Деловая игра для воспитателей "Открытая книга" на татарском языке
методическая разработка по теме

Халиуллина Минния Раифовна

Игра для воспитателей на проверку интеллекта

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon delovaya_igra.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

Барышы.

Исэнмесез  кунаклар, коллегалар, уенда катнашучылар.Мин Сезне буген  «Ачык китап» дип аталган уенга чакырам.Уенда ботенебезнең катнашуы мэҗбури,шуна курэ –рэхим итегез.Сезгә командаларны билгеләр өчен уен тәкүдим итәм.

Уен”Якын кешеләр”.Музыка уйнаганда сез бөтенегез иркен хәрәкәт итәсез.Мин кул чапкач бер-берегез белән исәнләшәсез.Икенче тапкыр кул чапканда-бер-берегезнен җилкәсеннән сыйпыйсыз.Өченче тапкыр кул чапканда-сез аркаларыгыз белән бер-берегезгә ышкыласыз.Сез әзрәк елындыгызмы,кәефләрегез яхшырдымы?Ә хәзер узебезгә команда ясарга тырышып карарбыз.

Уен. “Дүртешәрләп басабыз”. Музыка уйнаганда бөтенебез хәрәкәтләнәбез,музыка туктагач , дүртешәрләп басабыз.Менә безнен уйнаучы ике команда билгеле булды.Ә хәзер каршы командадагы уенчыны мактыйбыз,яхшы сыйфатларын санап күрсәтәбез.

Уен.”Көндәшеңне макта”

Менә Сез бер-берегез белән таныштыгыз да.

Ә хәзер китапнын 1нче битен ачабыз.”Табигать һәм балалар”дип атала ул.Сез сорауларга җавап бирергә тиеш буласыз.

Уен.”Хәтер хәзинәләре”.Сораулар:

1.Табигать ул.а) әйләнә-тирә белән таныштыру өчен ;

б)әйләнә-тирә турында беренче мәгүлүмәтләр бирү өчен;

в)бала төрле яклап уссен өчен;

г) бала физик яктан сәләмәт булсын өчен;

д) баланын акыллы булуы өчен кирәк.

Җавап  :В

2. Балалар бакчасында табигать белән таныштыру мохите балаларнын :

а) танып белу белән бәйле;

б) экологик-эстетик усеш белән бәйле;

в) әхлак сыйфатлар үстерелүе белән бәйле;

г) табигатҗтә үз-үзеңне дөрес тоту белән бәйле;

д) бөтен җаваплар да дөрес.

Җавап : Д

3. Экологик белем һәм тәрбия системасында үрнәк ул -

а) юнәлеш (направление);

б) алым (метод);

в) прием;

г) форма;

д) нәтиҗә.

Җавап :Б

Дөрес җаваплар өчен командаларга фишкалар бирелә.

Тәрбиячеләргә кросворд чишергә тәкъдим итәм.Дөрес җаваплар өчен шулай ук фишкалар бирелә.

Башваткыч “Баш”.Максат:төрле фикерләр арасыннан иң мөхимен аерып алу, сүз байлыгын арттыру,өлгерлек,җитезлек,тапкырлык кебек матур сыйфатлар тәрбияләү.

Бу баш кырда үсә. -Башак-

Бу башны башка киеп йөриләр.– башлык-

Ә бу башны кая кияләр.– оекбаш-

Бу баш камыршада түгел,ә кемдә? –Батырша-

Бу баш кояш баю ягында.–көнбатыш-

Бу баш белән башны ваталар.– башваткыч-

Бу баш кояшка карый.– көнбагыш-

Бу баш синең белән бер сыйныфта укый. – сабакташ-

Бу башны агачтан эзлә.–ябалдаш-

Бу баш белән тукланучы Кызыл китапка кертелгән иң эре ябалакта.

-байгыш-филин-

Китапның икенче бите ”Культура-гигиена-гадәт.”А.С.Макаренко әйткән:”Балаларда культуралылык тәрбияләү тумыштан башлана.Ул нинди булачак –сезнең балагызны 5 яшькә хәтле ничек тәрбияләвегез белән бәйле”.

Уен: сезгә шарлар бирелә.Командадан берәр кеше чыга. Музыка уйнаганда сез биисез,туктагач -бер шарны шартлатып андагы сорауга җавап бирәсез.Дөрес җавап өчен -фишка.

Шар эчендәге сораулар: 1. Чашкадагы чәйне тарелкага куеп бирү мәҗбүриме.-әйе-

2. ашап бетергәч приборларны кая хәм ничек итеп куярга кирәк?- тарелкага паральлель,тоткалары белән сулга.

3. икенче аш гарнирына пюре яки ботка булганда нинди приборлар куярга кирәк?- пычак хәм чәнечке-

4. чәй биргәндә хәрвакыт чәй калагы кирәкме?-әйе,этикет буенча тәкьдим ителә-

Ял итеп алыйк,командалар бармак уеннары тәкъдим итә.Хәр уен очен - фишка.

Китапнын оченче бите-“ Сөйләм теле ”.”Телне өйрэнегез,яратыгыз , аның турында уйлагыз хәм Сезгә дөньядагы бөтен байлыклар да ачылыр”,-дип әйткән Владимир Луговский.Тәрбиячеләргә сораулар:

Сөйләм теле сәнгатен үстерү ул:

а) үз-үзеңә хезмәт күрсәтү;

б) мәктәпкә әзерлек;

в) әйләнэ-тирәне күзәтү;

г) сүз әйтелешен автоматлаштыру;

д) фонематик ишетү сәләтен үстерү;

Җавап: В

Сөйләм теле үстерү юнәлешендә кайсы алым алып баручы:

а) әдәби әсәрләр;

б) хезмәт эшчәнлеге;

в)сәнгать төрләре;

г) бәйрәмнәр;

г)аралашу.

Җавап:Д

Китапның дүртенче бите – матеметика -логик фикерләү. Дөрес җавап өчен-фишка.

Сораулар:1. Яшелчә бакчасында бабай,әби,онык,эт,мәче хәм тычкан шалкан тарталар. Бакчада ничә кеше бар?-3-

Кубикнын хәр ягы төрле төскә буялган. Моның өчен барлыгы ничә төскә буярга кирәк?-6-

Каз хәм мәче аякларынын саны 8 булса, ишек алдында ничә каз бар?-2-

Бер рәттә 8 урындык.Алия сулдан 5нче урынга,ә Рәйсә уңнан 5нче урынга утырган,Алар икесе дә бер урынга туры киләләрме?-юк-

Азатның 7 таякчыгы бар,Бер таякчыкны урталай сындырса,аның ничә таякчыгы булыр?-8-

Соныннан фишкалар санала.Урыннар билгелэнэ.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Игра-презентация для обучения татарскому языку в старшей группе "Кем нәрсә ярата?"

С помощью этой игры-презентации очень удобно с детьми изучить новый материал и повторить пройденный. Играя выучить дополнительные слова. Повторить и выучить некоторых животных на татарском языке ...

дидактические игры по обучению детей татарскому языку

Данные дидактические игры разработаны на основе дидактических материалов, которые используются воспитателями  по обучению татарскому и русскому языкам в дошкольных учреждениях. Также при разработ...

Авторские игры по обучению дошкольников татарскому языку

ИГРЫ ДЛЯ МЛАДШИХ ДОШКОЛЬНИКОВ ПО ОБУЧЕНИЮ ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ...

Дидактические игры для обучения дошкольников татарскому языку

Данные игры составлены с учетом лексического минимума,используемого  при обучении татарскому языку.Эти игры помогут сделать процесс обучения интересным,занимательным....

Проектная работа "Дидактические игры для закрепления знаний татарского языка у детей среднего и старшего дошкольного возраста в музыкально-игровой деятельности"

Проект раскрывает содержание методической разработки по использованию музыкально-дидактических игр для формирования у детей среднего и старшего дошкольного возраста интереса к татарскому языку и культ...

Методическое пособие "Дидактические игры для закрепления знаний татарского языка у детей среднего и старшего дошкольного возраста в музыкально-игровой деятельности"

Методическая разработка представляет собой комплекс дидактических игр, направленных на активизацию в речи детей родного, второго (татарского) языка....