Йорт кошлары
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме

Яковлева Лилия

   5-6 яшьлек балалар белән сөйләм телен үстерү якыннан торып белем бирү эшчәнлеге конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt.doc84 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама

муниципаль районы Башкарма комитетының

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

муниципаль учреждениясе

                                              5-6 яшьлек балалар белән

сөйләм телен үстерү

якыннан торып белем бирү эшчәнлеге

КОНСПЕКТЫ

           

                                                                                    Төзеде:

                                                                                    47 нче балалар

                                                                                    бакчасы тәрбиячесе:

                                                                                    Яковлева Лилия

                                                                                    Ильдусовна.

                                                                 Түбән Кама

2016

 Балаларга белем бирү эшчәнлеге конспекты

Ф. И. атасының исеме

Яковлева Лилия Ильдус кызы

Эш барышы

МБДОУ № 47 Түбән Кама шәһәре

Яшь төркеме

                                Зурларлар төркеме

Мәктәпкәчә белем

бирү методикасы

Коммуникация (сөйләм үстерү)

Белем бирү

эшчәнлеге темасы

программа эчтәлеге

Йорт кошлары.

Максат:

  1. Балаларның, тирә-юнь турындагы белемнәрен арттыра барып, сүзлек запасын баету, активлаштыру. Яңа сүзләр б/н танышу:кош фермасы, читлек. Өйрәнгән сүзләр, грамматик конструкцияләрне сөйләмдә куллануга ирешү, бәйләнешле сөйләм булдыру өстендә эшне дәвам итү.
  2. Исем, сыйфат һәм фигыльләр кулланып, җөмләләрне төзү күнекмәләрен үстерү.
  3. Балаларда кызыксынучанлык, әхлаклылык, ярдәмчеллек хисләре, кошларга сакчыл караш тәрбияләүне дәвам итү.

Кулланыла торган белем бирү программасы

Н.Е. Веракса, Т.С. Комарова, М.А. Васильева, редакциясендә “ От рождения до школы” белем һәм тәрбия бирү программасы.     Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү (программасының милли төбәк юнәлеше) К.В. Закирова, Р.А. Борһанова, Г.Ә. Галиева- Казан: Мәгариф, 2009.-167б.

Балалар бәлән алдан эшләнгән эш

  1. Сүзлек өстендә эш: “кош фермасы”, “читлек”.
  2. Йорт кошлары турында әңгәмә.
  3. “Кара һәм әйт”уен уйнау.
  4. Дид. уен “Нәрсә ничек кычкыра?”
  5. Ял минуты “Утята”.
  6. Уен “Бер-күп”.
  7. Дидактик уен “Башта нәрсә, аннары нәрсә?”.
  8. Уен “Назови ласково”.
  9. “Кошларны санау” уенын уйнау.
  10. Чәчәк кисеп ябыштыру.

Белем бирү эшчәнлеген дидактик материал белән тәэмин итү

Балалар өчен: артикуляцион гимнастика ясау өчен көзгеләр, кулъяулыклар, указка.

Тәрбияче өчен: Дидактик уен өчен материаллар,кошлар рәсемнәре, Җиһазлау: мольберт.

Белем бирү эшчәнлегенең структурасы

I   Кереш өлеш: (барышы з минут)

Максат: Балаларда эшчәнлеккә кызыксынучанлык уяту, уңай мотивация булдыру.

  1. Исәнләшү.
  2. Артикуляцион гимнастика “Телнең  яңа дусты”.
  3. Теманы әйтү.

II  Төп өлеш: ( барышы 15 минут)

Максат: Пассив сүзлек сүзләрен активлаштыру, бәйләнешле сөйләм булдыру өстендә эшне дәвам итү.

 Методик алымнар

  1. Сүзлек өстендә эш:

а)  Сүзлек эше: “кош фермасы”, “читлек”;

       2)  Йорт кошлары турында әңгәмә.(Кош рәсемнәрен күрсәтү).

       3)  Уен уйнау “Кара һәм әйт” (Балалар белән әңгәмә үткәрү).

       4)  Дид.уен “Нәрсә ничек кычкыра?”.

       5) Ял минуты “Утята”(Түгәрәккә басып).

       6)  Уен “Бер – күп” (Туп ярдәмендә урында басып)

       7)  Дидактик уен “Башта нәрсә, аннары нәрсә?”.

       8) Уен “Назови ласково”(Туп ярдәмендә түгәрәккә басып).

       9) Уен “Кошларны санау”( Кошларны саннар ярдәмендә санау).

       10) Чәчәк кисеп ябыштыру ( Балалар өстәл янына утырып чәчәкләрне кисеп ябыштыралар, тәрбияче балаларга булыша, аңлата).

       III  Йомгаклау: (барашы 2 минут)

           Максат: Балаларның белемнәренә нәтиҗә ясау.      

  1. Рәсемнәр ярдәмендә нәтиҗә ясау (1 бала рәсемгә карап җавап бирә).
  2. Балаларны мактау. (Балалар арасында кем актив катнашты, җөмләләрне дөрес төзеп, яңа сүзләрне кулланып сөйләде, ә кем тулысынча сөйли алмады, аңа киләчәктә кыю, актив булырга теләп калу).

Кулланылган әдәбият

  1. Ф.Ю. Юсупов, З.Ф. Калгашова, Р.А. Борһанова Гөлбакча.
  2. Обучение детей дошкольного возраста рассказыванию: Пособие для воспитателя дет.сада./ Э.П. Короткова. 2-е изд., испр.и доп.-М.: Просвещение, 1982.-128 с.

Эш барышы

Төркем балалары белән (5-6 яшь)

Кереш өлеш

     

       Төп өлеш

   

Балалар аңламаган барлык сүзләр һәм әйтелмәләр рус теленә тәрҗемә ителә.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Т: Әйдәгез кунак апалар белән исәнләшик.

Б: Исәнмесез!

Т: Балалар, матур һәм дөрес сөйләшер өчен авыз, ирен, телне уятабыз. Көзгеләрне алабыз, “Телнең яңа дусты” дигән артикуляцион гимнастика ясыйбыз.

Т: Тел иртә белән йөгереп кайткач, хәл алырга баскыч төбенә утыра (тел киңәйтелеп чыга һәм аскы ирен өстенә куела). Телгә кояш үзенең җылы нурларын сибә, әкрен генә җил исә (телне бөкләп өрү). Тел рәхәтлектән йокымсырап ята. Шул вакытта “Ми – яу” дигән тавыш ишетелә. Тел аска төшеп карый (телне аскарак төшерергә), анда бер песи баласын күрә (балалар куллары белән песи сыпырган хәрәкәт ясыйлар). Песи, нигәдер, ачулы була. Ул сыртын кабарта (телнең очы аскы алгы тешләргә терәлә, киң тел бөгелгән хәлдә “Песи үпкәләгән” күнегүе ясала). Песинең тамагы бик нык ачкан була, ул ашарга сорый. Тел үзенең яраткан чынаягына салып, өйдән сөт алып чыга (“Чынаяк” күнегүе ясала). Песи сөтне ялый (тел белән хәрәкәтләр ясала). Сөтне ялап бетергәч, Песи авызын ялый

(“Тәмле” кайнатма” күнегүе ясала). Аннары ул юына (балалар уң кул белән юыну хәрәкәтләре ясыйлар). Сөт эчергәч, Тел Песине

тагын сыйлый. Бу юлы Песи үпкәләми (бөгелгән тел белән ирекле

хәрәкәтләр ясала). Шуннан соң алар бергә яши башлыйлар.

   

Т: Балалар, әйдәгез кошлар яшәгән ишек алдына кунакка барыйк, анда әтәч һәм аның гаиләсен, казларны, үрдәкләрне, индюкларны очратырбыз. Бергәләшеп аларны ашатырбыз, кайсы кош ничек кычкырганын, йорт кошларының кешеләргә нинди файда китергәннәрен искә төшерербез.  

 

( Т. Балаларга ишек алды рәсемен күрсәтә)

Т: Балалар, менә без ишек алдында. Бу нәрсәләр өе?  

Б.: Йорт кошлары

Т.: Тагын аларның өйләрен ничек атыйлар?

Б.: Кош фермасы.

Т.: Анда кошларны кемнәр карый?

Б.: Кош караучы.

Т.: Кош караучылар нишлиләр?

Б.: Кошларны ашаталар, карыйлар, эчертәләр, җыештыралар.

Т.: Монда кошлар нәрсәдән ашыйлар?

Б.: Җимлектән.

Т.: Алар нәрсә ашыйлар?

Б.: Җим, бодай, ипи валчыклары, челлиләр, бөҗәкләр, кортлар һ.б.

Т.: Хәзер бер уен уйнап алабыз “Кара һәм әйт” дип атала. Мин сезгә йорт кошлары рәсемен күрсәтәм,ә сез аларның нинди кош икәнен әйтерсез. Бу нинди кош?

Б.: Әтәч, тавык, каз, үрдәк, индюк.

Т.: Балалар, әтәчнең гәүдә өлешләрен искә төшерик әле.

Б.: Баш, күзләре, томшыгы, кикериге, гәүдәсе, койрыгы, аяклары,бармаклары, тырнаклары, шпоралары, йоннары, канатлары бар.

Т.: Балалар, ә кошлар бер-берсе белән ничек сөйләшәләр?

“Нәрсә ничек кычкыра?” дигән уен уйнап алабыз. Мин кошны әйтәм,ә сез аның ничек кычкырганын әйтерсез.

         

          Әтәч - кикрикүк,

          Тавык – ко-ко-ко,

          Чеби – пи-пи-пи,

          Үрдәк – бак-бак-бак,

          Каз – га-га-га.

Т.: Хәзер бармакларны ял иттереп алабыз, “Утята” дигән гимнастика ясап алабыз. Чиратлаштырып бармакларны бөклибез, ә мин “пи-пи-пи” диюгә бармакларны тиз-тиз бөклибез һәм турайтабыз.

                   

                    Первый, второй – шли утята.

                    Третий, четвёртый – за водой.

                    А за ними плёлся пятый,

                    Позади бежал шестой,

                    А седьмой от них отстал,

                    А восьмой уже устал,

                    А девятый всех догнал,

                    А десятый испугался,

                    Громко-громко запищал:

                    - Пи-пи-пи!

                    - Не пищи, поищи!

 Т.: Балалар, хәзер туп ярдәмендә уен уйныйбыз. Мин сезгә чиратлашып туп ыргытам  һәм бер кошны әйтәм, ә сез миңа тупны кире ыргытасыз һәм кошны күплек санда әйтәсез.

   - Мин ишек алдында тавык күрдем, ә ул бер үзе генә булмаса ничек әйтәбез? ( урында гына басып )

     - тавык – тавыклар,

     - каз – казлар,

     - әтәч – әтәчләр,

     - чеби – чебиләр,

     - үрдәк – үрдәкләр,

     - индюк – индюклар.

Т.: Балалар, әйдәгез, тавык читлегенә карап алабыз, чебиләр ничек барлыкка килгәнен карыйбыз һәм “Башта нәрсә, аннары нәрсә?” дигән уен уйнап алабыз.Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, ә сез аларны дөрес итеп бер-бер артлы тезегез.

         Оя – йомырка – чеби.

Т.: Башта тавык нишли?

Б.: Йомырка сала.

Т.:  Аннары тавык нишли?

Б.: Ояда йомырка өстендә утыра.

Т.: Йомыркадан нәрсәләр чыга?

Б.: Йомыркадан чебиләр чыга.

Т.: Тавык чебиләрне йомыркадан чыккач нишләтә?

Б.: Тавык аларны ашата, үстерә.

Т.: Хәзер түгәрәккә басабыз, “Назови ласково” дигән уен уйнап алабыз. Мин сезгә туп ыргытам һәм кош исемен әйтәм, сез аны иркәләп әйтергә тиешсез , тупны миңа кире ыргытасыз.

                  Петух – петушок,

                  Курица – курочка,

                  Гусь – гусик,

                  Утка – уточка,

      Цеплёнок –цеплёночек,

      Индюшка – индюшечка,

      Индюшонок – индюшоночек.

 Т.: Урыннарга утырабыз, хәзер кошларны санап карыйбыз. Мольбертта нәрсәләр күрәсез?

Б.:  Саннар һәм кошлар рәсемнәрен күрәбез.

Т.: Хәзер кошларны саныйбыз, мәсәлән, бер әтәч, ике әтәч, өч әтәч, дүрт әтәч, биш әтәч. (Бер бала мольберт янына чыгып сөйли)

              - бер үрдәк -...

              - бер тавык - ...

              - бер каз - ...

 Т.: Ә хәзер тәртип буенча саныйбыз, мәсәлән, беренче әтәч, икенче әтәч, өченче әтәч, дүртенче әтәч, бишенче әтәч.

              - беренче индюк - ...

              - беренче йомырка - ...

              - беренче оя -...

Т.: Әйдәгез, балалар, хәзер өстәлләр янына утырып, ишек алдын бизәр өчен, чәчәкләр кисеп ябыштырыйк.

Йомгаклау

Т: Балалар, без бүген сезнең белән нәрсәләр эшләдек? Кем җавап бирә?

Б:Без бүген йорт кошлары турында сөйләштек, көзге ярдәмендә ирен, телгә гимнастика ясадык, төрле-төрле уеннар уйнадык, кызыклы сорауларга җавап бирдек.

Т.: Балалар, ясаган чәчәкләр белән ишек алдын бизәрбез. Шуның белән бүгенге эшчәнлегебез тәмам.

 

Первый, второй – шли утята.                   1)Гимнастика

Третий, четвёртый – за водой.         2) Ишек алды рәсемен күрсәтү

А за ними плёлся пятый,                          3)кош рәсемнәрен күрсәтү (кулда)

Позади бежал шестой,                      4) әтәчнең гәүдә өлеше.(бер бала)

А седьмой от них отстал,                 5) Нәрсә ничек кычкыра? (утырып)

А восьмой уже устал,                       6) Гимнастика “Утята”(утырып)

А девятый всех догнал,                    7) Уен “Бер- күп” (басып урында туп б-н)                   А десятый испугался,                       8) “Оя–йомырка-чеби”(Бер бала сөйли)

Громко-громко запищал:                 9)Уен “назови ласково” (түгәрәктә)

- Пи-пи-пи!                                       10)”Кошларны санау” (мольб. 2 бала)

- Не пищи, поищи!                           11) чәчәк ясау.(Өстәлгә утырып)

        12) Йомгаклау.

  Тел иртә белән йөгереп кайткач, хәл алырга баскыч төбенә утыра (тел киңәйтелеп чыга һәм аскы ирен өстенә куела). Телгә кояш үзенең җылы нурларын сибә, әкрен генә җил исә (телне бөкләп өрү). Тел рәхәтлектән йокымсырап ята. Шул вакытта “Ми – яу” дигән тавыш ишетелә. Тел аска төшеп карый (телне аскарак төшерергә), анда бер песи баласын күрә (балалар куллары белән песи сыпырган хәрәкәт ясыйлар). Песи, нигәдер, ачулы була. Ул сыртын кабарта (телнең очы аскы алгы тешләргә терәлә, киң тел бөгелгән хәлдә “Песи үпкәләгән” күнегүе ясала). Песинең тамагы бик нык ачкан була, ул ашарга сорый. Тел үзенең яраткан чынаягына салып, өйдән сөт алып чыга (“Чынаяк” күнегүе ясала). Песи сөтне ялый (тел белән хәрәкәтләр ясала). Сөтне ялап бетергәч, Песи авызын ялый

(“Тәмле” кайнатма” күнегүе ясала). Аннары ул юына (балалар уң кул белән юыну хәрәкәтләре ясыйлар). Сөт эчергәч, Тел Песине

тагын сыйлый. Бу юлы Песи үпкәләми (бөгелгән тел белән ирекле хәрәкәтләр ясала). Шуннан соң алар бергә яши башлыйлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Конспект йорт хайваннары

Йорт хайваннары...

Презентация "Йорт кошлары"

Максат: балаларның йорт кошлары турында алган белемнәрен ныгыту, балаларын дөрес атарга өйрәтү.-         исемнәрне берлек һәм күплек санда атый белү һәм аваз ия...

Танып белү үсеше. Иҗади сәнгать үсеше.( Табигать белән таныштыру. Рәсем) Тема: “Күчмә кошлар безгә яз алып килде” .“Гаҗәеп кошлар иле”

22 март- көннең тигезләнүе турында күзаллауларын булдыру, күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турында белемнәрен камилләштерү....

"Йорт кошлары-әтәч, тавык, чеби".

                                              ...