Чуар тавык гаилэсе
план-конспект занятия по рисованию по теме

Тема: “Чуар тавык гаиләсе”

I нче кечкенәләр төркемендә рәсемләү эшчәнлеге буенча план конспект

 

Бурычлар:   Балаларның  йорт кошлары турында күзаллауларын киңәйтү;сүзлекләрен баету:тавык, чебиләр, чукый;кош тавышын кабатлау күнекмәләрен ныгыту;өлкәннәр белән уңай эмоциональ аралашу булдыру; балаларның кул чукларын ,бармак мускулларын ныгыту,җан ияләренә карата мәрхәмәтле караш тәрбияләү.          

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chuar_tavyk_gailese.doc31 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Куныр балалар бакчасы”

Тема: “Чуар тавык гаиләсе”

I нче кечкенәләр төркемендә рәсемләү эшчәнлеге буенча план конспект

Тәрбияче:  НӘБИЕВА З. Г.


Бурычлар:   Балаларның  йорт кошлары турында күзаллауларын киңәйтү;сүзлекләрен баету:тавык, чебиләр, чукый;кош тавышын кабатлау күнекмәләрен ныгыту;өлкәннәр белән уңай эмоциональ аралашу булдыру; балаларның кул чукларын ,бармак мускулларын ныгыту,җан ияләренә карата мәрхәмәтле караш тәрбияләү.                                                                                                                                                        Җиһазлар:уенчык тавык,чеби силуэты ясалган битләр,пластилин,сары гуашь,салфеткалар.                                                                                                                                                                                                

Балаларның   игътибары   стенадагы   кояш   рәсеменә    юнәлтелә.

  • Кояшкай.  Кояшкай!
  • Безгә  син  елмай.  (кул  чәбәклиләр.)
  • Бик  рәхәт  син  булганда,
  • Яратабыз  уйнарга  (сикерәләр.)

Тавык  кытаклаган  тавыш  ишетелә.  Тәрбияче  уенчык  тавык  күрсәтә.

- Балалар, безгә  кунакка  нәрсә  килгән? (тавык,  чуар  тавык.)   Ул  нинди?  (зур,  матур, чуар.)   Канатлары  кая, күзләре?  (Балалар  күрсәтәләр.)  Ә  бу  тавыкның  нәрсәсе?  (Койрыгы, тәпиләре.)  Томшыгы  кая?  Ә  аңа  нәрсә  ашаталар?  (Балалар  җаваплары.)  Тавык  кытаклый. Балалар , нишләп  тавык  шулай  кычкыра  икән?  Сорыйк  әле (тавыкны  тыңлый).  Аның  чебиләре  югалган  икән  бит.  Аңа  ничек  булышырга  соң?  Әйдәгез,  чебиләрне  ясыйк.(бармак  белән  ясау).

  -  Карагыз  әле,  тавык  ничек  куанды.(Тавык  чебиләрне   карый.  “Ой, нинди  матур,  сары,  йомшак  чебиләр  ясадыгыз.  Рәхмәт,сезгә.)

   -Без  нинди чебиләр  ясадык?(сары.)  Алар  ничек  кычкыралар?  (Балалар  сулыш  гимнастикасы  элементлары  ясыйлар:  борын  аша  сулыш  алырга,  борынны  кысып ,  сулышны  авыз  аша  чыгарырга.  “Пи-пи”  дип әйтергә.)  Әнә  ничек  кычкыралар.   Аларның  ашыйсылары  киләдер.  Әйдәгез,  ашарга  әзерлик. (Бармаклар  белән  пластилинны вак  кисәкләргә  өзгәләү.)  Чебиләр  ничек  ашыйлар,  күрсәтегез  әле.

-Уяндылар  чебиләр

Канатларын  кактылар.

Савыттагы  ярманы

Чүпли  дә  башладылар.(Бармак  башлары белән суккалыйлар: тук-тук.)

Тавык  -Рәхмәт, балалар,  тәмле сыйларыгызга.  Әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк.

-Өй алдында  чебиләр( кулларын артка  җәеп , як- якка  борылалар.)

Чип-чип-чип  - дип йориләр( канатларын як-якка җәяләр.)

Кечкенә  канатлары (канат  җилпиләр.)

Муеннары сап-сары.(Башларын чайкыйлар.)

Тавык:  -Рәхмәт, сезгә,  балалар.Чебиләремне  ашаттыгыз.  Шуның  өчен  минем дә  сезгә  күчтәнәчем  бар.(Балалар  кәрҗиннән  күчтәнәч алалар.)    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әтәч, тавык һәм чеби

конспект занятия...

Конспект: «Чуар тавык».

( 2-3 яшьлек балалар өчен )...

Открытое занятие "Чуар тавык" на татарском языке.

ТЕМА: Курочка Ряба. 1. Вступление: игра "Где же наши ручки?".2. Основная часть: 1) Проговаривание сказки, игра с пшеном. 2) Сюрпризный момент: курочка Ряба.3) Проблема: Цыплята убежали....

Открытое занятие "Чуар тавык" на татарском языке.

ТЕМА: Курочка Ряба. 1. Вступление: игра "Где же наши ручки?".2. Основная часть: 1) Проговаривание сказки, игра с пшеном. 2) Сюрпризный момент: курочка Ряба.3) Проблема: Цыплята убежали....

Чуар тавык” әкиятендә кунакта

Максат. Рус халык әкияте белән таныштыру, әкият геройларына карата кызыксыну, ярату хисе тәрбияләү. Әкият сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру, сүз байлыгын үстерү һәм активлвштыру. Хәтерләрен,...

Мнемотехника ысулын кулланып кечкенәләр төркемендә "Чуар тавык" әкиятен сөйләү.

ldquo;Чуар тавык” әкияте сөйләнә.     Бер әби белән бабай яшәгән, ди. Аларның чуар тавыклары бар икән. Беркөнне тавык йомырка салган, нинди диген әле, гади йомырка түгел, ал...