Тукымадан кош ясау (кул хезмәте)
план-конспект занятия по конструированию, ручному труду (подготовительная группа) по теме

Шайхулова Амина Галимардановна

Тукымадан кош ясау өчен 20-20 см. тукыма, кәгазь салфетка , җеп(ирис) кирәк була

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kul_hezmte.doc27.5 КБ

Предварительный просмотр:

Шөгыль: Кул хезмәте.

Тема:Кош.

Максат: Балаларны тукыма белән эшләргә өйрәтүне дәвам итү.Аның төрләрен аерырга һәм сайлап ала белергә өйрәтү.Җепне төенләү күнекмәләрен үстерү.Кул эшләренә кызыксыну уяту.

Материал: Төрле тукымалар (ефәк, гади, бумази, драп), җеп (ирис),кайчы, кәгазь салфетка, проектор, экран, ноутбук.

Барышы:

Магнитофоннан кошлар тавышы тыңлау:

-Балалар игьтибар белән тыңлагыз  нинди тавышлар ишетелә?

-Әйе, монда кошлар тавышлары ишетелә.(әңгәмә)

-Сез кошларны яратасызмы, ни өчен?

-Без кошларны бик нык итеп яратабыз, чөнки алар матур итеп сайрыйлар, агачлардагы кортларны чүплиләр , тирә-ягыбызга матурлык өстиләр.

-Ә кошларны нәрсәләрдән ясап була?(слайд карау)

-Кәгазьдән, карандаш белән рәсем итеп, агачтан.

-Без аны бүген тукымадан ясарбыз.

-Шуңа күрә әйдәгез тукыма төрләрен искә төшерик.

(һәр тукыманы тотып карап аның сыйфатын һәм үзлекләрен әйтү)

-Бу ефәк тукыма .Ул юка, шома, кулга сакынча булып тора.

-Бу бумази, кулга җылы, калынрак.

-Гади тукыма ефәк тукымадан калын, әбумазидан юкарак.

-Драп тукыма бу тукымаларга караганда калын һәм җылы.

-Тегелгән кошны карау.

-Нинди өлешләрдән тора?(гәүдә, баш, канат, койрык, томшык)(слайд карау)

-Ничә җирдән бәйләнгән? (санап, күрсәтеп чыгу)

-Кош нинди тукымадан тегелгән, ни өчен ул тукымадан дип уйлыйсыз?

-Кош гади тукымадан,чөнки ул кулга тотарга уңайлы, ефәк булса кулдан шуа, драп булса калын булыр иде.

Ясау эзлеклелеген презентация рәвешендә карау һәм аңлатып бару.

Физкультминут.

-сорап ныгыту.

-Кошлар тавышы куела һәм урыннарда эш.

-Йомгаклау.

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“ Гомуми үсеш бирүче Актаныш №7 балалар бакчасы”

  Кул хезмәте

(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Тема:Тукымадан кош ясау.

Тәрбияче: Шайхулова Әминә    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Уеннар аша рәсем ясау"

  Альбом битендә ариентлашу, нокталарны туры сызык белән тоташтыру, гади карандаш белән эшләү күнекмәсен ныгыту, карандашны дәрес итеп тоту, каты итеп кысып тотмаска өйрәтү.  Уйнаган уенны рәсемгә төш...

Балаларда хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт, хезмәт итү теләге тәрбияләү.

3-4 яшьтәге балалар үз өсләренә йөкләнгән шәхси һәм күмәк эшләрне башкарып чыгарга өйрәтү: эшне бүлешү турында, тәрбияче ярдәмендә, уртак бер фикергә килә белүне формалаштырырга тиешләр. Йөкләнгән эшк...

Конспект ТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау.

КонспектТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау....

Рәсем ясау һәм дөрес туклану буенча шөгыль конспекты: «Яшелчәле аш».

Программа эчтәлеге:1.     Дөрес туклану турындагы белемнәрне киңәйтү.2.     Дөрес туклану теләген булдыру.3.     Өстәл артында үз – үз...

"Әбием курчаклары" Зурлар төркеменә тукымадан курчак ясау шөгыле

Максат: балаларны тукымадан ясалган курчаклар белән таныштыруны дәвам итү.Тәрбия бурычы: тукымалардан ясалган курчакларның әһәмиятен ачыклау, аларга соклану, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, тата...

Тынгысыз хезмәт. Тәрбияче хезмәте турында Эссе

Тәрбияче хезмәте җаваплы, күп хезмәт таләп итүче хезмәт....