Рабочая программа логопедического объединения.
методическая разработка по логопедии по теме

Гульназ Гусмановна Гатауллина

  Программаның максаты-сөйләм үсеше гомуми җитлекмәгән балаларны мәктәпкә әзерләү,дөрес әйтелеше формалашмаган яки бозылган авазларны дөресләү,авазларны ишетеп аеру,бәйләнешле сөйләмне үстерү,өлешчә грамотага өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл programma.docx29.63 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Балтач муниципаль районы                                                                                               Мәктәптән тыш эшләр үзәге

                        Приказ№

                         «Раслыйм»:

                                                                ЦВР директоры:----------- Шарипов Ф.Э.

«Авазлар дөньясында»

дип аталган логопедик берләшмә

программасы.

                               

Төзеде:    

                                                  II квалификацион категорияле           өстәмә белем бирү педагогы

                                                       Гатауллина Г.Г.

2010

Аңлатма язуы.

        Программа сөйләмендә кимчелекләр булган балалар белән эшләү өчен төзелде.Чөнки телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый,фикер йөртүенә комачаулый.

       Баланы дөрес сөйләргә өйрәтү,аның  сүз байлыгын арттыру,үз фикерен башкаларга ачык,аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтү-балалар белән эшләүче педагогларның иң төп бурычларының берсе.Сөйләмдәге кимчелекне үз вакытында төзәтү баланың барлык фән буенча белем алуына юл ача,аның фикер йөртү сәләтен үстерә,акыл үсешенә ярдәм итә.

          Программаның максаты-сөйләм үсеше гомуми җитлекмәгән балаларны мәктәпкә әзерләү,дөрес әйтелеше формалашмаган яки бозылган авазларны дөресләү,авазларны ишетеп аеру,бәйләнешле сөйләмне үстерү,өлешчә грамотага өйрәтү.

           Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәгән балалар белән эшләгәндә авазларны кую,ныгыту,фонематик ишетеп аеру сәләтен үстерү белән бергә сүзлек запасын баетуга,грамматик категорияләрне һәм җөмлә конструкциясен үзләштерүгә зур игътибар бирелә.Шулай ук бәйләнешле сөйләм үстерү һәм матур әдәбият әсәрләре белән танышу да  каралган.                                                          

          Программа Ф.М.Зиннурованың “Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү”дип аталган китабына нигезләнеп төзелде.

           Коррекцион-педагогик эшне оештыру өчен кирәкле материаллар һәм җиһазлар:көзге,зондлар һәм шпатель,төрле уенчыклар,рәсемнәр,кисмә хәрефләр,мозайка,дидактик һәм өстәл уеннары,музыка уен кораллары-барабан,курай,гармун,бубен,уку һэм эчтәлек сөйләү өчен китаплар,фланелеграф.

    Программа 3 елга төзелгән.

    Балаларның яше-4-6 яшь.

Программаның бурычлары:

            1.Авазлардагы кимчелекләрне төзәтү.

            2.Фонематик ишетү сәләтен үстерү.

            3.Кимчелеге төзәтелгән авазны сөйләмдә ныгыту.

            4.Сүз байлыгын арттыру.

            5.Грамматик яктан дөрес бәйләнешле сөйләм телен

                 үстерү.

             6. Баланы үз фикерен башкаларга аңлаешлы итеп

                 җиткерә белергә өйрәтү.

Балалар бакчасында коррекцион-педагогик эш.

Беренче уку елы.

Теманың исеме

Сәгать саны

барлыгы

теория

практика

1.Диагностика

16

-

16

2.Артикуляцион гимнастика

24

9

15

3.Сулыш гимнастикасы

15

5

10

4.Фонематик ишетү сәләтен үстерү

6

2

4

5.Бармак хәрәкәтенең дөрес үсешенә күнегүләр

19

6

13

6.Гомуми моторика үсешенә күнегүләр

9

3

6

7.Бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыру

5

2

3

8.Матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру

4

1

3

9.Лексик темалар:

(дидактик һәм өстәл уеннары)

-көз

-яшелчәләр

-җиләк-җимешләр

-минем яраткан уенчыкларым

-кыш

-яңа ел бәйрәме

-кошлар

-йорт хайваннары

-кыргый хайваннар

-яз

-безнең гаилә

-савыт-саба

-өс киемнәре

-җәй

56

4

4

4

4

4

4

4

4

4

4

4

4

4

4

28

2

2

2

2

2

2

2

2

2

2

2

2

2

2

28

2

2

2

2

2

2

2

2

2

2

2

2

2

2

10.Кабатлау

4

1

3

Каникулларда уздырыласы чаралар:

-“Сөйләм телен үстерүгә уеннар”

4

4

4

Барлык сәгать саны

162 сәг.

Икенче уку елы.

              Теманың исеме

Сәгать саны

барлыгы

теория

практика

1.Диагностика

16

-

16

2.Артикуляцион,сулыш гимнастикасы

10

4

6

3.Авазларны кую

8

2

6

4.Куелган авазларны ныгыту:

   а)иҗекләрдә,сүзләрдә

   б)сүзтезмәләрдә,җөмләләрдә

   в)текстта

15

5

5

5

3

1

1

1

12

4

4

4

5.Бәйләнешле сөйләм үстерү

15

5

10

6.Матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру

11

4

7

7.Анализ һәм синтез

10

3

7

8.Дикция өстендә эш

4

1

3

9.Сүзлек запасын баету

10

4

6

10.Катлаулы структуралы сүзләр өстендә эшләү

4

1

3

11.Грамматик категорияләрне өйрәнү

10

4

6

12.Авазларны чагыштыру(иҗекләрдә,сүзләрдә)

4

1

3

13.”Иҗек” төшенчәсен өйрәнү

5

2

3

14.Лексик темалар:

(дидактик һәм өстәл уеннары)

 -баш киемнәре

 -аяк киемнәре

 -ашамлыклар

 -агачлар

 -чәчәкләр

 -бөҗәкләр

 -транспорт

 -ел фасыллары һәм ай исемнәре

32

4

4

4

4

4

4

4

4

16

2

2

2

2

2

2

2

2

               

16

2

2

2

2

2

2

2

2

15.Кабатлау

4

1

3

Каникулларда уздырыласы чаралар:

 -“Сөйләм телен үстерүгә уеннар”

 -“Әкиятләр иленә сәяхәт”

2

2

1

1

1

1

Барлык сәгать саны:

162 сәг.

Өченче уку елы.

Теманың исеме

Сәгать саны

барлыгы

теория

практика

1.Диагностика

24

-

24

2.Грамматик яктан дөрес,бәйләнешле сөйләм телен үстерүне дәвам итү

21

7

14

3.Анализ һәм синтезны дәвам итү

14

5

9

4.Авазларны чагыштыру(сүзтезмәдә,җөмләләрдә)

4

1

3

5.Сүзлек запасын баетуны дәвам итү

10

3

7

6.Грамматик категорияләрне ныгытуны дәвам итү

10

3

7

7.Авазларның дөрес әйтелешен ныгыту

17

6

11

8.Грамотага өйрәтү

14

5

9

9.Сәнгатьле сөйләмне үстерү

11

4

7

10. Барлык авазларның дөрес артикуляциясен өйрәнеп бетерү

5

2

3

11.Дидактик һәм өстәл уеннары

21

-

21

12.Кабатлау

5

2

3

Каникулларда уздырыласы чаралар:

 -“Табышмаклар кичәсе”

 -Әкиятне рольләргә бүлеп өйрәнеп,

 башкаларга күрсәтү

 -“Авазларны ныгыту өчен уеннар”

2

2

2

1

1

1

1

1

1

Барлык сәгать саны:

162 сәг.

Программаның эчтәлеге.

Беренче уку елы.

1.Диагностика  (16сәг).

-авазларның әйтелешен,фонематик ишетү дәрәҗәсен,сөйләм

аппаратының төзелешен,гомуми моторика(хәрәкәт координациясен,

бармак моторикасын)тикшерү .                                                                

2.Артикуляцион гимнастика: (24 сәг.)

- [ш ] авазы  өчен күнегүләр комплексы:  ”Бака,фил борыны,көрәк,тыңламас тел,һ.б.  

- [с] авазы өчен күнегүләр комплексы:  “  Бака,фил борыны,көрәк,атынчык һ.б.        

- [р]- авазы  өчен күнегүләр комплексы:  “  Бака,фил борыны,көрәк,атынчык һ.б.  

-[к]-   өчен күнегүләр комплексы:  “  Бака,фил борыны,көрәк,атынчык һ.б.  

   3.Сулыш гимнастикасы: (15 сәг.)

  -яфраклар биюе,карандаш тәгәрәтү,күбәләкләр,шәм сүндерү,көймә                      йөздерү,һ.б.

4.Фонематик ишетү: (6 сәг.)

  -кәгазь кисү,ерту,витамин шалтырату,ручка тәгәрәтү,һәм                                            башка төрле тавышлар .

5.Бармак моторикасы: (19 сәг.)

-урындык,көймә,өстәл,йорт,күзлек,пароход,һ.б.

6.Гомуми моторика: (9 сәг.)

-балаларның яшенә карап гомуми моторика үсешенә  күнегүләр.    

7.Бәйләнешле сөйләм: (5 сәг.)

-сорауга җавап бирү,гади җөмләләр төзү,тулы җавап бирергә өйрәнү,

рәсем һәм рәсемнәр сериясе буенча хикәя төзү,һ.б.

8.Матур әдәбият: (4 сәг.)

-тел төзәткеч,тизәйткечләр ятлау,эчтәлек сөйләргә өйрәнү,һ.б.              

9.Лексик темалар:(дидактик һәм өстәл уеннары) -56 сәг.

-көз,яшелчәләр,уенчыклар,................киемнәр,транспорт,һ.б.  

10.Кабатлау. (4 сәг.)

-ел буе узган материалны искә төшерү,кабатлау.

Каникулларда уздырыласы чаралар:

-“Сөйләм телен үстерүгә уеннар-4 сәг.

Икенче уку елы.

1.Диагностика: (16 сәг.)

-авазларның әйтелешен,фонематик ишетү дәрәҗәсен,сөйләм

аппаратының төзелешен,гомуми моторика(хәрәкәт координациясен,

бармак моторикасын)тикшерү .      

2.Артикуляцион һәм сулыш гимнастикасы:( 10 сәг.)                                                        

- [ш ] авазы  өчен күнегүләр комплексы,   [с] авазы өчен күнегүләр комплексы,  [р]- авазы  өчен күнегүләр комплексы,[к]-   өчен күнегүләр комплексы һ.б.

   -яфраклар биюе,карандаш тәгәрәтү,күбәләкләр,шәм сүндерү,көймә                      йөздерү,һ.б.

3.Авазларны кую: (8 сәг.)

-күрсәтү ысулы,механик юл,катнаш ысул белән.                                                             

4. Куелган авазларны ныгыту: (15 сәг.)  а)иҗекләрдә,сүзләрдә,сүзтезмәләрдә,җөмләләрдә,текстта,һ.б.    

5.Бәйләнешле сөйләм: (15 сәг.)

-сорауга җавап бирү,гади җөмләләр төзү,тулы җавап бирергә өйрәнү,

рәсем һәм рәсемнәр сериясе буенча хикәя төзү,һ.б.

6.Матур әдәбият: ( 11 сәг.)

-тел төзәткеч,тизәйткечләр ятлау,эчтәлек сөйләргә өйрәнү,һ.б.                  

7.Анализ һәм синтез: (10 сәг.)

-бер иҗекле сүзләрдә(мәк) соңгы авазны аерып алу,иҗек ясаучы

сузыкны табу,иҗекләрне авазларга таркату һәм киредән җыю,һ.б.

8.Дикция өстендә эш: (4 сәг.)

-иҗек тезмәләрен,сүзләрне,кыска җөмләләрне әкрен тавыш белән,

кычкырып һәм төрле интонация белән әйтү,иҗек структурасы,һ.б.      

9.Сүзлек запасын баету: (10 сәг.)

-катлаулы сүзләр ясау,сыйфатлар ясау,капма-каршы мәгънәдәге

 сүзләр,һ.б.                                                                                                        

10.Катлаулы структуралы сүзләр:(4 сәг.)

-сүзләрне дөрес әйтергә,иҗекләргә бүлергә  өйрәнү.                              

11.Грамматик категорияләр:(10 сәг.)

-фигыльнең заман формасы,исемнең сан белән килүе,берлек һәм

күплек сан.                                                                                                                                                                                            

12.Авазларны чагыштыру:(4 сәг.)

-иҗекләрдә,сүзләрдә.    

13.”Иҗек”төшенчәсен өйрәнү:(5 сәг.)

-сүзләрне иҗекләргә бүлергә өйрәтү.

 9.Лексик темалар:(дидактик һәм өстәл уеннары) -32 сәг.

-агачлар,ашамлыклар, чәчәкләр----------------------------------һ.б.  

10.Кабатлау. (4 сәг.)

-ел буе узган материалны искә төшерү,кабатлау.

Каникулларда уздырыласы чаралар:

-“сөйләм телен үстерүгә уеннар-2 сәг.

-әкиятләр иленә сәяхәт”-2 сәг.

Өченче уку елы.

1.Диагностика: (24 сәг.)

-авазларның әйтелешен,фонематик ишетү дәрәҗәсен,сөйләм

аппаратының төзелешен,гомуми моторика(хәрәкәт координациясен,

бармак моторикасын)тикшерү .      

2.Грамматик яктан дөрес, бәйләнешле сөйләм үстерү: (21 сәг.)

-сорауга җавап бирү,гади җөмләләр төзү,тулы җавап бирергә өйрәнү,

рәсем һәм рәсемнәр сериясе буенча хикәя төзү,һ.б.

3. Анализ һәм синтез: (14 сәг.)

-бер иҗекле сүзләрдә(мәк) соңгы авазны аерып алу,иҗек ясаучы

сузыкны табу,иҗекләрне авазларга таркату һәм киредән җыю,һ.б.

4. Авазларны чагыштыру:(4 сәг.)

-сүзтезмәләрдә,җөмләләрдә.

5. Сүзлек запасын баету: (10 сәг.)

-катлаулы сүзләр ясау,сыйфатлар ясау,капма-каршы мәгънәдәге

 сүзләр,һ.б.       

6.  Грамматик категорияләр:(10 сәг.)

-фигыльнең заман формасы,исемнең сан белән килүе,берлек һәм

күплек сан.      

7.Авазларның дөрес әйтелешен ныгыту:(17 сәг.)      

  -авазларны аерым ныгыту,иҗекләрдә,сүз башында,уртасында,ахырында ныгыту.                                                                                                                                                                                                                                                                   8.Грамотага өйрәтү:(14 сәг.)

-хәрефләрнең элементларын, басмача хәреф язарга өйрәтү.

9.Сәнгатьле сөйләм(11 сәг.)

-төрле интонация белән сөйләргә өйрәнү,сәнгатьлелекне үстерү.

10.Барлык авазларның артикуляциясен өйрәнеп бетерү:(5 сәг.)

-авазларның дөрес әйтелешен ныгыту.

11.Дидактик һәм өстәл уеннары:(21 сәг.)

12. Кабатлау. (5 сәг.)

-ел буе узган материалны искә төшерү,кабатлау.

Каникулларда уздырыласы чаралар:

-“Табышмаклар кичәсе”-2 сәг.

 -Әкиятне рольләргә бүлеп өйрәнеп,

 башкаларга күрсәтү-2 сәг.

 -“Авазларны ныгыту өчен уеннар”-2 сәг.

Коррекцион-педагогик эшнең  1 ел азагы нәтиҗәләре:

1.Артикуляцион гимнастика

2.Сулыш гимнастикасы

3.Гомуми моторика күнегүләрен

4.Вак моторика күнегүләрен дөрес итеп ясарга өйрәнәләр.

5.Матур әдәбият әсәрләре белән танышалар.

6.Бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре белән танышалар.

7.”Аваз”төшенчәсе белән танышалар.

8.Өйрәнелгән лексик темаларны рәсем ясау белән

    ныгыталар.

Коррекцион-педагогик эшнең  2 ел азагы нәтиҗәләре:

1.Төзәтелгән авазларны сөйләмдә дөрес кулланырга

      өйрәнәләр.    

2.Авазларны чагыштырырга (дифференциация) өйрәнәләр.

3.Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыталар.

4.Анализ һәм синтезны өйрәнәләр.

5.Грамматик яктан дөрес җөмлә төзеп сөйләргә өйрәнәләр.

6.Матур әдәбият әсәрләре белән танышалар.

7.Әйтелеше дөресләнгән авазлар нигезендә катлаулы

      структуралы сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр.  

                                                                                                     

Коррекцион-педагогик эшнең 3 ел азагы нәтиҗәләре:

1.Анализ һәм синтезны өйрәнеп бетерәләр.

2.Сүзлекне баету һәм сүз ясау күнекмәләрен ныгыталар.

3. Грамматик категорияләрне өйрәнеп бетерәләр.

4.Бәйләнешле сөйләм үстерүне ныгыталар.

5.Авазларның дөрес артикуляциясен өйрәнеп бетерәләр.

6.Өлешчә грамотага өйрәнәләр.

7.Авазларны чагыштыруны өйрәнеп бетерәләр.

8.Сәхнәләштерү элементлары кертеп,төрле әкият

     геройлары  исеменнән сәнгатьле итеп сөйләү

     күнекмәләрен ныгыталар.

       

         

Әти-әниләр белән эш.

Җыелышта чыгыш темалары:

1.”Берләшмәнең куелган бурычлары”.

2.”Дөрес сөйләмнең әһәмияте”.

3.”Балагыз дөрес сөйләшәме?”.

4.”Артикуляцион гимнастиканың роле».

5.”Вак моторика күнегүләренең әһәмияте”.

6.”Сулыш гимнастикасы һәм аның максаты ”.

7.”Тотлыгуның  профилактикасы”.

8.”Еллык нәтиҗә”(отчёт)

   Теләге булган әти-әниләр белән аерым  әңгәмәләр,

      консультацияләр.

   Берләшмәгә яңа йөри башлаган балаларның әти-  

      әниләреннән  анкеталар яздырып алу.          

Кулланылган әдәбият:

1."Авазларны әйтүдәге кимчелекләрне төзәтү"Г.К.Нуруллина-Мәхмүдова.Казан Татарстан китап нәшрияты.1975.

2."Бармакларны уйнатыйк,туган телне өйрәник"Р.Ф.Харрасова."Хәтер".1997.

3."Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү"Ф.З.Зиннурова.Казан “Мәгариф” нәшрияты.2005.

4."Уйнап укый сабыйлар"Ф.М.Зиннурова. Казан “Мәгариф” нәшрияты.2007.

5.”Тизәйткеч-телебезне төзәткеч"И.Х.Муяссарова.Казан.2002.

6."Татарча сөйләмдә авазларны әйтүдә кимчелекләрне тиз төзәтү ысуллары"Л.К.Хәмитова.Т.Кама.1994.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа в объединении ,,Весёлый счёт\'\'

Авторская рабочая программа в объединении ,,Весёлый счёт\'\' (формирование элементарных математических представлений) предназначена для детей дошкольного возраста....

Рабочая программа творческого объединения "Сказка" для детей среднего дошкольного возраста

Художественно-эстетическое воспитание занимает одно из ве­дущих мест в содержании воспитательного процесса дошкольного образовательного учреждения и является его приоритетным на­правлением.В с...

Рабочая программа детского объединения по вокальной деятельности

В данном документе представлена рабочая программа детского объединения "Музыкальная шкатулка" по вокальной деятельности....

Рабочая программа творческого объединения «Дорожная азбука» (дорожная безопасность) для детей старшего дошкольного возраста в МБДОУ «Радуга» на 2021-2022 учебный год

Программа по реализации дополнительных образовательных услуг по обучению дошкольников правилам дорожного движения и безопасному поведению на дороге «Дорожная азбука» в рамках реализац...

Рабочая программа детского объединения "Занимательная математика"

Реализация программы «Занимательная математика» даёт возможность развивать познавательную активность, интерес к математике, развивать логическое мышление. В процессе реализации программы и...

Рабочая программа детского объединения "Занимательная математика"

Реализация программы «Занимательная математика» даёт возможность развивать познавательную активность, интерес к математике, развивать логическое мышление. В процессе реализации программы и...

Рабочая программа экологического объединения РОСТОК.

Рабочая программа по экологическому воспитанию....