"Тылсымлы сүзләр". Гомуми сөйләм җитлекмәгәнлеге булган өлкән мәктәпкәчә балалар өчен инновацион проект.
проект по логопедии (старшая группа) по теме

Колпакова Татьяна Поликарповна

Хәзерге вакытта ата-аналар балаларга тирә-юньдәге кешеләр белән аралашуга күбрәк ирек бирергә омтылалар, башка кешеләр белән аралашу культурасын тәрбияләүгә тиешле игътибар бирмиләр. Билгеле аралашу шартларында этикет формулаларын акрынлап үзләштереп, бала сөйләм тәртибенең социаль-этика кагыйдәләрен дә аңлый һәм үти башлый. Урта мәктәп яшенә җиткәч, ул, кем белән ("үзенең", "чит" олы кеше белән яки яшьтәше белән) һәм нинди шартларда сөйләшкәнгә карап, хәл-роль тәртип кагыйдәләрен дифференциацияләп үзләштерә. Бу критерийләргә бала ничек сөйләшәчәге бәйле:  тупас, ягымлы, боеручан, көйсезләнеп, оялчан итеп, боерык тавыш белән; нинди тел чараларын, үрнәк аралашу шартларында беркетелгән нинди сүзләр һәм тәгъбирләр куллана, сайлый. Мәктәпкәчә балаларга аңлаешлы булган аралашу этикетын үтәү, аралашуда уңай бәйләнеш барлыкка килүгә, үзара аңлашуга ярдәм итә.

6 яшькә җиткәч тә мәктәпкәчә балалар хәл-роль тәртип кагыйдәләрен начар дифференциацияләлиләр (ни кадәр төзәтелсә дә, өлкән кешегә "син" диләр; "исәнмесез", "сау булыгыз" урынына "сәлам", "хуш" һәм башкаларны әйтәләр). Шул сәбәпле аралашу тәртибе культурасын тәрбияләү иртәрәк башланган саен, бала аралашу тәртибенең социаль-этика кагыйдәләрен максатлары, аралашу шартлары һәм социаль рольләре өчен әйбәтрәк куллана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tylsymly_suzlr.doc59 КБ

Предварительный просмотр:

«Тылсымлы сүзләр».

Гомуми сөйләм җитлекмәгәнлеге булган өлкән мәктәпкәчә балалар өчен инновацион проект.

Хәзерге вакытта ата-аналар балаларга тирә-юньдәге кешеләр белән аралашуга күбрәк ирек бирергә омтылалар, башка кешеләр белән аралашу культурасын тәрбияләүгә тиешле игътибар бирмиләр. Билгеле аралашу шартларында этикет формулаларын акрынлап үзләштереп, бала сөйләм тәртибенең социаль-этика кагыйдәләрен дә аңлый һәм үти башлый. Урта мәктәп яшенә җиткәч, ул, кем белән ("үзенең", "чит" олы кеше белән яки яшьтәше белән) һәм нинди шартларда сөйләшкәнгә карап, хәл-роль тәртип кагыйдәләрен дифференциацияләп үзләштерә. Бу критерийләргә бала ничек сөйләшәчәге бәйле:  тупас, ягымлы, боеручан, көйсезләнеп, оялчан итеп, боерык тавыш белән; нинди тел чараларын, үрнәк аралашу шартларында беркетелгән нинди сүзләр һәм тәгъбирләр куллана, сайлый. Мәктәпкәчә балаларга аңлаешлы булган аралашу этикетын үтәү, аралашуда уңай бәйләнеш барлыкка килүгә, үзара аңлашуга ярдәм итә.

6 яшькә җиткәч тә мәктәпкәчә балалар хәл-роль тәртип кагыйдәләрен начар дифференциацияләлиләр (ни кадәр төзәтелсә дә, өлкән кешегә "син" диләр; "исәнмесез", "сау булыгыз" урынына "сәлам", "хуш" һәм башкаларны әйтәләр). Шул сәбәпле аралашу тәртибе культурасын тәрбияләү иртәрәк башланган саен, бала аралашу тәртибенең социаль-этика кагыйдәләрен максатлары, аралашу шартлары һәм социаль рольләре өчен әйбәтрәк куллана.

"Тылсымлы сүзләр" проектында балаларның эшчәнлеге балалар, логопед-укытучы, өстәмә белем укытучылары, ата-аналар хәл итәргә тырышкан уртак проблема белән берләштерелгән.

Проектның төре: тикшеренү-иҗади, рольле-уен, төркемле, озак сроклы.

Катнашучылар:  логопед-укытучы, өстәмә белем укытучылары, балалар, ата-аналар.

Мәсьәләләр:

  1. әдәпле кеше турында белем бирү;
  2. "этикет" сүзе белән таныштыру;
  3. сөйләмдә ихтирамлы сүзләр һәм әйләнмәләр куллану күнекмәсен формалаштыру;
  4. шартларга бәйле итеп хәрәкәт итү моделен мөстәкыйль сайларга өйрәтү;
  5. кешеләргә карата мәхәббәт күрсәтүдә эчкерсезлек, бер берсенә изгелекле мөнәсәбәт үстерү;
  6. мәкальләрдә һәм әйтемнәрдә булган гомумиләштерүче мәгънәне хис итүгә һәм аңлауга өйрәтү;
  7. дуслык турында әдәби әсәрләр белән таныштыру;
  8. үзләренең һәм яшьтәшләренең гамәлләрен бәяләүгә өйрәтү;
  9. тирәдәге кешеләргә карата игътибарлы, сизгер, изгелекле мөнәсәбәт тәрбияләү;
  10. аралашу мөмкинлекләрен арттыру.

Тормышка ашыруның уйланылган нәтиҗәләре:

  1. кешеләр белән мөнәсәбәт итү һәм аралашу уңай формаларын үзләштерү;
  2. актив сүзлеккә билгеле этикет формуллары җыелмасын кертү;
  3. аралашу ситуациясен күздә тотып этикет формуласын куллану сәләтенең формалашуы (кем белән сөйләшәсен, нинди максат белән һәм нинди шартларда);
  4. Социаль-этика кагыйдәләрен һәм аралашу кагыйдәләрен үзләштерү һәм үтәү;
  5. лексика-грамматика категорияләренең, диалог формасында сөйләмнең формалашуы.

Проектта түбәндә күрсәтелгән эшнең төрле формалары һәм ысуллары кулланылган.

Эш формалары һәм ысуллары

  1. Сораштыру үткәрү (диагностика).
  2. Әңгәмәләр.
  3. Сәхнәләштерүләр.
  4. Әдәби әсәрләр һәм шигырьләр белән танышу
  5. Проект темасы буенча мультфильмнар карау
  6. Әдәпле сүзләр турында шигырьләр конкурсы
  1. Китап ясау.
  2. Кечкенә балалар өчен концерт (С.Г. Якобсон методикасы буенча):
  • "Әдәпле сүз" (әдәпсез аю баласы турында) сәхнәләштерүе;
  • такмаклар;
  • "Елмаю" җыры;
  • "әдәпле" сүзләр турында табышмаклар;
  • "әдәпле" сүзләр турында шигырьләр.

Балалар белән эш итүнең бер формасы — әңгәмә. Әңгәмәләр фронталь, төркемчәләр һәм шәхси укуларда үткәрелде.

Мәсьәләләр:

1. үз гамәлләрен һәм әдәби геройларның гамәлләрен анализлау, төзек сөйләм, уйлау үстерү;

2. чынлап әдәпле кеше "тылсымлы" сүзләрне генә белә түгел, әмма һәрвакыт кешеләргә күңелле ясарга тырышканын балаларның аңына җиткерергә (матур әдәбият әсәрләреннән мисаллар кулланып);

3. балаларны әдәпле сүзләрдән башка нинди дә җәмгыяттә булу бик авыр икәнлегенә өйрәтергә;

4. тирәдәге кешеләргә карата мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Тагын бер эш итү формасы — проект темасы буенча алдынгы тикшерү белән  мультфильмнар карау. Аларны ата-аналар, өстәмә белем укытучылары сайлады.

Чираттагы эш итү формасы — "Тылсымлы сүзләр" шигырьләр конкурсы.

Мәсьәләләр:

  • шигырьләрне тәэсирле итеп укырга өйрәтү;
  • әдәплелекне тәрбияләү;
  • балаларны әдәпле сүзләрдән башка нинди дә җәмгыяттә булу бик авыр икәнлегенә өйрәтергә;
  • тирәдәге кешеләргә карата мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Проектның нәтиҗәсе — С.Г. Якобсон  методикасы буенча әзерләнгән концерт.  Методиканың асылы түбәндәге: концерт репетициясез үткәрелә, анда бөтен теләүчеләр катнаша, өлкәннәр кечкенәләргә шатлык бирә. С.Г. Якобсон методикасы буенча эш итү концерт программасын төзүне, чакыруларны әзерләү, балалар - концерт катнашчылары - белән әңгәмә оештыруны үзенә ала. Әңгәмә вакытында балалар концерттан алынган мөнәсәбәтләрен бүлешәләр (нәрсә күбрәк ошады, нинди авырлыклар барлыкка килде).

Йомгаклау концертның мәсьәләләре:

  • балаларны бер берсе белән таныштыру;
  • яхшы мөнәсәбәтләр барлыкка килү өчен шартлар кору;

Өлкән мәктәпкәчә балалар концерт программасын мөстәкыйль төзергә тиешле иде. Алар кечкенә балаларга шатлык китергәннән канәгатьләнделәр, чыгыш ясый алдылар, артистлар булдылар. Кечкенә мәктәпкәчә балалар яңа кызыклы вакыйгага шатландылар. Моның нәтиҗәсендә яхшы мөнәсәбәтләр, ышаныч һәм кызыксыну барлыкка килде.

Концертны нинди дә җайлы вакытта уздырып була.

Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә балалар игътибарлырак, әдәплерәк булдылар, аларның сүзлекләре антонимнар һәм синонимнар белән тулыландырылды, сөйләмнәре грамматика ягыннан дөресрәк булды, төзек сөйләм тагын да үсте. Гомуми сөйләм җитлекмәгәнлеге һәм башка сөйләм бозылуы булган мәктәпкәчә балалар эштән канәгатьләнделәр.


"Тылсымлы сүзләр" проекты белән эш итү планы

Ай

Эш формалары һәм ысуллары

Ноябр

  • Л. Толстойның "Теш" хикәясен уку
  • "Тылсымлы капчык" (һәрвакыт шаярган һәм начарлыклар эшләгән аю баласы Ванька турында), «Шапокляк» (Шапокляк Һәм Гена крокодилы табигатьне саклаулары турында) мультфильмнарын карау.
  • "Әйдәгез исәннәшик" уены.
  • Исәннәшүне сәхнәләштерү

Декабр

  • Л. Толстойның "Песи баласы" хикәясен уку
  • А. Кузнецовның «Талаштык» шигырен уку.
  • «Винни-Пух кунакка бара», «Бобик Барбоста кунакта» (кунакта тотыш турында) мультфильмнарын карау.
  • "Өстәл янында" уены.
  • "Без кунакка килдек" сәхнәләштерү

Гыйнвар

  • Т. Ткаченконың «Юмарт Злата» хикәясен уку.
  • "Ничек зур үсәргә?" (өлкән кешеләр белән тотыш, үз артыңнан уенчыкларны җыеп кую кирәклеге һәм башкалар турында), "Ни өчен песи баласы китте?" (хайваннар белән ничек мөгаләмә итү турында) мультфильмнарын карау.  
  • "Кошларга һәм хайваннарга ярдәм итәбез" уены.

Феврал

  • В. Осееваның «Тылсымлы сүз» хикаясен уку.
  • Тылсымлы сүзләр турында шигырләр сайлау (ата-аналар һәм балалар).
  • "Сихерләнгән сүз", "Баранкин, адәм бул!" мультфильмнарын карау.
  • "Кибеттә" уены.
  • "Әдәпле сүз" (әдәпсез аю баласы турында) спектакле.

Март

  • Т. Ткаченконың «Начар гамәл», «Ачы мәзәк» хикәяләрен уку.
  • "Ике саран аю баласы", "Алмалар капчыгы" мультфильмнарын карау.
  • Проектның темасы буенча такмаклар һәм җырлар өйрәнү.
  • Тылсымлы сүзләр турында шигырьләр конкурсы.
  • Проектның темасы буенча мәкальләр һәм әйтемнәр белән танышу.

Апрел

  • Кечкенә балалар өчен концерт (С.Г. Якобсон методикасы буенча)
  • Ата-аналарга, өстәмә белем укытучыларына проектны тәкъдим итү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган балаларның сөйләм үсеше мониторингы» («Количественный мониторинг речевого развития детей с ОНР»)

В методическом пособии систематизирован практический материал по мониторингу речевого развития детей-билингвов с ОНР и дидактические карты для количественного анализа оцениваемых показателей развития,...

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

Инновационный проект "Создание единого языкового пространства "Детский сад и семья", лауреат городского конкурса инновационных продуктов «Современная майкопская школа: вызовы и перспективы», 2012г.

Проект направлен на создание условий, поиск новых форм взаимодействия с родителями и социумом  для коммуникативного развития детей дошкольного возраста...

Инновационный проект (размещение собственного инновационного опыта)

« Поликультурное воспитание дошкольников средствами музейной педагогики и базисных компонентов ДОУ»...

Инновационный проект на тему: «Инновационные подходы к взаимодействию ДОУ и семьи как фактор успешной адаптации детей раннего возраста».

«На свете есть много различных профессий,И в каждой есть прелесть своя.Но нет благородней, нужней и чудеснейЧем та, кем работаю я!!!»...

Инновационный проект "Защита прав детей в дошкольной образовательной организации как инновационный ресурс сохранения самоценности Детства"

В данном проекте, рассматривается вопрос по защите прав детсва и его реализация в рамках ДОУ в соответствии с требованиями ФГОС....