«Тавык тычкан һәм көртлек» мәктәпкә әзерлек төркемендә театр эшчәнлеге шөгеле буенча конспект
материал (подготовительная группа) на тему

Рахимова Дания Саматовна

развлечение

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon no9_stsenariy.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

                      муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение  

 «Детский сад общеразвивающего вида №25»  

исполнительского комитета Нижнекамского муниципального района

Республики Татарстан

«Тавык тычкан һәм көртлек»

мәктәпкә әзерлек төркемендә театр эшчәнлеге

шөгеле буенча конспект

                                                           Төзеде һәм уткәрде

                                                                                                   Рәхимова Д. С.

 

                               

                 

                          Татарстан

                                           Түбән  Кама

                                              2016 ел

Максат: театр эшчәнлегенә кызыксыну булдыру, шатлану хисе, сәхнәләштерүдә катнашу теләге тәрбияләү; хезмәткә ихтирам, мөстәкыльлек тәрбияләү, әкият өчен атрибутлар әзерләүдә булышу теләге уяту.

Җиhазлау. Тегермән макеты, мич, савыт-сабалар, әкиятнең эчтәлеге буенча сюжетлы картиналар, костюмнар.

     Барышы:

А л ы п  б а р у ч ы. Тавык, Тычкан hәм көртлек бергә торалар икән. Беркөнне тавык арпа бөртеге тапты hәм шатлыгыннан кычкырып җибәрде.

    Т а в ы к. Арпа таптым, арпа таптым! Аны тарттырырга кирәк. Арпаны тегермәнгә кем алып бара?

    Т ы ч к а н. Мин бармыйм.

    К ө р т л е к. Мин дә бармыйм.

    Б е р г ә. Без бармыйбыз.

    Т а в ы к. Нишләргә?

     А л ы п   б а р ч ы. Тавык арпаны тегермәнгә үзе алып барды, он итеп тарттырды.

      Т а в ы к. Дусларым, өйгә онны кем алып кайта?

      Т ы ч к а н.Мин алып кайтмыйм.

      К ө р т л е к. Мин дә алып кайтмыйм.

      Б е р г ә. Без алып кайтмыйбыз.

      А л ы п  б а р у ч ы. Тавык онны үзе алып кайтты.

      Т а в ы к. Ипине кем изә?

      Т ы ч к а н . Мин измим.

      К ө р т л е к. Мин дә измим 

      Б е р г ә. Без измибез.

      А в т о р. Тавык ипине дә үзе изә.

     Т а в ы к. Мичкә кем яга?

     Т ы ч к а н. Мин якмыйм!

     К ө р т л е к. Мин дә якмыйм!

     Б е р г ә. Без якмыйбыз.

    А в т о р. Тавык мичне дә үзе якты. Икмәкләр бик тәмле булып пештеләр. Тавык аларны чыгарып өстәлгә куйды.

    Т а в ы к. Ә икмәкне кем ашый?

    Т ы ч к а н. Мин ашыйм?

    Көртлек. Мин дә ашыйм!

   Бергә. Без, без ашыйбыз.

   Алып баручы. Тычкан да, Көртлек тә өстәл янына килеп утырдылар.  

   Тавык. Юк, сез ашамыйсыз!

  Тычкан, Көртлек  (бергә): Нигә?

  Тавык. Сез бит эшләмәдегез!

  Алып баручы. Әйе, балалар, татар халык мәкале дә “ кем эшләми, шул ашамый” ди бит. Эшләп ашарга кирәк! Әкиятебез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә "Бәби карау" шөгеленә план конспект.

Балаларга татар халкының гореф гадәтләрен өйрәтү.                              ...

мәктәпкә хәзерлек төркемендә иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә    сөйләм үсеше    Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча  перспектив план ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек буенча переспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә  грамотага әзерлек буенча переспектив план...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләштерелгән шөгель. Тема: « Кышкы урманга сәяхәт».

Интегрированное занятие в подготовительной группе на тему "Путешествие в зимний лес" на татарском языке...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә логопед эшчәнлеге.

Логопедическое занятие в подготовительной группе "Перелетные птицы"...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга йомгаклау эшчәнлеге

Бурычлар: 1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак  файдалана белү күнекмәләрен күрсәтү.2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.3...