Индивидуальный план по самообразованию
рабочая программа

 Гульшат Василевна Юнусова

Индивидуальный план работы по теме: "Сенсорное развитие младших дошкольников посредством дидактических игр"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mineke.docx27.38 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе Бигәнәй “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Юнысова Гөлшат Васыл  кызының  2022-2027 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы

Методик тема: “Дидактик уеннар аша кече яшьтәге балаларның сенсор  үсешен булдыру”  .

Максат: педагогик дәрәҗәне, һөнәри осталыкны һәм компетенцияңне арттыру.

Бурычлар:

- кече яшьтәге  балаларда төс, форма, зурлык буенча күзаллаулар булдырыла;

-күрү, сизү, тотып карау, чагыштыру юлы белән җисемнәрнең төсен, зурлыгын, формасын аерырга өйрәтелә;

-сөйләм һәм танып белү сәләтләре үстерелә;

Актуальлелек. Кечкенә яшьтәге баланың барлык яклап камил үсешен сенсор үсеш тәшкил итә. Бала сизү органнары ярдәмендә предметларны бер-берсеннән аерырга, төсләрне танырга, авазларны ишетергә һәм кабатларга, исемнәрен атарга өйрәнә. Бала һәрьяклап   камил үссен өчен сенсор  үсеше җавап бирә.

Сенсор тәрбиясенең әһәмияте шунда, ул:

  • акыл үсешенең нигезе булып тора;
  • күзәтү сәләтен арттыра;
  • эстетик сиземләүгә уңай тәэсир итә;
  • игътибарлылыкны ныгыта;
  • сүзлек байлыгын үстерә;
  • күреп, ишетеп, образлы истә  калдыру үсешенә йогынты ясый;
  • баланы чын тормышка әзерли ;
  • сенсор эталоннарын үзләштерергә ярдәм итә;
  • өйрәнү эшчәнлегендә яңа алымнарны өйрәнергә һәм кулланырга мөмкинлек бирә.

Дидактик уеннар үз эченә баланың сенсор кабул итүен , әхлак үзенчәлекләрен исәпкә ала. Көндәлек тормышта бала, төрле төсләр белән очраша. Бу аның яраткан уенчыклары һәм әйләндереп алган предметлар. Шул ук вакытта бала сәнгать әсәрләрен: картина, музыка ишетә, ләкин бу белемнәрне кабул итү, үзләштерү олылар ярдәменнә башка гына булса, аның тәэсире аз була.

   Менә шушы вакытта сенсор тәрбия ярдәмгә килә дә инде – бер-бер артлы, тәртипкә салынган кешелек дөньясының сенсор культурасы белән таныштыру.Һәр чор өчен сенсор тәрбиянең үз бурычлары бар.

   Кечкенә яшьтә балаларда төс, форма, зурлык буенча күзаллау булдырыла. Бу күзаллауларның төрле булуы әһәмиятле.

   Баланы барлык төр үзенчәлек белән таныштырырга кирәк: барлык төсләр, геометрик фигуралар(түгәрәк, овал,квадрат, турыпочмаклык, өчпочмак, шар ,куб,кирпеч)

   Сөйләм һәм танып белү сәләтен үстерү – күрү, сизү, тотып карау, чагыштыру юлы белән җисемнәрнең төсен, зурлыгын, формасын аерырга өйрәтү. Сөйләмдә сүзләр куллану һәм аңлау – зурлыкны һәм форманы әйтү.

    Сенсор үсеш предметның формасын, зурлыгын,төсен,исен танып белгәндә барлыкка килә. Предметлы- үстерешле тирәлектә төрле дидактик уеннар, пособиеләр булырга тиеш. “Предметны җый”, “Төзүче”, “Төсе,формасы буенча тап”,”Мозаика”, “Төсле квадратлар”,”Шарлар” һ.б. Сенсор тирәлекне шулай ук төрле эксперементлар ясау өчен үзенчәлекле материаллар белән дә тулыландырырга мөмкин:йомгаклар,каптыргычлар,табигый материаллар,сулы, комлы савытлар һ.б. Бу материаллар белән эшчәнлекне тәрбияче махсус үзе  дә оештыра ала яки балалар теләге буенча уен уйнарга мөмкин.

   Эшчәнлекләрне системалы алып барганда гына балаларның сенсор сәләтләре үсә.Ягъни алдагы эшчәнлек үткәненә нигезләнеп оештырыла.

   Кече яшьтәге балалар уенчыклар белән танышып кына калмыйлар ә аларның үзенчәлекләрен дә белергә тырышалар.Предметны таныр өчен бала аны тотып карарга тырыша.Мисал өчен яшечәләр, җиләк-җимешләр ачы яки баллы була.Җиләк җимешнең өлгермәгәнлеген аңлар өчен бала аны ашап карый һәм өлгергәнен ашагач кына “өлгермәгән “ сүзенең мәгнәсенә ныграк төшенә.

    Сенсор үсеш өчен махсус сенсор почмаклар да булдырырга мөмкин. Анда төрле ыргыту материалыннан җиһазлар, уенчыклар урнаштырыла.(төрле тукымалар,кәгазьләр,ярмалар,җепләр, макароннар һ.б.)

   Ишетү сәләтен үстерү максатыннан: төрле тавыш чыгаручы уенчыклар кулланырга мөмкин: төрле җырлы, музыкалы,хайван, кош,су, яфраклар коелган тавышлар кергән  дисклар. Шулай ук төрле әйберләр тутырылган тартмалар, савытлар. Мондый уенчыклар балаларга тирә юньне күреп кенә түгел ә ишетеп тә аерырга мөмкинлегенең үзенчәлекләрен кабул итәргә өйрәнәләр.

    Комдагы уеннар балаларда танып белүне үстерп кенә калмыйлар ә аның эмоциональ торышын да нормалаштыралар.

    Балаларның сенсор үсешен тагын да үстерү өчен әти-әниләр белән берлектә эш алып барырга кирәк. Әти-әниләрнең балаларның сенсор үсеше турында кызыксынуларын, белемнәрен тикшерп карау максатыннан анкеталар тутыртырга мөмкин. Анкета нәтиҗәләре буенча әти-әниләрнең балаларның сенсор үсешен белү дәрәҗәсен билгеләп була. Шуннан чыгып әти әниләргә төрле темаларга консульацияләр бирергә, информацияләр элергә,кул эшләнмәләре эшләргә була. Мәсәлән:”Балалар бакчасында һәм өйдә сенсор тәрбия”,”Тирә юньне капшап карап үзләштерәбез”,”Үз кулларыбыз белән уенчыклар ясыйбыз”,”Уйна,өйрән”һ.б.

    Гомумән алганда нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин.Сенсор үсешне планлаштырып эзлекле алып барганда балалар:

-         практик эшләр вакытында предметларның һәм күренешләрнең төсен, формасын, зурлыгын һәм башка үзенчәлекләрн аерып әйтә алалар;

-         төсе ,формасы,яки нинди дә булса бер сыйфатына карап предметларны группаларга бүләләр;

-         билгеле бер үзлеге буенча төркемнәргә аералар.

-         Мөстәкыйль сюжетлы уен өчен төсе,формасы буенча предметларны сайлап алалар(машинага билгеле бер төстәге кирпечләр төиләр, төсе буенча курчакк киемнәр сайлап алалар)

-         Төсләрне аерып актив куллана башлыйлар.

№ п\п

                            Эшнең эчтәлеге

Үткәрү вакыты

2022-2023 уку елы

Методик  тема: “дидактик уеннар аша кече яшьтәге балаларның сенсор  үсешен булдыру”

1

Дидактик уеннар  турында мәгълүмат туплау

сентябрь

2

Тәрбиячеләрнең методик технологияләре белән танышу

ел дәвамында

3

 Ата-аналарга “Дидактик уеннарның әхәмияте ” дигән темага материал тарату

декабрь

4

Педагогик киңәшмәләрдә актив катнашу һәм ачык шөгыль күрсәтү

график нигезендә

5

Балалар бакчасында чараларда эшне тагында җанландыру (йомгаклар,каптыргычлар,табигый материаллар  белән уеннар ясау)

даими

6

Ел дәвамында үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: яңалыклар белән танышу, газета – журналларга  язылу: “Ачык дәрес”, “Тылсымлы куллар”, “Ребенок в детском саду”, “Саба таңнары”, “Мәгариф”, интернет челтәреннән файдалану “Маам.ру”, “нспортал.ру.”, “Сабыем” сайтлары

ел дәвамында

7

Әти – әниләр белән бәйрәмнәр, әңгәмәләр  үткәрү

ел дәвамында

8

Район методик берләшмәсендә тәрбиячеләрнең тәҗрибәләре белән уртаклашу

график нигезендә

9

Югары категорияле тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәсен уртаклашу максатыннан ачык чараларда катнашу

ел дәвамында

2023-2024 уку елы

1

Эш программалары  төзү

сентябрь

2

Методик әдәбият белән танышу

сентябрь

3

Иҗади лабораторияне яңарту

даими

4

“Дидактик уеннар” дип аталган альбом ясау

ноябрь

5

Ата-аналар җыелышына “Дидактик уеннар аша кечкенә балаларда сенсор сәләтен үстерү” дигән темага презентация күрсәтү.

февраль

6

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: газета – журналларга“Ачыкдәрес”, “Тылсымлы куллар”,  “Мәгариф”,”Салават күпере”язылу, Маам.ру, дошколенок.ру сайты,Сабыем.ру яңалыклары белән танышу

ел дәвамында

7

Йомгаклау

май

                                                                 2024-2025 уку елы

1

Эш программалары эшләү

сентябрь

2

Районда үткәреләчәк семинар, конференцияләрдә катнашу

август

3

Ата –аналар почмагын яңарту

1-2 нче атна

4

Әйләнә-тирә баланың сенсорикасы буенча предмет-үсеш  мохите булдыру.

ел дәвамында

5

Балаларга уеннарны өйрәтү

ел дәвамында

6

Стенд,лепбук,альбомнар ясау

ел дәвамында

7

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү:яңалыклар белән танышу, газета-журналларга“Ачык дәрес”, “Ребенок в детском саду”, “Саба таңнары”, “Мәгариф”,”Салават күпере”   язылу, интернет челтәреннән Маам.ру, Сабыем.ру, нс портал сайтларын  карау, курсларда булу

ел дәвамында

8

Ата-аналарга дидактик уеннар буенча “Үз кулларыбыз белән уенчыклар ясыйбыз”, ”Уйна,өйрән” мастер  класслары үткәрү

октябрь

апрель

9

Ата-аналарга консультацияләр Балалар бакчасында һәм өйдә сенсор тәрбия”,”Тирә юньне капшап карап үзләштерәбез”, “дидактик уеннарнын ярдәмендә сенсор усешен тәэмин итү” уткәрү.

ел дәвамында

10

Район методик киңәшмәләрдә катнашу

график нигезендә

11

Ата  - аналар белән бәйрәмнәр “Әниләр көне”, “Яңа ел”, “Әтиләр безнең батырлар”, “Әнием-кадерлем” үткәрү

ел дәвамында

12

Ата-аналарга ачык ишекләр көне үткәрү

декабрь

май

2025-2026уку елы

1

Эшчәнлекләр өчен эш программалары әзерләү

сентябрь

2

Мониторинг үткәрү

октябрь

3

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: яңалыклар белән танышу, газета-журналларга: “Ачыкдәрес”, “Ребенок в детском саду”,“Мәгариф”,”Салават күпере” язылу,   интернет челтәреннәнДошколенок.ру, маам.ру., сабыем.ру сайтларын карау, курсларда булу

ел дәвамында

4

Иҗади лабораторияне баету

ел дәвамында

5

Район методик киңәшмәләрдә катнашу

график нигезендә

6

Сайтта тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашу

ел дәвамында

8

Ата-аналарга консультацияләр үткәрү

ел дәвамында

9

Ата-аналарга ачык ишекләр көне үткәрү

декабрь

май

10

Мониторинг үткәрү

май

2026-2027 уку елы

1

Еллык эш программалары төзү

сентябрь

2

Методик әдәбият белән танышу

ел дәвамында

3

Район берләшмәсендә катнашу

график нигезендә

4

Газета-журналларда чаралар белән танышып бару.

ел дәвамында

5

Интернет челтәре аша тәрбиячеләр белән тәҗрибәләр уртаклашу

ел дәвамында

6

Уеннар картотекасын тулыландыру

ел дәвамында

7

Әти-әниләр алдында, тәрбиячеләр алдында чыгышлар ясау.

ел дәвамында

8

Йомгаклау

май


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Индивидуальный план по самообразованию «Использование компетентностного подхода в художественно- эстетическом развитии детей через музыкальное воспитание» 2017-2018г..

Повышение профессиональной компетентности педагога через обогащение эстетической, музыкальной культуры как часть всей духовной культуры....

Индивидуальный план по самообразованию на 2011-2015 год. Воспитатель: Салахова Ляйсан Галиахметовна.

Индивидуальный план по самообразованию на 2011-2015 год.Воспитатель: Салахова Ляйсан Галиахметовна....

Индивидуальный план по самообразованию педагога

Индивидуальный план работы по повышению профессионального уровня педагога на 2013-2018г....

Индивидуальный план по самообразованию

План работы на 2013-2018 уч.годы...

Индивидуальный план по самообразованию на 1 квалификационную категорию

Индивидуальный план по самообразованию на 1 квалификационную категорию...

Индивидуальный план по самообразованию на тему:« Совершенствование работы в обучении дошкольников игре на духовых музыкальных инструментах»

Обучая игре на музыкальных инструментах, для детей открывается мир музыкальных звуков. Они различают красоту звучания инструмента, развивают качество слуха, ритма....