“Калачкайның юл маҗаралары”
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Шириязданова Расима Минхаеровна

Знакомство детей старшего возраста с правилами дорожного движения.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kalachkaynyn_yul_mazharalary.docx16.43 КБ

Предварительный просмотр:

              “Калачкайның юл маҗаралары”

    Мәктәпкәчә өлкән яшьтәге балалар өчен шөгыль конспекты

                                           1 нче категорияле тәрбиячеләр:

                                            Шириязданова Р.М.

Максат:  балаларның урамда үз-үзләрен тоту күнек -мәләрен, җәмәгать транспортында әдәплелек кагыйдәләрен куллануларын ныгыту. Уй-фикерләү сәләт ләрен үстерү;  сәнгатьле сөйләм, җыр күнекмәләрен камилләштерү. Бала- ларда кызыксынучанлык, ярдәм итү теләге тәрбияләү.

 Материал:  руль ; аю, бүре, төлке, куян костюмнары; агачлар; чәчәкле алан; юл билгеләре; тукымадан “юл”; җәяүле юлы; рәсемнәр.

  Алдан эшләнгән эш:  куркынычсызлык турында әңгәмә үткәрү, шигырьләр ятлау, җырлар өйрәнү.

 Сүзлек өстендә эш:  тукталыш, транспорт, җир асты,  җир өсте.

Залның бер ягында урман, чәчәкле алан, арткы өлешендә тукталыш һәм автобус күренеше. Балалар залга керәләр.

  Тәрбияче: Балалар, сез сәяхәт итәргә яратасызмы?

   Балалар: Әйе.

  Тәрбияче: Нәрсә белән сәяхәт итәргә була?

   Балалар: Поезд, самолёт,параход, автобус белән.

   Бала: шигырь Р.Миңнуллин “ Минем таныш автобусым”.

   Тәрбияче: Әйдәгез, бүгенге сәяхәткә мин сезне автобус белән барырга чакырам. Менә тукталышта ул безне көтеп то- ра, әкрен генә кереп утырыйк. Балалар, ә сез транспортта әдәплелек кагыйдәләрен беләсезме?

   Балалар: Әйе, кычкырып сөйләшергә ярамый;

                    Өлкән кешеләргә, нәни бала күтәргән кешеләргә урын бирергә;

                    Бер урыннан икенче урынга күчеп йөрмәскә;

                     Кондуктордан билет алырга.

   Тәрбияче: Дөрес. Мин барыгызга да билетлар алып, үзем нең сумкага куйдым. Юлыбыз озын, озак, шуңа күңеллерәк булсын өчен җырлап барыйк, балалар.

                               Җыр: “По улице”

     (автобус туктый, балалар аланга киләләр).

  Тәрбияче: Карагыз әле нинди матур агачлар, хуш исле төрле – төрле чәчәкләр.

   (Кошлар тавышы, тыныч көй яңгырый, балалар аланга утыралар. Куян елап керә.)

   Тәрбияче: Нәрсә булды сиңа куянкай, нигә елыйсың?

   Куян: Тубым ярылды, дүрт тәгәрмәчле бер нәрсә таптады-ы-ы-ы. (елый)

   Тәрбияче: “ дүрт тәгәрмәчле нәрсә”  нәрсә икән ул, бала лар?

   Балалар: Машина.

   Тәрбияче: Ә ничек ул синең тубыңны таптады? Син бәлки машина юлында уйнагансыңдыр?

   Куян: Әйе, юлда уйнарга рәхәт бит: тигез дә, киң дә. Тик машиналар гына комачаулый.

   Тәрбияче: Куянкай, син юлда уйнама, машиналар үзеңне дә таптап китәргә мөмкин. Юл уен өчен түгел ул. Кая юл тота- сың, исемең ничек?

   Куян: Мин шушы урманда яшим. Әнием мине ачуланды да, мин аңардан качтым. Ә исемем – Тиктормас!!!

   Тәрбияче: Эх, Тииктормас! Син бер дә дөрес эшләмәгән- сең. Менә хәзер әниең борчылыр инде. Башка болай эшләмә!

   Куян: Ярар – ярар.Мин бәләкәй вакыттан ук шофёр була- сым килә. Шуңа тырышып бер җыр өйрәнгән идем, сезгә дә җырлап күрсәтим әле.

                     Җыр “Шофёр буласым килә”

    Тәрбияче: Куян җырлап йөргәндә каршысына Аккалач ки- леп чыккан.     (Калач керә)

    Куян (калачны тотып алып): Син кем?

    Калач: Мин – Аккалач, йомры калач!!! Миңа саескан – Озынкойрык шәһәрдә юл кагыйдәләре турында белем мәктә- бе бар дигән иде. Шунда тәгәрәп бара идем....

      Куян: Ә нишләп машиналар юлыннан тәгәрисең? Әйтмә- сәң ашыйм үзеңне!?!

     Калач(җилкәләрен күтәреп, кулларын җәеп, белмәгәнле- ген күрсәтеп) : Ә каян кирәк соң?

     Тәрбияче: Балалар тизрәк ярдәм итегез, куян калачны ашап куяр. Юлның кайсы өлешеннән җәяүлегә ярый?

    Бала: Җәяүлеләр юлыннан гына.

   Тәрбияче: Әйе, машиналар таптамасын өчен.

    Калач:  Җибәр мине Тиктормас, мин барысында истә калдырдым.

   Куян: Ярый – ярый, алга таба тәгәрә, җәяүлеләр юлыннан гына. Ә мин балалар янына барыйм ( сикергәләп аланга китә)

   Тәрбияче: Куян шулай диюгә, калач тагын тәгәрәп киткән һәм бүрегә юлыккан.  (бүре  чыга )

    Бүре: Син нәрсә Калачкай? Кая уйнарга икәнен белми- сеңме әллә?

    Калач: Ю-ю-ю-юк, белмим.

    Тәрбияче: Балалар әйтегез әле кая уйнарга кирәклеген.

    Балалар: Стадионда,балалар мәйданчыгында, паркта, ишегалдында.

    Калач: Ярый – ярый исемдә калды. Әмин сезнең янга кил- гәндә бик күп транспортлар күргән идем, ләкин танымадым. Әйдәгез уйнап алыйк.

                          Уен “ Таны да, күрсәт тә ”

   Тәрбияче: Аккалач, менә без сиңа шул транспортлар турында рәсемнәр дә күрсәтербез.

                          Уен “ Транспорт төрләре “

    Калач: Рәхмәт.

    Тәрбияче: Шулай дигән дә, тагын тәгәрәп киткән. Ә кар- шысына аю килә икән.

    Аю( калачны тотып) : Син кая шулай ашыгасың Калачкай?

    Калач: Юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнә торган белем мәктәбенә бара-а-а-ам.

    Аю: Юлда нинди машиналарга юл бирергә кирәклеген әйт мәсәң, җибәрмим ( бармак белән яный).

    Тәрбияче: Балалар, тизрәк ярдәм итегез Калачка.

     Балалар: Ут сүндерүчеләр, полиция, ашыгыч ярдәм, газ хезмәте машиналарына юл бирәләр.

    Аю: Ярар җибәрәм – җибәрәм.

    Тәрбияче: Калачкай, исеңдә ныграк калсын өчен хәзер уй нап алабыз. Балалар куян, аю, бүре командаларына бүлене - гез дә уенны башлыйбыз.

                               Уен “ Машина җыю “

    Тәрбияче: Калачкай рәхмәт әйтеп, юлын дәвам иткән.                                                Ерак түгел юл аша эзләгән мәктәбен күргән. Юл аша чыгыйм дигәндә генә төлке тотып алган ( төлке чыга).

     Төлке: Син, Калачкай нишлисең, монда юл аша чыгарга ярамый!?

     Калач: Ә каян ярый?

     Төлке: Белмисеңме? Менә сине ашыйм хәзер.

   Калач: Тукта – тукта төлке. Минем чын дусларым, ярдәм итәрләр миңа.

   Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле аңа, каян юл аша чыгарга ярый?

   Бала: Җир асты, җир өсте һәм җәяүлеләр юлыннан гына, юл билгесе, светофор булган җирдән.

    Төлке: Менә Калачкай кара, алда җәяүлеләр юлы һәм юл билгесе.

      Калач: Ә мин әле бер билгене дә белмим.

     Тәрбияче: Кайгырма Калачкай, безнең балалар тагын сиңа ярдәм итәрләр.

                              Уен “ Юл билгеләре “

     Калач: Ярый, Төлке-дус, мин аңладым җибәр мине  зинһар.

     Төлке: Ярый Калач, бар. Мәктәптә тырышып укы.

     Калач: Рәхмәт сезгә балалар, саубулыгыз ( калач китә ).

     Тәрбияче: Менә балалар, Калачка ярдәм итеп юл кагый- дәләре турында белемнәребезне ныгыттык. Ә хәзер аю, куян, төлке, бүре дусларны да үзебез белән бакчага кунакка алып кайтыйк. Әйдәгез автобуска утырып, җырлап кайтыйк.

                        Җыр “ Юл билгеләре “.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Убырлы карчыкның юлдагы маҗаралары.

Балаларны светофорның    төсләрен    аерырга,  тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итүне камилләштерү. Юл билгеләрен  өйрәтүне дәвам итү. Игътибарлылы...

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Хоттабыч маҗаралары

Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе...

“Көзге урман маҗаралары”

Музыка астында түгәрәк ясап, балалар бер-бер артлы алып баручы белән залга керәләр. Алар алдында яфраклар ята. Алып баручы: Исәнмесез, балалар!Балалар: Исәнмесез!Алып баручы: Безгә бүген кунаклар...

"Урман маҗаралары" (подготовительная группа)

Конспект образовательной деятельности "Урман мажаралары" для подготовительной группы...