“Серле агач”
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему

Фаттиева Гульфия Махмутгараевна

Конспект НОД по ФЭМП с средней группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon serle_agach.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ “МӘКТӘПКӘЧӘ  МӘГАРИФ  ИДАРӘСЕ” МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

                                           

                                     

“Серле агач”

Уртанчылар   төркемендә  үткәрелгән  математика  шөгыленең

йомгаклау  конспекты.

                                                                           

        Төзеде һәм күрсәтте:  

                                                                          гомуми үстерешле 76 нчы балалар    

                                                                      бакчасының 6 нчы төркем  тәрбиячесе                                                                          

                                                                    Фаттиева Гөлфия Мәхмүтгәрәй кызы,

                                                                                      ноябрь, 2014 ел.    

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ

Тема: “Серле агач”

  1. Геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыту, капшап карау юлы белән: түгәрәкне, квадратны һәм өчпочмакны аеру.
  2. Зәңгәр, кызыл, сары, яшел, кара төсләрне  турында белемнәрен ныгыту.
  3. Бишкә кадәр санауны ныгыту.
  4. Әйберләрне санап билгеле сан янына куярга өйрәтүне дәвам итү.
  5. Балаларда игътибар, уйлау сәләтен һәм бармак мускулларын ныгыту.
  6. Балаларда кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау:

Күрсәтмә: агач, аңа эленгән 5 төсле капчыклар, чәчәкләр һәм күбәләкләр, саннар, туп, обруч.

Таратма: геометрик фигуралар, сан таякчыклары, түгәрәк ясалган карточкалар.

Шөгыль барышы:

-Балалар бүген мин сезне әкияткә  кунакка алып барам. Карагыз әле безнең каршыда серле агач тора. Карыйк әле нәрсәләр үскән икән анда.

- Капчыклар

-Ничә капчык бар?

-Биш.Нинди төстә алар? (Бер капчыкны ачам)

-Балалар капчык нинди төстә?Капчык эчендә нәрсәдер бар.

- Хәзер мин карыйм. Эй , анда геометрик фигуралар икән.Без сезнең белән  нинди геометрик фигураларны барлыгын белергә  тиеш. Аның өчен кулны савытка төшереп карамыйча нинди геометрик фигура  тотканыгызны әйтергә тиеш.

-Булдырдыгыз балалар. Икенче капчыкны алыйк әле.Ул нинди төстә?

- Капчыкта нәрсәләр бар икән?

- Күбәләкләр һәм чәчәкләр.

-Балалар нинди матур чәчәкләр.Әйдәгез әле саныйбыз аларны(өч). Хәзер   күбәләкләр чәчәкләргә килеп куначак.Карагыз әле һәр чәчәккәдә кундымы күбәләк?

- Бер чәчәккә күбәләк җитмәде.

-Балалар ничә күбәләк бар?(дүрт)Нәрсәләр күбрәк?

- Чәчәкләр күбрәк.

-Балалар тигез булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Бер күбәләкне куярга.

-Дөрес балалар. Ә хәзер тагын бер капчыкны алабыз.Ул нинди төстә?  (Өй , чыршы рәсемен күрсәтәм) Балалар утырабыз һәм сан таякчыкларыннан шундый матур өй һәм чыршы төзибез (балалар утырып төзиләр).

-Бу капчык нинди төстә? (Капчыкта 1 дән 5 кә хәтлек саннар)

- Балалар сез өстәлдәге  карточкадагы түгәрәкләрегезне санагыз һәм шул сан булган обруч янына барып басыгыз.

- Дөрес балалар.

- Ә хәзер тагын бер капчыкны алабыз.Ул нинди төстә?  

Ә хәзер тагын бер капчыкны алабыз.Ул нинди төстә?  (капчыкта туп)

Туп белән уен”

- Балалар, әйдәгез туп белән уйныйбыз. Мин кемгә тупны ыргытам шул җавап бирә.

- Кем зур: филме яки тычканмы?( фил)

-Нәрсә биек: өстәлме яки урындыкмы?(өстәл)

- Нәрсә зур: ябалакмы яки чыпчыкмы?(ябалак)

- Синең ничә борының?(бер)

-Керпенең ничә энәсе бар?(күп)

- Синең ничә коерыгың бар? (берсе дә юк)

- Ай өстә, ә җир ...(аста)

- Түбә өстә, ә идән...(аста)

- Синең ничә күзең бар?( ике)

-Синең башыңда ничә чәч бар? (ике)

- Песинең ничә коерыгы бар?(бер)

-Этнең ничә борыны бар?(бер)

-Хәзер елның кайсы вакыты?(яз)

- Күктә ничә кояш бар?(бер)

- Синең ничә аягың бар?(ике)

- Кар нинди төстә?(ак)

-Лимон нинди төстә?(сары)

- Аю кыш көне нишли?(йоклый)

- Светафорның ничә төсе бар?(өч)

- Әтәчнең ничә коерыгы бар?(бер)

- Үгезнең ничә мөгезе бар?(ике)

- Нәрсә зур апельсинмы яки мандаринмы?( апельсин)

-Балалар булдырдыгыз.Тупка сезнең белән уйнау бик ошады.

-  Балалар сезгә бүген уеннар  ошадымы? Нәрсә ошады?Булдырдыгыз балалар, барыгызда тырыштыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

язгы агач

«Язгы агач»Дәреснең төре: белемнәрне ныгыту.Мәсәләләр:Обучающие: балаларны кәгазь белән эш итүне өйрәтергә дәвам итү, аппликацияне ясау ысуллары белән таныштыруны дәвам итү; бармак моторикасын үс...

Уртанчылар төркемендә рәсем эшчәнлеге Тема:”Гаҗәеп агач”

Уенчыкны сүрәтләп сөйләргә өйрәтү.Күзаллау ярдәмендә яраткан уенчыгыңны рәсемли белү.Рәсемләү алымнарын ныныту,уенчыкларга сак караш тәрбияләү.Методик алымнар:Яңа уенчык алып керү,иске таушалган уенчы...

Сценарий на 8 марта для средней группы "Кәнфитле агач"

Уртанчылар төркеме өчен  8 март бәйрәме сценарие...

Конспект образовательной деятельности на татарском языке "Юкә агачы"

Образовательная деятельностть на педагогическом совете....

Лепбук"Агач"

Агачның төрле ел фасылларына хас үзенчәлекләре турында белемнәрен ныгыту....

Дидактическое игровое пособие "Тылсымлы агач"

Авторское  дидактическое игровое пособие для детей 5-7 лет....

"Агач, агач, исемең ничек?"

Экскурсия по экологической тропе...