Конспект ООД по математике
план-конспект занятия по математике (младшая группа) на тему

ООД  для второй младшей группы на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_zanyatiyanov.docx17.54 КБ

Предварительный просмотр:

Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру.2 кеч.төркеме

Тема: 3 һәм 4 саннарын чагыштыру.Турыпочмаклык.

Максат: Балаларнын 3 һәм 4 саннарын чагыштыра алуларына ирешү,турыпочмаклык фигурасы белән таныштыруны дәвам итү,балаларда кызыксынучанлык ,ярдэм итү теләге уяту,сүзлек запасын баету.

Тәрбия бурычы: Күпбелүчәнлек, игътибарлылык, кызыксынучанлык тәрбияләү.  

Үстерелеш: Логик фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен үстерү. Сүзлек запасын активлаштыру һәм баету.

Белем бирү:Сан ягыннан  тигез, тигез булмаган төркемнәрне

 чагыштырып, нәтиҗәсен сүз белән әйтергә, саннарны тәртип буенча атарга өйрәтүне, турыпочмаклык белән таныштыруны дәвам итү. Предметларны санаганда соңгы санның бөтен группага кагылышлылыгын аңлап әйтергә өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә: Саннарны тәртип буенча атарга өйрәнү,турыпочмаклык фигурасын истә калдыру.

Җиһазлау: уенчык песи баласы,проектор,паззллар,геометрик фигуралар,песи сүрәте,карандашлар

Методик алымнар: әңгәмә,сорау,рәсем,күрсәтмәлек

Алдан эшләнелгән эш: рәсем карау, режим вакытында геометрик фигураларны,санауны  ныгыту.

Эшчәнлек барышы:

Т: - Хәерле көн балалар!Карагыз әле,безгә бүген күпме кунаклар килгән.Әйдәгез әле,алар белән исәнләшик.

Б: -Исәнмесез!(Здравствуйте!)(утыралар)

Мультфильмнан өзек карау.

Кайдандыр песи тавышы ишетелә.Группанын ишеге төбендә уенчык песи утыра.

Т: -Балалар карагыз эле,безгә кунакка песи килгән.Тик нигәдер ул калтырый,туңган бугай.Песи  ни өчен туңды микән?(кыш,салкын,киенмәгән...)

Песи : Исәнмесез,балалар!Минем исемем Гав.Беләсезме,Мин яши торган өйнең ишек алдында Мырауҗан исемле бер мәче яши.Ул миңа гел төрле  биремнәр бирә.Ә мин әле бик кечкенә,аларны аңлапта бетермим. Сез миңа аларны үтәргә булышмассыз микән?(булышырбыз!)

Т: -Балалар,әйдәгез әле бергәләп песи баласына булышыйк.

Экранда Мырауҗан бн Гав кемнеке кубрәк дип талашалар.Экранда 3 балык һәм 4 сөяк рәсеме.

Т: - Ягез,талашмагыз  Мырауҗан һәм Гав.Без балалар бн сезгә балыклар һэм сөякләрне санап күрсәтербез .(саныйлар)

  • Балалар,нәрсә күбрәк?Балыкмы?Сөякме?(сөяк)Дөрес,әйдәгез әле,Мырауҗан белән  Гав талашмасыннар өчен  предметларны бертигез  итеп куик.Моның өчен нишләргә кирәк?(бер балык өстәргә кирәк)

Песи:  Булдырдыгыз,рәхмәт сезгә,Мияу!

Т:- Балалар,әйдәгез эле,геометрик фигураларны кабатлыйк.Нинди фигураларны без беләбез? (өчпочмак,квадрат,түгәрәк)Ә хәзер без сезнең белән Мырауҗан белән Гавка алардан ой төзик.(ике өй төзиләр.Берсе зур,берсе кечкенә)

-Ничә өй төзедек?

-Нинди төстә?Түбәсе?Стенасы?Тәрәзәсе?

-Нинди геометрик фигуралардан төзедек? Түбәсен?Стенасын?Тәрәзәсен?

-Мырауҗанга кайсысын бирәбез?(зурысын),Гавка кайсысын?(кечкенәсен) .

Т: - Ә хәзер әйдәгез бергәләп ял итеп алыйк.(Балалар торып баса,физминутка ясыйбыз)

Физкультминутка

Эшчәнлегебезне дәвам итик.

Мырауҗан (экранда): -Балалар,сезнен төркемегездә кайдадыр минем фотосүрәтем яшерелгән,мина шуны табып кына бирегез эле?(фото эзлиләр)Уңда,сулда,артта,алда,өстә,аста төшенчәләрен кабатлыйбыз.

Мырауҗан: -Булдырдыгыз,менә нинди тапкырлар икән сез.Мяууу!(экранда)Ярый,мин китим әле,фотосурәтемне дусларыма күрсәтим.(экранда китә)

Песи: - Балалар, Мырауҗан миңа бер рәсем биреп калдырды, карагыз әле.Матур да түгел үзе  рәсеме,нәрсә икәнендә аңламыйм.

Т: -Балалар,әйдәгез рәсемне карыйк эле. Бу бит геометрик фигура, Гав. Карагыз әле,нинди геометрик фигура микән бу?(турыпочмаклык)Дөрес. Ә турыпочмак фигурасыннан нинди предметлар ясап була? (паровоз,машина,вагоннар,өй һ.б).

-Дөрес,вагоннар ясап була.Әйдәгез бергәләп песи баласы Гавка вагоннар ясап курсәтик.

-Молодцы!

Песи :- Балалар, сез бик тә акыллы,тапкыр икәнсез.Булдырдыгыз!Мырауҗан биргән биремнәрне бик җинел генә эшләп бирдегез.Рәхмэт сезгә!

- Мияу, балалар! Минем сезгә дип алып килгән күчтәнәчемдә бар иде бит әле,онытып җибәргәнмен.Менә бу тылсымлы кәҗиндә,минем иң яраткан яраткан ризыгым- балыклар. Сау  булыгыз!(чыгып китә)

Т: - Рәхмәт сиңа,Гав!Безгә тагын кунакка кил! Сау бул!(саубуллашалар)

Йомгаклау:

-Балалар,сез бүген нинди яңалык белдегез?

- Өйгә кайткач кемгә өйрәтәсез?

-Булдырдыгыз , балалар!Ә хәзер безнең кунакларыбыз белән дә саубуллашыр вакыт җитте.

- Сау  булыгыз!(До свидания!)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированное занятие по математике и обучению детей правилам дорожного движения в подготовительной группе «Математика в дороге»

Программное содержание: Совершенствовать навыки счета в пределах 10, учить на наглядной основе составлять и решать задачи на сложение и вычитание, закрепить умение измерять длину предмета с помощью ус...

Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про

Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...

конспект по математике " Юный математик"

Группа: Подготовительная , старшая.Технология: Социо-игровая Цель:Развитие логического мышления через блоки Дьенеша.Задачи: Развитие умений рассшифровывать ( декодировать информацию)о наличии или...

Конспект интегрированной организованной образовательной деятельности физкультура+математика "Путешествие по островам королевы математики в старшей группе.

Интегрированная организованная образовательная деятельность физкультура+математика "Путешествие по островам  "Королевы математики"...

КонспектООД "Мишуткины помощники"

Конспект организованной образовательной деятельности предназначен для детей 4-5 лет ....

КонспектООД по окружающему миру в средней группе на тему:«Чудо – чудное, диво - дивное» (русские народные игрушки)

Конспект ООД по окружающему миру в средней группе на тему:«Чудо – чудное, диво - дивное» (русские народные игрушки)...