Открытое занятие "Чуар тавык" на татарском языке.
материал (младшая группа) на тему

Бадрутдинова Алсу Гарафитдиновна
ТЕМА: Курочка Ряба. 
1. Вступление: игра "Где же наши ручки?".
2. Основная часть: 
1) Проговаривание сказки, игра с пшеном. 
2) Сюрпризный момент: курочка Ряба.
3) Проблема: Цыплята убежали. Мы с детьми пошли их искать на полянку, проходя через дорожку здоровья. Нашли, обрадовались, с курочкой потанцевали и поискали пшено на полянке. Не нашли, решили пальчиками нарисовать пшено цыпляткам на тарелочках. 
4) Рисование.
3. Заключительная часть: После рисования довольные по дорожке здоровья возвращаемся в группу. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chuar_tavyk.docx19.09 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Чуар тавык”.

 Программа эчтәлеге:

Максатлар:

Белем бирү:

  • Балаларны  яңа материал (тары ярмасы) белән таныштыру;
  • Төсләрне аерырга өйрәтүне дәвам итү;
  • Бармак белән пычранмыйча ясарга өйрәтүне дәвам итү;

Үстерешле:

  • Бармакларның вак моторикасын һәм тоемлау сәләтен үстерү;
  • Фикерләү сәләтен, күзәтүчәнлекне үстерү;

Тәрбияви:

  • Балаларда яхшы кәеф булдыру;
  • Бергә уйнау теләге уяту, иптәшләреңә карата җылы мөнәсәбәт тәрбияләү;
  • Тәрбияче әйткән сүзләргә хәрәкәт туры китерә белүләренә ирешү.
  • Кош - кортларга карата миһербанлылык тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: тары, ярма, тавык , томшык.

Алдан эшләнелгән эш:

  • “Чуар тавык” әкияте белән танышу.
  • Чебиләр турында җырлар тыңлау;

Материал:  “Чуар тавык” әкиятенә иллюстрацияләр; тары ярмасы, чеби һәм тавык маскалары, йомырка, сары буяу, кәгазьдән ясалган тәлинкәләр, салфеткалар.

 

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бүген безгә күпме кунаклар килгән. Без аларны күрүебезгә бик шатбыз. Әйдәгез әле алар белән елмаеп исәнләшәбез.

Исәнмесез! Хәерле иртә барчагызга да!

Балалар, әйдәгез әле бер- беребезнең күңелләрен күтәрик:

-Хәерле көн күзләрем, уяндыгызмы?

-Хәерле көн колакларым, уяндыгызмы?

-Хәерле көн кулларым, уяндыгызмы?

-Хәерле көн аякларым, уяндыгызмы?

-Хәерле көн кояш, без уяндык!

(утыралар)

 -Балалар, без сезнең белән “Чуар тавык” әкияте белән танышкан идек, әйеме? Әйдәгез әле әкиятне искә төшерик. Әби белән бабайның бер чуар тавыклары- (булган). Менә ул йомырка салган. Тик ул гади йомырка түгел, - (алтын йомырка) икән. Бабай йомырканы ватып караган – (вата алмаган). Әби йомырканы ватып караган – (вата алмаган). Тычкан йөгереп киткән дә койрыгы белән йомырканы төшереп – (ваткан). Әби белән бабай елыйлар икән. Ә чуар тавык аларга нәрсә ди балалар?

-Елама, әби.

-Елама, бабай.

Мин сезгә тагын йомырка салырмын, алтынны түгел, (гади йомырка) дигән Чуар тавык.

Тавык кытаклаган тавыш ишетелә.

-Балалар, карагыз әле, безгә кем килгән кунакка?

Әйе, Чуар тавык килгән.

(Тавыкны күзәтү)

-Ул нинди?

-Зур, чуар, матур.

-Күрсәтегез әле балалар, кайда аның күзләре? Канатлары?

-Ә бу тавыкның нәрсәләре?

-Койрык. Тәпиләре.

-Томшыгы кайда?

-Тавык нәрсә ашый , балалар?

-Ярмалар, ипи, үлән.

-Менә тары ярмасы. Аны тавык үзе дә, аның чебиләре дә бик яратып ашыйлар. Әйдәгез әле тары ярмасы белән уйнап алыйк.

(Балаларның бармакларына массаж)

-Балалар, тары ярмасын учка алып сибик;

-Бармак очларыбыз белән басыйк;

-Учларыбызга алып кысыйк;

 -Учларыбыздан шудыртыйк;

-Ян якка сибик.

Тавык кытаклаган тавыш

Тәрбияче: -Балалар, ни өчендер безнең тавыгыбыз борчыла, сорыйм әле үзеннән (колагын тавыкка куя).

-Чуар тавыкка бик күңелсез икән әйдәгез аның күңелен күтәрик. Хәрәкәтләрне минем арттан кабатлагыз.

            Өй алдында чебиләр

            Чип, чип, чип -  дип йөриләр.

                            Кечкенә канатлары

                   Муеннары сап – сары.

                                              Ля – ля –ля – ля - ля

                                              Муеннары сап сары.

(җырга карата хәрәкәтләр ясау)

Тәрбияче: - Ничек сөенә безнең тавыгыбыз. Ул безне каядыр чакыра. Әйдәгез сез чебиләр булыгыз, мин дә тавык маскасын киим. Һәм Чуаркай артыннан аланга барыйк. Ләкин безнең юлыбыз җиңел булырга охшамаган. Төрле каршылыклар очрарлар ташлы юллардан, күлләвекләр аша чыгарга туры килер, сез моңа әзерме?

(сәламәтлек юлыннан барабыз – эзләр,  агач төпләре, төймәләр күлләвекләр)

Тәрбияче: -Чирәмнән барабыз, менә шулай топ – топ – топ.

                  -агач төпләренә сикерәбез, 1- 2 -1 -2.

-Булдырасыз, балалар . Сез үзегезне җитез, кыю, көчле икәнлегегезне күрсәтәсез.

                  -ташлардан йөрибез, ай – ай – ай, аякларыгызны имгәтә күрмәгез.

                  -күлләвекләрдән сикереп узабыз, төшеп китә күрмәгез, канатларыгызны чылатмагыз без бит йөзә белмибез һәм чирәмгә чыгабыз. Уф ардык, бераз ял итеп уен уйнап алыйк:

            Яшел чирәм йолкырга

Чыккан бит әниләре.

            Ә аның артыннан бара

         Сап – сары чебиләре.

                              Кыт – кытыйк, кыт – кытыйк

                                Ерак китә күрмәгез ( бармак яный)

                           Аякларыгыз белән

                           Бөртекләрне эзләгез. (тыпырдыйлар)

-Чебиләрем, сез берәр бөртек булса да таптыгызмы? Нишләптер мин берне дә күрмим. Болай йөреп булмас, әйдәгез без сезнең белән тары ярмаларын үзебез ясыйбыз. Тары бөртекләрен карандаш белән дә, кисточка белән дә түгел ә үзебезнең бармакларыбыз белән ясарбыз.

(Тары бөртекләрен ничек ясарга кирәклеген аңлату)

 - Тары бөртекләре нинди төстә?

Без бит инде бармаклар белән яхшы итеп, пөхтә – чиста итеп рәсемнәр төшерә беләбез.

-Уң кулыбызның имән бармаклары белән сары төскә манабыз һәм тәлинкәгә төшерәбез. Тәлинкәдән бармакларны тиз тиз алабыз чөнки әкрен генә алсак безнең тары бөртекләребез матур булмыйлар.

(балалар рәсемне ясыйлар)

-Бик матур һәм бик тәмлегә охшаган бөртекләрегез. Чебиләрем килегез әле бире:

              Бөртекләрне таптылар (шакылдыйлар)

              Авызларга каптылар

                                Туп – тулы савытлардан

                                Тәмле сулар эчтеләр.

                                Кыт – кытыйк, кыт – кытыйк

                                Ерак китә күрмәгез.

Тәрбияче: -Ничек күңелле итеп сәяхәт итеп йөрдек, әйдәгез кире өебезгә кайтыйк.

(Сәламәтлек юлыннан кире кайту)

Тәрбияче: -Балалар, сез Чуар тавыкка бик ошадыгыз. Карагыз әле ул бит йомырка салган. Ә бит йомырка гади түгел тавыкның сезгә күчтәнәчләре дә бар икән. Әйдәгез хәзер бүлмәгезгә кайтып сыйланыгыз. Килгән кунаклар белән саубуллашыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа «Изучаем татарский язык» (дополнительные платные образовательные услуги по татарскому языку)

Пояснительная записка.В татарском детском фольклоре,лучших произведениях татарской детской поэзии заключены большие возможности для умственного ,нравственного и эстетического развития дошкольник...

Деловая игра для воспитателей "Открытая книга" на татарском языке

Игра для воспитателей на проверку интеллекта...

Выступление на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку по теме:" Реализация Программы краткосрочного курса обучения русскоязычных родителей и детей татарскому языку"

Данная программа курса имеет практическую направленность, подразумевает гибкость и вариативность, направлена на развитие татарской речи и формирование навыков общения у детей старшего дошкольного возр...

«Обучении детей татарскому языку по УМК «Говорим по-татарски» (по обучению детей татарскому языку 4-7 лет) посредством познавательно-исследовательской деятельности »

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ воспитателя (по обучению детей татарскому языку)первой  кв. категории на межаттестационный период на 2018-2023 г. Ахметовой Гульгены Му...