НОД по развитию речи и аппликации "Ашъяулык бизэклэре"
план-конспект занятия по аппликации, лепке (старшая группа) на тему

Знакомство детей с татарской народной культурой, орнаментами

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: “Ашъяулык бизәкләре”

Максат: балаларга татар халык мәдәнияте турында мәгълүмат бирү.

Бурычлар: татар халкының мәдәнияте турында, кием узенчәлекләре турында белемнәрен киңәйтү; сөйләм телен үстерү; үз хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.

Сүзлек эше: читек, ашъяулык, кыңгырау, яфрак, ләлә, орнамент, бизәк.

Материал һэм җихазлар: татар халык киемнәре, милли татар киемнәре төшерелгән рәсемнәр, техник чаралар (магнитофон, ноутбук), бизәклэр үрнәкләре, бизәр өчен ак төстә ашъяулык, клей, пумала, чүпрәк.

Алдан башкарылган эш: киемнәр темасын өйрәну, җырлар һәм шигырьләр, татар халык уеннарын өйрәнү, бизәкләр үрнәкләре, калыплар әзерләү.

Белем биру өлкәләре интеграциясе:  аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, музыка, иҗади сәнгать, матур әдәбият уку, куркынычсызлык.

Эшчәнлек барышы:

Группада тыныч татарча музыка уйный. Балалар кереп ярымтүгәрәккә басалар.

Балалар: Исәнмесез, исәнмесез,

                  Хәерле иртә, сәламәтлек сиңа, миңа

                  Һәм барлык кешегә.

Тәрбияче: Балалар, безнен республиканың исеме ничек? Республикабызда нинди милләтләр яши? Без нинди милләт кешесе икәнен ничек белә алабыз?

Балалар: Безнең республикабыз - Татарстан. Монда татарлар, руслар, чувашлар, марилар һәм башка халыклар яши. Милләтләрне телләре, киемнәре, киемдәге орнаментлары буенча аерып була.

Тәрбияче: Дөрес. Ә минем киемем сезгә ошыймы? Мин нинди халыкның милли киеменә киенгәнмен.

Балалар:  Ошый. Сез татар милли киемен кигәнсез.

Тәрбияче: Ә хәзер без сезнең белән татар милли киемнәре күргәзмәсенә барып кайтабыз.

Күргәзмәдә татар милли киемнәре куела: түбәтәй, калфак, читек, алъяпкыч, кулъяулык.

Тәрбияче: Кем татар милли киемнәре турында шигырьләр белә?

Гөлназ: Калфак кигән кыз баланың багып алчы йөзенә,

               Нинди гүзәл татар кызы, күз тимәсен үзенә.

Айназ: Килешеп тора түбәтәй аның күркәм йөзенә.

              Нинди матур татар улы, күз тимәсен үзенә.

Тәрбияче:  Булдырдыгыз. Күрәсезме барлык әйберләрдә дә орнамент төшерелгән. Ул ничек дип атала?

Балалар: Бу орнамент - чәчәк – үсемлекле орнамент дип атала.

Тәрбияче: Дөрес.  Татар милли орнаментының төп бизәкләре: чәчәкләр, үсемлекләр: ләлә, канәфер, кыңгырау, чалмабаш  чәчәкләре, өчяфраклар. Борынгы заманда барлык кеше дә кием сатып ала алмаган, алар киемнәрне үзләре теккәннәр. Ә аларны бизәу өчен үрнәкләрне каян күргәннәр?

Балалар: Кешеләр бизәү өчен үрнәкләрне табигатьтән күргәннәр.

Тәрбияче: Дөрес. Бу матур киемнәр нәселдән нәселгә бирелеп килгән һәм шулай музейларга да эләккән.

Ә хәзер татар милли бизәкләрен кабатлау өчен уен уйнап алыйк.

Бу конвертларда читекләр. Сез аларнын парларын табарга тиеш.

“Читекнен парын тап” уены.

Тәрбияче: Татар милли киемнәргә багышланган уенны уйнап алыйк әле.

“Түбәтәй” уены уйнала.

Тәрбияче: Без дә музейга үзебезнең өлешебезне кертик. Музейга бүләккә ашъяулыкны бизәп тапшырыйк.

Өстәл артына  утырганда балаларга туры утыру күнекмәсе искә төшерелә.

Тәрбияче: Сезнең өстәлегездә бизәкләр калыплары ята. Сез аны төсле кәгазьләргә төшереп, кайчы белән кисеп алырсыз.

Балаларга кайчыны дөрес итеп тоту күнекмәсе искә төшерелә.

Аннары бер-бер артлы бизәкләрегезне минем өстәлдә ятучы ашъяулыкка ябыштырырсыз.

Эшкә тотынганчы  бармакларга зарядка ясап алыйк.

Менә минем бармаклар, шаян алар, шук алар,

Бармаклар гел уйныйлар, уйный-уйный туймыйлар.

Баш бармак, имән бармак, урта бармак, атсыз бармак һәм чәнти.

Гел бергә алар, бик дуслар.

Балалар кисеп ябыштыруы вакытында татар халык көе уйный.

Тәрбияче: Балалар, ашъяулыгыбыз бик матур композицияле килеп чыккан. Чиста итеп ябыштыргансыз. Күргәзмә эшчеләре бик шат булыр.

Нинди орнаментларны кулландыгыз?

Ә хәзер эш урыннарыгызны җыештырыгыз. Эшчәнлегебез тәмам.

Кулланылган әдәбият:

  1. Ф.Х.Валеев  “Народное декоративное искусство Татарстана”, Казань, Татарское книжное издательство,1984.
  2. Г.Ф.Валеева-Сулейманова, Р.Г.Шагеева   “Декоративно-прикладное искусство Казанских татар”, М, “Советский художник”,1990
  3. Закирова К.В., Мортазина Л.Р. “Балачак – уйнап-көлеп  үсәр чак”, Казань, Редакционно-издательский центр, 2012
  4. Сергеева Н. “Гомер агачы-Дерево жизни”, “Татарская вышивка”, Казань, Издательство “Магариф”, 2008
  5. . http://fotki.yandex.ru/users/lady-shay/view/232468/?page=0 21.
  6. http://madaniyat.ru/265/tatarskiy-natsionalnyiy-ornament.html
  7. http://luiza-m.narod.ru/foto/bashkiem/tubet58.htm
  8. http://ooo-sahtian.yapokupayu.ru/buy/109035-tatarskaya_natsionalnaya_obuv 15.
  9. Авторские рисунки.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

НОД по развитию речи и аппликации "Ашъяулык бизэклэре"

Знакомство детей с татарской народной культурой, орнаментами...

Консультация для родителей по развитию речи «Развитие речи в домашних условиях, через развитие мелкой моторики»

Развитие речи ребенка с помощью подручных материалов. Значение развития мелкой моторики. ...

Методическая разработка Конспект непосредственно - образовательной деятельности по развитию звуковой культуре речи в первой младшей группе. «Путешествие на ферму» по развитию речи звуковая культура речи. Звук «К»

Методическая разработка Конспект непосредственно  -  образовательной деятельности по развитию звуковой культуре речи в первой младшей группе. «Путешествие на ферму» по развитию р...