“Көзге урман маҗаралары”
материал по музыке (младшая группа) на тему

Загидуллина Индира Радиковна

Музыка астында түгәрәк ясап, балалар бер-бер артлы алып баручы белән залга керәләр. Алар алдында яфраклар ята.

 

Алып баручы: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Алып баручы: Безгә бүген кунаклар килде. Әйдәгез алар белән исәнләшик. (Балалар исәнләшәләр).

 

Көзге урман каршы алды

Бик зур шатлык алып килде.

Аяк асты кызыл, сары

Яфракка күмелде.

Балалар, ә сез көз турында шигырьләр беләсезме? Әйдәгез аларны кунакларыбызга сөйлик.

 

Скачать:

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Сценарий: “Көзге урман маҗаралары”

 

Катнашучылар: Алып баручы, Керпе, Көз.

Атрибутлар: бала санына җитәрлек яфраклар, Керпе һәм Көз костюмы, яшелчәләр белән кәрзин (кыяр, помидор, алма, сары һәм кызыл яфраклар),; шалтыравык белән 2 кәрзин, күркә һәм гөмбәләр, 2 кәрзин, күчтәнәч.

 

Музыка астында түгәрәк ясап, балалар бер-бер артлы алып баручы белән залга керәләр. Алар алдында яфраклар ята.

Алып баручы: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Алып баручы: Безгә бүген кунаклар килде. Әйдәгез алар белән исәнләшик. (Балалар исәнләшәләр).

 

Көзге урман каршы алды

Бик зур шатлык алып килде.

Аяк асты кызыл, сары

Яфракка күмелде.

Балалар, ә сез көз турында шигырьләр беләсезме? Әйдәгез аларны кунакларыбызга сөйлик.

Балалар:

1 Бала. 

Сары , сары сап сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак.

Көзнең матур чаклары.

2 Бала 

Яңгыр түгел, кар да түгел,

Яфраклар ява җиргә.

Көз көннәре бик күңелле,

Син дә кушыл биюгә.

3 Бала.

 Кошлар очты көньякка,

Канат кагып еракка.

4 Бала. 

Аюлар өн казыды,

Бик тирән итеп базны.

5 Бала.

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

6 Бала. 

Агачлар – ялангачлар

Җилләрдә чайкалалар.

5 Бала. 

Тик безгә күңелле көз,

Без бакчага йөрибез.

6 Бала

 Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Алып баручы:

Бу матур яфракларны

Безгә көз алып килде.

Аларны кулга алып

Әйдәгез әле, биик!

 

Балалар яфракны алып бииләр.

 «Яфраклар белэн  бию»

Алып баручы: Балалар, тыңлагыз әле! Безгә кемдер килә, ахры!

Музыка астында Көз яшелчәләр тутырылган кәрзин белән керә.

Көз: Исәнмесез, кадерле дусларым!

Балалар: Исәнмесез!

Көз:

Көз, көз дип аталам

Сезне кунакка чакырам.

Көне-төне тырышам,

Сезнең күңелегезне күтәрәм.

Тирә-якны яктыртам

Алтынга күмеп бетерәм.

Алып баручы: Көз, синең кулыңда нәрсә?

Көз: Кулымда – кәрзин, кәрзинемдә – файдалы яшелчәләр.

Алып баручы: Кәрзинеңдә нинди яшелчәләр?

Көз: Мин сезгә җырлыйм, сез булышасызмы?

Балалар: Әйе.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле бергә “Көз һәм балалар җыры”н җырлыйк. (Көз яшелчәләр күрсәтә).

Җыр-бию “Көз һәм балалар җыры”

 

Көз: Булдырдыгыз, балалар!

Тирә-якны күзәтик

Бәйрәмгә әзер булыйк

Урманга сәяхәткә китик!

Музыка.

Көз:

Урманга килеп җиттек,

Аның серләренә төшендек.

 

(Яңгыр тавышы ишетелә).

Болыттан тамчы тамды

Көзге яңгыр башланды.

 

Алып баручы: Балалаларыбыз яңгыр турында шигырьләр дә беләләр.

Балалар:

7 ребенок:

Туча потемнела,

Хмурится и злится.

Наша группа дождика

Вовсе не боится.

8 ребенок:

Дождь холодный льёт и льёт, погулять нам не даёт.

Птиц дорога позвала- это осень к нам пришла!

9 ребенок:

Дождик, дождик, кап да кап, ты не капай долго так.

Мы по лужицам идём песню весело поём!

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле яңгыр турында җыр җырлап алыйк.

“Дождь закапал»

Көз: Нинди матур җыр.

Алып баручы:

Яңгыр һаман туктамый

Кайгырмыйк, балалар!

Минем яныма килеп,

Уйнарга басыйк, дуслар!

 

Көз: Карагыз, балалар, яңгырдан соң гөмбә чыкты. (Көз гөмбәне күрсәтә). 

Ә минем сезнең өчен уен бар. Ул “Күркә-гөмбә” дип атала.

“Күркә-гөмбә” уены. (2 кәрзин тоталар,1к.- гөмбә һәм 1к.- күркә җыялар).

Көз: Ай-һай, нинди тәртипле балалар! Сезнең белән бик күңелле, ләкин минем урманда эшем күп. Сез көзге урманда калыгыз, бәлки, минем дусларымны очратырсыз. Ә мин сезнең белән саубуллашам. Сау булыгыз!

 

Алып баручы: Балалар, ишетәсезме? Нәрсәдер безгә ашыга.

Музыка астында Керпе керә.

– Балалар, нәрсә бу?

Балалар: Керпе.

Керпе: Исәнмесез, балалар! Сез монда нишлисез?

Алып баручы: Без балалар белән бергә көзге урманга килдек.

Керпе: Ә миңа сезнең белән уйнарга, биергә, җырларга ярыймы?

Алып баручы: Балалар, Керпе бәйрәмдә калсынмы?

Балалар: Әйе.

Алып баручы: Кунаклар күбрәк булса, бәйрәм күңеллерәк үтә. Балалар сина коз турында шигырлэр hэм жыр жырлап курсэтерлэр.

10 ребенок:

Падают, падают листья -

В нашем саду листопад...

Желтые, красные листья

По ветру вьются, летят.

11 ребенок:

Ходит осень по дорожкам,
Промочила в лужах ножки!
Дождик льет, дождик льет-
Погулять нам не дает! ...

12 ребенок:

Что за время года? Хмурится природа,

Листья опадают, птицы улетают.

Туча солнышко закрыла – это осень наступила!

13 ребенок:

 Посмотри скорей в окошко и увидишь листопад.

Листик красный, листик жёлтый, всё летят, летят, летят.

“Осень” җыры.

Керпе: Бигрәк матур җыр. Минем дә сезнең өчен бүләк бар. Мин кичә урманда йөргәндә, бер кәрзин таптым, ләкин анда нәрсә барлыгын белмәдем. (Кайгыртып). Балалар, ә сез белмисезме, нәрсә ул? (Шалтыравыклар белән кәрзинне күрсәтә).

Алып баручы: Әйдәгез Керпегә булышыйк. (Тәрбияче кәрзиннән шалтыравык ала). Бу нәрсә, балалар?

Балалар: Шалтыравык.

Керпе: Рәхмәт, балалар! Ә аның белән нишлиләр?

Алып баручы: Балалар алар белән уйный беләләр. Балалар, әйдәгез әле, Керпене дә шалтыравык белән уйнарга өйрәтик. Түгәрәккә басыйк, балалар.

 

Шалтыравык” биюе. (Биегәннән соң тәрбияче шалтыравыкларны кәрзингә җыя.балалар урындыкларга утыралар).

 

Керпе:

 Мин бик шат, балалар,

Сез бит бик булган балалар!

Сезне мин онытмам.

Сезгә уңышлар теләп калам.

Үземнән күчтәнәч таратам.

Шуның белән саубуллашам!

 

Керпе күчтәнәч тарата һәм саубуллаша.

Алып баручы: Балалар, сезгә күңелле булдымы? Яхшы. Хәзер без төркемгә кереп, керпе күчтәнәчләрен ашыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Убырлы карчыкның юлдагы маҗаралары.

Балаларны светофорның    төсләрен    аерырга,  тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итүне камилләштерү. Юл билгеләрен  өйрәтүне дәвам итү. Игътибарлылы...

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Хоттабыч маҗаралары

Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе...

“Калачкайның юл маҗаралары”

Знакомство детей старшего возраста с правилами дорожного движения....

"Урман маҗаралары" (подготовительная группа)

Конспект образовательной деятельности "Урман мажаралары" для подготовительной группы...

Новый год Тема: «Кышкы урман маҗаралары”

Тема:  «Кышкы урман маҗаралары&rdquo...