“Маша һәм аюның Яңа ел маҗаралары”.
материал (старшая группа) по теме

Мухаметзянова Зухра Мансуровна

Уртанчылар төркеме өчен мавыктыргыч һәм музыкальЯңа ел бәйрәме сценариесы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл masha_hm_ayunyn_yana_el_mazharalary.docx24.52 КБ

Предварительный просмотр:

“Маша һәм аюның Яңа ел маҗаралары”.

Катнашалар:

Олылар: Алып баручы. Кыш бабай. Маша. Аю.

Балалар: Кызлар - кар бөртекләре. Малайлар- гномнар.

Музыка астында балалар залга керәләр,

әти – әниләргә карап ярым түгәрәккә басалар.

Аб.

Нинди гаҗәп:

Һәр кешегә бәйрәм бүген.

Бар да матур киенгән.

Яңа елда җирне бизәп,

Гүя энҗе сибелгән.

Монда бит урман сафлыгы,

Ылыс исе, түз генә.

Купшы чыршыбыз яныннан

Китәм димә тиз генә.

1б. Ап-ак мамык карлар ява,

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне үз янына

Яшел чыршы җыйнады.

 

2б. исәнме чыршыкай,

Сагынып килдеңме?

Дусларынның сагынып

Көткәннәрен белдеңме?

3б. Исәнме, чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

4б. Кунак булып яшел чыршы

Килгән безгә.

Ул ямь өстәп тора

Безнең бүлмәбезгә.

5б. Көтеп тора безнең

Биеп җырлаганны.

Тирәсендә әйлән-бәйлән

Уйнаганны.

6б. Бүген бездә зур бәйрәм,

Бүген Яңа ел килә.

Бүген күңелләр җырга

Һәм биергә җилкенә.

7б. Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь – яшел чыршы килгән,

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

8б. Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып – чыны.

Нинди төз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

Музыка стында урындыкларга әйләнеп барып утыралар.

Аб. Балалар булдырдыгыз. Безгә бер бик яшь булмаган бабайга шалтыратып алырга, аны бәйрәмгә чакырырга кирәк. Ә кемгә шалтыратырга икәнен сез миңа хәзер әйтерсез.

      Бик яшь түгел, кечкенә сакаллы, хайваннарны. Кош кортларны дәвалый, исемене аның.........

Бал. Айболит.

Аб. Аңа шалтыратабызмы?

Бал. Юк.

Аб. Бик яшь түгел, бик озын сакаллы. Буратиноны, Мальвинаны гел рәнҗетеп тора. Балаларны да яратмый. Кем икән ул?

Бал. Карабас барабас.

Аб. Аны чыршы бәйрәменә чакырабызмы?

Бал. Юк.

Аб. Бик яшь түгел, матур сакаллы. Безнең бәйрәмгә үзенең оныгын җитәкләп килә. Кем икән бу?

Бал. Кыш бабай.

Аб. Аны бәйрәмебезгә чакырырга кирәкме?

Бал. Әйе.

Аб. Алайсам мин тиз генә Кыш бабайны кунакка чакырып шалтыратып алыйм, ә сез шыпырт кына утырыгыз, беркая да китмәгез.

“Маша һәм аю” мультфильмыннан көй яңгырый. Залга Аю керә, чыршы һәм чыршы уенчыклары тоткан. Чыршыны бастырып куя һәм уенчыкларын элә башлый. Маша тавышын ишетеп ала.

Маша. Аюкай, аюкай. Кая син? Кая югалдың? Ау-у-у-у?

Аю  зал буенча башын тотып йөгерә башлый,

уенчыклар коробкасын тотып чыгып китә. Чыршы һәм бер уенчык кала.

Маша. Кая качтын син? Без бит качышлыны кичә уйнаган идек. (чыршыны күреп ала). Ооо, чыршыкай! (чыршы тирәли әйләнеп йөри, уенчыкны күреп ала). Ай-яй-яй, бер дә тәртип түгел бу. Бизәлмәгән чыршы ничек Яңа ел каршылый инде. Бу бит тегелеп бетмәгән күлмәк кебек. Төзәтергә кирәк моны.

Шарикны чыршыга элмәкче була. Булдыра алмый.

Маша. Чыршы, чыршы без сине

.......көттек ел буе.  Юксынып, зарыгып, елап.... әй юк, сагынып көттек ел буе.

Син тагында матурырак

.......бу юлы. Киенгәнсең, биегәнсең, җырлагансың... әй, бизәлгәнсең бу юлы.

     Ә сез нишләп утырасыз? Чыршы турында бер матур җыр җырлап алыйк. Ул бит җырлаганыгызны көтә.

Җыр. “Чыршы янында”.

Г.Гәрәева сүзләре һәм музыкасы.

Маша. Җыр өчен рәхмәт, ә миңа чыршыны бизәп бетерергә кирәк. Бу уенчыкның чыршыга эленәсе килми. Ярар, Машадан берәүнең дә качканы юк әле.

Аяк очларын басып уенчыкны элмәкче була.

 Чыршыны аудара.

Маша. Ой, нишләдем мин.

Аб. (залга керә-керә). Балалар мин нишләптер Кыш бабай белән элемтәгә керә  алмадым әле. Мөгаен ул юлдадыр һәм бик тиздән монда килеп тә җитәр. Бездә кунак бар икән. Исәнме Маша, ничек эшләр?

Маша. Исәнмесез. Аюның чыршысын ваттым һәм миңа сезнең чыршыгызны лып китәргә туры килә инде. Без бит Яңа елны чыршысыз каршылый алмыйбыз.  (зур чыршыдан уенчыкларны ала башлый).

Аб. Тукта әле, Маша. Ә балалар чыршысыз ничек каршыларлар соң Яңа елны? Без бит инде Кыш бабайны да кунакка чакырдык.

Маша. Ой. Мин уйлап бетермәгәнмен. Гафу итегез инде. Алайсам урманга барыйк та, чыршы кисеп алып кайтыйк.

Аб. Юк. Маша чыршыны кисмик. Иң яхшысы, син безнең белән кал, бергә бергә Яңа елны каршыларбыз.

Маша. Юк, булдыра алмыйм. Аю дустым юкка чыкты бит.

Аб. Ә без аны бергә эзләрбез. Әйдәгез әле балалар, музыка уен коралларын алыйк. Күңелле итеп уйныйк, Яңа елны каршылыйк. Аю безнең көйне ишетер һәм эзләп табыр.

Тавышлы оркестр.

Номер ахырында Аю керә. Чыршыны күреп башын чайкап тора.

Маша аны кочаклап ала.

Маша. Аю гафу ит, мине. Мин бит чыршыны сындырдым. Ләкин безне балалар бәйрәмгә чакырдылар, әйдә калабыз. Алар янына Кыш бабай килергә тиеш. Ул миңа бүләкләр алып килер.

Аю Машаның колагына иелеп нәрсәдер әйтә. Маша ризалашып баш селки.

Аю. Балалар,  Кыш бабай беркайчанда бүләксез йөрми ди. Әйдәгез без дә аңа бүләк әзерлибез. Кыш бабай бик шат булачак.

Аб. Ә безгә моның өчен нишләргә кирәк соң?

Маша. (баш артын кашып) Мин беләм!!! Без аңа кардан пирожки пешерербез. Ул аларны бик яратачак.( эчен сыпыра).

Аб. Маша. Туктале. Безнең кар пирожкилары ошар дип уйлыйсыңмы?

Маша. Әлбәттә. Беләсезне алар ничек тәмле килеп чыгалар. Әйдәгез әле балалар, түгәрәккә басыйк. Пирожкиларны әвәләргә ярдәм итәрсез.

 

Кар пирожкилары- җырлы уен.

Аб. Пирожкиларыбыз ничек тәмле килеп чыктылар. Кәрзингә салыгыз.(кәрзиндә алдан ясалган кар йомарламнары ята).  Кыш бабайга бик ошар.

      Ишетәсезме, Яңа елның сихри музыкасы яңгырый. Димәк, Кыш бабай инде бик якын.

Кыш бабай һәм аның оныгы Кар кызы керәләр.

Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар,

Юксынмагыз, килдем мин.

Миннән башка бәйрәм булмас,

Көтәсездер дидем мин.

          Күрәм чыршыгыз бизәлгән

          Сез дә үсеп җиткәнсез.

          Рәхмәт сезгә балалар,

          Мине сагынып көткәнсез.

Аб. Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсен уз бире.

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

Кыш бабай. Җыр.

Җыр ахырында Кыш бабай бияләен югалта ( Аб. ала).

Кб. Ой, минем бияләем кайда соң? Күрмәдегезме, балалар?

Аб. күрдек. Ләкин без аны болай гына бирмибез. Безнең белән уйнап ал.

Уен. “Бияләйне куып тот”

Аб. Бабакай, әфәрин, булдырдың. Ә хәзер ял итеп ал. Балаларны тыңла.

9б. Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсен уз бире.

Кунак булып килер дип

Күптән көттек без сине.

10б. Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай;

Сакал-мыек ап-актан,

Килгән безгә ерактан.

11б. Яңа ел, яңа ел –

Безгә күп кунак килгән.

Кыш бабай һәм Кар кызы

Күп бүләкләр китергән.

12б. Хуш киләсен Кыш бабай

Әйдә түргә рәхим ит.

Яңа елны безнең белән

Бергә бәйрәм итеп кит.

13б. Ак сакаллы Кыш бабай

Кунакка килдең бүген.

Һәммәбез тагын бер яшькә

Зурайдык инде бүген.

14б. Үзең шаян, үзең юмарт

Үзең шундый һаман карт.

Безнең белән бие, җырла,

Бүлмәбезгә ямь тарат.

Кб. Ай балалар булдырдыгыз, рәхмәт.

Аб. Кыш бабай безнең бер теләгебезне үтәмәссең микән. Чыршыбызның утлары кабынмаган бит әле.

Кб. Бу Яңа ел теләге. Мин аны үтәрмен.

Маша. Ой, Кыш бабай, мөмкинме мин чыршыны яндырам. Минем шырпым да бар. (зур тартмалы шырпы чыгара). 1,2,3- чыршы ян! (шырпыны сыза).

Аб. Син нәрсә Маша. Безнең балалар бакчасын яндырасың бит. Чыршыны алай яктыртмыйлар. Кыш бабайга карап тор.

Кб. Әйдәгез бергә: “Чыршы, чыршы балкы син,

                                 Утларыңны кабыз син”.

Балалар кабатлый. Чыршының утлары кабына.

 

Кб. Менә хәзер тәртип. (йөткерә башлый).

Маша. Ой, Кыш бабай! Син авырыйсың мәллә?

Кб. Тамагым гына кычытып китте. Куркыныч түгел..

Маша. (бүлдереп) ничек инде куркыныч түгел. Сәламәт булмый торып ничек инде син Яңа ел каршылыйсың ди? Болай эш бармый.

Маша чыгып китә. Балалар уен уйныйлар.

Кыш бабай төчкерә.

Аптечка тотып,

кызыл крестлы  ак шапочка киеп керә.

Маша. Хәзер.. (аптечканы ача һәм нәрсәдер эзли башлый, зур шприц тартып чыгара)... дәваланабыз. Утыр, бабакай.

Кб. Мин алай ук авырту түгел..

Маша. Сөйләшмә, бу тавыш өчен зыянлы.

(аптечкадан градусник ла, Кыш бабайга бирә. Кб әйләндереп әйләндереп карый. Маша култык астына тыгып куя)

Аб. Маша бәлки син Кыш бабайны дәвалаган арада кызларыбыз – кар бөртекләребез биеп алырлар. Кыш бабайның температурасын төшерегә ярдәм итәрләр.

Маша. Мөмкин. Ләкин Кыш бабайны дулкынландырмагыз.

Кар бөртекләре биюе.

Аб. Ничек Кыш бабай, хәлләрен әйбәтләндеме?

Кб. Рәхмәт, рәхмәт. Кызлар булдырдылар. Ә малайлар мине нәрсә белән куандырырлар?

Аб. Алар шигырьләр сөйләрләр, бию биерләр.

Малайларга гына (6 малай)

15б. Бар табигать ап-ак кардан

Калын юрган ябынган

Ә без килдек бергәләшеп

Яшел чыршы янына.

16б. Җилкәсенә капчык сып

Кыш бабай килеп керде.

Төрле кызык сүзләр өйтеп

Бүләк өләшеп йөрде.

17б. Яңа елны бик яратам –

Анда салют аталар.

Кыш бабай белән Кар кызы

Бүләкләр тараталар.

18б. яңа елны бик яратам –

Анда чыршы бизибез.

Бизәлгән чыршы тирәли

Бергә җырлап биибез.

19б. Урамда карлар ява,

Бар да елмая, көлә.

Яңа елны каршыларга,

Безгә Кыш бабай килә.

20б. Җигүле ак атларга

Утырып килә Кыш бабай.

Һәрбер бала-чагага

Шатлык өләшә бабай.

 

Гномнар биюе.

21б. Кыш бабай килә, Кыш бабай,

Мамык карлар яуганда.

Кыш бабайның капчыгы бар,

Ниләр генә юк анда.

22б. Кыш бабай, Кыш бабай

Безне сагынып килдеңме?

Матур капчыгыңа салып

Бүләкләр китердеңме?

23б. Син бит безгә ел саен

Бүләкләр таратасың.

Бүләкләрең бик тәмле

Безнең бәйрәм бик ямьле.

24б. Яңа ел белән котлап

Бик күп бүләкләр төяп.

Кыш бабай килде безгә,

Уйнадык бүген бергә.

25б. Әй Кыш бабай, Кыш бабай

Капчыгыңны чиш әйдә.

Бүләкләрне күрсәт әйдә

Безне куандыр әйдә.

26б. Серле капчыгында аның

Ниләр генә юк – кара!

Машиналар, курчаклар,

Төрле-төрле уенчыклар,

Әфлисуннар, кәнфитләр

Ни теләсәң, бар да бар!

Кб. Булдырдыгыз балалар. Минем саубуллашыр вакытым да җитте. Минем тылсымлы Яңа ел капчыгым кайда соң? Маша син кайда? Киткән. Алайса син Аю бүләкләрне өләшергә булышырсын.

Чыршы янында торган зур капчыкны ачалар,

ә  аннан битләре буялган Маша чыга. Кырыенда конфет фантиклары.

Маша. Ох, бик тәмле, ләкин бик аз булды бу.

Аб. Маша, син нишләдең? Бу бит балаларга дигән бүләкләр иде. Алар бүләксез кала мени инде?

Маша. Апа курыкма. Кыш бабай бит тылсымчы – нәрсә булса да уйлап табыр. Шулаймы, бабакай?

Кб. Ай, Маша, Маша. Синең хаталарыңны төзәтәсе булыр инде.

Кб зал буенча сихерләп йөри, Маша аның артыннан калмый.

Мин түгәрәктә йөрим,

Таягым белән сугам,

1, 2, 3, 4, 5

Чыршы кырыендагы тау өеменә күрсәтә, аның астында бүләкләр.

Кб. Балалар, миңа китәргә вакыт та җитте. Үземнең бөтен вазифаларымны Яңа елга тапшырам. Мин хәзер еракка-еракка төньякка китәм. Сезгә йомшак җилләрне, кар бөртекләрен калдырам. Төньякта да мине балалар көтә. Кыш бабайсыз Яңа ел була мени? Сезгә капчык белән бүләкләремне калдырам, аларны һәрберегезгә апаларыгыз таратыр. Хушыгыз, балалар, хушыгыз, кунаклар! Кар кызы, кызым, юлга кузгалдык.

Кар кызы белән Кыш бабай китәләр.

Аб.

Кадерле бер кунак көткән кебек,

Яңа елны көтә йөрәкләр.

Беләкләрдә-яңа хезмәт дәрте,

Күңелләрдә иң саф теләкләр.

Илләр имин, еллар тыныч булсын,

Иген уңсын кырда ишелеп.

Ак кар кебек саф теләкләр белән

Яңа елга атлый кешелек.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Убырлы карчыкның юлдагы маҗаралары.

Балаларны светофорның    төсләрен    аерырга,  тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итүне камилләштерү. Юл билгеләрен  өйрәтүне дәвам итү. Игътибарлылы...

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Самоанализ учебно-воспитательной работы в МАДОУ №8 "Аюна" г. Кяхта

В данном тексте описывается работа воспитателя средней группе по программе "От рождения до школы" под редакцией Вераксы...

Хоттабыч маҗаралары

Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе...

Аюның туган көнендә

Балаларның яраткан бәйрәмнәре-  туган көнне һәркем көтеп ала. Бәйрәм барышында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү зур әһәмияткә ия....

Яз җитте, аюны йокысыннан уятабыз

Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә предметлы - үстерешле мөхит буенча физкультура шөгыле.Тема: Яз җитте, аюны йокысыннан уятабыз.Максат: Балаларны язгы табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү.Б...

"Машаның маҗаралары"

Конспект занятии по ПДД для средней группы...