7 саны һәм цифры белән таныштыру
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) по теме

Халимова Рузалия Рифкатовна

 

7 санының составы, 7 цифры белән таныштыру;

6 саны эчендә кушу, алу күнекмәләрен ныгыту; фикерләү сәләтләрен, иҗадилыкны, күзәтүчәнлекне үстерү; математикага мәхәббәт тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_sany.docx17.63 КБ

Предварительный просмотр:

Занятиенең максаты: 7 санының составы, 7 цифры белән таныштыру;

6 саны эчендә кушу, алу күнекмәләрен ныгыту; фикерләү сәләтләрен, иҗадилыкны, күзәтүчәнлекне үстерү; математикага мәхәббәт тәрбияләү.

Материалы:   күрсәтмә материаллар: алмалар,чыпчыклар, чәчәкләр, цифрлар,тиен киеме, чикләвекләр, кәрзин, физминутка өчен схемалар, доминолар, дидактик уеннар “Хайваннарга булыш!”, “Ясап бетер”,

“7 таҗлы чәчәкне тап”, “Геометрик фигураларны чагыштыр”, “Игътибарлы бул!”, 6 һәм 7 саннары составын ныгыту өчен йортлар, саннар кисемтәсе, магнитлы такта.

Тарату материаллары: “алтын капкалар”, һәр балага 7 шәр түгәрәк, цифрлар җыелмасы, ручкалар.

  1. Исәнләшү.
  1. Бүген атнаның ничәнче көне? Нинди көн? Елның кайсы вакыты? Нинди ай?
  2. Хәзер сезгә табышмаклар әйтәм, бер бала такта янына чыгар, ә калганнарыгыз урында (алтын капкада) эшләрсез.

                 

                      Алсу бакчага керде

                      5 кызыл алма өзде

                      Әнисе берне бирде

                      Барысы ничә булды? (6)

                     2 чыпчык җим чүплиләр,

                     Ә 4 чыпчык түбәдә

                     Чырык-чырык чыркылдыйлар

                     Барысы ничә, әйт әйдә! (6)

                    Шытып чыкты дуслар бүген

                    Бакчабызда 3 чәчәк

                    Ә иртәгә өчәү чыкса

                    Алар ничәү булачак? (6)

Нәтиҗә ясау. Димәк 6 саны ничек ясалды инде?

5 + 1    1 + 5    2 + 4    4 + 2    2 + 4     3 +3

  1. Булдырдыгыз, хәзер әйберләрне читкә алып куегыз

Тиен керә.   Җирән койрык тиен булам

                     Дуслар, мине таныйсызмы?

                     Сезгә зирәк бирем әйтәм

                      Минем арттан саныйсызмы?

                      Көз җитүгә эшем арта

                      Әзерләнәмен кышка

                      Чикләвекләр ташып куям

                      Агачтагы куышка.

                      Алтыны салдым кәрзингә

                      Алып кайтам тагын берне

                      Җыелган чикләвек санын

                      Берәрегез әйтеп бирерме?

  1. Балалар, әйдәгез тиенгә ярдәм итик: тиен кәрзингә ничә чикләвек салган? Урыннарда шулкадәр түгәрәк куегыз әле ( 6 )

Тагын ничәне алып кайта? ( 1 )

Без нәрсә эшлибез?  ( 6 га 1 не кушабыз)

(Чикләвекләрне тактага кую)

  1. Балалар, тиен ничә чикләвек җыйган? ( 7 )

Тиенгә  - Барысы 7 чикләвегең булган

Тиен  - Рәхмәт сезгә, балалар. Мине Керпебикә бүген кунакка чакырды. Аларга да төрле биремнәр әзерләдем. Сезгә дә беразын калдырып китим әле. Сау булыгыз!

  1. Рәхмәт, сау булыгыз.
  2. Балалар, тиен барысы ничә чикләвек җыйган?  (барысы 7 чикләвек)
  3. 7 санын без 7 цифры белән билгелибез.

Цифр күрсәтү. Бу 7 цифры. Карагыз әле бу нәрсәгә охшаган? (чалгыга һ.б.)

Шакмаклы дәфтәр битендә менә ничек языла (кәгазьдә күрсәтү, һавада язу) Әле без аны өйрәнербез.

  1. Әйдәгез бу цифрны истә калдыру өчен урында эшләп алыйк әле: кәгазьдә булган барлык 7 цифрларын табып, түгәрәкләр эченә алыйк.
  2. Булдырдыгыз. Ә хәзер әйтегез әле, атнада ничә көн?  ( 7 )

    Җиденче көн ничек атала? (якшәмбе)

-   Башка көннәрдән ул нәрсә белән аерыла?  (ул ял көне)

Әйдәгез без дә бераз ял итеп алыйк

Физминутка          Хәзер бераз ял итик

                               Тәнебезгә көч кертик,

                               Бер урында таптаныйк,

                               Уңга, сулга күз салыйк.

Ә хәзер схемалар белән дәвам итик, игътибарлы булыгыз!

        - Балалар, карагыз әле, бу нәрсә әле? (саннар кисемтәсе)

Уң якка барганда саннар нишли? (арта), ә сул якка киткәндә?  (кими)

6 ның сул ягында нинди сан, ә уң ягында?

Уен “7 таҗлы чәчәкне тап”

Чәчәкләр арасыннан 7 таҗлысын табу

Уен      “Доминоларны таны” Рәсемдә ничә домино бар? Кайсыларында 7 нокта бар? 7 саны ничек барлыкка килгән?      4 + 3      5 + 2

Хәзер тиеннең биремнәрен карыйк

Уен “Хайваннарга ярдәм ит”

- Хайваннар кышка азык әзерлиләр: азык эзләргә киткәннәр дә йорт номерларын онытканнар, ярдәм итик әле. Керпе  ничәнче йортта яши?          (6 нчы) Каян белдегез? 3 + 3 = 6

Куянныкы 5 нче, чөнки 4 + 1 =5

Тиеннеке 7 нче, чөнки, 5 + 2 =7

Уен “Ясап бетер”

Тиен 7 гөмбә ясарга тиеш булган. Ул беразын ясаган  ,  7 гөмбә булсын өчен тагын ничәне ясарга кирәк?

4 гөмбә ясаган – калганнарын кую

4 + 3 = 7

Уен “Геометрик фигураларны чагыштыр”

Өчпочмаклар – 6, оваллар – 7

Кайсы күбрәк? 6  <  7

Уен “ Игътибарлы бул!”

Рәсемне карап алу, сорауларга җавап бирү (3 шар, 4 хайван куелган)

Сораулар:

  1. Рәсемдә ничә туп бар иде?  (3 )
  2. Туплар барысы да бертөрле идеме? (юк I - се зур, II -  уртача зурлыкта, III – кечкенә)
  3. Хайваннар арасында арыслан бармы? (бар)
  4. Зур тупка кем баскан?
  5. Кечкенә тупның уң ягында нинди хайван?

Йомгак. Рәхмәт, балалар сез бик зирәк булдыгыз. Без бүген нинди санның  составын өйрәндек?

 7 саны ничек ясалды инде?

6 + 1                         1 + 6

5 + 2                         2 + 5

4 + 3     һәм              3 + 4


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

18 саны белән таныштыру

18 саны, ике кечкенә саннан 8 санын барлыкка китерү. Логик мәсьәләләр чишү, геометрик фигураларны кабатлау....

Исследовательский проект "Сани мои сани"

Цель: формировать у детей культуру безопасного поведения на улице в зимний период времени....

"Саный-саный уйныйбыз".

Урта яшьләрдәге төркем балалары белән санау-уен эшчәнлеген үзләштерү....

Дидактическое пособие "У Сони и Сани Синие Сани"

методические рекомендации к лэпбуку для детей 5-7 лет...

Сана дьыллаа5ы сценарий «Оонньуурдар Сана дьылы керселлер»

Сана дьыллаа5ы сценарий «Оонньуурдар Сана дьылы керселлер»...

"Ах вы, сани мои, сани..." (поход в лес)

Поход - одна из эффективных форм активного отдыха детей и взрослых. Педагогу поход помогает решить не только физкультурно-оздоровительные задачи, но и образовательные (познавательные, речевые, во...