"Тавык һәм чебиләр"
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа) на тему

Шарифуллина Дульфира Киямовна

"Тавык һәм чебиләр "

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tavyk_hm_chebilrsh.d.k_konspekt_2_mlad.docx26.74 КБ

Предварительный просмотр:

2 нче кечкенәләр төркеменең әвәләү буенча  оештырылган  белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Тема : “Тавык һәм чебиләр”

Максат: Балаларны тоташ кисәктән өзеп алып,әйләнмәле хәрәкәтләр ясап, шар формасындагы предметларны әвәләргә өйрәтү.

Бурычлар. 1.Белем бирү. Балаларны катлаулы булмаган берничә кисәктән торган предметлар (чеби) әвәләргә өйрәтү .Пластилин кисәген әйләнүле хәрәкәтләр белән әвәләү. Чеметү һәм ябыштыру кулланмаларын ныгыту. Тирә-юнь белән таныштыруны дәвам итү, кызыксыну уяту.

 2.Үстерелешле. Балаларның кул чукларының моторикасын  һәм логик фикер йөртү  сәләтен үстерү. Балаларның төс һәм форма хисен ,әвәләүгә булган кызыксынуларын   үстерү

3.Тәрбияви.Эшчәнлек барышында игътибарлылык тәрбияләү, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә һәм пластилин белән чиста-пөхтә эш итәргә күнектерү. Әкият персонажына ярәм итү теләге уяту. Балаларда шатлык хисе уяту.

Сүзлек өстендә эш: йомшак, йомры, йомгак.....

Алдан башкарылган эш: нәфис сүз, табышмак ятлау,бию (уен) өйрәнү.

Көтелгән нәтиҗә: балаларның яңа сүзләр хисабына сүз байлыгы арта, әвәләү эшчәнлегендә  әйләнмәле хәрәкәтләр ясап, шар формасындагы предметларны ясый,  логик фикер йөртүләре үсә.

 Күрсәтмәлелек: уенчыклар- чеби,тавык,чеби битлекләре.

Методик алымнар: сорау-җавап, аңлату.        

Җиһазлау: ноотбук, аудиоязмалар-чеби җыры,ишек шакыган тавыш ;уенчыклар- чеби, тавык.Әвәләү өчен такталар, сары пластилин,яшел картон-чебиләр өчен, кул сөртү өчен салфеткалар.

Эшчәнлек барышы.                  I.Кереш өлеш.

Тәрбияче: Балалар безгә бүген кунак апалар килгән. Әйдәгез алар белән исәнләшик әле. (Исәнләшәләр).

 Балалар, әйдәгез әле түгәрәк ясап басыйк. Балалар, кәефләрегез яхшымы? (Яхшы) Әйдәгез, балалар, көнебезнең матур үтүен теләп, үз-үзебезгә хәерле иртә телик!

-Хәерле иртә-күзләрем!(күзләрен сыйпыйлар).

-Хәерле иртә колакларым (колакларын  сыйпыйлар).

-Хәерле иртә борыным (борыннарын   сыйпыйлар) .

-Хәерле иртә кулларым (кулларын  сыйпыйлар).

-Хәерле иртә аякларым (аякларын сыйпыйлар)        .

-Хәерле иртә дусларым (бер-берсенә карап елмаялар). 

Тәрбияче: Балалар хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез игътибар белән  тыӊлагыз әле!Нәрсә турында бу табышмак?

  • Яшел чирәм өстендә, кырт- кырт кыртлар. Канатларын җәеп,балаларын туплар.Нәрсә микән бу балалар? (Тавык)

II. Төп өлеш.    Аудиоязмада  (ишек шакыган тавыш ишетелә).Балалар чыгып карыйм әле,кем ишек шакый микән? (Тавыкны алып керә)

Тәрбияче: Балалар Чуаркай бит бу!Исәнме,Чуаркай! Әйдә, уз. Хәлләрең ничек?Балалар нигә Чуаркайның шул кадәр кәефе төшкән микән? Кытакламый да.Нәрсә булды Чуаркай?

Тавык: Урамда матур кояшны күреп, чебиләрем белән уйнарга чыккан идек. Сезне дә чакырасы идем уйнарга, ләкин чебиләрем каядыр китеп югалдылар.

 Тәрбияче:Син кайгырма Чуаркай. Без сиңа ярдәм итәр идек тә ,ләкин чебиләрнең нинди икәнен белмибез. Безгә чебиләрең турында сөйлә әле.

Аудиоязмада..... “ Чебиләр җыры” (балалар белән бию) ................................

Тәрбияче:Балалар чебиләр нинди төстә булганнар?(Сары).Тагын нинди билгеләре булган?( Йомры ,йомшак,кечкенә).Ничек чыелдашалар алар?(Чеп-чеп).

Тәрбияче: Аңладык Чуаркай.Балалар, урындыкларга утырабыз.  Без сезнеӊ белән хәзер чебиләр әвәләрбез. Балалар, башта искә төшерик әле. Чебинең гәүдә төзелеше нинди геометрик формалардан тора?(Зур һәм кечкенә шарлардан). Дөрес, чебинең гәүдә төзелеше ике шардан тора, берсе зур, икенчесе кечкенә. Пластилинны башта кулда йомшартабыз. Мин сезгә хәзер ничек итеп чеби әвәләргә икәнен күрсәтәм. Ә сез игътибар белән карагыз. Пластилинны ике кисәккә бүләбез,  берсе зурырак, икенчесе кечкенәрәк. Зурырагы - безнең гәүдә һәм койрык өчен;кечкенәсе-баш һәм томшык өчен. Пластилинны сул уч төбенә салабыз һәм уң кул белән каплап әвәлибез,кечкенә шарны да шулай ук әвәлибез   һәм зур шар өстенә куябыз.(Тактада әвәләсәләр дә була) Чебинең томшыгын чеметеп ясыйбыз.Ә койрыгын зурырак итеп чеметеп ясыйбыз. Күзләрен ярма белән  ясыйбыз. Матур булдымы? Сезнең дә әвәлисегез киләме? (Әйе)

Чеби әвәләү.  

 Тәрбияче: Хәзер һәркем үз урынына утыра. Аяклар бергә, гәүдәне төз тотабыз.Балалар Чуаркай сезнең чебиләр әвәләгәнегезге көтеп тора .(Тавык балаларның чеби әвәләгәннәрен карап йөри, мактый). Такталар өстендә эшлибез.Сезнеӊ алдыгызда пластилин кисәкләре.Нинди төстә пластилиннар?(Сары).Хәзер эшкә керешәбез.Чебиләрне балалар чирәмгә җибәрәбез.Чирәм нинди төстә балалар?(Яшел).(Әвәләп бетергәч,кулларны салфетка белән сөртәбез)                    

  (Б-ның мөстәкыйль эше, шәхси ярдәм итү)

Тәрбияче: Менә һәрберебезнеӊ дә Чуаркайга дигән чебие әзер. Сиӊа Чуаркай,чебиләр  ошыймы?

 Тавык : Бик тә ошый. Шундый матур чебиләр әвәләдегез. Хәзер чебиләремне барлык йорт кошлары янына алып кайтам.Ашыйсылары да килә торгандыр.Рәхмәт сезгә, балалар.Сез бигрәк уңганнар,тырышлар икәнсез! Сау булыгыз.

Тәрбияче: Сау бул, Чуаркай. Хәерле юл сиӊа,  чебиләреңне бүтән югалтма!

III. Йомгаклау өлеше.(Рефлексия)

Тәрбияче:Балалар, әйтегез әле миӊа без буген нәрсә эшләдек?(Чеби  әвәләдек).Ә без чебине  нәрсәдән әвәләдек?( Пластилиннан).Чебинең әнисе нәрсә ул балалар?(Тавык).Балалар,әниләрегезнең сүзен тыңлагыз,чебиләр кебек югала күрмәгез.Без бүген тавыкка  чебиләр әвәләргә булыштык, сезгә бик зур рәхмәт. Булдырдыгыз, гел шулай ярдәмчел булыгыз ямегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әтәч һәм чебиләр.

Кечкенәләр төркемендә сөйләм  теле үстерү шөгыле....

Эвэлэу буенча йомгаклау шэгеле тема "Чеби"

Балаларны бер кисэктэн кош эвэлэргэ эйрэту, алдагы елда алган эвэлэу кунекмэлэрен ныгыту, эш барышында мэстэкыйллек, пэхтэлек сыйфатлары тэрбиялэу, эвэлэу шэгеленэ кызыксыну уяту....

Кояш һәм чебиләр

Әниләр бәйрәмендә куллану өчен сәхнәләштерелгән әкият. Әкиятнең максаты: әниләрнең җирдә иң кирәкле кеше икәнлекләрен төшендерү, бер- береңә ярдәмчел булу, җәлли белү сыйфатлары тәрбияләү, балаларның ...

Әтәч, тавык һәм чеби

конспект занятия...

Әтәч, тавык һәм чебиләр

Ясле төркемендә күңел ачу сценариесе...

"Йорт кошлары-әтәч, тавык, чеби".

                                              ...

Международная научно-практическая конференция «Педагогика и психология: новые идеи» публикация материала на тему: «Наураша - цифровая лаборатория в опытно-экспериментальной деятельности со старшими дошкольниками». «Центр образования и воспитания» г. Чебо

Международная научно-практическая конференция «Педагогика и психология: новые идеи»  публикация материала на тему: «Наураша - цифровая лаборатория в опытно-экспериментальной дея...