"Машаның маҗаралары"
план-конспект занятия по обж (средняя группа)

Шафигуллина Миляуша Накибовна

Конспект занятии по ПДД для средней группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mashanyn_mazharalary.docx25.07 КБ

Предварительный просмотр:

Маша велосипед белән җыр җырлап керә. Велосипедның көпчәкләре бушаган.

Әгәр велосипед күрсәм,

Утырып барасым килә.

Урамнарда җилдереп

Сәпит чабасы килә.

Шулай кызу бара торгач

Мин абындым бер ташка

Килеп төштем сәпит белән

Әзрәк авыртты баш та.

Аю йөри гел артымнан

Үзе кисәтә башта

Тагын миңа әйтер инде,

Бирмим сәпитне башка.

Ой-ой-ой! Тагын егылдым инде.

Аю: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар!Маша син миңа әйтмичә кая чыгып киттең инде тагын?Ашарга пешерәсе, варенье кайнатасы урынга синең артыннан чабып йөрим.Сәпит белән теләсә кайдан йөрергә ярамый дип күпме әйттем инде мин. Тыңламыйсың бит.Балалар,сезнең бакчада юл йөрү кагыйдәләрен яхшы  беләләр дип ишеткән идем.Машага да ярдәм итегез әле,зинһар өчен.

Б-р:Әйе,әйе.

Аю: Балалар, велосипедта йөрү өчен без нинди кагыйдәләрне белергә тиешбез? Искә төшерик әле.

- Велосипед белән юлның кырыеннан барырга кирәк.

-Рульне бер кул белән генә тотарга ярамый.

-Балалар юл аркылы чыкканда велосипедтан төшеп, аны тотып чыгарга кирәк.

-14 яшең тулмаса,ишегалдында гына йөрергә кирәк.

Ә нинди тамга булса йөрергә ярый?Әйдә, ул тамганы табып карыйк әле.

   -Велосипед юлы дигән тамгага.

Ә нинди тамгага ярамый?

Аю: Менә,Маша, күрдеңме. Исеңдә калдыр, гел балалар өйрәтмәс сине. Ә син бөтен авыл буйлап чабасың.

Без барыбыз да беләбез, шәһәрдә генә түгел,авылда да юл билгеләре куяр урыннар күп. Чөнки авылда да машиналар күп йөри.Шуңа күрә без кечкенәдән үк юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен белергә тиешбез.Әйдәгез,без сезнең белән юл билгеләрен кабатлап үтик.Моның өчен минем серле автобусым бар. Әйдәгез шул автобусның көпчәген әйләндереп, юл билгеләрен атыйк.Моның өчен серле сүзне әйтик.”Көпчәк әйлән, билге чык”.Әйдә, кем әйләндереп карый?

Аю: Булдырдыгыз балалар, молодцы.

 Дусларым, мин сезгә кәрзин тутырып машиналар алып килдем бит .Шул машиналарны кәрзиннән алып,өстәлгә тезәргә булышыгыз әле.Хәзер игътибар белән карагыз,болар транспортның нинди төренә керә?

Б-р: Җир транспорты.

Аю: Бик дөрес.Балалар, сез җир транспортының берничә төргә бүленүен дә беләсез.Әйдәгез, бергәләшеп аерып карыйк әле(Йөк машиналары, алар йөк ташыйлар; җиңел автомобильләр без аларга утырып кунакларга барабыз; җәмагәть транспорты,алар күп санда кешеләрне бер урыннан икенче урынга утыртып алып баралар).Карагыз әле, монда тагын күп  машиналар калды бит,балалар,  боларын кайсы төркемгә кертик? Ә менә шул турыда без бүген сөйләшербез.Кайсы машина үзе турында болай дип әйтә ала?

Үзем кызыл баскычым да,кызыл минем түбәмдә,

Тавышым еракка җитә,кем икәнемне әйтсәнә!(янгын сүндерүче машина)

Бу машина солдат төсле,һәрвакыт яуга әзер.

Янгын белән оста сугыша,коралы аның нәрсә?(су)

-Балалар янгын сүндерүче машина ни өчен кирәк соң?

Бала:-Бу зур кызыл төстәге түбәсенә баскыч , балкып-сүнеп тора торган ут куелган машина янгын чыккан урынга тизрәк барып җитеп,үз вазифасын башкару өчен. Ул машина светофорның кызыл утына карап тормыйча үтеп китә ала.Машина түбәсенә зәңгәр ут урнашкан.

Тәрбияче:Ә бу зәңгәр ут ялтырый торган маякчык дип атала.Балалар, ә янгын белән нинди һөнәр кешеләре шөгыльләнә?

-Янгын сүндерүчеләр.

Тәрбияче: Дөрес балалар .Бу кешеләр чын геройлар алар безгә иң кирәк вакытларда ярдәмгә киләләр.Тик кайвакыт алар бик соңга калып киләләр.Мондый соңга калулар кешеләрнең аларга бик соң хәбәр итүләре яисә янгын сүндерүчеләрнең телефон номерын онытулары аркасында килеп чыга.

Маша:Янгын сүндерү һич түгел балалар эше

Вакытны сузмый шалтырат:номеры ”01”.

Янгын камап алганчы,номер җыярга ашык.

Бала:Монда тагын бер машина бар.Бу җиңел машина.Кырыенда зәңгәр сызыгы, түбәсендә зәңгәр маягы бар.

Тәрбияче:Кайсыгыз белә ,бу нинди машина?

Бала: полиция машинасы зәңгәр күзен җемелдәтә

Ә сирена тавышы бик еракка ишетелә.

Тәртип һәм хәрәкәтне бик яхшылап тикшерә.

Тәрбияче:Бу машинада да янгын сүндерүчеләр йөриме.?

Бала:Юк,аларда полицейскийлар йөри.

Тәрбияче:Ә полицейскийлар тәртип бозганнарын каян белә соң?

Бала:Без аларга шалтыратабыз.

Тәрбияче:Ә аның өчен без полицейскийларның телефон номерын белергә кирәк икән.

Өйдә үзегез генә утырганда караклар керсә “02” не җыеп шалтыратырга кирәк.

Тәрбияче:Бу машинаның төсе ак халат кигән төсле

Ул төнлә дә йокламый-авыруларны карый. Ә бу нинди машина соң?(ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы) Менә монда карагыз әле,кемне күрәсез?Әйе Раиләнең әнисе бит бу.Ә бит безнең Раиләнең әнисе ашыгыч ярдәм бүлегендә шәфкать туташы булып эшли.Раилә безгә әнисенең профессиясе турында сөйләсен әле.

Раилә:Минем әнием кешеләргә ярдәм итә.Әгәр берәр кеше авырый башласа ул шунда ук ярдәмгә килә.Әгәр авырып китсәң,син борчылма,елама.

“03” не җый тиз генә,әни килер ярдәмгә.Хастаханәгә барырга “ашыгыч ярдәм” килә.

Тәрбияче:Мин сезне тагын бер махсус машина белән таныштырам .Ә моның өчен сезгә бер табышмакның җавабын табарга кирәк.

Мин аш бүлмәсендә хуҗа!

Бар нәрсәгә дә мин баш.

Ничек кенә тырышсаң да,

Миннән башка пешмәс аш.(плитә)

Дөрес балалар !Әгәр чәйнек ташып ,аның суы плитәнең утына түгелсә нәрсә була?Әйе, уты сүнә.Ә без газ белән агуланырга мөмкин. Җыелган газның шартлавы бар.Балалар әгәр газ чыгып утырса, сез үзегез газ исе сизсәгез, газ хезмәтенә “04” номеры җыеп шалтыратыгыз.Һәм ярдәмгә менә шушындый машина киләчәк.Ә ярдәм итүче кешене газовик дип атыйбыз.

Сез шуны исегездә калдырыгыз түбәсендә балкып-сүнеп торучы маягы булган махсус транспортка һәрвакыт юл бирергә кирәк.Бу махсус транспортлар һәрчак ярдәмгә килер,шуңа күрә һәр җирдә син аларга юл бир.

Ә хәзер без «Сезнең күз алдыгызга нәрсә килә?” дигән уен  уйнап алырбыз

     -01( пожарный машинасы, янгын, су, баскычлар, янгын сүндерүчеләр)

     -02( полицейский, полицейский машинасы, регулировка, фуражка)

     -03( ашыгыч ярдәм машинасы, табиб, укол, дару, авыру)

     -04 ( газ машинасы, газ, плитә, газовик)  

Аю: Бик яхшы, дусларым, булдырдыгыз, рәхмәт сезгә.

Аю: Арыдыгызмы ,балалар? Хәзер без сезнең белән күңелле ял итеп алырбыз. (Түгәрәккә тезелү). Миндә бер хикмәтле шакмак бар, анда төрле транспорт рәсемнәре ясалган.(Бер бала шакмакны уртага тәгәрәтә, нинди транспорт чыга, шуны эшлисе)

. “Кран”- кулларны өскә күтәрү,аяк очына иелү;(4-5 тапкыр)

. “Вертолет”- кулларны артка һәм алга әйләндерү; (4 тапкыр һәр якка)

.”Поезд” – куллар бил турысына куела, терсәктән бөкләнгән, түгәрәкләнеп йөрү);

.”Велосипед”- аркага яту, аякларны велосипед йөрткән кебек селкетү;

.”Самолет” – очып китәбез.

Аю: Менә ял да итеп алдык, ашыйсы да килгән кебек булды.Дусларым, мин нәрсә яратам әле?

Б-р: Бал

Аю: Әйе, минем бал яратканны белмәгән бала юктыр.Кыш буе ашарга дип  балны күп итеп җыям.Дусларым, мин бал гына түгел,бик күп төрле тәмле әйберләр ашарга яратам.Менә сезгә дә тәмле әйберләр алып килдем бит әле.Мин аларны мичкәгә һәм чиләккә тутырдым. Балалар, ничек уйлыйсыз,кайсында тәмле әйберләр күбрәк?

 Б-р: Мичкәдә.  

 Аю:Сез кайсысын сайлар идегез? Мичкәдәге тәмле әйберләрнеме, әллә чиләктәгесенме?

Б-р: Мичкәдәгесен.

Тәрбияче: Эһе, оста икәнсез.Ә минем мичкәдә һәм чиләктә биремнәрем бар. Мичкәдә тәмле әйберләр күбрәк, шуңа күрә анда биремнәр дә катлаулы. Мин  андагы биремнәрне зурларга тапшырам ,ә чиләктәге биремнәр җиңелерәк, аларны инде кечкенәләр белән эшләп карарбыз.

     Зурларга бирем: Шарлар чәчелә.Балалар шул шарларга үзләре теләгән юл билгеләре ясыйлар.

     Кечкенәләргә бирем:Төрле –төрле рәсемнәр күрсәтелә.Балалар шуларга карап, яңа юл билгеләре уйлап табалар.

Аю:Биремнәрне дөрес итеп эшләдегез, молодцы. Болай булгач тәмле әйберләрне сезгә күчтәнәч итеп  калдырам инде.

  -Балалар,киткәнче мин сезнең хәтерегезне дә тикшереп карыйсым килә.Әйдәгез, кемнең хәтере яхшы икән?

   (Презентациядән рәсемнәр күрсәтелә.Шул рәсемнәрне бала хәтерендә калдырып, карточкалар арасыннан сайлап ала.Һәр билгенең аңлатмасын әйтеп үтәләр.)

Дусларым, Маша белән миңа кайтыр вакыт та җитә. Маша, син бу бушаган көпчәк белән кайта алмыйсың бит инде.Мин дә арып киттем.Бүре дуска шалтыратмыйча булмас. Машинамны алып килсен.

(телефоннан) Алло, бүре дус,минем машинамны Кышлау балалар бакчасы каршына китереп куй әле.Маша өчен автокреслоны да онытма.

Маша: Әйе, әйе. Иминлек каешы һәм махсус балалар утыргычлары үзегезнең һәм балаларыгызның гомерен исән имин сакларга булыша.

Аю: Балаларга 12 яшенә хәтле транспортта автокреслога утырып бару мәҗбүри.Бу балаларның иминлеген,сәламәтлеген кайгырту максатыннан эшләнә..

(Машина тавышы)

Аю: Машинам да килеп җитте.Балалар, минем тагын бер бүләгем бар бит әле.Менә мин сезнең һәрберегезгә хатлар өләшәм.Бу хатларда әти-әниләргә киңәшләр язылган.Хатларны аларга тапшырырсыз.

Хат.

Хөрмәтле әти- әниләр!

Хәтерегездә тотыгыз: бала һәрвакыт сездән үрнәк алырга омтыла.Шуңа күрә урамда йөргәндә, юл аша чыкканда үзегез дә һәрчак игътибарлы булыгыз,юл кагыйдәләрен һәрчак төгәл үтәгез.Фаҗигане булдырмый калдыруда барысын да эшләгез!

Ярый ,балалар, рәхмәт сезгә.Без сезнең белән бүген бик күп юл билгеләрен кабатладык,яңа машина төрләрен белдек . Сезнең игътибарлы, төгәл, юл кагыйдәләрен белүегез миңа бик ошады. Машиналар елдан ел арта, юллар елдан ел куркынычрак.Шуңа күрә юл йөрү тәртипләрен кечкенәдән үк өйрәнергә кирәк. Барыбызның да юлларда исән-сау йөрүебезне теләп оештырылган эшчәнлегебезне тәмамлыйбыз.

Хәерле юл телим юлчыларга:

Җәяүлеме,шофермы шунда.

Юлчыларны өйдә кемдер көтә.

Тизрәк күрешүдер уенда.

Ашыкмагыз, дуслар, сез юлларда,

Ашыгулар бәхет китерми.

Исән-имин генә йөрегез сез,

Бер-берегезгә кайгы китерми.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Убырлы карчыкның юлдагы маҗаралары.

Балаларны светофорның    төсләрен    аерырга,  тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итүне камилләштерү. Юл билгеләрен  өйрәтүне дәвам итү. Игътибарлылы...

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Хоттабыч маҗаралары

Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе...

“Калачкайның юл маҗаралары”

Знакомство детей старшего возраста с правилами дорожного движения....

“Көзге урман маҗаралары”

Музыка астында түгәрәк ясап, балалар бер-бер артлы алып баручы белән залга керәләр. Алар алдында яфраклар ята. Алып баручы: Исәнмесез, балалар!Балалар: Исәнмесез!Алып баручы: Безгә бүген кунаклар...

“Маша һәм аюның Яңа ел маҗаралары”.

Уртанчылар төркеме өчен мавыктыргыч һәм музыкальЯңа ел бәйрәме сценариесы....