Поездда кызыклы сәяхәт
план-конспект занятия по математике (младшая группа) по теме
Итоговое занятие по ФЭМП
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 20.98 КБ | |
| 492.06 КБ | |
| 67.36 КБ | |
| 437.8 КБ | |
| 25.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: “Поездда кызыклы сәяхәт”
Максат:
- Блалаларны төс, форма һәм зурлык буенча классификацияләргә өйрәтү; схемалар белән эшләргә өйрәтү; берничә кисәктән берне төзүне, җыюны ныгыту.
- Игътибарлылык, күзәтүчәнлек, хәтер,логик уйлау сәләтен үстерү.
- Матурлыкны күрә белергә өйрәтү, зәвык тәрбияләү.
Үстерешле тирәлек: урындыклардан ясалган поезд, билетлар, төрле төсле чәчәкләр.
Үткәрү формасы: уен ситуацияләре аша белем бирү.
Методик алымнар: телдән аңлатма, биремнәр, уеннар, күрсәтмәлелек.
Эшчәнлек барышы
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн миңа,
Хәерле көн безгә,
Хәерле көн сезгә,
Хәерле көн барыбызга!
- Балалар, мин сезгә бик кызыклы сәяхәткә барырга тәкъдим итәм. Сез ничек уйлыйсыз, без анда ничек барырбыз икән. (балалар җавабы)
- Дөрес, без поездда барырбыз.Поездның йөртүчесе бүген Әдил булыр.Поездга утырыр өчен безгә билетлар сатып алырга кирәк. Кассага барып, Софиядән билетлар алыгыз (балалар кассадан билетлар сатып алалар).
- Балалар, сез беләсезме, поездда билетларны тикшерә, тәртипне кем саклый?
- Кондуктор.
- Әйе, кондуктор билетларны тикшерә һәм барлык пассажирлар да үз урыннарына утыруларын карый. Бүген безнең поездда Риналь кондуктор була.
- Сез үзегезнең кайда утыруыгызны билетларга карап белә аласыз. Анда сезнең урындыктагы рәсем нинди төстә, нинди зурлыкта һәм фигурада икәне күрсәтелгән. Ә Риналь сезнең дөрес утыру утырмауны тикшерә. (балалар урындыкларга утыралар, машинист сигнал бирә)
Поездга без утырдык
Сәяхәткә җыендык.
Бип-бип-бип, бип-бип-бип
Сәяхәткә җыендык.
Барабыз урман аша,
Безгә кояш елмая.
Бип-бип-бип, бип-бип-бип
Безгә кояш елмая.
- Беренче тукталыш “Чәчәкле алан”. Поезддан төшәбез. (Поезддан өшкәч балалар куянны очраталар)
- Балалар, мин чәчәкле аланда сикереп йөри идем, бик көчле җил исте дә, барлык чәчәкләрнең таҗларын өзеп бетерде. Хәзер чәчәкләр матур түгел инде. Балалар, сез миңа чәчәкләрнең таҗларын җыярга булышасызмы?
- Әйе. (балалар төс һәм форма буенча чәчәкләр төзиләр)
- Рәхмәт сезгз балалар.(куян )
- Ә хәзер без поездга утырып юлга кузгалабыз.
Поездга без утырдык
Сәяхәткә җыендык.
Бип-бип-бип, бип-бип-бип
Сәяхәткә җыендык.
Барабыз урман аша,
Безгә кояш елмая.
Бип-бип-бип, бип-бип-бип
Безгә кояш елмая.
- Икенче тукталыш “Кызыклы йорт” дип атала. Без өстәл артына утырабыз. Сезнең каршыгызда матур өйләр, карточкалар бар. Өй түбәсендәге рәсемнәрне күрәсезме? Нәрсәләр ясалган анда? (балалар җавабы)
- Сезгә һәр катка дөрес рәсем куярга кирәк, ләкин катлардагы рәсемнәр кабатланмасын. (балаларның мөстәкыйль эше)
- Кемнәрнең эше бетте, поездга утырабыз да бакчага кайтабыз.
- Молодцы! Булдырдыгыз.
- Бүгенге эшчәнлектә актив булганыгыз өчен рәхмәт. Кунакларыбыз белән саубуллашабыз.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Кызыклы өйләр
Предварительный просмотр:
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кызыклы очрашу
Татар халык авыз иҗатын кулланып, балаларның сөйләм телен баету; төрле хәрәкәтләр ясап, балаларның кул-бармак хәрәкәтләрен үстерү. Эндәшләр, әйтенүләр өйрәнүне дәвам итү....

Математик поездда сәяхәт.
Зурлар төркемендә әти-әниләр өчен күрсәтелгән математика эшчәнлегенең конспекты....

Кызыклы математика
Мәктәпкә әзерлек төркемеИң гади математик күзаллаулар формалаштыру проектыПроектның дәвамлыгы 1 атна (3-9 сентябрь)Танып белү, күзаллау киңәйтү пр...

"Кызыклы Математика" дидактик уеннар, презентация.
"Кызыклы Математика" дидактик уеннар, презентация....

Конспект: “Математик поездда сәяхәт”
Данный материал предназначен для формирования математических представлений в старшей группе...

