Консультация Сэламэт тэндэ сэламэт акыл
консультация по физкультуре на тему

консультация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kons.dlya_rodit_selamet_tende_selamet_akyl.docx38.98 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад общеразвивающего вида №25»

Консультация для родителей

На тему:

 “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Составила: Илалова Р.Р.

инструктор по физической культуре,

I квалификационная категория

Нижнекамск, 2017г.

Баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шәхес итеп формалаштыруда нигез булып тора. Балаларны теге яки бу физик күнегүләрне аңлы рәвештә башкарырга, үз организмнарының мөмкинлекләрен белергә өйрәтү – безнең  төп бурыч. Мәктәпкәчә яшь ул – шәхеснең кеше буларак формалашуы гына түгел, ә балаларның физик үсешенә нигез салыну чоры да. Сәламәт бала – ул күңеле дә, психикасы да, физик үсеше дә камил булган зат. Моның өчен без тиешле хәрәкәт, дөрес туклану, тирә-юньнең гигиена нормаларына туры килүе, ата-аналар белән эшләүгә, гаиләдә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга, аны контрольдә тотуга зур игътибар бирәбез. Безнең 50 нче балалар бакчасында күп еллар дәвамында “Хатха-йога” түгәрәге эшләп килә. Бу программа 5 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар белән шөгыльләнүне  үз  эченә ала.“Хатха-йога” –ул “сәламәт тәндә - сәламәт акыл” мәкален истә тотып күнегүләр (асаналар) ярдәмендә релаксация, психотерапия һәм тын юллары гимнастикасы системасы.

Балалар бакчасында физик тәрбия бирү түгәрәгендә яшь организмның гармоник үсешенә, сәламәтлеген ныгытуга, аны чыныктыруга ярдәм итүгә, балаларда ихтыяр көче сыйфатлары тәрбияләүгә аеруча нык игътибар бирелә. Ә иң мөһиме -  физик күнегүләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларда, спорт белән шөгыльләнүгә ныклы кызыксыну булдыру, шәхси физик камиллеккә ирешү ихтыяҗны тәрбияләү. Күп  кенә күнегүләр (асаналар) балаларда  үзәк нерв системаларын, тын юлларын, йөрәк- кан тамырлары системасын ныгыту өчен файдаланыла. Шулай ук бу асаналар балаларда  яссытабанлылыкны, умыртка баганасы, ашказаны-эчәк авыруларын булдырмый калуга ярдәм итә.  Балаларны төп хәрәкәт күнекмәләренә өйрәтү физик сыйфатларны үстерү белән бергә алып барыла. Җитезлекне үстерү өчен, хәрәкәтле уеннар, сикерүләр, әйберләр белән күнегүләр, ритмик биюләр,  тигезлек саклау, хәрәкәт координациясен таләп итүче күнегүләр файдаланыла. Бөгелүчәнлекне үстерүгә кул- аяклар,гәүдә, баш белән ясала торган күнегүләр ярдәм итә.

Мин, балаларның яшь үзенчәлекләрен, физик сәләтләрен искә алып, гомуми үсеш бирә торган күнегүләрне үзем сайлыйм.

  Гаилә хәле, эштәге уңышы,  нинди генә булса да, һәр кешенең иң кадерле байлыгы-сәламәтлек. Югалткан сәламәтлекне кире кайтаруның бик авыр, еш кына уңышсыз эш икәнен балаларга кече яшьтән хәреф танырга өйрәткән кебек өйрәтергә кирәк. Бу катлаулы эшне намуслы итеп башкару-гаиләнең һәм  бакчаның  уртак төп максаты. Шуны истә тотып без үзебезнең түгәрәкләргә әти –әниләребезне дә чакырабыз. Бигрәк тә әниләр арасыннан Ильина М.М., Валишина А.В., Нигматзянова А.Р., Гараева А.А.лар балалар беләнбергә спортзалда шөгыльләнеп үзләренә кабатланмас мизгелләр алып кайтып китәләр. Без балаларга һәрчак яхшы үрнәк кенә күрсәтик, бакча  белән берлектә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтик. Барыгыз да сәламәт һәм бәхетле булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Развлечение по ПДД "Юлда да акыл кирәк"

Развлечение для детей старшей группы по ПДД (на татарском языке)....

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

«Апрель» Я. Аким (Заучивание стихотворения)

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе....

«Апрель» Я. Аким (Заучивание стихотворения), презентация.

Комплексная НОД по развитию речи детей подготовительной к школе группы (Образовательная область «Коммуникация» с интеграцией образовательных областей «Музыка», «Здоровье», «Социализация», «Художествен...

Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.

Материал предназначен для старшей или подготовительной группы детей.Мероприятие об охране здоровья детей,на татарском языке....

Аким Мама

Конспект занятия во 2 младшей группе...

Стихотворение "Цветные огоньки" Я.Аким

Учим с детьми стихотворение с помощью мнемокарт...