"Йорт кошлары-әтәч, тавык, чеби".
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Гайнетдинова Фаниса Фанисовна

                                                 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yort_koshlary.docx24.07 КБ

Предварительный просмотр:

«Йорт кошлары - әтәч,тавык,чеби» дигән темага

2нче кечкенәләр төркемендә

турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге

(тирә-юнь белән танышу һәм рәсем).

Максат:йорт кошлары-әтәч, тавык, чеби турында белем бирү.

Бурычлар:

1.йорт кошларына миһербанлылык тәрбияләү;

2.тышкы билгеләренә, тавышларына карап , йорт кошларын аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү, балаларның сүз байлыгын арттыру, гади сорауларга җавап бирү теләге уяту, балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, хәтерен, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгын үстерү;

3.балаларны тавык һәм аның чебиләре белән таныштыру,йорт кошы әтәчне таный һәм әйтә белүләрен ныгыту;тавыкның һәм әтәчнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен әйтү,охшаш,аерымлыкларын карау;тары ярмасы ясарга өйрәнү;

Төп белем бирү өлкәсе:танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре:аралашу, социальләштерү, музыка, иҗади сәнгать, сәламәтлек.

Методик алымнар һәм чаралар:уен, күрсәтмә материал, сүзлек өстендә эш, сөенеч мизгеле, нәфис сүз, мактау, үзбәя.

Җиһазлау:өй, йорт кошлары уенчыклары, йомырка белән тартма, тары ярмасы, кояш рәсеме,маскалар, тәлинкә рәсемнәре, магнитофон, мамык таякчыклар, гуашь, тылсымлы яулык.

Сүзлек эш: ярма,әтәч,тавык,чеби,йомырка,каурый,йорт кошлары.

Актив сүзлек: әтәч,чеби,ярма,тавык.

Пассив сүзлек: тары,йомырка,каурый,йорт кошлары.

СанПиН таләпләре һәм куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлеше:дымлы җыештыру, җилләтү, яктылык, шөгыльнең дәвамлылыгы(15мин).

Алдан эшләнгән эш:

-йорт кошлары турында альбом карау;

-дидактик уеннар уйнау: «Нәрсә тавышы?», «Әнисен тап»;

-Чуар тавык әкиятен уку;

-Чебиләр турында ял минутлары өйрәнү;

Турыдан-туры белем бирү эшчәнлегенең төзелеше:

1.Кереш өлеш:

Исәнләшү. Тавык утырган тартманы табу. Әңгәмә.

2.Төп өлеш:

Әтәч, тавык, чеби белән танышу.

Ял минуты.

Йорт кошларына ярма ясау.

3.Йомгаклау.

Турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге:

Хәерле көн балалар!

Хәерле көн!

Килгән кунаклар белән исәнләшик.

Кояш ясау.

Балалар карагыз әле нинди матур кояш килеп чыкты, безне җылытты. Әйдәгез әле кояштан җылыны алыйк та,үз җылыбызны, елмаюыбызны да кушып кунакларга бүләк итик.

Ә хәзер балалар тагын да яктырак,күңеллерәк булсын өчен кояшкай уенын уйнап алыйк.

Иртән кояш күтәрелә

Бик югары-югары

Төнгә каршы кереп китә

Түбән таба тәгәри

Яратып-яратып

Кояш көлә безгә.

Кояш җылысы, шат күңелләр белән шөгылебезне дәвам итәбез.

Сез ишетәсезме? Ниндидер тавыш бар. Нинди тавыш икән бу балалар? Балалар карагыз әле безгә кунак килгән. Монда тартмада нәрсә утыра? Бу нинди тавык? Балалар тавык күп итеп нәрсәләр сала әле ул? Карагыз әле безнең тавык та күп итеп йомыркалар салган. Балалар тартмада бер йомырка ватылган. Карагыз әле ватык йомыркадан нәрсә килеп чыккан? (чеби). Әйе балалар, димәк, чебиләр йомыркалардан чыга. Ә чеби нинди ул? Ә безнең Альбина чеби турында шигырь белә, әйдәгез тыңлап үтик:

Өй артында чебиләр

Чи-чи-чи дип йөриләр

Кечкенә канатлары

Муеннары сап-сары.

Балалар ләкин чебиебез никтер моңсу. Нәрсә булган икән чебигә? Пи-пи-пи дип кычкыра да кычкыра. Балалар чеби үзенең әтисен табасы килүен әйтә. Булышабызмы? Ярар чеби без сиңа әтиеңне табарга булышырбыз. Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, нәрсә турында икән ул.

Иртән бик иртә тора

Кикрикүк дип кычкыра.

Нәрсә ул балалар? Бик дөрес ул әтәч. Әтәч ул нинди кош? (йорт кошы). Әтәч тагын нинди ул? (зур,матур). Әтәчнең тәпиләре, кызыл кикриге бар. Койрыгы бигрәк матур. Әтәчнең койрыгында кызыл, яшел, сары каурыйлары бар. Әйдәгез бергәләп кабатлыйк. Балалар әтәч ничек кычкыра? Айзилә әйдә әтәч турында шигырь сөйләп кит әле безгә.

Безнең әтәч кызыл кәпәч

Уянгач иртән иртүк

Җан фәрманга кычкыра

Кикрикүк тә кикрикүк

Әтәч чебинең әтисе була инде балалар. Менә чебиебезнең дә кәефе күтәрелде, ул әтисе белән әнисе янында. Тавык белән әтәч бергә яшиләр, ә чеби аларның балалары. Алар бер гаилә. Тавык әтәчтән кечерәк. Аның кикриге дә. койрыгы да кечерәк. Ә аларның охшаш яклары нидә соң? Икесенең дә күзләре, канатлары, башлары, томшыклары бар. Балалар чебинең әтисе, әнисе  кем? Балалар чеби безгә рәхмәт әйтә. Чебинең кәефе тагын да яхшырсын өчен әйдәгез җыр җырлап алабыз.

Нэни чебилэр барсы да

Сары майка кигэннэр

Зарядка ясарга диеп

Бер урынга килгэннэр

Корт–корт–корт

Бер урынга килгэннэр.

Тавык анлата корт–корт дип

Уз телендэ аларга

Зарядка ясаган чакта

Ничек канат кагарга?

Корт–корт, корт

Ничек канат кагарга?

Балалар, йорт кошлары менә шундый тары ярмалары ашыйлар. Тары ярмалары нинди формада? (түгәрәк) Ә нинди төстә? (сары) Карагыз әле балалар, йомыркалардан ничек күп чебиләр чыкканнар. Әйдәгез без аларны сыйлар өчен тары бөртекләре ясыйбыз. Бөртекләрне без карандаш белән дә, кисточка белән дә түгел, ә үзебезнең бармаклар белән ясарбыз. Балалар минем тактада тәлинкә бар. Ул нинди төстә? (кызыл) Ә бу кулымда нәрсә? (буяу) Ул нинди төстә? (сары)

Ясап күрсәтү.

Ә хәзер өстәл янына утырабыз. Тәлинкәләрне игътибар белән карыйбыз. Әйдәгез хәзер балалар бармаклар белән тары бөртекләре ясыйбыз. Әфәрин, балалар! Булдырдыгыз! Чебиләрне сыйлыйбызмы? Чебиләр бик сөенделәр, сезгә бик зур рәхмәт әйтәләр һәм безне әкиятләр иленә сәяхәткә чакыралар.

Сәяхәткә без сезнең белән менә бу серле яулык ярдәмендә барырбыз. Ягез әле килегез минем яныма, яулык астына. Күзләрегезне йомыгыз, бишкә кадәр саныйбыз: 1, 2, 3, 4, 5.

Карагыз балалар бу кемнәр?

Бабай, әби, тавык, тычкан.

Алар кайсы әкияттән? (Чуар тавык)

Әйдәгез бергәләп әкиятнең эчтәлеген искә төшерәбез.

Яшәгән бабай белән әби. Аларның булган чуар тавыгы (ко-ко-ко). Ул аларга беркөнне гади түгел алтын йомырка салган. Бабай ваткан-ваткан вата алмаган. Әби ваткан-ваткан вата алмаган. Йөгереп чыккан тычкан, койрыгы белән болгаган. Йомырка тәгәри-тәгәри киткән дә, идәнгә төшкән дә ватылган. Бабай елый,әби елый. Ә чуар тавык сөйли: син елама бабай, син елама әби. Мин сезгә алтын түгел гади йомыркалар салырмын.

Булдырдыгыз, балалар! Әкиятне бик яхшы истә калдыргансыз. Әйдәгез уен уйнап алабыз. Мин тавык булам, ә сезне чебиләргә әйләндерәм. Сез ризамы?

Тавык чыккан урамга

Яшел чирәм чүпләргә

Аннан чыкты чебиләр

Йомшак сары бәбиләр

Ко-ко-ко

Китмәгез сез еракка

Бөртекләр чүпләгез

Тәмле бөҗәкне каптык

Аннан соң без су эчтек

Йөгереп өйгә качтык.

Балалар карагыз әле, безгә монда кемдер кәрзин калдырган. (тавык)

Әйе балалар тавык безгә гади генә түгел, ә сюрпризлы йомыркалар салган. Ә хәзер группабызга кайтыйк та тавык күчтәнәчләре белән сыйланырбыз.

Балалр яулык астына килегез, күзләрне йомдык, бишкә кадәр саныйбыз: 1,2,3,4,5. Менә без группага да кайтып җиттек.

Әкиятләр иленә сәяхәт ошадымы сезгә? Бүген нинди әкияткә сәяхәт иттек? Чуар тавык кем белән яши ул? Әби белән бабайга чуар тавык нәрсә сала? Нинди йомырка сала ул? Йомырканы кем ватты? Ничек ватты ул аны? Булдырдыгыз балалар! Миңа сезнең актив, бердәм булуыгыз, йорт кошларына карата ярдәмчел булуыгыз ошады. Һәрвакытта да дус-тату булыгыз, бергәләп уйнагыз, бер-берегезне хөрмәт итегез.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әтәч, тавык һәм чеби

конспект занятия...

Презентация "Йорт кошлары"

Максат: балаларның йорт кошлары турында алган белемнәрен ныгыту, балаларын дөрес атарга өйрәтү.-         исемнәрне берлек һәм күплек санда атый белү һәм аваз ия...

Йорт кошлары

 5-6 яшьлек балалар белән сөйләм телен үстерү якыннан торып белем бирү эшчәнлеге конспекты...

Әтәч, тавык һәм чебиләр

Ясле төркемендә күңел ачу сценариесе...

"Тавык һәм чебиләр"

"Тавык һәм чебиләр "...