Конспект Кошлар яшәргә тиеш
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Габдрахманова Гульназ Ильгизовна

Кошлар яшәргә тиеш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Жизнь птиц41 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Кошлар яшәргә тиеш”

 Максат: Балаларга кошларның файдасы турында аңлату, аларга мәрхәмәтле, кайгыртучан караш тәрбияләү; кошларның кешеләргә булган файдасы турында балаларны уйландырырга мәҗбүр итү. Кешеләргә кошларсыз нәрсә булыр иде. Кызыл китапка кергән кошлар, хайваннар турында белемнәрен ныгыту.

Материал: кызыл китап, кош рәсемнәре

Барышы:

  1. Балалар, әйдәгез искә төшерик әле, бу атнада без нәрсә турында сөйләштек.
  2. Әйе, кошлар турында.
  3. “Бөтендөнья  кошлар көне” проектында нәрсәләр эшләдек?
  4. Рәсемнәр ясадык, шигырьләр өйрәндек.
  5. Нинди өй эше эшләдек?
  6. Кызыл китапка кергән кошларның рәсемнәрен ясап килдек.
  7. Балалар, сезгә бу китап танышмы? Ничек атыйсыз без бу китапны? Әйе, без кызыл китап белән, кызыл китапка кергән кайбер хайваннар, кошлар, үсемлекләр белән инде таныш. Ә ни өчен ул кызыл тустә? Әйе, дөрес. Кызыл төс ерактан ук күренеп тора, ул куркынычлык турында кисәтә. Бу китапта күп кенә  хайваннарның, кошларның, үсемлекләрнең юкка чыгуы турында кисәтә. Кызыл китапка җирдә бик аз калган хайваннар, кошлар кертелгән.
  8. Балалар, ә сез бу китапкакергән нинди кошлар, хайваннарны беләсез?

(ак аю, болан (таплы), бөркет, торна, кыр кәҗәсе).

  1. Балалар, кошларны, хайваннарны кызыл китапка кертмәс өчен, без нинди ярдәм күрсәтә алабыз, безнең нинди файдабыз тия? (балаларның җаваплары).

                 Кыш җиттеме

                 Кошлар өчен

                 Без ашханә ачабыз,

                 Һәм кошларны эндәшәбез

                 Рәхим итеп ашагыз.

  1. Балалар, хәзер безнең тышта нинди вакыт?
  2. Кыш көне безнең участокка нинди кошлар очып киләләр? Алар күбрәк кайда куналар? Ни өчен алар участокка, кешеләр янына очып киләләр?
  3. Әйе, хәзер көннәр бик суык, аларга азык табуы авырайды, шуңа күрә алар кешеләр яшәгән җиргә күбрәк киләләр. Кыш көне безнең янда яшәгән кошларны нинди кошлар дип атыйбыз әле? Әйе, кышлаучы кошлар.
  4. Тагын нинди кышлаучы кошларны беләсез?
  5. Салкын кышны уздырырыга без сезнең белән кошларга ничек ярдәм итә алабыз?
  6. Минем сезгә Айгөл исемле бер кыз турында сйлисем килә, ул бик зур ялгышлык  эшләгән. Әйдәгез, игътибар  белән театр карап үтәбез.

“Айгөлләрнең өе каршында бик матур тирәк  үсә. Ул һәр язны яшел яфракка күмелә. Ботакларына кунып кошлар сайрыйлар.

    Айгөл тирәкне бик ярата, сулар сибә. Беркөнне ул, тук-тукиткән тавыш ишетеп, урамга йөгереп чыга. Караса, тукран борыны белән агачны тукылдатып утыра. Тирә-якка  кайры кисәкләре чәчри. “син ник минем агачымны җәберлисең? “ - дип ачулана Айгәл һәм зур таяк алып, тукранны куып җибәрә.

   Икенче көнне тагын шул хәл кабатлана.

  1. Син ник мине куасың? Мин синең агачыңны җәберләмим. Киресенчә, аңа ярдәм итәсем килә, - ди тукран. Айгөл аның сүзләрен колагына да элми, кууын белә. Тукран, кызга үпкәләп, очып китә.
  2. Ә берничә көннән Айгөл агачны күреп аптырап китә. Агачны йонлач, яшел кортлар сырып алган. Яфраклар челтәрләнеп беткән, яшьнәп утырган агач сулып калган.
  3.  Инде нишләргә, агачка ничек ярдәм итәргә? – дип брчыла Айгәл. Аныд сүзләрен ишетеп, саескан очып килә.
  4. Синең агачыңа бары тукран гына ярдәм итә ала – ди ул.

Айгөл, тукранны куып җибәргәненә бик үкенә. Нинди зур ялгышлык эшләгәнен ул шунда гына аңлый.

  1. Балалар, Айгөл нинди ялгышлык эшләгән?
  2. Айгөлнең агачына нәрсә булган?

Тукранны урман докторы дип йөртәләр. Ул үзенең очлы борыны белән каеры астында качып яткан зарарлы кортларны чүпли, шулай итеп яшеллекне саклый.

  1. Ә сез тагын нинди кошларның файдасы турында сөйли аласыз?
  2. Сыерчыклар, кара каргалар басу кырларга зур файда китерәләр, җирдән зарарлы кортларны чүплиләр.
  3. Тыңлагыз әле, кара карга нәрсә дип әйтә:

                       

                        Кырда иген унсын дип  

                        Никадәрле тырышам.

                        Кортлар чүпләп басудан,

                        Игенчегә булышам.

  1. Тагын нинди кошлар турында әйтә аласыз?
  2. Карлыгачлар, чебен-черкиләрне юк итә.
  3. Иң күп бөҗәкләрне юк итүче кош – песнәк.
  4. Ә ябалак тычкан тота. Шулай итеп басудагы икмәкне саклый.
  5. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, бу кошлар булмаса, нәрсә булыр иде?

Кошлар кешеләргә бик зур файда китерәләр икән. Ә сез кошларны беләсезме? Сезнең игътибарыгызны тикшереп карыйбыз. Мин җылы якка  очып киткән кошларны әйткәндә, сез очкан хәрәкәтләр ясарсыз, ә кышлаучы кошларны әйткәндә тик кенә торабыз.

  Ә хәзер бер уен уйнап алабыз. Мин сезгә битләр таратам, анда төрле  рәсемнәр ясалган. Безнең кошлар ни өчен юкка чыгылар, алар өчен нәрсә зарарлы? Сез шул рәсемнәрне кызыл  түгәрәк эченә алыгыз.

  1. Айсылу, син нәрсәләрне  кызыл түгәрәк  эченә алдың? Ни өчен?
  2. Балалар, мин сезне Айгәл кебек тагын бер бала белән таныштырыйм әле.
  3. Гөлнара  безгә “нәфисә” турында шигырь сөйләп күрсәтә.
  4. Нәфисә нинди ялгыш эшләгән?

Нәфис дә, кошлаврның файдасын аңламаганга күрә, бакчадан уңыш җыя алмаган.

 Кошлар – алар яшеллек дуслары. Шуңа күрә аларны яратыйк, саклыйк, ярдәм итик.

 Кыш көне кошларга безнең ярдәмебез бигрәк тә кирәк. Өйдә буш сок, чәй коробкалары бик күп. Шулардан кошларга бик күп җимлекләр ясап куеп була. Һәрберегез өйдә шундый җимлекләр ясагыз һәм аларны якын тирәдәге агачларга элеп куегыз. Көн саен ңимлекләргә җим салырга онытмагыз, кошлар сезгә бик зур рәхмәт әйтерләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш!

Каждый ребенок должен знать правила дорожного движения. Для этой цели мы должны работать с детьми, всё должны им объяснить....

Юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!

Юлда йөрү кагыйдәсенБелергә тиеш һәркем!(күңел ачу кичәсе)Максат:- балаларның юл йөрү кагыйдәләре  турындагы белемнәрен ныгыту; -тормышта, юлда бу  билгеләрнең зарурилыгын  тө...

Юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!

Юлда йөрү кагыйдәсенБелергә тиеш һәркем!(күңел ачу кичәсе)Максат:- балаларның юл йөрү кагыйдәләре  турындагы белемнәрен ныгыту; -тормышта, юлда бу  билгеләрнең зарурилыгын  тө...

Юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!

Юлда йөрү кагыйдәсенБелергә тиеш һәркем!(күңел ачу кичәсе)Максат:- балаларның юл йөрү кагыйдәләре  турындагы белемнәрен ныгыту; -тормышта, юлда бу  билгеләрнең зарурилыгын  тө...

Танып белү үсеше. Иҗади сәнгать үсеше.( Табигать белән таныштыру. Рәсем) Тема: “Күчмә кошлар безгә яз алып килде” .“Гаҗәеп кошлар иле”

22 март- көннең тигезләнүе турында күзаллауларын булдыру, күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турында белемнәрен камилләштерү....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошлар кайта"

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....