Презентация "Йорт кошлары"
презентация к занятию по окружающему миру (средняя группа) на тему

Ибрагимова Язиля Ямгутдиновна

Максат: балаларның йорт кошлары турында алган белемнәрен ныгыту, балаларын дөрес атарга өйрәтү.

-         исемнәрне берлек һәм күплек санда атый белү һәм аваз ияртемнәрен әйтә белү күнекмәләрен үстерү;

-         дидактик уеннар ярдәмендә сүзлекне баету, активлаштыру;

-         кошларга карата игътибарлылык тәрбияләү, аларга булышу теләге уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon yort_koshlary.ppt1.2 МБ
Microsoft Office document icon plan-konspekt.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема: Йорт кошлары Автор: воспитатель по обучению татарскому языку Ибра гимова Язиля Ямгутдиновна МБДОУ № 78 “Ләйсән” г. Нижнекамск Республика Татарстан

Слайд 2

ЙОРТ КОШЛАРЫ

Слайд 3

Исәнмесез, балалар! Сезгә авылдан Сылу әбиегез хат яза. Мин сезне үзебезнең авылга кунакка чакырам. Килми калмагыз .

Слайд 4

Дәү әнием Әниемнең әнисе Әбием була минем, Әби генә түгел әле, Ул минем дәү әнием. Тәмле ашлар пешерә, Матур гөлләр үстерә. Өебезнең нуры ул, Барыбыздан олы ул.

Слайд 6

Дидактик уен “Бу нәрсә?”, “Нинди?” Сап-сары, йомшак, кечкенә, мамыклы ко-ко-ко чи-чи-чи Зур кикрикле, койрыгы уракка охшаган, төрле төстә кикрикүк

Слайд 7

Сары, йомшак, кечкенә, мамыклы бак-бак-бак каз бәбкәсе пи-пи-пи Үрдәк бәбкәсе пи-пи-пи кыйгак-кыйгак

Слайд 8

Ял минуты Әнә казлар очалар (очу хәрәкәте) Зәңгәр күлгә төшәләр(чүгәлиләр) Рәхәтләнеп йөзәләр (йөзү хәрәкәте) Чирәм буйлап йөриләр (йөриләр) Аннан алар торалар (торалар) Канатларын кагалар (канат кагу хәрәкәте) Тагын очып китәләр (очу хәрәкәте)

Слайд 9

Дидактик уен “Өлешләрдән җый”

Слайд 10

Сау бул, Сылу әби!

Слайд 11

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!



Предварительный просмотр:

Эшчәнлек төре: сөйләм үстерү.

Тема: йорт кошлары (уртанчылар төркеме).

Максат: балаларның йорт кошлары турында алган белемнәрен ныгыту, балаларын дөрес атарга өйрәтү.

  • исемнәрне берлек һәм күплек санда атый белү һәм аваз ияртемнәрен әйтә белү күнекмәләрен үстерү;
  • дидактик уеннар ярдәмендә сүзлекне баету, активлаштыру;
  • кошларга карата игътибарлылык тәрбияләү, аларга булышу теләге уяту.

Тәрбияченең алдан эше: шөгыль конспекты язу, магнитофонга кош тавышларын яздыру, кирәкле материалны әзерләү.

Балалар белән алдан эш: рәсемнәр карау, дидактик уеннар уйнау, рәсемнәр ясау, әвәләү.

Шәхси эш: Гөлназ белән Булатка өстәмә сораулар биреп, җавап алуга ирешү.

Сүзлек өстендә эш: томшык, каурый, чеби, бәпкә, канат, кикрик. Методик алымнар һәм ысуллар: әңгәмә, сораулар, уеннар.

Җиһазлау: авыл “өе” һәм “ишек алды”, йорт кошлары һәм балалары рәсемнәре, уенчыклары, язмада кош тавышлары.

Балаларны утырту:

 

         

         

        -  балаларның                                          -   тәрбияче

          - мольберт                                              - ишек алды

Алдан эшләнгән эш: язмада кош тавышлары тыңлау, рәсемнәр карау, дидактикуеннар уйнау, рәсемнәр ясау, әвәләү.

Шәхси эш: Гөлназ белән Булатка өстәмә сораулар биреп җавап алуга ирешү.

Балалрның урыннары:

I өлештә:

а) басып тору;

б) автобуста утыру;

I өлештә: ишек алдында утырып; ял минуты хәрәкәттә.

II өлештә: урындыкларга утырып.

Эшчәнлекнең структурасы:

  1. Оештыру 1 минут.
  2. Төп өлеш:

а) автобуска утырып авылга бару - 2 минут

б) ишек алдында әңгәмә - 7 минут

в) шигырьләр уку - 1 минут

г) ял минуты - 1 минут

д) дидактик уеннар - 5 минут

3.  Йомгаклау - 3минут

Эшчәнлек барышы:

Балалар белән исәнләшү.

Шул вакыт ишек шакыйлар. Тәрбияче чыгып, кулына хат тотып керә. Балаларга эндәшеп:

  • Балалар, карагыз әле, хат ташучы безгә хат калдырып киткән. Кемнән булыр икән, белмисезме?
  • Юк.

Ача, укый: “Исәнмесез,балалар! Сезгә авылдан Сылу әбиегез хат яза. Мин сезне үзебезнең авылга кунакка чакырам. Килми калмагыз”.

-    Барабызмы Сылу әбиләр авылына?

  • Барабыз.

Тәрбияче:

  • Тик нәрсәгә утырып барабыз соң? (Балаларның җавабы тыңлана)
  • Әйдәгез автобуска утырып барабыз. (Урындыкларга утыралар, автобус йөртүче башына кепка кия, кулына руль тота)
  • Юлда күңелле булсын өчен берәр шигырь сөйләп алыйк әле? (Бер бала Әминә Бикчәнтәеваның “Дәү әнием” шигырен сөйли).

Шул арада тәрбияче башына яулык, алъяпкыч бәйләп, балалар алдына чыгып:

  • Исәнмесез, минем кечкенә кунакларым. Рәхим итегез Сылу әбиегез янына. (Балалар исәнләшә)

Сылу әби өйне күрсәтеп:

  • Әнә шушы өйдә яшим инде мин. Ишек алды тулы кош-кортларым, сезне алар белән таныштырырмын әле (Язмада кош тавышлары ишетелә).
  • Әнә сезнең килгәнегезне ишетеп, үзләре дә тавыш бирәләр. Кайсы кош тавышлары, таныйсызмы? (Балалар әйтә)
  • Әйдәгез хәзер якынрак килик (Балалар утырышалар)
  • Менә алар минем кошкайларым. Таныйсызмы? Бу нәрсә? (Тавыкка күрсәтеп):
  • Тавык.
  • Ә балаларын ничек атыйбыз?
  • Чеби.
  • Ә тавык нинди ул? Гәүдә өлешләрен атыйк әле (Атыйлар).
  • Чеби нинди? (Тәрбияче чебине кулына алып, балаларга тотып карарга тәкъдим итә)
  • Чеби сап-сары, йомшак, мамыклы, кечкенә.

Сылу әби:

  • Балалар,тавык ул гел үзенең балаларын кайгырта, җим тапса, аларны үз янына чакыра, ә чебиләр, өшесәләр, аналарының канат астына кереп җылыналар. Чебиләр еракка китсәләр, тавык аларны “ко-ко-ко” дип чакыра, ә чебиләр аңа “чи-чи-чи” дип җавап кайтаралар. Мин аларга тары ярмасы ашатам.
  • Сезнең дә сибеп карыйсыгыз киләме? (Балалар сибәләр, чакыралар)

Сылу әби (әтәчкә күрсәтеп):

-    Менә бу кошны таныйсызмы?

  • Әтәч.
  • Әтәч нинди?
  • Кызыл кикрикле, зур койрыклы, койрыгы уракка охшаган, төрле төстә.

Сылу әби:

  • Әле ул мине иртән йокыдан да уята. Ничек итеп кычкырганын беләсезме? (Балалар кычкырып күрсәтә).
  • Ә менә бу матур кошның исемен беләсезме?
  • Үрдәк.
  • Әйе, дөрес. Аның балаларын ничек атыйлар?
  • Бәпкә.
  • Әйе – үрдәк бәпкәләре, алар нинди төстә?
  • Сары.
  • Тагын нәрсәнең баласы сары әле?
  • Тавыкның чебие.
  • Әйе, чеби дә, үрдәк бәпкәсе дә сап-сары.
  • Үрдәк үзенең балаларын “бак-бак-бак” дип чакыра. Балалары аңа “пи-пи-пи” дип җавап кайтаралар.
  • Казларны сез таныйсызмы, алар нинди?
  • Казның муены озын, канатлары зур, “кыйгак-кыйгак” дип кычкыралар.
  • Балаларын ничек атыйбыз?
  • Бәпкә.
  • Дөрес, казның балаларын да бәпкә дибез. Алар да үрдәк бәпкәләре кебек сап-сары. Туктагыз әле, алар тезелешеп кая китеп баралар соң? (Балалар җавабы тыңлана)
  • Ерак түгел күл бар, алар һәр көнне шунда су коенырга баралар. Әйдәгез, без дә ял итеп алыйк.

Ял минуты:

Әнә казлар очалар (очу хәрәкәте)

Зәңгәр күлгә төшәләр (чүгәлиләр)

Рәхәтләнеп йөзәләр (йөзү хәрәкәте)

Чирәм буйлап йөриләр (йөриләр)

Аннан алар торалар (торалар)

Канатларын кагалар (канат кагу хәрәкәте)

Тагын очып китәләр (очу хәрәкәте)

Балалар урындыкларга утыралар

Шигырьләр уку:

ӘТӘЧ
Безнең әтәч-Кызыл кәпәч
Уянгач иртән-иртүк,
Җан-фәрманга кычкыра:
Кикрикүк тә кикрикүк!

ТАВЫК
Ике тавык гәпләшә,
“Кем матуррак?” – диешә.
“Мин – чуар”. “Ә мин – ап-ак!
Кыт-кытак, кыт-кыт-кытак!”

ҮРДӘК
Күпердән атлый үрдәк,
Күл тирәсе – тал-тирәк.
- Бәбкәчләрем, бак-бак-бак!
Атларга кирәк бик сак!

Сылу әби дәвам итеп:

  • Казлар белән үрдәкләр суда йөзәләр, чөнки аларның канатлары зур, киң. Алар еракларга кадәр оча алалар. Тавык, әтәчнең канатлары кечкенә, шуңа күрә алар койма башыннан гына очып төшә алалар. Балалар, казлар үзләренең бәпкәләре янына кеше яисә карга килгәнен күрсәләр, бәпкәләремне алалар дип белеп, аларны куркытыр өчен ысылдыйлар. Без дә алар кебек ысылдап карыйк әле.

(Телдән тау ясап, кырыйларын тешлибез дә, “с-с-с” дип тавыш чыгарабыз).

Сылу әби:

  • Балалар, сезнең өстәлләрегездә конвертлар бар, ачып карагыз әле,  нәрсәләр бар анда? (Балаларның җаваплары)
  • Шул өлешләрдән казлар һәм тавыклар төзегез (Балалар төзиләр).

Тәрбияче: (яулык һәм алъяпкычсыз):

-    Балалар, безгә кайтырга вакыт җитте.

Балалар Сылу әбигә рәхмәт әйтеп, саубуллашып, автобуска утырып “кайтып китәләр”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

"Бездә кышлаучы кошлар"

Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү;сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр куллану күнекмәләре бирү,эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, к...

Кышлаучы кошлар

Кышлаучы кошлар темасына эшчәнлек конспекты....

Конспект Кошлар яшәргә тиеш

Кошлар яшәргә тиеш...

Җылы якка китүче кошлар.

Җылы якка китүче кошлар....