"Папа, мама и я - спортивная семья"
план-конспект занятия по физкультуре (старшая группа) на тему

Хадиева Салиса Галиповна

 

Гаиләләр арасында эстафета кичә. Кичә барышында күңелле стартлар, акыл эшчәнлегенә сораулар, мәкальләр, җыр-бию үрелеп бара.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon papa_mama_i_ya_-_sportivnaya_semya.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе» -эстафета –кичә

Кереш.

      Саулык – иң зур байлык диләр. Чөнки аннан башка кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр иде. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннардан, күңел ачулардан, физик          кү-негүләрдән канәгатьлек ала.

      Һәрбер кешенең сәламәтлегенә балачактан нигез салына. Ә инде баланың сәламәтлеге әти-әнинең тазалыгы ни дәрәҗәдә булуга, яшәү рәвешенә, мохитнең торышына бәйле. Баланың һәрьяклы үсеше өчен гаилә белән бакчаның  үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләве кирәк. Бигрәк тә сәламәт яшәү рәвеше белән тәрбия мәсьәләсендә.        

       Сәламәт яшәү рәвеше- тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүнең нигезе. Ярат-кан шөгылең булу, физик һәм акыл хезмәте, организмны чыныктыру, төрле мавы-гулар кешегә рәхәтлек бирә, шатлык өсти. Сәламәтлек һәм бәхет булган очракта «сәламәт тәндә-сәламәт акыл» хакимлек итә. Балаларны кече яшьтән сәламәтле-ген сакларга , аның кадерен белергә өйрәтү –безнең бурыч. Бу бурычны тормышка ашыру максатыннан балалар бакчаларында иртәнге гимнастикалар үткәрелә, төрле чыныктыру чаралары эшләнә. Гаилә белән берлектә төрле спорт ярышлары,  «Әти, әни һәм мин- спорт гаиләсе» дигән исем астында эстафета-кичә, сәламәтлек темасына әңгәмәләр үткәрелә, чыгышлар ясала. Шушы максатларны тормышка ашыру теләге белән яңа уку елы башлангач, ягъни 2010 елның сентябрендә ,  уртанчылар төркеме балалары һәм әти-әниләре катнашында балалар бакчасы  янындагы уен мәйданчыгында  «Әти-әни һәм мин- спорт гаиләсе» исеме астында эстафета – кичә үткәрелде.  Кичәдә балалар да, әти-әниләр дә бик теләп катнаштылар. Алар кичә дәвамында күңелләренә дәрт, беләкләренә көч-куәт алып , алга таба да мондый күңелле һәм күмәк кичәләрнең ешрак булуын теләп өйләренә таралыштылар. Без сезгә шушы  сәламәтлек кичәсенең сценариясен тәкъдим итәбез.

Эстафета-кичә барышы.

      Тәрбияче: Хәерле кич кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр. Бүген без сезнең белән күңел ачу кичәсенә, икенче төрле итеп әтсәк, «Гаилә бәйрәме»нә җыелдык. Гаилә ул-җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул-кадәр көчле була.  Без бәйрәмебезнең түренә учак җылысы бөркелеп торган гаилә-ләрне чакырдык. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшләрегез дә җиңелрәк барыр. Бу кичәдә кабынган елмаю йортларыгызда да балкысын. Шулай итеп, кичәне башлыйбыз.

 1б. Безнең гаиләләр җыелган

 Көч сынашырга бүген.

 Сүзләрнең иң матурларын

Әйтмичә мөмкин түгел.

2б. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер  сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

3б. Күңелләр шатлыктан тулганга,

Җыелдык без бүген мәйданга

Чабарга, мәтәлчек атарга

Һәм бергәләп күңел ачарга.

      Тәрбияче: әйдәгез бүгенге кичәдә катнашучы гаиләләр белән танышып үтик. Аларны көч биреп, кул чабып каршы алыйк. Менә алар: Нәбиевлар, Габделхаковлар,  Николаевлар гаиләсе.  Ягез, уенны башлыйк.  Беренче сынау- командалар сәламәтлеккә карата исем һәм девиз уйлыйлар. Аларга 3 минут вакыт бирелә, ә мин ул арада тамашачыларга сәламәтлек турында мәкальләр әйтәм. Мин башлыйм, ә сез хөрмәтле кунаклар мәкальне дәвам итегез.

Саулык- … (иң зур байлык)

Байлык бер айлык-… (саулык гомерлек)

Сәламәт тәндә-… (сәламәт акыл)

Сәламәтлек ул-… ( кул астындагы хәзинә)

Саф һава-… (тәнгә дәва)

      Тәрбияче: афәрин, бик яхшы җавап бирдегез. Ә хәзер командаларга бирелгән эшнең үтәлешен карыйк. Аңа кадәр безгә жюри сайлап куярга кирәк булыр. Аларны тамашачылар арасыннан билгелик. (5 кешедән торган жюри билгеләнә, алар һәр уенга үз очколарын куеп баралар, иң күп бал-3.  Командалар бирелгән эшне үти)

      Тәрбияче: Ә хәзер инде сезнең йөгерү, сикерү сәләтләрегезне дә тикшереп карыйк.

 1 уен.  Команданың һәр уенчысына туп бирелә. Алар аны бер кул белән сикертеп алып бара, билгеләнгән урыннан кәрзингә ата һәм кире кайтып эстафетаны команданың икенче уенчысына тапшыра.

2 уен. Уң аякта сикереп барып, урындыктагы шакмакны алабыз һәм сул аякта сикереп кайтабыз.

3 уен. «Ташбака» Аркасына әйләнгән ташбака кебек арт белән кул-аякларга таянып басабыз, эчкә туп куела. Билгеләнгән урынга кадәр шулай барабыз һәм кире йөгереп кайтабыз.

4 уен. «Паровоз». Әти йөгереп бара, урындыктагы сыбызгыны алып сызгырта, әйләнеп кайтып әнине «тага» һәм тагын барып сыбызгы сызгырталар, кайтып баланы үзләре белән алып барып сыбызгы сызгырталар, һәм кире урыннарына кайталар. Бер-берләреннән аерылмаска тиешләр.

Музыкаль тәнәфес-«Веселые утята» биюе.

5 уен. Билгеләнгән урынга кадәр  йөгереп барып мәтәлчек атабыз һәм кире йөгереп кайтабыз.

6 уен. Һәр команда сәламәтлекне саклау темасына берәр реклама күрсәтә.

7 уен. Обруч белән йөгереп барып, билгеләнгән урынны әйләнеп үтәргә, кире кайтып,  команданың башка кешеләрен дә алып барып кайтырга.

8 уен. Һәр команда үзләренә бирелгән хәрефләр ярдәмендә спортка кагылышлы сүз төзергә тиеш.(гимнастика, баскетбол, эстафета)

9 уен. «Туплы хоккей». Таяк белән тупны тәгәрәтеп алып барып,  капкага кертү.

10 уен. Әти белән әни куллары белән урындык ясыйлар, шунда баланы утыртып, билгеләнгән урыннан әйләнеп киләләр.

      Тәрбияче: Афәрин! Һәр команда да бик җитез, өлгер, сәләтле икәнен исбатлап күрсәтте. Алар һәр уенны кагыйдәсенә туры китереп үтәделәр. Бик зур рәхмәт аларга. Ә хәзер сүзне хөрмәтле жюри әгъзаларына бирик, алар уеннарның нәтиҗәләре белән таныштырып үтсеннәр.( Очколар саналып,  урыннар билгеләнә һәм һәр команда истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә).

      Тәрбияче:  Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, сезгә тагын бер кат шушы гаилә бәйрәменә килүегез һәм анда катнашуыгыз өчен рәхмәт әйтәбез. Һәрвакыт шушы кичәдәге кебек көләч йөзле, сау-сәламәт булып калыгыз. Гаиләләрдә балаларның шат авазы тынмасын, әти-әниләр аларга карап шатлансын. Тагын да шушындый кичәләрдә бергә-бергә күңел ачарга насыйп итсен.

      Гомер юлларыгыз озын булсын,                    

     Тигез тормыш аны бизәсен!                            

      Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

     Авырлыклар мәңге килмәсен.

               

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект спортивного праздника "Папа,мама и я - спортивная семья"

Конспект спортивного праздника "Папа,мама и я - спортивная семья".В соревнованиях участвуют два детских сада.Команды состоят из родителей и детей, а также веселых героев из мульт фильма &quo...

Спортивный праздник "Папа, мама и я спортивная семья"

Спортивный праздник посвязенный Дню семьи.Цель: пропаганда здорового образа изни,приобщение семьи к физкультуре и спорту,создать праздничное настроение у детей и их родителей.Осуществлять взаимосвязь ...

спортивный праздник "папа, мама и я - спортивная семья"

Спортивный праздник в старшей группе "папа, мама и я спортивная семья"Осуществлять взаимосвязь по физическому воспитанию между детским садом и семьей.Приобщение семьи к физкультуре и спорту.Пропаганда...

сценарий спортивного соревнования:"Папа мама и я- спортивная семья"

В нашем детском саду ведется работа с родителями по приобщению  семей  к здоровому образу жизни. Одной из форм работы является участие родителей в спортивных соревнованиях: "Папа, Мама и Я -...

Спортивный праздник "Папа, мама и я - спортивная семья"

ПАПА, МАМА, Я - СПОРТИВНАЯ СЕМЬЯЗадачи: развивать самостоятельность в использовании приобретенных двигательных навыков у детей; определить взаимосвязь и взаимопонимание между детьми и их родителями в ...

Спортивные развлечение: "Папа, мама и я - спортивная семья"

Спортивные развлечение: "Папа, мама и я - спортивная семья"...

«Папа, мама, я – самая спортивная семья» сценарий спортивного праздника

Цель:повысить интерес детей и родителей к спорту, доставить детям и их родителям удовольствие  от совместного мероприятия.Задачи:  - формирование здорового образа жизни;-развитие спорти...