Әкиятләр иленә сәяхәт
план-конспект занятия по математике (старшая группа) по теме

НОД по ФЭМП в смешанной группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zan_matem.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

   

 Әкиятләр иленә сәяхәткә

Программа эчтәлеге:

Балаларда уйлау сәләтен үстерү, сөйләмдә геометрик терминнар куллануны үстерү,саннарны таный белү, рәт белән урнаштыру, кире тәртиптә санау,арифметик мәсьәләләр чишә белергә өйрәтү, логик фикерләү сәләтләрен үстерү, предметларны төсе, формасы, размеры буенча; хайваннар, бөҗәкләр, кошларны группага берләштерү, әкиятләр үрнәгендә балаларда бердәмлек,тапкырлык тәрбияләү.

Материал: манаралар шәһәрчеге, саннар язылган өйләр, уенчык аккошлар, цифрлар, +,= билгеләре, ”Геом. лото” өчен фигуралар, вакытта ориентлашу өчен рәсемнәр, серле тартма, ачкычлар, сюрприз момент, музыка, фланелеграф.

Мет.алымнар:аңлату, сөйләү, чагыштыру, кызыксындыру, ярдәм итү

Алдан үткәрелгән эш: ел фасыллары, геометрик фигураларны өйрәнү, “Саннарны җый”, “Геометрк лото”.

Индивидуаль эш: Илшат, Ләйлә

-Балалар,сез могҗизалар яратызмы? Ә алар кайда күбрәк була? Сезнең гаҗәп хәлләр, яхшы геройлар булган әкиятләрдә катнашу турында хылланганыгыз бармы? Ә сез беләсезме, иң тылсымлы һәм гаҗәп әкиятләр безнең янәшәдә бит. Бик күпләр моны белмиләрдер дә. Моның өчен бары хыялланырга гына кирәк. Балалар, әкиятләр иленә барасыгыз киләме?      Тыңлагыз, мин сезгә әкият сөйли башлыйм.

 Патшалыкта патша үзенең тирә якта матурлыгы белән дан тоткан кызы Сөмбел белән яшәгән. Беркөнне Дию пәрие патша кызын үз сараена урлап киткән.

 -Балалар,патша кызын коткарырга булышабызмы? Дию патшалыгы бик еракта. Нәрсәгә утырып юлга чыгарбыз?(самолет белән,оча торган палас белән...)

–Балалар,әйдәгез,оча торган паласка утырыйк та, күзләребезне йомыйк. (көй яңгырый)

     - Балалар, карагыз әле, кая килеп чыктык без? Дию пәрие патшалыгы түгелме соң бу?

Идәндә ниндидер тартма да бар? (ачып карау). Монда хат та язылган икән.

«Мин  сезгә хат калдырам, сезгә биремнәр әзерләдем, аларны үтәгән саен манара ачкычларын алырсыз.Нинди биремнәр бар икән?

1 бирем.

Манараларны санагыз, алар нинди геометрик фигуралардан төзелгән?

Кайсы манараларда саннар арта бару , кайсыларында кими бару тәртибендә? Кайсы манарадан хәрәкәт итә башлыйсы? Патша кызы ничәнче манарада? Башка юл белән барсак?

  -Балалар,карагыз әле, манараларның адреслары  да язылган. Алар безгә таныш саннардан торалар икән.(Җ)

    Без биремнәрне чиштек,безнең кулда бер ачкыч бар.

2бирем. Хатны укуны дәвам итик: «Күршеләрен әйт“ уены. Сезнең алда урам. Өйләрне рәттән тезәргә кирәк. Өйләрдә нәрсәләр яши? Нинди группаларга берләштереп була? 5санының күршеләрен әйтегез. Һ.б.ш.

   Ләйсән, син фланелеграфта эшләрсең, ә калганнар өстәлдә саннарны арта бару тәртибендә тезәрләр.

    Без бу биремне дә дөрес эшләдек,безнең кулда манараның икенче ачкычы да булды.

     3бирем. Уен “Геометрик лото”. Әйдәгез, карыйк әле, безнең конвертларда нәрсәләр бар икән? Нинди геом. фигуралар бар? Алар барысы ничә? Ничә яшел (кызыл) фигура бар? Нинди группага берләштереп була? Яшел һәм кызыл фигураларны парлап тезегез. Нинди төстәге фигуралар кимрәк? Ничәгә?    Хәзер формалары буенча группага берләштерик.Түгәрәкләр ничәгә кимрәк,өчпочмаклар ничәгә күбрәк?

    Размерлары буенча группага берләштерик. Ничә зур (кечкенә) фигура бар?

Дифференциаль бирем: уртанчылартөркемендә эзлеклелек  буенча  бирем

    Без бу биремне дәэшләдек, безнең 3нче ачкычыбыз да булды.

    -Балалар,әйдәгез,ял итеп алабыз.

Физкульт.минутка

(мәктәпкә әз.төркеменнән 1 бала үткәрә)

    4бирем.

-Балалар, килегез әле, якында гына күлдәге аккошларны карыйк әле. Нинди мәсьәлә төзеп булыр икән? Ничә аккош бар? Ничәсе йөзеп килде? (фланелеграфта 1бала  сан белән эшли)

    5 бирем.”Буталчык». Конвертларда картиналар  бар, аларны эзлекле рәвештә тезәргә кирәк. 1нче түгәрәккә -уртанчылар, 2нче түгәрәккә - зурлар,3нче түгәрәккә-мәктәпкә әз. төркеме балалары килегез әле.Уртанчыларга-“Шалкан” әкиятендәге геройларны рәттән тезәргә, зурларга-тәүлекнең төрле вакытын (иртән,көндез, кич,төн), ә мәктәпкә әз.төркеме-үсемлекнең үсү процессын күзәтү(орлык сибү,кечкенә яфраклар чыгу,чәчәк атучы үсемлек,уңыш җыю)

   -Балалар,сез бу биремнәрне бик дөрес чиштегез, шуңа күрә түгәрәк саен берәр ачкыч бирәм.

   Без нинди биремнәр эшләдек? Сезгә биремнәр авыр булмадымы? (Җ .)

    -Сигезенче ачкычны сезнең тапкырлыгыгыз,җитезлегегез,зиһенле булуыгыз өчен бүләк итәм.

    6 бирем. «Сарайга ачкычны тап»

-Балалар, игътибар белән карагыз әле, манарага ачкычларның берсе генә ярый. Кайсысы икәнен белегез.(Җ)

   -Сарай ишеге ачык. Без патша кызын коткардык.

Патша кызы керә.

-Исәнмесез, балалар. Мине коткаруыгыз өчен зур рәхмәт.Сез бик зирәк һәм тапкыр икәнсез. Минем сезгә күчтәнәчләрем бар.(тарата)

    -Балалар,безгә бакчага кайтырга вакыт.

Патша кызы, әйдә, син дә безнең белән. Хәзер оча торган паласка утырыйк та күзләребезне йомыйк.

(көй яңгырый)

-Карагыз әле тирә-ягыгызга, без урман-таулар,елга-күлләр, болын-кырлар өстеннән очып барабыз.Нинди көчле җил чыкты, күзләребезне йомыйк.

Җил тынды. Кояш безнең күзләребезне чагылдыра.Учларыбызны бер-берсенә ышкып, күзләрне йомабыз да, учлар белән күзләрне каплыйбыз.Ә хәзер кулларны төшерәбез һәм күзләрне ачабыз.Менә без үзебезнең бакчада.

Балалар.сез патша кызына бакчада нәрсәләргә өйрәнүегез, уеннарыгыз турында сөйләгез,ә мин патша кызының әтисенә хәбәр итик.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Образовательная деятельность по татарскому языку для русско язычных детей "Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт".

Внедрить систему воспитания чувств через путешествие по сказкам, научить ребенка сопереживать, откликаться на чужую беду, выражать свои чувства адекватно. Воспитывать интерес к творчеству великого тат...

Комплексное занятие по обучению татарскому языку "ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘКИЯТЛӘРЕ ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ "

Конспект комплексного занятия по татарскому языку для русскоязычных детей 6 - 7 лет....

Әкиятләр иленә сәяхәт

Әкиятләр иленә сәяхәт...

Конспект занятия по развитию речи "Әкиятләр иленә сәяхәт"

конспект занятия по развитию речи первой младшей группе....

Г. Тукай әкиятләре иленә сәяхәт.

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү. Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре...

Конспект занятия в средней группе на тему “Әкиятләр иленә сәяхәт”

әкият аша балаларны геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә өйрәтү...