Кошлар
план-конспект занятия по конструированию, ручному труду (средняя группа) по теме

Мазитова Гульфия Табрисовна

Кошлар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_origami.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект: “Безнең канатлы дусларыбыз” 

Уртанчы төркемдә бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты (татар төркемнәренә йөрүче балалар өчен)

Максат: балаларда кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү. Оригами ярдәмендә кош силуэты ясарга ярдәм итү. Рус телендә кош исемнәрен, гәүдә өлешләрен дөрес атауны, хәрәкәтне белдерүче фигыльләрне, предметның билгесен белдерүче сыйфатларны әйтә белүне ныгыту. Кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Жиһазлар: интерактив уен: “Кем зирәк, әйт тизрәк”, аудиоязма, оригами өчен һәр балага җитәрлек кәгазьләр, төсле каләмнәр.

Техник чаралар: видеопроектор,  кошлар тавышы язмасы.

Алдан эшләнгән эш: балалар белән прогулкада кошларны күзәтү, аларның үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү.

 

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, кәефләрегез ничек? (Яхшы) Әйдәгез әле, кулны кулга тотынышып, бер-беребезгә карап елмаябыз hәм үзебезнең яхшы кәефебезне бер-беребезгә бирәбез . Менә ничек рәхәт булып китте!

Тәрбияче: - Балалар, хәзер елның кайсы вакыты? (Кыш). Кыш җиткәч тирә –якта нинди үзгәрешләр күрәсез? (Жаваплар) Бүген көн нинди? (Салкын). Салкын булгач нәрсә белән сулыйбыз? (Психогимнастика 3 тапкыр борын белән сулау).

Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, жавабын табыгыз.

Озын томшык, ике канат,

Очып килсә, ерткыч бөҗәкләрнең эше харап.

Бу нәрсә? (Кош)

Рус телендә кош – птица.

Тәрбияче: – Бүген без кошлар турында сөйләшербез. Шундый сорауга җавап бирегез әле: сез нинди кошларны беләсез? (Балаларның җаваплары)

Ни өчен кайбер кошлар җылы якка очып китәләр? (Балаларның җаваплары)

 

Дөрес, балалар, кошларга кыш көне азык табуы авыр була. Шуңа күрә алар җылы якларга китәләр.

Балалар, кошлар хайваннардан нәрсәләре белән аерылалар? (Кошлар оча, гәүдәләре каурый белән капланган).

Кош нинди өлешләрдән тора? (Баш, гәүдә, канатлар, койрык, томшык, тәпи)

Рус телендә баш — голова, канатлар — крылья, койрык — хвост, томшык — клюв, тәпи — лапа.

 

 

Кошлар турында слайдлар күрсәтү.

 Интерактив уен: “Кем зирәк, әйт тизрәк”,

 

Уен “Чагыштыр һәм рус телендә әйт”.

Җәнлекләр йөгерә, ә кошлар — … (Оча – летает)

Сыерчык сайрый, ә карга – … (Кычкыра – кричит)

Кызылтүшнең түше кызыл, ә песнәкнеке — … (Сары – желтый)

Чыпчыкның күзләре кечкенә, ә ябалакныкы — … (Зур – большой)

Саесканның койрыгы озын, ә чыпчыкныкы — … (Кыска – короткий)

 

Аудиоязмада “Урманда кошлар тавышы” яңгырый.

Ә хәзер кошлар сайравын тыңлыйк. Барыбыз да күзләрне йомдык, ял итәбез.

Кошлар тавышын тыңлау сезгә ошадымы?

                                Уен: “Очты-очты”

 Тәрбияче: – Бүген без сезнең белән кәгазьдән кош ясарбыз. Әйдәгез өстәлләр янына утырыйк.

Оригами кулланып “Кош силуэты” ясау.

Мин сезгә эшләү тәртибен күрсәтәм.

Әйдәгез бергәләп ясыйбыз.

(Тәрбияче күрсәткән үрнәк буенча, схемага карап, кәгазь битен бөкләп, кош силуэты ясау)

Карагыз әле, нинди матур кошлар килеп чыкты!

Тәрбияче. - Балалар, көннәр җылы вакытта кошларга җим табуы җиңел, ә менә кыш көне җир өсте кар белән каплангач, кошларга азык табу кыенлаша. Шуңа күрә нишләргә кирәк? (кошларны ашатырга, җимлекләр ясарга, оялар элеп куярга)
Тәрбияче. - Ә җимлекләргә нәрсәләр салырга мөмкин соң?
Балалар. - Ипи валчыклары, көнбагыш.
Тәрбияче. - Әйе, ипи валчыклары, ярмалар, көнбагышлар салырга кирәк.
Без  кошларга һәрвакыт ярдәм итәргә, алар турында кайгыртырга тиешбез.

Менә җимлек- әйдәгез кошларга ашарга салыйк һәм аны урамга чыккач агач ботагына элеп куярбыз.

Әгәр җир йөзеннән барлык кошлар юкка чыкса, нәрсә булыр иде икән? (Балаларның жаваплары)

Әйе, зур афәт булачак. Бакча-кырларны, урман-болыннарны саклаучылар калмас. Ерткыч бөҗәкләр барлык үсемлекләрне, икмәк уңышларын, җиләк-җимешләрне юк итәрләр, җир буйлап җимеш, үлән, чәчәк орлыкларын таратучы булмас. Без беркайчан да кошларның моңлы сайрауларын ишетмиячәкбез. Әйдәгез, балалар, безнең канатлы дусларыбызны, кошларны, яклыйк һәм саклыйк.

                                      Килегез, кил, кошкайлар.

                                      Сез бит безнең дускайлар.

                                      Бакчабызга куныгыз,

                                      Көн дә кунак булыгыз.

                                              (Х.Гарданов)

 

Йомгаклау.

Тәрбияче. - Ясаган кошларыбызны карыйк әле, ничек булды икән? Бүген барыгыз да тырышып эшләдегез, молодецлар, булдырдыгыз!  Балалар, шуның белән шөгылебезне тәмамлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

"Бездә кышлаучы кошлар"

Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү;сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр куллану күнекмәләре бирү,эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, к...

Кышлаучы кошлар

Кышлаучы кошлар темасына эшчәнлек конспекты....

Конспект Кошлар яшәргә тиеш

Кошлар яшәргә тиеш...

Җылы якка китүче кошлар.

Җылы якка китүче кошлар....