Чыршыда матур шарлар.
материал по конструированию, ручному труду (подготовительная группа) на тему

Вазиева Хания Минзяновна

Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү; аларны хезмәт сөяргә, үз хезмәте белән кешеләргә файда китерергә,  матурлыкны тудырырга һәм сакларга өйрәтү; җеп чорнау, төрле төсләрен сайлап  алуның башлангыч күнекмәләрен бирү; эшенең нәтиҗәсен күреп аңа шатлану хисләрен булдыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_-_klass_rmo_altynch.docx15.62 КБ

Предварительный просмотр:

                          Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

                          “Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы”.

 

   Чыршыда  матур шарлар.

( мәктәпкә әзерлек  төркеменең  “ Оста куллар”   түгәрәк  эше өчен куллану максатында       үткәрелде )

                                         Коллектив  эш.

                                                                            РМО мастер- класс.№7

                                                                            Югары категорияле тәрбияче:

                                                                                             Вазиева  Х. М.

                                         

                                                 

                                                        -  2013 -

Эш планы. (5- 6,5 яшьлек балалар өчен)

Максат. Балаларга эстетик,  хезмәт,  тәрбиясе бирү,  халкыбызның һөнәр осталыгы белән таныштыру барышында сөйләм телләрен үстерү, кул моторикасының үсешен   яхшырту.

Бурычлар. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү; аларны хезмәт сөяргә, үз хезмәте белән кешеләргә файда китерергә,  матурлыкны тудырырга һәм сакларга өйрәтү; җеп чорнау, төрле төсләрен сайлап  алуның башлангыч күнекмәләрен бирү; эшенең нәтиҗәсен күреп аңа шатлану хисләрен булдыру.

Кулланырга мөмкин булган практик материаллар. Төрле төстәге шарлар; төрле юанлыктагы, төрле нечкәлектәге җепләр; унлы кәтүк; ПВА җилеме; пумала; алдан эшләнгән күрсәтмә эшләр; бизәү өчен бисер, ялтыравык; урынлы кулланылган  мәкальләр эшне җанландырып җибәрә, фикерләү, уйлау сәләтен арттыра, эшкә дәртләндерә.

Мәкальләр

  • Һөнәрле үлмәс – һөнәрсез көн күрмәс.
  • Эш беткәч уйнарга ярый.
  • Агач җимеше белән – кеше эше белән.
  • Аз сөйлә – күп эшлә.
  • Эшнең ояты юк.
  • Ялкаулык хурлык , тырышлык зурлык.

Эш барышы.

  1. Төсле  шар алып,  аны  уртача зурлыкта  өреп  кабартасы.
  2. Шарның авызын  кечкенә бакыр чыбык белән  борып куясы.
  3. Кабартылган шар өстеннән җеп шумасын өчен,  пва җилемен шар өстенә  кисточка яки кул белән сөртәсе.
  4. Матур төсле җепне шарга төрле юнәлештә , бик куе итмичә чорнап, шарның авызын җепнең тышкы ягында калдырасы.
  5. Шарны  җылы урынга кибәргә куясы.
  6. Кипкәннән соң, шар авызындагы бакыр чыбыкны борып аласы. Шар бу вакытта акырынлап җептән аерыла. Шарны ипләп кенә  тартып аласы.
  7.  Җептән ясалган шарны кулга аласы.
  8. Пумала белән җилем сөртәсе.
  9. Җилем сөртелгән урыннарга теләгәнчә бисер, ялтыравыклар  (күч- күч, юл, тасма кебек, бөтен өслеккә)  сибәсе, бизәкләр беркетәсе.
  10.  Скрипка белән әзер уенчыкны чыршыга элеп куясы.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру буенча ачык шөгыль конспекты “Клоун өчен шарлар”

Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эшчәнлектән позитив эмоцияләр уяту...

Күңелле шарлар - 2 нче кечкенәләр төркеме өчен конспект

Күңелле шарлар - 2 нче кечкенәләр төркеме өчен конспект...