә матур.Аның да битләре кызарып тора,күзләре кара.Чәчләре тузгалып беткән,күлмзге ертылган,пычрак.Ул оялып кына утыра.

  Балалар бүген без Энҗене юындырырбыз,күлмәкләрен дә алыштырырбыз,чәчләрен дә тарарбыз яме.Сезнең өйдәге уенчакларыгыз да әөлай ямьсезләнеп беткән беткәнме?Сез алар белән әйбәт уйныйсызмы?Хәзер балалар үзегезнең иң яраткан уенчыгыгызны исегезгә төшерегез эле.(Туп,машиина,курчак,пирмида,шакмаклар)

Хәзер әкрен генә өстәл янына килеп утырабыз.Өстәлдәге кәгазь битләрен күрәсезме?Башка балалар анда үзләренең яраткан уенчыкларын ябыштырганнар.Күрәсезме ничек матур булган?!Ә беә хәзер шунда яраткан уенчыкларыбызның рәсемен ясыйбыз.(Балалар рәсем ясыйлар,тәрбияче күзәтә).

-Ә хәзер,балалар,матур итеп утырыгыз да монда карагыз.(Рәсемнәрне тактага элеп куя).Минем кулда тылсымлы карандаш,карагыз әле мин нәрсә ясыйм.(агач рәсемен ясый,уенчыкларны ботаклар белән тоташтыра)Күрдегезме ,нәрсә килеп чыкты?Әйе,агач.Ә агачта уенчыклар үсеп утыра.Бу агач балалар әкиятеннән килгән,чөнки аны менә бу тылсымлы карандаш ясады.Бу агач “гаҗәеп агач” була инде,чөнки ул башка бер агачка да охшамаган.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Уртанчылар төркемендә катнаш: сөйләм теле үстерү һәм рәсем шөгыле. Тема. Песи, песи, пескәем…

Нинди аучы коралсыз,Тычкан тота төн буе,Аннан мыегын селкетепЙоклап ята көн буе....

Уртанчылар төркемендә йомгаклау дәресе . Тема: "Кунак сыйлау"

Итоговое занятие для средней группы по УМК. Уртанчылар төркемендә йомгаклау дәресе....

Тема: Уртанчылар төркемендә математикадан эшчәнлек. “Казлар – аккошлар”

Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гади арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерын чагыштыру (мәсәлән: зур, кечкенә, озын, кыска, авыр, җиңел, әз, күп); ...

Уртанчылар төркемендә әйләнә - тирәне танып белү буенча эшчәнлек . Тема: Йорт һәм кыргый хайваннар

Максат:1. Балаларның йорт һәм кыргый җәнлекләр турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, тышкы билгеләре, үзенчәлекләре, һәм файдалары турында белем бирү ....

Тема:”Көзге яфраклар.Күгәрчен”. Уртанчылар төркемендә интеграль эшчәнлек.Сөйләм телен үстерү +кисеп-ябыштыру.

Максат:Балаларның көзнең характерлы билгеләре белән таныштыруны дәвам иту;көзге яфраклар турындагы белемнәрне тирәнәйтү, күгәрченнең тышкы кыяфәте турындагы белемнәрен, хәрәкәтләрен ныгыту, (ш), (г) а...