Балаларның Белмәмешкә ярдәме
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) по теме

Ганиева Ляйсан Магсумовна

математика шөгыле

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika.docx16.4 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет  мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы”

Математика шөгыле.

Тема: “Балаларның Белмәмешкә ярдәме”.

Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Iкв.категорияле тәрбияче

Ганиева л.М.

Тема: “Балаларның Белмәмешкә ярдәме” (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат: 5-10 эчендәге саннарның ике кечкенә саннан торган составын өйрәнүне дәвам итү. Янәшә торган саннарны чагыштыра белү күнекмәләрен ныгыту. Санны 1гә арттыра, киметә белүләренә ирешү.  +, - билгеләре турында белемнәрен баету. Логик фикерләүләрен үстерү.

Материал: таблицалар, карточкалар, рәсемле карточкалар, саннар, слайдлар.

Шөгыль барышы:

  • Балалар, без сезнең белән математика шөгыленә килдек. Әйтегез әле, математика шөгыле безгә ни өчен кирәк?

Һавада очарга,

     Кораблар төзергә,

            Бик күп белергә кирәк.

              Моның өчен математика

Безгә бик кирәк.

  • Балалар, мин иртән бакчага килгәндә хат ташучы апа бер хат биреп китте. Бу хат логопед төркеме балаларына дип язылган.

(хат уку)

“Исәнмесез, балалар! Бу хатны сезгә Белмәмеш яза. Сез озакламый мәктәпкә китәсез икән. Минем дә мәктәпкә барасым, укыйсым килә. Ләкин мәктәп юлында бик күп каршылыклар, биремнәр очрады. Мин аларны эшли алмыйм. Сез зинһар өчен миңа ярдәм итегез әле.”

  • Балалар, Белмәмешкә ярдәм итәбезме?

(Рәсем куела).

  • Чынлап та, мәктәпкә барып җиткәнче Белмәмешкә бик күп биремнәр үтәргә кирәк икән. Әйдәгез, аңа ярдәм итик. Без биремнәрне дөрес эшләсәк, аңа мәктәпкә барып җитәргә ярдәм итә алырбыз.

1 бирем. “Чылбыр” уены. (төшеп калган саннарны язарга)

        Уен “ Күршеләрен әйт”.

2 бирем. Санны 1гә арттыру, киметү.

З бирем.  а)Янәшә торган саннарны чагыштыру.

                 б) “Нинди билге куелырга тиеш?”

4 бирем. Табышмак әйтү.

Аслы-өсле ике балдак,

Берсе – берсенә тигез.

Белмәсәгез үзем әйтәм

Бу була инде сигез.

Таблица буенча 8 санының составын билгеләү.

Мәсьәләләр төзү, мисалын цифр кассасы белән эшләү.

5 бирем.

  • 8 дән соң нинди сан килә?

9 санының составы. Уен “Поезд”.

Мәсьәлә төзеп чишү.

6 бирем.  Сорау : кешедә нинди парлы әгъзәлар  була? (күзләр, куллар, аяклар һ.б.)

Белмәмеш үзенең бияләйләренең парын югалткан икән . Әйдәгез, аңа ярдәм итик.

Уен: Парын тап”.

7 бирем.  Уен “Тамганы дөрес куй”. (+, - тамгаларын дөрес куярга) .

                 “Куянның биреме”

8 бирем.    20 гә кадәр саннар.

Уен “Буталган саннар”.

10 нан соң килгән саннарның дистә һәм берәмлекләрдән торган            составын билгеләү.

9 бирем.  Рәсемле карточкалар белән эш. ( рәсемгә карап мәсьәлә төзү, мисалын язу).

  • Менә без Белмәмешкә мәктәп юлындагы каршылыкларны җиңеп чыгарга ярдәм иттек. Кешеләргә ярдәм итү – зур сөенеч ул.
  • Сез дә озакламый мәктәпләргә китәсез. Балалар бакчасында алган белемнәрегез сезгә мәктәптә дә ярдәм итсен. Яхшы укыгыз, акыллы булыгыз.

Ата-аналар өчен күрсәтелгән йомгаклау шөгыле.

Тема: “Белмәмеш мәктәпкә бара”.

Логопед төркеме.

I кв.категорияле тәрбияче

Ганиева Л.М.

                                3 май, 2012 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәнгать эшчәнлеге аша балаларның иҗат итү сәләтләрен үстерү.

Кеше тормышының, гомеренең иң истә кала торган, иң сагындыра торган вакытлары, хатирәләргә бай чаклары була. Әйтеп бетергесез күңелле истәлекләр бигрәк тә балачак белән бәйле. Ә шул балачакның ...

Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану"Эшне үтәде: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә

Программа эчтәлеге :Белем бирүче: Балаларны велосипед һәм аннан ничек файдалану, аны буеңа һәм яшь үзенчәлегенә карап сайларга өйрәтү. Велосипед өчен кирәкле юл билгеләре  белән танышт...

Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)

1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбия...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

Балаларны яклау коне

Шаян музыка Исәнмесез безнең шаян дусларХуш киләсез, рәхим итегез,Балаларны яклау көне беләнТәбрикләргә рөхсәт итегез! Кояшның да бүген йомшак нурыБезне бире сөеп китердеТату, акыллы, ...

Перспектив план"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру"

Мәктәпкәчә яштәге балаларны фольклор әсәрләре беләнтаныштыру эшенң перспектив планы     № Тема Уртанчылар төркеме Зурлар төркеме Мэктэпкэ хэзерлеклэр торке...

Беренче кечкенәләр төркемендә хезмәткә өйрәтү төрләре һәм аларны балаларның үзләштерүе.

Баланың үсешендә шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә.   Программада(яшь ягыннан мөмкинлекләреннән искә алып) хезмәткә омтылыш, иң гади эшчәнлек күнкемәләре, эш...