Убырлы карчыкның юлдагы маҗаралары.
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме

Балаларны светофорның    төсләрен    аерырга,  тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итүне камилләштерү. Юл билгеләрен  өйрәтүне дәвам итү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.                                                                                                                              
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3.docx14.14 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Убырлы карчыкның юлдагы маҗаралары.

«Приключения Бабки Ёшки»

Максат: Балаларны светофорның    төсләрен    аерырга,  тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итүне камилләштерү. Юл билгеләрен  өйрәтүне дәвам итү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.                                                                                                                              

Материал: Светофор рәсеме, слайдлар, юл билгеләре, шарлар, фламастерлар, магнитофон.

Шөгыль  барышы

Тәрбияче. Кадерле балалар! Бүген “Юл билгеләре” иленә сәяхәткә җыендык.

                            (Кинәт Убырлы керә)

     Убырлы. Фу! Ну монда кошмар! Мондый авылда ничек яшәп була? Бөтен җирдә машиналар йөриләр, үкерәләр.төтенгә батыралар. Себеркем сынды.Чүт кенә таптамадылар.Уф.

    Тәрбиче. Син кем соң әбекәй? Сезгә ярдәм кирәкме?

     Убырлы. Мин кем? Мине танымыйсызмы? Мин бит Убырлы карчык.Оныгым янына бу авылга кунакка килгән идем. Ә мондагы машиналар шаккатмалы.

      Тәрбияче. Аңлашылды. Балалар белән сиңа ярдәм итәрбез. Без хәзер “Юл билгеләре” иленә сәяхәткә җыенган идек. Ләкин безгә юл күрсәтүче кирәк. Сез табышмакка җавап тапсагыз ул килә.

                                      Юлда хәтәр булмас өчен,

                                       Көне-төне мин янам:

                                        Яшел, сары һәм кызыл-

                                        Сезгә шулай булышам.”

                                                                           (Светофор)

           (Ишек ш акыйлар, тәрбияче ишекне ачарга бара да светофор киеменә киенеп керә)

    Светофор. Исәнмесез балалар. Сез мине белгән өчен мин бик шат.

    Убырлы. Ай аллам. Бу нинди сәер нәрсә тагын. Өч күзле. Өч күз нәрсәгә?

    Светофор. Балалар! Убырлыга аңлатыгыз әле. Ниөчен минем өч күз?

     (Өч бала кызыл, сары, яшел төсләр тотып сөйли)

                                  Урамнарны күзәтеп,

                                   Ваемсызны кисәтеп

                                    Чатта тора светофор.

                                      Сакта тора светофор.

                                       Янып тора өч күзе

                                       Күреп тора ич безне,

                                        Әйтеп тора өч сүзне:

                                        Кузгалма!- ди

                                         Кызыл күз

                                         Сабыр! - ди

 

                                        Сары күз

                                         -Ярый! -ди

                                          Яшел күз.

     Светофор. Кызыл төс нәрсәне аңлата инде? Сары? Яшел?

     Убырлы. Мин барыбер аңлап бетермәдем. Ничек эшлисен миңа күрсәтегез.

                                            Уен “Светофор”

      (Слайдлар күрсәтелә кызыл, сары, яшел төсләр)

      Светофор. Балалар кызыл төстә басып торабыз, сары төстә як- якка карыйбыз, яшел төстә атлыйбыз.

      (Слайдлар теләсә ничек күрсәтелә)

     Светофор. Убырлы аңладыңмы?

      Убырлы. Аңлашылды.

      Светофор. “Юл билгеләре” иленә утырып барыр өчен табышмакка җавап табарга кирәк. Тыңлагыз:

                                     Бу нинди йорт?

                                     Тәрәзәләре күп

                                      Аягында резин итек,

                                       Йөри бензин эчеп.   (Автобус)          (Слайд)

      Убырлы. Ярар инде! Автобуста барырбыз!    (Йөгерә)

      Светофор. Тукта Убырлы. Син бит әле автобуста үзеңне ничек тотарга кирәклеген белмисең. Балалар әйтегез әле автобуста үзеңне ничек тотарга кирәк? Кычкырып сөйләшергә ярыймы? Тәрәзәдән башны тыгарга, автобус эчендә сикереп йөрергә ярыймы?

      Светофор. Без автобуска утырдык. Автобус кабынды. Тәгәмәчләр тәгәрәде.  Автобус кузгалып китте. Шофёр рульне уңга, сулга бора һәм игътибарсыз җәүлегә кычкырта.

         (Барганда әкрен генә музыка уйный)

       Светофор. Туктадык.  Тукталыш- чык.

       Убырлы. Ура! Килеп җиттек! Тизрәк йөгерик.

       Светофорю Тукта Убырлы!  Автобустан шулай чыгарга ярыймы?

        Балалар. Әкрен генә, ашыкмыйча, этешмичә чыгабыз.

         Светофор. Ә хәзер безгә юлның икенче ягына чыгарга кирәк.

        Убырлы. Әйдәгез тизерәк йөгерәбез. Машиналар алдан җитешәләр бит.

          Сетофор. Тукта! Урам аркылы алай чыкмыйлар. Балалар кайдан чыгарга кирәк безгәиюлны?

          Балалар. Җәяүлеләр йөри торган юлдан. Зебрадан.      (Чыгалар)

        Убырлы. (Әйбер таба)   Эй монда килегез әле. Мин нәрсәдер таптым. (Юл билгеләре күрсәтә)   Бер нәрсәдә аңламыйм.

          Светофор. Бу юл билгеләре. Балалар әбекәйгә аңлатыгыз әле. Бу билгеләр нәрсә аңлата?

           (Билгеләр күрсәтәләр һәм аңлаталар)

      Убырлы. Рәхмәт балалар. Туктагыз әле. Кунакка килгәндә шушы билгеләргә охшаган

 кәгазь кисәкләре тапкан идем, карыйм әле(Сумкасын карый. Сумкасыннан яртылаш ясалган билгеләр ала).

     Светофор. Балалар бу билгеләр ясалып бетмәгәннәр. Ясап бетерергә булышабызмы?

     Балалар.Әйе.    

       Светофор. Балалар мин сезгә фламастерлар бирәм. Сез билгеләрне ясап бетерегез.

          (Балалар кечкенә өстәлләрдә ясыйлар).

         Убырлы. Нинди матур билгеләр ясадылар. Рәхмәт сезгә. Син матурым нииди билгене ясап бетердең? Ә син? Ә син үскәнем нинди билгене ясап бетердең?

        Светофор. Балалар безнең сәяхәт тәмамланды. Автобуска утырып күңелле музыка белән бакчабызга кайтабыз. Кайтыпта җиттек. Сезгә сәяхәт ошадымы? Балалар без Убырлыны нинди юл билгеләренә өйрәттек? Автобуста үзеңне ничек тотарга кирәк?

         Убырлы. Балалар миңа юл билгеләре өйрәткән өчен бик зур рәхмәт. Миңа китәргә вакыт. Оныгым мине көтәдер. Юл билгеләрен оныгымада өйрәтермен. Сау булыгыз.

         Светофор. Игътибарлы, тырыш, тапкыр булуыгыз өчен минем сезгә бүләк бирәсем килә. Менә сезгә төрле төстәге шарлар бүләк итәм. Балалар бу шарлар нәрсә төсләрен хәтерләтә.(Светофор)   Шуның белән дәрес бетте. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Хоттабыч маҗаралары

Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе...

"Яхшы бел юлдагы тамгаларны һәм өйрәт башкаларны"

МАКСАТ: Балаларның юл билгеләрен, кагыйдәләрен белүләрен ныгыту, балаларның сәламәтлеге, иминлеге өчен кайгырту, мөмкин булган хастәрлекләрне күрергә чакыру, уй фикерләү сәләтләрен үстерү.ШӨГЫЛЬ БАРЫШ...

Баланы гади генә итеп юлдагы капкыннарга эләкмәскә ничек өйрәтергә

Баланы гади генә итеп юлдагы капкыннарга эләкмәскә ничек өйрәтергә...

Сценарий праздника 8 Марта для старшей татарской группы «Убырлы карчык муенсасы»

Сценарий праздника 8 Марта для старшей татарской группы  «Убырлы карчык муенсасы»....