Яз җитте, аюны йокысыннан уятабыз
план-конспект занятия по физкультуре (средняя группа)

Гайзуллина Ландыш Раилевна

Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә предметлы - үстерешле мөхит буенча физкультура шөгыле.

Тема: Яз җитте, аюны йокысыннан уятабыз.

Максат: Балаларны язгы табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү.

Белем бирү бурычы:  балаларның , язгы табигатьтәге үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту; парлашып күнегүләр эшләргә өйрәтү; физкультура шөгылендә алган белем-күнекмәләрне куллана белергә өйрәтү; “Яз” темасы буенча сүз байлыгын киңәйтү; каршылыклар аша үткәндә,гимнастик скамейкадан барганда, хәрәкәтле уен уйнаганда куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыру; кыргый хайван – аю, аның тышкы кыяфәте турында күзаллау булдыру; ике аякта кыршаудан кыршауга сикерү, тигезлекне саклапгимнастик скамейкадан йөрүне, төрле каршылыклар аша үрмәләп, атлап  баруны ныгыту.

Үстерү бурычы: тигезлек саклауны, сыгылучанлыкны, көчлелекне, физик сыйфатларны үстерү.

Тәрбия бирү бурычы: табигатькә сакчыл караш, үзара дустанә мөнәсәбәт,  тәрбияләү, игътибарлылыкларын, кызыксынуларын булдыру; пространсвода ориентлаша белүне, үз сәламәтлегеңә сак караш хисен формалаштыру.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, күрсәтү, аңлату, күрсәтмә (имитация), үсендерү - мактау , практик (уен).

Җиһазлау: проектор, такта, ноутбук,  язгы табигатьне сүрәтләгән слайдлар (урманга сукмак, яз, урман, нарат төбендә аю өне), эзләр, конверт белән хат, стойкалар, гимнастик скамейка, кыршаулар, тюннель,  аю, кошлар тавышы, гөрләвек агуы тавышы,атлап баруларга  яздырылган аудио язма.

Эшчәнлек барышы

Балалар тәрбияче артыннан кереп  ярым түгәрәккә  басалар.

1.Оештыру. Психологик халәт (кәефләрен күтәрү)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле бүген безгә күпме кунаклар килгән. Без аларны күрүебезгә  бик шатбыз.  Әйдәгез  әле,  алар белән елмаеп исәнләшәбез.

      Исәнмесез!  Хәерле иртә, барчагызга да!

Әйдәгез  хәзер  «Хәерле иртә»  уенын уйнап алабыз. Минем арттан кабатлагыз.

Хәерле иртә!

Хәерле иртә, күзләрем (күзләрне сыйпау)

Уяндыгызмы? (биноколь ясау)

Хәерле иртә, колакларым (колакларны сыйпау)

Уяндыгызмы? (кул учларын колакларга кую)

Хәерле иртә, кулларым (кулларны сыйпау)

Уяндыгызмы?  (кул чабу)

Хәерле иртә, аякларым (аякларны сыйпау)

Уяндыгызмы? (аяклар белән тыпырдау)

Хәерле иртә, кояш (кулларын сузып)

Мин уяндым.

Молодцы, балалар!

Менә, балалар, бөтенегезнең  дә кәефләре әйбәт.

2. Мотивация.

Тәрбияче: Балалар, мин хәзер сезгә бер шигырь укыйм, ә сез миңа әйтерсез, сүз кайсы ел фасылы турында бара икән?

Кояш көлеп карый безгә,

Боз һәм карлар эри, 
Сулар йөгерә,

Җылы җилләр исәләр.

Җылы яктан кошлар кайта

Көннәр озая, 
Төннәр кыскара. 
Бу кайсы вакыт? — 
Йә, әйтеп карагыз.                (Яз көне)

Балалар: Яз.      СЛАЙД 1

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар! Яз – бик матур ел фасылы. Чөнки кышкы салкыннардан соң, бар табигать уяна, җанлана, яшәрә.

Тәрбияче: Ай – яй, балалар, безгә кемдер килгән бит. Кем эзләре микән ул?

Барып карыйк эле, бу эзләр кая алып бара микән? Хат түгелме соң бу?  (балалар магнит тактага кадәр баралар һәм тәрбиячегә хатны алып бирәләр).

Тәрбияче: Балалар, бу хат кемнән икән? Әйдәгез, хатны укыйк эле.

“Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга хат.

Исәнмесез, балалар! Сезгә урман хуҗасы , мин – аю  хат язам. Балалар, мин сезне  барыгызны да бик яратам, сезне урманга кунакка чакырам.  Тиздән яз, ә мин өнемнән кайчан чыгарга икәнен белмим. Сез килегез дә, мине кышкы йокыдан уятыгызчы! Көтеп калам. Сәлам белән аю!

Тәрбияче: Балалар,чакыруны кабул итәбезме? Урманга аюны уятырга барабызмы?

Балалар: Әйе!

Тәрбияче: Юлда барганда каршылыклар очрарга мөмкин. Ә сез ул каршылыкларны үтәргә әзерме? Нәрсәләргә өйрәнгәнегезне күрсәтәсезме?

Балалар: Әйе, әзер, күрсәтәбез!

3. Актуальләштерү.

СЛАЙД 2 (урманга баручы язгы сукмак)

 Тәрбияче: Урманга илтә торган сукмак буенча минем арттан атлап барыгыз.

(колоннада маршка атлап бару) – музыка астында.

Балалар,бүген көн шундый матур, кояш яктырта. Балалар, кояш безнең баш өстендәме, әллә аяк астындамы?

Балалар: Баш өстендә.

Тәрбияче: Монда җәнлекләрне куркытмас өчен, аяклар белән каты тыпырдарга ярамый! Кулларны билгә куеп, аяк очларында барабыз.

Ой, балалар! Кар өемнәре! Ничек кенә чыгарга икән безгә?

Аякларны югары күтәрәбез, кар өемнәрен атлап чыгабыз! (Тезләрне югары күтәреп атлап бару).

Тәрбияче: Алда юл. Гади генә атлап барабыз. (Гади генә атлап бару). Балалар, юл баш өстендәме, аяк астындамы?

Балалар: аяк астында.

Тәрбияче: Балалар, алдыбызда урман күренә. Әйдәгез,тизрәк барып җитәр өчен урманга таба йөгерәбез. (Колоннада йөгерү)

Слайд 3 (урман)

Менә урманга  килеп тә җиттек. Карагыз әле бу гүзәллекне, матурлыкны! Кошлар сайрый, гөрләвекләр ага. Каен, нарат, чыршы агачлары үскән. Яз исе, урман, бөре исе килә!

Ә күктә кояш елмая. Балалар, рәхәтләнеп урман һавасын сулыйк әле!

 саф һава сулыйбыз.

(Сулыш алу гимнастикасы -  тирән итеп сулыш аласы да әкрен генә чыгарасыз, шулай итеп 3 тапкыр кабатлыйсы.)

Урманда безгә җәнлекләр очрады.

 4. Хәрәкәт итү күнегүе “Прогулкада” (текст буенча хәрәкәт итү)

Җәнлекләр сукмак буенча, урман аша прогулкага чыканнар:

Әни поши артыннан поши баласы атлый  (куллар терсәктән бөгелгән, аяклар белән тып-тып атлап бару)

Әни керпе артыннан керпе баласы тәгәри (ярым чүгәләп атлау, куллар тезләрдә )

Әни аю артыннан аю баласы бара (аякның ян яклары белән атлап бару,куллар терсәктән бөгелгән алда)

Әни куян артыннан куян баласы сикергәләп бара (ике аякта бергә сикереп бару, куллар колакларны күрсәтә)

Әни бүре артыннан бүре баласы бара (киң атлап бару, кулларны алга сузып)

Тәрбияче: Урман аланында күнегүләр ясап, ял итеп алыйк.

5. Гомуми үсеш бирү күнегүләре.

1) “Без дуслар”

“Борылып бастык”

Бер-беребезгә карап бастык

1 – башларны алга иябез

2 – башлангыч торышка кайтабыз (5 тапкыр)

2) “Дуслашабыз”

Бер- беребезгә карап баскан килеш, кулларны җитәклибез

1 – тирән сулап, кулларны кырыйдан өскә күтәрәбез

2 – һаваны чыгарабыз, кулларны төшерәбез   (5 тапкыр)

3) “Иеләбез”

Бер- беребезгә карап баскан килеш, кулларны җитәклибез, ян-якка сузабыз

1 – уңга иеләбез

4) ”Утырабыз”

Идәнгә аркага арканы терәп, аякларны сузып утырабыз

1 - тезләрне күтәрәбез, кочаклап алабыз

5) “Сикерәбез”

1-10 сикерәбез

6. Төп хәрәкәтләр.

Тәрбияче: Балалар, урманга килүен килеп җиттек, әмма аю өнен тапмадык.

Әйдәгез, юлыбызны дәвам итеп,  сукмак буенча атлап карыйк әле. Әлбәттә без аю өнен табачакбыз.

Урманның куе чытырманлыгыннан да үтәбез    (тюннель аша үрмәләп үтү)

Бүрәнәдән дә чыгабаз (гимнастик скамейкадан кулларны ян-якка сузып, атлап чыгу)

Куаклар астыннан да чыгабыз (стойкалар астыннан үрмәләп, шуышып чыгабыз)

Күләвекләрдән дә куяннар кебек сикереп чыгабыз (кыршаудан кыршауга ике аякта бергә сикерү)

СЛАЙД 4 (нарат төбендә аю өне)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, мин биек нарат төбендә зур кар өеме күрәм. Тыныч кына, тавышланмыйча гына барабыз да, нәрсә өе икәнен беләбез.

Чалыш аяклы, куе йонлы,кечкенә колаклы, кыска койрыклы, җәен урманга патша, кышын кардан да аста. Нәрсә икән ул балалар?

Балалар: Аю.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Әйдәгез аюны уятабыз. Ул үзе хатында мине уятыгызчы диде.

7. Хәрәкәтле уен: “Аюны уятабыз”

Аю нарат төбендә үзенең өнендә озын йокыга талган.

Без хәзер аюны уятабыз.

Тынычкына килегез, аюны уятыгыз.

Балалар: Аю, аюкай, уян инде, тор инде?!

Аю: Кем анда урманда йөри? Кем миңа йокларга комачаулый?

Тәрбияче:

Аю,аюкай, тынычлан, тавышланма,

Син тор да, балалар янына чык,

Аларны куып тот     (Аю балаларны куа, тота алмый)

Аю: Нәрсә булды соң? Берни дә аңламыйм. Бөтен җирем юешләнгән. Кайда соң мин?

Балалар: Безгә кунакка яз килде. Ул карларны эретте.

Аю: Менә кайгы, өнемә су аккан, шуңа бөтен җирем юешләнгән.

Тәрбияче: Аю, син кайгырма!

Кояштан җылытырга сорарга кирәк.

Эндәш әйтү:

Балалар:

Кояш чык, чык! (кулларны кояшка сузып)

Аюны җылыт!    (Аюга күрсәтеп, кулларны чәбәкләү)

Болыт кач, кач!   (кулларны ян-якка болгау)

Без уйнарбыз җылыткач!  (кулларны чабу)

Аю: Балалар,бик зур рәхмәт сезгә! Мине кышкы йокыдан уяттыгыз. Яз инде килгән, миңа күптән торырга вакыт җиткән

Тәрбияче: Аю, безне кунакка чакырганың һәм безнең белән уйнаганың өчен,  сиңа да бик зур рәхмәт! Безгә балалар бакчасына кайтырга кирәк.

Сау бул аю!

Бергәләп күңелле генә сукмак буенча кайтабыз,

Ашыкмыйбыз, артта калмыйбыз.

Тиздән бакчабызга кайтып җитәбез (колоннада атлап йөрү).

8. Йомгаклау.

Менә, балалар, бакчабызга кайтып та җиттек.

Әйтегезче миңа, сезгә сәяхәтебез ошадымы?

Ә без сезнең белән кайда кунакта булдык?

Урманда нәрсәне очраттык?

Аюны нишләттек?

Балалар, бүгенге сәяхәтебездә актив булганыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт!

Ә хәзер кунаклар белән саубуллашабыз һәм төркем бүлмәсенә чыгабыз.

Саубулыгыз!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yaz_zhitte_ayuny_yokysynnan_uyatabyz.docx22.12 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Самоанализ учебно-воспитательной работы в МАДОУ №8 "Аюна" г. Кяхта

В данном тексте описывается работа воспитателя средней группе по программе "От рождения до школы" под редакцией Вераксы...

"Алар безгә Җиңү бүләк итте". - "Они подарили нам победу". (Открытка ко Дню победы)

Познакомить детей с нетрадиционной техникой рисования - оттиском и методом "тычка". Формировать у детей представление о подвиге народа, воспитывать любовь, гордость и уважение к Родине и к ее защитник...

Аюның туган көнендә

Балаларның яраткан бәйрәмнәре-  туган көнне һәркем көтеп ала. Бәйрәм барышында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү зур әһәмияткә ия....

"Кыш җитте"

Икенче кечкенәләр төркемендә "Кыш җитте" темасына ачык шөгыль эшчәнлеге....

МУЗЫКАЛЬНОЕ РАЗВЛЕЧЕНИЕ “ЯМЬЛЕ ҖӘЙЛӘР КИЛЕП ҖИТТЕ!” «ЛЕТО КРАСНОЕ ПРИШЛО!»

МУЗЫКАЛЬНОЕ РАЗВЛЕЧЕНИЕ ДЛЯ ДЕТЕЙ ДЕТСКОГО САДА С НАРУШЕНИЕМ ЗРЕНИЯ...

“Маша һәм аюның Яңа ел маҗаралары”.

Уртанчылар төркеме өчен мавыктыргыч һәм музыкальЯңа ел бәйрәме сценариесы....