Образовательная деятельность аппликация
план-конспект занятия по аппликации, лепке (подготовительная группа) на тему

 Аппликация - любимое занятие наших детей.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы МБДОУ-“Салават купере” балалар бакчасы

Тема: “Чиләк бизәү”

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән уздырылган кисеп ябыштыру комплекслы шөгыленең план-конспекты)

 Югары категорияле тәрбияче

Сайфуллина Ләйсән Марсель кызы

        

                                       29.05.2017.

Тема:”Чиләк бизәү”

Максат:Балаларны татар халык иҗатын өйрәтүгә  җәлеп итү,халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләү,татар халык бизәкләре турында белемнәрен ныгыту, бизәкләрнең үзенчәлеген ачып бирә алу,иҗади сәләтләрен үстерү, төсләр белән дөрес эшләү, матурлыкны күрә белү сәләтләрен камилләштерү, бизәкләрне завык белән тиешле эзлеклелектә ябыштырырга өйрәтү, пөхтә эшләү күнекмәләрен ныгыту.

Бурычлар

Тәрбия бурычы:Матурлыкны күрә белү сәләтен үстерү.

Үстерү бурычы:Сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтү,эзлекле һәм мөсәкыйль фикерләүне үстерү.

Белем бирү бурычы:Бизәк турындагы белемнәрне киңәйтү,аларны белдергән сүзләрне        үзләштерү.

Сүзлек өстендә эш: көянтә, риваят

Алдан эшләгән эш:татар халык бизәкләре белән танышу,татар халык бизәкләре  белән дидактик уеннар,әңгәмә,шигырьләр өйрәнү.

Слайдлар әзерләү,әзер бизәкләр.

Методик алымнар:

    Җиһазлар :ТК такта, компьютер,магнит такта, магнитлар,әзер шаблоннар,төсле кәгазь ,кайчы,кечкенә чиләкләр.

2.Сәламәтлек саклау: физминутка.

3.Проблемалы белем бирү:кайчы белән дөрес эшләү.

Файдаланган әдәбият:”Балачак аланы” Закирова К.В. ,(212 нче,388 нче битләр)

4.Бармак уены

                                                   Шөгыльнең барышы:

Тәрбияче:  

Хәерле көн балалар. Әйдәгез әле кәефләребезне күтәреп җибәрер өчен бер –беребезне сәләмләп китик.Херле көн миңа,хәерле көн сиңа,хәерле көн сезгә ,хәерле көн безгә. Булдырдыгыз балалар.  

      Балалар, сезнең төнге күккә карап, йолдызларны һәм айны күзәткәнегез бармы?

  • Лилия, синең күзәткәнең бармы?
  • Ә синең, Марат?

Ә менә мин үзем төнге күкне күзәтергә бик яратам. Ай калыкканда аны игътибар белән күзәтсәгез, ай уртасында көянтә-чиләген аскан кыз басып тора.  Балалалар, ә сез көянтәнең нәрсә икәнен беләсезме?

 (Балаларның җаваплары тыңланыла).

-Әйе балалар,көянтә ул   җилкәгә куеп ,ике чиләкне бергә күтәреп ,су ташу өчен җайланма.

Тәрбияче: Мин сезгә көянтә чиләкле курчак  күрсәтәм. Элекке заманнарда менә шулай итеп, әбиләребез- әниләребез чишмәдән су ташыганнар. Хәзер су краннан килә, ә менә элек чишмәләрдән су алып кайтыр өчен көянтә чиләк ярдәмгә килгән.Ә ай уртасында көянтә-чиләк белән басып торучы ул -Зөһрә кыз.. Мин сезгә аның турында риваять сөйлим.Риваять ул балалар рус телендә әйткәндә легенда,ягъни булган хәл. Хэзер тыңлагыз.Борын-борын заманда бик уңган, бик акыллы, бик гүзәл кыз яшәгән.Аның исеме Зөһрә булган. Зөһрәнең үз әнисе булмаган, ул үги әни белән яшәгән.Ә үги әнисе аның бик усал булган. Кызны бик кыерсыткан.Көннәрдән бер көнне үги әнисе Зөһрәгә төпсез савытка, чишмәдән су ташырга кушкан.Ул елый-елый төне буе көянтә- чиләк белән су ташыган, шул вакыт кызны кызганып бер йолдыз яктырып җиргә төшкән һәм кызны һавага күтәргән.Зөһрә күзен ачып җибәрсә, ай уртасында басып торганын күргән. Балалар, кич белән айны күзәтегез әле, бәлки сез дә көянтә-чиләкле Зөһрә кызны күрерсез.

  • Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Зөһрә кызның чиләкләренең бизәкләре матур булды микән?
  • Ә мин сезгә үземнең бизәлгән чиләгемне күрсәтим әле.

  ( Слайд күрсәтү).

Тәрбияче: Балалар, матур чиләкме? Менә мин чиләкне шулай бизәдем.

    ( Слайд күрсәтү).

Тәрбияче: Беренче булып сезгә таныш булган, кызыл төстәге ләлә чәчәген ябыштырдым.

     ( Слайдта күрсәтү).

Тәрбияче: Чәчәк уртасына икенче төстәге таҗ ябыштырыла.    

    ( Слайд күрсәтү).

Тәрбияче: Чәчәкнең ике ягына да яфраклар урнаштырабыз. Яфраклар нинди төстә була , балалар? Дөрес, яшел төстә. Безнең чиләгебез әзер.Матур булдымы чиләгебез? (Балалар җавабы).

Тәрбияче: Әйе шул,бик матур булды. Балалар, менә монысы минем әзер бизәлгән чиләк.

-Безнең дә чиләкләребез менә шулай матур килеп чыгарга тиеш.

-Ә хәзер әйдәгез ял итеп алабыз. (Без  инде хәзер зурлар)

-Булдырдыгыз балалар,

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, чиләкне үзегез дә бизәп карагыз.Каршыгызда яткан кызыл кәгазьдән ләлә чәчәкләрен кисәбез.Барыгыз да кисеп бетердегезме? Калган бизәкләр безнең әзер, хәзер ябыштыра башлыйбыз.Без бүген шөгыльдә сезгә таныш булган үзе ябыша торган кәгазь кулланабыз.Әйдәгез, ябыштыра башлыйбыз.Ләлә чәчәген ябыштырып куябыз, ә чәчәк өстенә киселгән әзер таҗны урнаштырабыз.Чәчәкнең ике ягына яшел яфракларны ябыштырабыз.Булдырдыгыз, балалар, чынлап та уңган балалар икәнсез.Безнең чиләкләребез әзер. Рус телендә чиләк сүзе ничек әйтелә?

-Данил ничек әйтелә?

-Дөрес, чиләк сүзен  рус телендә әйтсәк ведро була.

-Әйдәгез бармак уен уйнап алабыз.Безгә таныш булган  бармак уены ,менә тыңлагыз:

Баш бармак-биюче,

Имән бармак итекче.

Урта бармак –укытучы,

Атсыз бармак –аучы.

Чәнти бармак кем була?

Читек чигүче була.

-Хәзер  бергәләп уйнап алабыз.(Балалар белән бергәләп уйнау)

-Булдырдыгыз балалар, шөгылебезне дәвам итәбез.

- Балалар әйдәгез бергәләп үзебезнең эшкә бәя бирик.Сезнең каршыга магнит тактасы куелган.Мин анда баскыч ябыштырдым.Баскычка магнитлар ябыштырып сез үзегезнең эшкә бәя бирәсез.Эшегезне югары бәяләсәгез магнитны иң югары баскычка куясыз.Эшегезне түбәнерәк дип тапсагыз магнитны урта баскычка куясыз,эшегез үзегезгә ошамаса  магнитны иң түбән баскычка куясыз.

Наилә хәзер минем янга чыгып иптәшләреңә үзеңнең эшеңне күрсәт һәм баскычка магнитны урнаштыр.

  (һәр бала үзенең эшенә бәя бирә)

 Тәрбияче:  Әйе, балалар, сезнең ябыштырган чиләкләрегез дә миңа бик ошады.Бу матур чиләкләрне төркемебездәге милли почмакка куярбыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Непосредственная образовательная деятельность.Аппликация. "Носит одуванчик желтый сарафанчик"

Конспект НОД по аппликации "Носит одуванчик желтый сарафанчик".Коллективная работа.Средняя группа....

Конспект непосредственной образовательной деятельности "Аппликация"(подготовительная группа) Тема:"Елочки для друзей"

Конспект интегрированного занятия по аппликации для детей подготовительной группы, изготовление елочек различными приемами....

Презентация "Непосредственная образовательная деятельность .Аппликация.Ручной труд."

В данном материале представлен результат нашей работы с ребятами  средней группы по аппликации и ручному труду ....

План конспект по непосредственно - образовательной деятельности аппликация в средней группе на тему «Одуванчики»

Поможет детям совершенствовать эстетическое восприятие природных явлений и техник их изображения....

Конспект непосредственно образовательной деятельности (аппликация и конструирование в технике квиллинг) в старшей логопедической группе для детей с общим недоразвитием речи. ТЕМА: «К НАМ ВЕСНА ШАГАЕТ БЫСТРЫМИ ШАГАМИ»

Конспект  непосредственно образовобразовательной деятельности по образовательной области «Художественное творчество»  (аппликация и конструирование в технике квиллинг) в старшей логопедическ...

Непосредственно образовательная деятельность. Аппликация "Снеговик"

Цели занятия: развивать мелкую моторику рук; разговорную речь детей, побуждать к проговариванию знакомых слов из песенки; вызвать интерес к совместной продуктивной деятельности: формировать белые комо...

Перспективный план группы среднего дошкольного возраста Образовательная область «Художественно-эстетическое развитие», направление «Художественное творчество» Непосредственно образовательная деятельность «Аппликация»

Перспективный план группы среднего дошкольного возрастаОбразовательная область «Художественно-эстетическое развитие», направление «Художественное творчество»Непосредственно обр...