Биләүдәге бала
план-конспект занятия по аппликации, лепке (старшая,подготовительная группа) по теме

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән шөгыль.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bileudege_bala.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

“Катнаш төрдәге Балтач №4 балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

Тәрбиячеләр өчен ачык шөгыль.

Тема: “Биләүдәге бала”

(шырпы тартмасында миниатюр әвәләү)

                                                            Югары кв.категорияле тәрбияче

                   Хуҗина Л.Т.

2010 ел.

Биләүдәге бала.

(шырпы тартмасында миниатюр әвәләү)

Максат: 

Балаларны шырпы тартмасында матур,зәвыклы итеп композиция төзергә өйрәтү. Бишектәге бәбине әвәләргә өйрәтү.Халык курчагы белән таныштыру. Биләүгә биләнгән бала төшенчәсен аңлату.Кул чукларын үстерү.Сәнгать төрләренә кызыксыну тәрбияләү.

Алдан эшләнелгән эш:

Сюжетлы-рольле уен.Курчаклар белән (төрү, арбада йөртү,ашату).

Әңгәмә оештыру,кеше дөньяга тугач берни дә  эшли алмый,аңа ярдәм кирәк.Шуңа күрә әти-әниләр нәни баланы карыйлар,ашаталар, юындыралар, төрәләр,һавада йөртәләр.

Кечкенә энесе яки сеңлесе булган балаларны тыңлау .                                          

Кечкенә вакытта төшкән фотоларны карау.    

Сүзлек өстендә эш: “биләү”,”имезлек”

Җиһазлау: 

Пластилин,шырпы тартмасы яки башка вак тартмалар,төймәләр,                    тасмалар,энҗеләр.

           

Шөгыль эчтәлеге

Кызлар бүлмәдә уйныйлар.

Тәрбияче: Балалар бирегез әле миңа кулыгызны,кулыгыздагы җылыгызны,-дип балаларны бергә җыю.

Менә без кулларны тотышкач рәхәт һәм җылы булып китте.

 “Елмая көлә көлә кояш

Сез дә елмаегыз әле бераз!”

Менә хәзер бигрәк тә күңелле булып китте.

Сезнең елмаю башкаларга да күчсен.

Балалар карагыз әле без бүген кызлар гына җыелганбыз бит. Әйдәгез әниле-кызлы уйныйбызмы?

Б: Уйныйбыз.

(кечкенә бала елаган тавыш килә)

Т: Хай, минем кызым елый! (дип бала арбасына биләугә биләнгән бала салынган салынган курчакны алып чыга)

Т: Кызлар елаган баланы нишләтәләр әле?

Б: Ашаталар, уйнаталар, йоклаталар, җырлыйлар.

Җәвәд Тәрҗеманов шигерен уку

Әй, акыллы курчагым.

Йом күзеңне,бәлли-бәү.

Башка бер сүз дә дәшмим

Йоклап алыйк без икәү

Т: Минем бәби йоклады, ә сезнең дә шушылай уйныйсыгыз киләме?

Б: Килә.

Т: Әйдәгез алайса, мин сезгә нәни бәби ясарга өйрәтәм һәм аны салу өчен бала арбасы ясарбыз. Аның өчен безгә серле тартма булышыр. Ачып карыйк әле, нәрсәләр бар икән? (тартма эчендә пластилин, тукыма кисәкләре, төймәләр, бисер, шырпы кабы). Шырпы кабыннан нәрсә ясарбыз икән?

Б: Арба, карават, һ.б.

Т: Ә чүпрәкләрне нишләтербез?

Б: Мендәр . юрган, матрац.

Т: Ә төймәләрдән?

Б: Тәгәрмәчләр (һәм шулай дәвам итә)

Т: Ә пластилиннан бәбине әвәләрбез. Мин эшләп күрсәтәм, сез карап торыгыз һәм минем арттан һавада әвәләп барыгыз.

  1. Бер кисәк пластилинны алам да, уч төбемдә шар тәгәрәтәм, ә аннары озынча таяк әвәлим. Башларын түгәрәкләп куям. Менә төрелгән биләүдәге бәби килеп тә чыкты. Ләкин бите генә юк.
  2. Кечкенә генә ал яки ак пластилин кисәге алабыз, шар тәгәрәтәбез, сытабыз һәм әвәләнгән кисәккә ябыштырабыз. Бк аның бите була. Биләүгә бәйләнгән җиреннән күренеп тора.
  3. Битен ясап бетерәбез, күзләрен нәни энҗеләрдән куябыз. Яки пластилиннан. Сускиен төймәдән, боҗрасын пластилиннан куябыз. Биләүдәге бәби урынына төрле уенчыкларны ясасак та була. Мәсәлән: аю, куян, песи, һ.б (бу очракта колаклар әвәләп куябыз).
  4. Ә хәзер инде бәбине төргән чүпрәкне тасмалар яки борчаклар белән бизибез (серле тартма эчендәге схема буенча эшләү).
  5. Инде бәбине салу өчен шырпы тартмасын карават, бишек яки чана, арба итеп ясап бетерәсе калды. Мендәр, матрац ясап куярбыз. Ә арбаның тәгәрмәчләре урынына төймәләр куярбыз.

(Балалар үзләре теләгән төсне сайлап әвәли башлыйлар. Эш барышында булышам, битне гәүдәнең өске өлешенә ябыштырырга кирәклекне әйтәм, арба ясарга булышам).

Т: Кызлар карагыз әле нинди матур килеп чыкты. Булдырдыгыз! Димәк, кул астында булган төрле тартмалардан да әллә ниләр эшләп була икән. Мәсәлән, йогурт савытын баланы юындыру өчен ванна итеп була. Әйдәгез бәбиләребезгә бишек җыры җырлыйк:

Әлли итәргә кирәк,

Бәлли итәргә кирәк.

Әлли иткәч, бәлли иткәч,

Йоклап китәргә кирәк.

(шыпырт кына) Тс-с-с... Бәбиләребез йоклады. (нәтиҗә ясау өчен ясаган эшләрне шөгыльгә кергән тәрбиячеләр каршына кую). Кызлар килегез әле, серле тартма эчендә тагын бер тартма бар. Ул безгә бүләкләр алып килгән (кызларны бүләкләү).

Шөгыльдән соң:

Песи – нечкәбил (халык авыз иҗаты) шигырен уку. “Иң матур сүз”, 12нче бит. Балаларга ясаган уенчыклары белән уйнарга тәкъдим итү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного бала в младшей группе.

Это сценарий был разработан  специально для моих деток ( возраст 3-4 года). Праздник получился  интересным, насыщенным и очень трогательным....

Конспект музыкального занятия "На балу у золушки" для детей подготовительной к школе группы

Разнообразные и актуальные темы музыкальных занятий, затрагиваемые через сказки и проигрываемые через музыку, дают пищу для размышлений и осмысления детям.Музыка — воображение — фантазия —...

Сценарий осеннего бала в подготовительной группе доу

Интересный сценарий осеннего развлечения в подготовительной группе...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Сценарий Выпускного бала в подготовительной группе "Музыкальная Моль на Выпускном балу"

Сценарий утренника, предназначенный для Выпуска в школу, составлен с участием необычной гостьи (Музыкальная Моль), которая не хочет отпускать детей в школу, ссылаясь на то, что они очень музыкальные и...

Баловать или не баловать детей

Назаренко Наталья Дмитриевна...

Баловать или не баловать? вот в чем вопрос!

Консультация для родителей...