"Яхшы бел юлдагы тамгаларны һәм өйрәт башкаларны"
занимательные факты (старшая группа) на тему

МАКСАТ: Балаларның юл билгеләрен, кагыйдәләрен белүләрен ныгыту, балаларның сәламәтлеге, иминлеге өчен кайгырту, мөмкин булган хастәрлекләрне күрергә чакыру, уй фикерләү сәләтләрен үстерү.

ШӨГЫЛЬ БАРЫШЫ:

Тәрбияче.- Хәерле көн, килгән кунаклар, хәерле көн балалар! Балалар, кәефләрегез ничек?

Б-р. Әйбәт.

Т-че. Карагыз әле ,балалар,безгә кунаклар килгән,алар белән исәнләшик әле.

Б-р.  Исәнмесез!

Т-че. Аларга үзебезнең елмаюларыбызны бүләк итик.

 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Яхшы бел  юлдагы тамгаларны һәм өйрәт башкаларны

МАКСАТ: Балаларның юл билгеләрен, кагыйдәләрен белүләрен ныгыту, балаларның сәламәтлеге, иминлеге өчен кайгырту, мөмкин булган хастәрлекләрне күрергә чакыру, уй фикерләү сәләтләрен үстерү.

ШӨГЫЛЬ БАРЫШЫ:

Тәрбияче.- Хәерле көн, килгән кунаклар, хәерле көн балалар! Балалар, кәефләрегез ничек?

Б-р. Әйбәт.

Т-че. Карагыз әле ,балалар,безгә кунаклар килгән,алар белән исәнләшик әле.

Б-р.  Исәнмесез!

Т-че. Аларга үзебезнең елмаюларыбызны бүләк итик.

Елмай әле дускаем,

Елмаю матур була.

Елмайганда кешенең,

Күзләренә нур тула!

Бир кулыңны дус булыйк

Һәрчак елмаеп торыйк!

Дусларыбызның,иптәшләребезнең көләч йөзләрен,елмаюлы күзләрен күргәч күңелләребез күтәрелеп,безгә бик рәхәт булып китте. Балалар,без бүген юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләшүне дәвам итәрбез.

Тәрбияче :Без бүген сезнең белән үткәннәрне кабатларбыз, яңа юл билгеләре  белән танышырбыз. Балалар , әйтегез әле, юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү кирәкме?

-Кирәк

-Ни өчен кирәк?

 Юлда бәхетсезлекләргә очрамас өчен. Машиналарга бәрелмәс өчен. Юлларда хәвеф-хәтәр булмас өчен бу кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә кирәк.

  • Әйе , балалар, сез бик дөрес әйтәсез.Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләре машина йөртүчеләре дә  җәяүлеләр дә белергә тиеш.(Ишек шакыйлар)
  • Балалар ишектә кемдер бар. Керегез.
  • ШАЯН
  • Исәнмесез б-р” Мин Шаян булам. Наянга кунакка бара идем .Мин яшәгән йорт белән  наян арасында тимер юл тора . Мин шунда килеп җиткәч аптырап калдым. Сез миңа тимер юл аша чыгарга ярдәм итмәссез микән?
  • Балалар Шаянга ярдәм итәбезме соң?

Т-че: Сезнең алдыгызда юл билгеләре.Шулар арсыннан шлагбаумлы хәм шлагбаумсыз юл билгеләрен күрсәтеп китик әле.

Т-че: Ә хәзер балалар, әйтегез әлеШлагбаумлы (Саклана торган) тимер юл аша чыкканда сезгә нәрсәгә игътибар  итәргә кирәк ?

Б-р: шлагбаум күтәрелгәндә генә һәм светофорның кызыл уты янганда гына тимер юл аша  чыгарга ярый.

Т-че: Ә Шлагбаумсыз тимер юл аша чыкканда нәрсәгә игътибар  итәргә кирәк ?

Б-р: Иң элек уң яктан да, сул яктан да якынлашып килә торган поезд юклыгын белергә, аннан соң гына юлны аркылы чыгарга кирәк.

Т-че: Балалар , җәяүлеләр өчен бу юлларның кайсы куркынычрак?

-Шлагбаумсызы.

-Ни өчен?

-Бу очракта җәяүлеләрнең аеруча игътибарлы  булуы сорала .

Тәрбияче :Балалар әйтегез әле безнең җәяүлеләрнең юлларын тагын нәрсә көйли.

Б-р:Светофор, юл билгеләре.

Т-че.--Әйе, дөрес, балалар.слайд 3.  Юл билгеләре,Светофор рәсеме.(Светофор үзе)

Ә хәзер, әйдәгез “Кызыклы светофор”уены  уйнап алыйк әле.

Шаян:Рәхмәт сезгә балалар.Хәзер мин юлымны курыкмыйча дәвам итә алам.

Т-че: Шаян , ашыкма, без бүген нәкъ юл кагыйдәләре турында  сөйләшә идек, бәлки, синдә тыңлап утырырсың?

Шаян: Мин риза (утыра)

Тәрбияче : Ә Хәзер  әйдәгез әле  сезнең белән  экраннарга карыйк.(мультфильм каралар)

Тәрбияче : Бу әкияттә нинди ялгышлык  күрәсез.

Балалар:Транспорт артына ябышып йөрергә ярамый, кулың ычкынып китеп , юлга егылып имгәнүен бар.

Егылып төшкәч, сине арттан килгән транспорт таптап  китүе бар. Олы юлларда  йөрергә ярамый.

Тәрбияче :Әйдәгез б-р, искә төшереп киселгән юл билгеләрен җыеп алыйк.

Киселгән юл билгеләре җыела һәм нәрсә аңлатканлыгы аңлатыла.

(Замира курчак булып киенгән , бинт белән бәйләнгән этне тоткан.елый –елый килеп керә)

Замира: Автобуска аягын кысып  

              Имгәнгән   минем көчек

              Кызгандым аны , шаярып.

              Уйнавы искә төшеп.

Тәрбияче :Б-р, сез ничек уйлыйсыз, Замирәнең  эте ни өчен аягын  имгәнгәткән?

  Балалар:    Ул  пассажирлар өчен кагыйдәне  белмәгән.

Т-че: Әйдәгез, әле, б-р, пассажирлар өчен булган кагыйдәләрне өйрәнеп китик.

-Автобус , троллейбус, трамвайдан төшкәндә алгы ишектән генә чыгарга кирәк.

-Автобус, троллейбус, трамвайларга бары тик тукталышларда гына утырырга һәм төшәргә кирәк.

-Транспорттан төшкән чакта барып җитәргә һәм тиешле урыннан  гына урам аша чыгарга кирәк.

Ә хәзер алган яңа белемнәребезне ныгыту нигезеннән өстәл янына килеп Олы кешеләрнең  йөзләрен ясыйк.

Уен:Паровозик.

Т-че: Әйдәгез әле б-р белемнәребез тагында ныгып китсен өчен без сезнең белән рәсем ясап алабыз.(Шәм ярдәмендә рәсем)

Җыр.

Җыр.”Сак йөрегез.”

1.Көн-төн машиналар чаба

урамда тыз-быз килеп.

Светофор яна урамда

төрле төсләргә кереп.

К-та:        Сак булыгыз,балалар,

        күзегез булсын юлда

        чыгыгыз урам аша

        тиеш урыннан гына.

2.Урам аркылы ята

юллы-юллы ак тасма

Җәяүле син шуннан үт

Тик исеннән чыгарма.

К-та:

        3.Урам кагыйдәсен бел

        як-ягыңа карап йөр.

        Әлифба кебек урам

        Тамгалар белән тулган.

К-та:

Т-че.Балалар ,бүгенге эшчәнлегебез шушының белән тәмам.Сезгә эшчәнлек охшадымы?Безгә бүген кунакка кем килде?(Шаян)һ.б.

Йомгаклау сүзе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий педагогического КВН (УМК) «Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел.»

Конкурс КВН, приуроченный внедрению учебно-методического комплекса в изучении татарского языка среди педагогического коллектива....

"Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел"

Развлечение для детей старшего дошкольного возраста,  посвящённое Международному Дню родного языка....

Сценарий "Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел"

Сценарий мероприятия, который посвящен ко дню родного языка, также включает в себя блог  ко дню ВОВ. При желании можно разделить на части....

сценарий мероприятия "татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел"

quot;татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел" сценарий мероприятия...