Әтәч, тавык һәм чеби
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

конспект занятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tch_tavyk_hm_chebi.docx16.42 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Йорт кошлары-әтәч, тавык, чеби.

1 нче кечкенәләр төркеме.

Танып белү эшчәнлеге. (ФЦКМ)

Алдагы эшчәнлек:

-йорт кошлары турында альбом карау;

-дидактик уеннар уйнау: “Нәрсә тавышы?”, “Әнисен тап?”;

-“Чуар тавык” әкиятен уку;

-чебиләр турында ял минутлары өйрәнү;

-“Тавык һәм чебиләр” хәрәкәтле уенын уйнау.

Материал: йорт кошлары: әтәч, тавык, чеби, рәсемнәре белән слайд шоу; йомырка белән тартма; диск җыр белән;

                                        Шөгыль структурасы:

1. Кереш өлеш:

-Исәнләшү. Ишектән тартма алу. Рәсем карау. Табышмак әйтү.

2. Төп өлеш.

-Әтәч белән танышу.

-Ял минуты.

-Тавык белән танышу.

-Чебине әти-әнисе белән таныштыру.

3. Йомгаклау.

Бурыч:Йорт кошлары белән таныштыруны дәвәм итү

Максатлар:

-балаларны тавык һәм аның чебиләре белән таныштыру;

-тавык һәм әтәчнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен әйтү, охшаш якларын   карау;

-балаларның сүз байлыгын арттыру(тавык, чеби,йомырка); гади сорауларга җавап биру теләге уяту;

-йорт кошы әтәчне таный һәм әйтә белүләрен ныгыту;

-балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, хәтерен, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгын үстерү;

-логик һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү;

-йорт кошларына миһербанлылык тәрбияләү;

Сүзлек:  тавык, чеби, йомырка, йорт кошлары.

                                        Шөгыль барышы.

1. Кереш өлеш.

-Балалар, тәрәзәгә карагыз әле, кояш безгә ничек елмая. Әйдәгез без дә кояшка карап елмаеп күрсәтик. (елмаялар).

-Менә без барыбызның да күңелләре шат.

-Ә хәзер матур итеп утырабыз. Менә минем кебек. Булдырдыгыз! Тыңлагыз әле мин ниндидер тавыш ишетәм? (ишек шакыйлар).Балалар тыңлый.

-Барып карыйм әле. (тартма алып керә)

-Балалар безгә кемдер  тартма җибәргән.Ә анда нәрсә барын ачып карамыйча әйтеп булмый. Әйдәгез тартманы ачып карыйк әле? Ачабызмы? (йомырка ала)

-Балалар минем кулда нәрсә бу? (йомырка) Балалар белән кабатлау.

-Дөрес балалар бу йомырка. Ишетәсезме ул тукылдый. Нәсә булыр икән бу?(ул ватыла эченнән чеби чыга)

-Балалар нәрсә килеп чыкты? (чеби)

-Әйе, бик дөрес чеби. Ә чеби нинди? (Йомшак, сары) Тотып карыйлар.

-Балалар чебиебез никтер моңсу. Нәрсә булган икән чебигә? Сорыйм әле.

-Балалар чебинең әти-әнисен табасы килә.

-Ярар чеби без сиңа әти-әниеңне табарга булышырбыз.

- Мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм, нәрсә турында икән ул:

                    Иртән бик иртә тора,

                    Кикрикүк дип кычкыра. (Әтәч)

-Бик дөрес, ул әтәч.

(Экранда әтәч рәсеме чыга)

-Әтәч зур, матур. Аның  тәпиләре, башы, канатлары бар. Койрыгы бигрәк матур. Әйдәгез кабатлыйк әле: Әтәчнең башы бар, тәпиләре бар, канатлары бар.

-Балалар әтәч ничек кычкыра? (Кикрикүк) Кабатлау.

Ял минуты:

Нәни чебиләр барсыда,

Сары майка кигәннәр.

Зарядка ясарга диеп,

Бер урынга килгәннәр.

Корт, корт бер урынга

Бер урынга килгәннәр.

-Мин сезгә хәзер тагын бер табышмак әйтәм, нәрсә булыр икән?

Яшел чирәм өстендә,

Кыт-кыт, кытаклый,

Балаларны йомырка белән сыйлый.(тавык)

-Ул нәрсә? (экранда рәсем күрсәтелә)

-Әйе, бу тавык.

-Әйдәгез әле әйтеп карыйк? (бергә һәм аерым-аерым әйтү)

-Балалар әтәч тә, тавык та  кош. Алар әтәч белән бергә яшиләр.Әйдәгез тавык белән әтәчне карыйк, алар бер-берсенә охшашмы.

-Икесенең дә башлары, канатлары, аяклары бар бар.

-Балалар тавык күп итеп йомыка сала. Менә безнең тартмадада күп йомыркалар бар.Ә йомыркадан нәрсә чыкты? (Чеби)

-Балалар, без йомыркалардан чеби чыкканын күрдек инде.

Өй алдында чебиләр,

Чи-чи-чи- дип йөриләр.

Кечкенә канатлары,

Муеннары сап-сары.(чеби рәсеме чыга)

-Балалар,без чебинең әти- әниләрен таптык инде. Әтәч- әтисе, тавык әнисе.

-Балалар. Без сезнең белән бүген нәрсәләр турында сөйләштек?(Әтәч, тавык, чеби)

-Чебигә әйтик инде, әтисенең, әнисенең исемнәре ничек була? (Әтәч, тавык).

-Балалар әтәч ничек кычкыра? Әйдәгез бергәләп кабатлыйк әле.(кикрикүк)

-Ә тавык ничек кытаклый?(кыт-кыт) (бергә кабатлау, аерым әйттерү).

-Ә чеби ничек кычкыра.(чи-чи)

-Балалар, әйдәгез без аларны үзебез белән төркем бүлмәсенә алыйк. Иртәгә без аларга яралар ашатырбыз. Алар ярма яраталар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әтәч һәм чебиләр.

Кечкенәләр төркемендә сөйләм  теле үстерү шөгыле....

Эвэлэу буенча йомгаклау шэгеле тема "Чеби"

Балаларны бер кисэктэн кош эвэлэргэ эйрэту, алдагы елда алган эвэлэу кунекмэлэрен ныгыту, эш барышында мэстэкыйллек, пэхтэлек сыйфатлары тэрбиялэу, эвэлэу шэгеленэ кызыксыну уяту....

Кояш һәм чебиләр

Әниләр бәйрәмендә куллану өчен сәхнәләштерелгән әкият. Әкиятнең максаты: әниләрнең җирдә иң кирәкле кеше икәнлекләрен төшендерү, бер- береңә ярдәмчел булу, җәлли белү сыйфатлары тәрбияләү, балаларның ...

Әтәч, тавык һәм чебиләр

Ясле төркемендә күңел ачу сценариесе...

"Тавык һәм чебиләр"

"Тавык һәм чебиләр "...

"Йорт кошлары-әтәч, тавык, чеби".

                                              ...

Международная научно-практическая конференция «Педагогика и психология: новые идеи» публикация материала на тему: «Наураша - цифровая лаборатория в опытно-экспериментальной деятельности со старшими дошкольниками». «Центр образования и воспитания» г. Чебо

Международная научно-практическая конференция «Педагогика и психология: новые идеи»  публикация материала на тему: «Наураша - цифровая лаборатория в опытно-экспериментальной дея...