Күңелле шарлар - 2 нче кечкенәләр төркеме өчен конспект
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа)

Мустафина Рамзия Сулеймановна

Күңелле шарлар - 2 нче кечкенәләр төркеме өчен конспект

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_2ml_gr.docx19.63 КБ

Предварительный просмотр:

Яшь төркеме

Икенче кечкенәләр төркеме өчен

Тема

Күңелле шарлар

Максат

Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эшчәнлектән позитив эмоцияләр уяту.

Тәрбия бурычы

Балаларда ярдәмчеллек, әкияти персонажларга карата кайгыртучанлык хисен тәрбияләүне дәвам итү, башкаларга ярдәм итәргә әзер тору теләген булдыру

Үстерү бурычы

Балаларның сөйләмен, хәтерен, игътибарын, фикерләвен үстерү.

Белем бирү бурычы

Геометрик фигура – түгәрәк турындагы күзаллауны формалаштыру; предметларны төсләр буенча классифицияләү белемнәрен камилләштерү; ябыштыру алымнарын ныгыту

Төп белем бирү өлкәсе

Нәфис-эстетик үсеш

Интеграль белем бирү өлкәләре

Танып белү,сөйләмне үстерү,социаль-аралашу

Методик алымнар һәм чаралар

Психогимнастика,Аз хәрәкәтле уен “Үз кәрзинеңне тап”,ябыштыру,бию хәрәкәтләре.

Җиһазлау

- күрсәтмә материал

Пластмасс шарлар (сары, кызыл һәм яшел төсләрдә); тараткыч;сары,кызыл,яшел төстә  кәрзин; күңелсез клоун сурәтләнгән А1 форматындагы кәгазь бите, “елмаю” сүрәтләнгән карточка (клоун өчен); кабартылган шарлар тутырылган тартма; В.Шаинскийның “Цирк” дигән аудиоязмасы.

- таратма материал

төрле төстә, киселгән түгәрәкләр, клей, пумала, салфеткалар;

Индивидуаль эш

Ябыштыру алымнарын күрсәтү,аңлату.

Сүзлек өстендә эш

Клоун ,жонглёрлык итә, имитация.

Алдан үткәрелгән эш

Клоун рәсеме карау,аңа хас сыйфатларны ачыклау,аның эшчәнлеге белән таныштыру.Бию хәрәкәтләре өйрәнү.

Эшчәнлек төзелеше

I.Кереш өлеш (барышы 3 минут)

Максат:Балаларда эшчәнлеккә кызыксынучанлык уяту,уңай мотивация булдыру.

1.психогимнастика

2.эшчәнлекнең темасын аңлату

II.Төп өлеш (барышы 10 минут)

Максат:геометрик фигуралар,төсләрне аеру күнекмәләрен ныгыту,күмәкләшеп эшләү формаларын үзләштерү.

1.Шарларны үз кәрзиненә җыю.

2.Клоунның күңелен күтәрү.

3.Клоунга шарлар ябыштыру

III. Йомгаклау (барышы 2 минут)

Максат:Балаларның белемнәренә,ябыштыру эшенә нәтиңә ясау.

1.Балаларны мактау.

2.Бергәләп күңелле бию.

Эш барышы

Кереш өлеш

Психогимнастика: балалар тәрбияче белән түгәрәккә басалар һәм кулга кул тотынышып түбәндәге сүзләрне кабатлыйлар:

Без бик тату балалар

Әйе, әйе, әйе!

Һичбер күңелсез түгелләр

Әйе, әйе, әйе!

Борылырбыз, елмаербыз –

Күктәге кояш кебек!

“Бер, ике, өч!” – диярбез,

“Дәрескә әзер!” – диярбез,

Әйе, әйе, әйе!!!

Балалар һәрберсе үз урыннарын алганнан соң, тәрбияче аларның игътибарын тартмада яткан төрле төстәге шарларга юнәлтә.

Төп өлеш

Тәрбияче: Балалар, тартмада  ниләр ята?

Балалар: Шарлар

Тәрбияче: Нинди күп алар! Ә нинди матурлар!

Балалар, кайсыгыз әйтә миңа, бу шарлар нинди төстә? (Балаларның җаваплары).

Индивидуаль сораулар:

– Аделина, кызыл төстәге шарны күрсәт.

– Ә син, Дарина, сары төстәге шарны күрсәт.

– Һәм яшел төстәге шарны безгә Вилдан күрсәтәчәк.

(Тәрбияче балаларга мактау сүзләре әйтә).

Тәрбияче: Балалар, күрегезче, безнең шарларыбыз чәчелеп киттеләр. Аларның сезнең, нәниләр, белән уйныйсылары килә, ахрысы!

Күрегезче, нинди төрлеләр –

Сарылар һәм кызыллар!

Аларга ярдәм итик

Кәрзиннәргә җыеп салыйк!

Тәрбияче балаларга шарларны җыярга тәкъдим итә.

Аз хәрәкәтле уен “Үз кәрзинеңне тап?”Шарларны үз кәрзиннәренә салу шарт: сары шарлар – сары  кәрзиндә, кызыл шарлар – кызыл  кәрзиндә, яшел шарлар – яшел кәрзиндә булу кирәк. Ахырдан, шарларның тиешле кәрзиндә булу-булмавы балалар белән бергә тикшерелә.

Ишектә кыңгырау тавышы.

Тәрбияче: Балалар, ишеттегезме, кыңгырау тавышы булды?

Балалар: Ишектә кыңгырау тавышы, кунак килде!

Тәрбияче: Әйдәгез, карап-карыйк, кем килгән икән безгә! (Ишекне ача, һәм клоун сурәтләнгән панно алып керә).

– Нәниләрем, кем килгән безгә кунакка?

Балалар: Клоун!

Клоун: (күңелсез генә) – Исәнмесез, балалар!

Балалар исәнләшәләр.

Тәрбияче: Ии, ни булды әле бу? Балалар, сиздегезме? Кунагыбызның кәефе нинди?

Балалар: Клоун күңелсез.

Тәрбияче: Ә ник күңелсез икән ул? Ничек уйлыйсыз? (Балаларның җаваплары).

Тәрбияче: Минемчә, балалар, Клоуныбызның уйныйсы килә, ләкин аның шарлары юк. Клоунның кәефен күтәрәбезме? Сезнең өстәлләрегездә төрле төстә түгәрәкләр – шарлар, һәм аларны ябыштырыр өчен барлык кирәкле әйберләр ята. Шарларны матур итеп ябыштырырга кирәк булачак, алар Клоун тирәли урнашырга тиешләр.

Балалар, күрсәтегез әле, Клоун ничек шариклар белән жонглёрлык итә? (Балалар Клоун хәрәкәтләрен имитациялиләр).

– Ә хәзер эшкә керешик.

Эш барышында балалардан шарларны кая ябыштыруларын ачыклау (өскә, аска, клоун өстенә, клоун астына).

Эш тәмамлануга, тәрбияче, балаларга сиздермичә генә, Клоунга “елмаю” сурәтләнгән карточканы ябыштырып куя.

Тәрбияче: Балалар, инде күз салыгыз, Клоунда нинди үзгәрешләр барлыкка килде? (Балаларның җаваплары). Кунагыбызның кәефе нинди хәзер? (Шат, күңелле).

Йомгаклау

– Әйе, балакайлар, ул безгә елмая һәм сезнең берсеннән-берсе матур булган шарларыгыз өчен зур рәхмәт әйтә. Клоуныбызның да сезнең өчен бүләге бар икән!

Тартмадан кабартылган шарлар алына һәм В.Шаинскийның “Цирк” исемле музыкасына алар белән уйнарга тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль Башкарма комитетының

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

47 нче гомумиүстерелешле балалар бакчасы

                   Гади математик күзаллауны формалаштыру

                                   Тема: “Урманга сәяхәт”

(2 нче кечкенәләр төркеме балалары өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты)

        

                                                                                  Әзерләде:

                                                                                  47 нче балалар бакчасы  

                                                                                  тәрбиячесе Мостафина Р.С

                                                             

                                    Түбән Кама шәһәре, 2015 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)

   “Кечкенә шырпы – зур бәла”(  II кечкенәләр төркеме).Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр бел...

II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”.

      Балаларда йорт кошларының тышкы кыяфәтләре, тән төзелеше турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, туган телендә дөрес, матур итеп сөйли белү теләге уяту. Сорауларга тулы җ...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гендер тәрбия бирү буенча дәрес конспекты "Кызыл калфак белән сәяхәт"

Әлеге дәрес балаларның уен эшчәнлеге аша танып белү процессларын  үстерү, аларга гендер тәрбия бирү; балаларда бер-берләренә карата игътибарлы булу, өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү максатын...

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"

Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кояшны эзләп сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошчыклар"

Әлеге шөгыль балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыту, кошларга карата мәрхәммәтле булырга өйрәтү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Төсләр иленә сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларның төп төсләрне (кызыл, зәңгәр, сары, яшел) белүләрен ныгыту, бармак моторикаларын үстерү, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү максатында үткәрелде....