Джек Воробей һәм аның дуслары!"
план-конспект занятия по физкультуре на тему

Исәнмесез, балалар! Сез мине таныдыгызмы? Мин пиратларның зурысы,пиратларның пираты Джек –воробей булам! Минем зуур, матур  корабелем бар, карагыз әле! Корабль модульләрдән төзелгән, аның исеме “Арабелла”!!!

-Балалар, минем бер серем бар, сезгә генә әйтәм: миндә  хәзинәләр яшерелгән урынның  картасы бар,күп-күп хәзинәләр!!!!

-  Минем белән  хәзинә эзләргә барасыгыз киләме?

-Миңа хәзинә табарга булышасызмы?

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл piratlar_fiz_matem_gaynullinag.docx138.73 КБ

Предварительный просмотр:

“Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №2 балалар бакчасы”

тәрбиячесе Гайнуллина Гөлназ Рәсүл кызы

Физик үсеш, математика

(интегральләштерелгән шөгыль)

УРТАНЧЫЛАР ТӨРКЕМЕ

Джек Воробей һәм аның дуслары!!!

 Максат:  балаларның сәламәтлеген саклау, хәрәкәт активлыкларын , физик күнегүләр башкарганда физик сыйфатларын, мөстәкыйльлекләрен үстерү, лего материалларын кулланып төзү күнекмәләрен үстерү, күплекләрнең тигезлеген яки тигез булмавын ачыклау нәтиҗәсендә аларның өлешләрен чагыштырырга өйрәтү(монда балыклар күп, аларның бер өлеше кызыл төстә, икенче өлеше сары төстә). Һәр санны санала торган төркемдәге бер предмет белән бәйләү; соңгы санны саналган барлыкпредметларга карата куллану( мәсәлән: «Бер, ике, өч — барлыгы өч балык»).

Тәрбия бурычы: Бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, ярдәм итү теләге уяту, башлаган эшне ахырына җиткерергә теләк тәрбияләү,сәламәт-яшәү рәвешен пропогандалау;

 Үстерү бурычы:горизонталь өслектән шуышу күнекмәләрен үстерү,  хәрәкәт активлыгын үстерү, мускулатураны җитезлек, реакция тизлеге, пространствода ориентлашу, хәрәкәт координациясен, тизлек, көч, йөрү, йөгерү, сикерү сыйфатларын үстерү;сүзлек запасларын арттыру,

Белем бирү бурычы:физик күнегүләр аша балаларның белемнәрен тикшерү, баету, әле билгеле булмаганнары турында балаларда кызыксыну уяту, фикерләү сәлате үстерү, мачта сүзе белән таныштыру

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү һәм физик үсеш

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль коммуникатив, сөйләм үсеше, эстетик сәнгать үсеше

Җиһазлау:проектор, сикерү өчен йомшак лего,гимнастик скамейка, дуга биеклек 50 см, вак леголар, сондык, ятмә белән балыклар, акула маскасы, картоннан ясалган табалар, балыклар, конверлар, лего, поднослар, серле сандык, лего өчен зур пластиналар.

Исәнмесез, балалар! Сез мине таныдыгызмы? Мин пиратларның зурысы,пиратларның пираты Джек –воробей булам! Минем зуур, матур  корабелем бар, карагыз әле! Корабль модульләрдән төзелгән, аның исеме “Арабелла”!!!

-Балалар, минем бер серем бар, сезгә генә әйтәм: миндә  хәзинәләр яшерелгән урынның  картасы бар,күп-күп хәзинәләр!!!!

-  Минем белән  хәзинә эзләргә барасыгыз киләме?

-Миңа хәзинә табарга булышасызмы?

Менә без диңгез буенда,(слайд) монысы минем корабелем,(Слайд) диңгез буенда күңелле, акчарлаклар кычкыра, дулкын тавышы( музыка: дневной шум прибоя), без корабльгә утырабыз да ерак, могҗизалы, серле сәяхәткә кузгалырбыз. Ә аңынчы әйдәгез аз гына язылып алабыз!

1.Яр буйлап йөрү (атлап йөрү)

2.Балалар, монда яр буенда ком бик кызган, без аяк очларында гына барыйк

3.ооо монда  ташлар да күп икән, ташлар аягыбызны авырттырмасын, үкчәләрдә йөрик

4.диңгез буенда йөгереп тә алыйк, атлап йөрү, гимнастика эшләргә өч колоннага тезелү)

Булдырдыгыз, балалар, менә сез сәяхәткә барырга әзер дип уйлыйм.

Гимнастика

1.”Җилкәннәрне күтәрик!”

Корабльгә утырабыз,  беренче эш итеп җилкәннәрне күтәрик

-аяклар бергә кушылган, куллар замокта аста, кулларны өскә күтәрү,аяк очларына басу, кулларга карау ( 4-5 тап)

Безнең җилкәннәр әзер!

2.”Корабльдә чайкалу”

-аяклар аерылган,куллар билдә, уңга сулга иелү (4-5 тапк)

Балалар, диңгез тынычланды, ишкәкләрне алырга вакыт җитте

3.” Ишкәкләр ишү”

-аякларны аерып утыру, 1-2 алга иелү, 3-4 артка иелү

4.”Мачтага менү” (экраннан күрсәтеп алу, бер баладан эйттерү)

Җәймәгә яту, аяклар бергә,куллар аста,тездән бөгеп  уң, сул аякны күтәрү, куларны алга сузу (4-5 тап)

5.” Җилкәннәр җилдә ачыла”

Сулыш күнегүе, һава чыгарганда ф-ф-ф- авазы чыгару, җилкән җилдә ачыла ( психогимнастика)

6.сикерү

Балалар, яр буена җитәбез, шатланышып сикереп алу

Бер колоннага тезелү,” направо”,”налево”, “кругом” командалары бирү, на 1,2 га бүленү, 2 колоннага аерылып басу

-Балалар, безнең сәяхәтебез бик озын булачак! Әйдәгез башта бераз тамак яалгап алыйк!

"Балык кыздыру" уены.

-Балаларга коричневый, зәңгәр, яшел төстәге картоннан киселгән түгәрәк табалар таратылган өстәл янына киләлләр. Конверттан балыкларны(5 шт: 1 сары, 2 кызыл, 2 кызгылтсары) алып тәрбияче әйтүе буенча балыкларны тезәләр.

- Кара төстәге табада бер балык кызыдрабыз!

- Зәңгәр төстәге табада кызыл балыкларны кыздырабыз!

- Калган балыкларны яшел төстәге табада кыздырыйк!

-Зәңгәр төстәге табага ничә кызыл балык салдыгыз? (Кул күтәреп җавап бирү)

-Яшел төстәге табада ничә балык кыздырдыгыз?(Кул күтәреп җавап бирү)

-Яшел төстәге табадагы балыклар нинди төстә?

-Булдырдыгыз, балалар! Менә тамак ялгап та алдык!

Менә без хәзинәләр утравына килеп җиттек, минем бер шартым бар: утрауда йөргәндә үсемлекләргә кагылмыйбыз, аларны өзмибез, җимешләрне авызга капмыйбыз,  куакларны сындырмыйбыз

Утрауда йөргәндә бик күп авырлыклар үтәсе булыр безгә

Төп хәрәкәтләр:

  1. Каршыда безнең кайнар ком , безнең аякларыбыз комда кызмасын өчен ике аякта сикереп барырга кирәк ( ара 3 метр, йомша леголарны тезеп, шулар өстеннән сикерү)
  2. Безнең алдыбызда ташлы кыялар, чокырлар: безгә басма аша шуышып чыгарга кирәк

( гимнастик скамейкада корсаклар белән шуышу)

  1. Юлыбызда тау куышлары, безгә шулар аша иелеп чыгарга кирәк

( дуга астыннан кулларны тезгә куеп иелеп чыгу, биеклек 50 см)

Джек: балалар, миңа бик кызу булып китте, сезгә? Диңгездә су керәсегез киләме? Ләкин су кергәндә еракка йөзмибез, тирәнгә үк кермибез, анда әле акулалар да бар, ераклардан урап бик тиз йөзеп  киләләр дә  кисәк кенә килеп һөҗүм итәргә мөмкиннәр,  игътибарлы һәм сак булырга, тавышланмаска кирәк

Хәрәкәтле уен: “Акула”

Моряклар йөзү хәрәкәте ясап залда йөриләр, модульдән төзелгән корабль эчендә капитан(тәрбияче)

басып тора.Ул морякларны күзәтә, “акула” дип кычкыргач балалар корабль эченә керәләр, “акула” куа

Уенның кагыйдәсе: “акула” дигәч кенә куа башлый, акула корабльгә керми ( 3 тапкыр уйнала)

Булдырдыгыз ,балалар, менә су кереп тә чыктык шундый рәхәт булып китте.

Карагыз әле,диңгез ярында нәрсә ята ул? Бу бит без юллаган  серле сондык

 ( балалар, энҗе-мәрҗәннәр  тутырылган сондыкны ачалар, аның эченнән катапульта килеп чыга) Умк дискасыннан катапульта мультфильмыннан өзек карап алу)

-уррра, без хәзинәне таптык!!!!!

-Ниһаять эзләгән сандыгыбыз табылды! Ләкин сандыгыбызны башка юлбасарлардан саклар өчен сандык тирәли койма ясап куйсак тагын да яхшырак булыр!

Һәр балага 3 лего салынган поднос тәкъдим ителә. Балалар бер лего өстенә икенчесен кую ысулы белән койма төзиләр.

- Койманы ничә легодан төзедең?

- Акыллым, синең коймаңда ничә сары лего бар?

- Ә синең коймаңда ничә шәмәхә лего бар?

- Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер леголарны алып сандык тирәли урнаштырыйк та урыннарга басыйк!

Балалар, безгә караңгы төшкәнче кайтырга ашыгырга кирәк, корабльгә утырыйк та кузгалыйк кайтырга

Менә без үзебезнең бакчага кайтып җиттек

-Сәяхәтебез ошадымы?нинди яңалыклар алдык?

-Кемгә булыштык?

-Өйгә кайткач нишләрсез?

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\IMG-20171029-WA0014.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физкультурное развлечение "Сундук Джека Воробья"

Физкультурное развлечение на правлено на развитие ориентировки в пространстве на участке детского сада....

"В поисках сокровищ Джека Воробья"

Конспект ННОД в подготовительной к школе группе "В поисках сокровищ Джека Воробья"....

Конспект логопедического занятия для детей подготовительной группы «На поиск сокровищ Джека Воробья».

Занятие по закреплению произношения и дифференциации звуков С-Ш, З-Ж....

развлечение "Джек - Воробей ищет спрятанные сокровища"

Развлечение для подготовительной к школе группы....

КЛАД ДЖЕКА ВОРОБЬЯ.СПОРТИВНОЕ РАЗВЛЕЧЕНИЕ ДЛЯ ДЕТЕЙ ПОДГОТОВИТЕЛЬНОЙ К ШКОЛЕ ГРУППЫ

ДЕТИ ИЩУТ КЛАД ПО ПРИНЦИПУ КВЕСТ ТЕХНОЛОГИИ. ЗА КАЖДУЮ НАХОДКУ ПОЛУЧАЮТ КЛЮЧ И ПОДСКАЗКУ. В ХОДЕ ИГРЫ ДЕТИ РАЗВИВАЮТ ЛОГИЧЕСКОЕ МЫШЛЕНИЕ, ВООБРАЖЕНИЕ, СМЕКАЛКУ, А ТАК ЖЕ ФИЗИЧЕСКИЕ НАВЫКИ И УМЕНИЯ....

КОНСПЕКТ КВЕСТА – РАЗВЛЕЧЕНИЯ в старшей группе «ПОИСКИ СОКРОВИЩ ДЖЕКА ВОРОБЬЯ» с использованием развивающих центров

ПО ТЕМЕ «В ПОИСКАХ СОКРОВИЩ»Разработала: Викаренко Л.А. воспитатель МАДОУ д/с № 18 «Виктория» г. АнапаЗадачи:Обучающие:- обучение решению познавательных задач,- обучение самостоятельному умо...

Квест "Джек воробей или в поисках затерянных сокровищ" для детей 6-7 лет

Квест "Джек воробей или в поисках затерянных сокровищ" для детей 6-7 лет...