Сәламәт гаилә.
методическая разработка по физкультуре на тему

Зурлар төркемендә ата-аналар һәм балалар белән бергә үткәрелгән физкультура күңел ачуы. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_selamet_gaile.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

”Сәламәт гаилә” –   зурлар төркемендә ата-аналар һәм балалар белән бергә үткәрелгән физкультура күңел ачуы.

Бурычлар:  Ата-аналарның сәламәтлек саклау турында булган белемнәрен үстерү һәм үзләренең дә, балаларның да сәламәтлекләрен саклауга җаваплы караш формалаштыру максатыннан күмәк күңел ачу оештыру. Сәламәт яшәү алымнары ярдәмендә сәламәтлекне төзекләндерү һәм тотуга һәр гаиләдә омтылыш үстерү. Балаларда сәламәт яшәү төшенчәсе формалаштыру, физик сыйфатлар үстерү, уеннарда  үзара ярдәмчеллек, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Җиһазлар: шарлар, скакалкалар, зур туплар, 2 косынка, 2 итәк, 2 кепка, пластмасс шешәләр һәм чәчәкләр, индивидуаль ковриклар.

Барышы:

Инструктор: Кадерле ата-аналар һәм балалар! Без бүген сезнең белән бер зур һәм дус компания булып җыелдык. Мин аны “зур, дус гаилә” дип атар идем. Сез каршы түгелме? Хәрбер гаиләдә дә  кичләрен утырып төрле хәлләр турында сөйләшәләр. Менә мин дә сезнең белән бүген кешеләр һәм сәламәтлек турында сөләшәсем килә. Кеше җиргә яшәү өчен килә, тормышның рәхәтлекләрен тоярга, матурлыкларын күрергә омтыла. Ләкин, әгәрдә кеше сәламәт булмаса, боларның берсе дә аңа кирәкми. Әгәр дә синең балаң сәләмәт булмаса – бигрәк тә...  Бер генә ата-ана да үзенең балалсын сәламәт түгел итеп күрәсе килми. Сез ничек уйлыйсыз, нинди  була ул – сәламәт бала? (җаваплар)

Шулай итеп сәламәт бала дип без – актив, тормышны яратучан, тиз, җитез, көчле, чирләсә дә җиңел һәм әз чирләүче баланы атыйбыз. Бу – идеаль бала. Ләкин мондый балалар елдан –ел азая. Шулай да сәламәт бала тәрбияләп үстерү күп вакыт мөмкин эш. Моның өчен баланың яшенә карап балада сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре һәм гадәте тәрбияләргә кирәк.  Бу -  кечкенәдән балада үз сәламәтлеге турында кайгырта белергә өйрәтү дигән сүз. Менә шул турыда без бүген сезгә сөйләрбез һәм күрсәтербез.

1 өлеш: Һәр иртәдә сәламәтләндерү эше бездә менә шулай башлана: музыка астында балалар залга йөгереп керәләр һәм ритмик гимнастика эшли башлыйлар.                                                                                                                       16

2 өлеш: Ә хәзер әти-әниләрнең һәм дә балаларның җитезлекләрен, тапкырлыкларын сынап карыйк.

1 нче бирем: “Шарны нык тот”. Әти белән әни кулларны артка куеп шарны битләре белән кысып алып барып кәрзингә салалар, аннан бала йөгереп китә һәм шарны алып кайта. (соңыннан һәр гаиләгә дә шар бүләк ителә)

2 нче бирем: “Көчлеләр һәм оста сикерүчеләр”. Әти белән бала – отжимание эшлиләр, әни скакалкада сикерә.

3 нче бирем: “Күңелле туплар”. Әти урындыкка кадәр тупта сикереп бара, кечкенә яулыкна ала , чөеп бәйли һәм тупта сикереп кайта. Әни тупта сикереп бара, итәкне ала, кия, тупта сикереп кайта. Бала сикереп бара, кепканы ала, сикереп кайта.

4 нче бирем: “Җитез бармаклар”.  Әти йөгереп бара 5 пластмас шешәнең бөкесен сүтә, әни йөгереп бара, шешәләргә кулдан ясалган чәчәкләрне тыгып куя, бала йөгерә, чәчәкләрне шешәдән ала, кире шешәләрне бөкеләп куя.

Инструктор:  Барлык гаилә командалары да үзләренең көчләрен, йөгерү тизлекләрен, бармакларның җитезлеген, тупта җиңел сикерүләрен күрсәттеләр. Бу яктан алар булдырдылар. Ә хәзер без аларны икенче яктан сынап карарбыз. Ашарга пешерү осталыкларын сынарбыз.  

-Балалар, сезнең әти-әниләрегез гаиләдә нинди тәмле ризыклар пешерәләр? (балаларның җаваплары)

 Инструктор: -Пилмән, кәтлит, пирог, салатлар... – болар барысы да әйбәт. Ләкин ризыклар тәмле булып кына калырга тиеш түгел, сәламәтлеккә файдалы да булырга тиешләр. Хәзер безнең кадерле әти-әниләр үзләренең серле рецептлары белән безне дә таныштырып китәрләр.

3 өлеш: 5 нче бирем: “Иң оста пешекче”. Ата-аналар үзләренең өйдә пешереп алып килгән ризыклары белән таныштыралар.

Инструктор: -  Рецептларның да була төрлесе. Һәр гаиләнең үзенә генә хас медицина рецептлары да була. Кем үзенең рецептлары белән уртаклашырга тели?

4 өлеш: Теләгән ата-аналар халык медицинасы буенча үзләре кулланган рецептлар белән таныштыралар.                                                                                17

Инструктор: -Ял итеп алырга да вакыт җитте. Минем сезгә  шифалы үсемлекләр турында табышмакларым бар. Ләкин бер кагыйдәсе бар: табышмакка җавапны балалар әйтә, ә әти-әниләр җавапларны тулыландыралар, бу үсемлекләр турында белгәннәрен өстәп сөйләрләр. (кычыткан, бака яфрагы, ромашка турында табышмаклар)

5 өлеш: Ә хәзер мин сезгә сәламәтлекне сакларга ярдәм итүче берничә күнегү күрсәтергә телим:

а). Нокталы массаж – сәламәт булырга ярдәм итә, кәефне күтәрә, суык тию чирләреннән профилактик чара һ.б. (нокталы күнегүләрне күрсәтә, бергәләп эшлиләр)

б). Бармак гимнастикасы – кул, бармаклар эшчәнлегенә булыша, хәрәкәкәт координациясен көйли. Шулай ук психик процессларга: хәтер, игътибарлык, фантазияне үстерүгә һ.б. уңай тәэсир итә. (Балалар белән бергә бармак гимнастикасы эшлиләр, әти-әниләр кабатлыйлар)

в). Сулыш гимнастикасы – борын белән сулауны яхшырта, үпкәләрне чистарта , аларны кислород белән тулыландыра. (балалар күрсәтә, әти-әниләр кабатлыйлар)

г). Музыка терапиясе – шөгыльләрдә төрле музыка бик киң кулланыла. Әйдәгез без дә бик матур көй тыңлап ял итеп алабыз. Җайлап утырыгыз да , күзләрегезне йомыгыз...

д). Аяк табанын коррекцияләү өчен профилактик күнегүләр. Балалар ялан аяк йөреп күрсәтәләр: кабыргалы тактада, тренажерларда күрсәтәләр – үзләре ясаган индивидуаль коврикларда. (урында йөрү, сикерү, йөгерү)

Инструктор: - Балалар, сез бүген бик җитез, акыллы, куркусыз булдыгыз. Сезгә барыгызга да сәламәтлек телим һәм сок белән сыйлыйм. Менә безнең очрашу азагына килеп җитте. (Җиңүчеләрне билгеләү) Барыгызга да рәхмәт !  Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...