Конспект: “Математик поездда сәяхәт”
план-конспект занятия по математике (старшая группа) на тему

Сейфуллина Хамида Медхатовна

Данный материал предназначен для формирования математических представлений в старшей группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematik_poezdda_syaht.docx27.5 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект: “Математик поездда сәяхәт”

                                      5-6 яшьлек балалар өчен

Максат: балаларның белемнәрен системалаштыру, камилләштерү;  логик фикерләү сәләтләрен үстерү.  

Тәрбия  бурычы: балаларда мөстәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү; уеннар вакытында балаларга һәрьяклы тәрбия бирүне тормышка ашыру.

Үстерү бурычы: балаларның 10 саны эчендә дөрес санау күнекмәләрен ныгыту; 1 дән 10 га кадәр саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау күнекмәләрен камилләштерү; геометрик фигураларны дөрес итеп аеру; төсләрне тану; фикерләү сәләтен арттыру; музыка ярдәмендә дөрес санау.

Белем берү бурычы: геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыту; геометрик фигураларны таный белүләренә ирешү; балаларга бирелгән биремне аңлап, мөстәкыйль эшләүне тәрбияләү; игътибарлык, күзәтүчәнлек һәм шөгыльгә карата кызыксыну хисе тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, с

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, техник чаралар куллану, сорауларга җавап бирү, мәсьәләләр әйтү, уен, үсендерү, мактау, сюрприз.

Җиһазлау: интерактив  тактада зур поезд рәсеме; проектор; ноутбук; икешәрләп, бер-бер артлы урындыклар; кызыл, яшел, сары, зәңгәр геометрик фигуралар – өчпочмак, түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык, әйләнә ябыштырыла), карточкалар.  Билетлар ясала. Һәр билеттагы 5 төрле геометрик фигура 4 төрле төскә буяла. Билет “сату” урыны әзерләнә. Залның бер почмагында “аланлык” корыла анда кәгаздән ясалган агачлар, бүкән төпләре, ясалма чәчәкләр, «Крокодил Гена» мультфильмындагы паровоз җыры һәм  аудиоязмалар.

Эшчәнлек төзелеше

I.  Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле.

          II. Төп өлеш.

  1.  “Билетлар сатып алу”
  2. “Нинди геометрик фигуралардан ясалган?” дидактик күнегү.
  3. Уен  “Төрле тизлектә сана”.
  4. Уен “Урман аланында”.
  5. Уен “Ничәгә артык?”.
  6. Уен “Нинди геометрик фигурага ошаган?”
  7. Мәсьәләләр чишү.
  8. Ял  минуты.
  9. Уен “Дөрес сана”.

III. Рефлексия.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Балалар, бүген нинди кояшлы, матур көн. Шушы матур минутларда бер-беребезгә елмаюлар бүләк итик (лирик музыка яңгырый.)

                                                      Хәерле иртә!

                                                      Тизрәк елмай!

Бүгенге көнең

    Күңелле булсын,

Үзең күрерсең,

    Булыр ул шулай!

Хәзер сезнең белән “математик поездка” утырып “сәяхәткә” чыгарбыз.

Әмма поездга утыру өчен безгә билет алырга кирәк. Билетлар гади түгел, аларга геометрик фигуралар төшерелгән. Ә менә кем дә кем билеттагы тамга буенча вагонда үз урынын тиз генә эзләп таба, ул безнең белән сәяхәткә бара. Ә хәзер Алия – билет сатучы, калганнарыгыз исә билет алучылар булсын. (Балалар, бер-бер артлы тезелеп, билет алалар, билет буенча урыннарын табалар). Һәрберегез дә үз урыннарыгызны дөрес таптыгызмы икән? Яле, Артур билетларны тикшереп, карап чык һәм безгә дөресме – юкмы икәнен әйтеп бир. (Артур тикшереп чыгы. Билетларның икенче ягына төрле – төрле 10 рәсем төшерелгән).

Инде сәяхәткә китәргә  вакыт җитте (музыка астында балалар куллары белән поезд йөрү хәрәкәтләре ясыйлар).

Тәрбияче: безгә поездда барганда күңелсез булмасын өчен, бераз сөйләшеп, күңел ачып алыйк. Менә бер рәссамчы, сәяхәткә чыгасыбызны белгәч, үзенең рәсемнәрен бүләк итте. Әйдәгез, шул рәсемнәре карыйк.

- Беренче рәсем.

- Бу нәрсә?

- Бу машина.

- Машина нинди геометрик фигуралардан ясалган? Әдилә, син әйтеп кара әле.

- Машинаның кабинасы – квадраттан, арбасы – турыпочмаклыктан, тәгәрмәчләре түгәрәктән ясалган.

- Бик дөрес.

  Икенче рәсем.

  • Бу кем?
  • Бу кеше фигурасы.
  • Диана, кеше фигурасы нинди геометрик фигуралардан тора?
  • Кеше фигурасының башы түгәрәктән ясалган; гәүдәсе, кул һәм аяк очлары әйләнәдән тора, кул һәм аяклары турыпочмаклыктан ясалган.
  • Бик дөрес. Без, сөйләшә торгач, беренче тукталышка да килеп җиткәнбез. Ә хәзер әкрен генә урыннарыгыздан торыгыз да “аланлыкка” килегез.

Нинди матур алан! Без хәзер сезнең белән шушында ял итәрбез. Тик

утырмагыз, бер көй тыңлагыз. Сез шул көй астында, күзләрегезне йомып, 10 га кадәр эчтән генә дөрес итеп санарга тиешсез. Ә соңыннан исә шушы көй астында ничек итеп санаганыгызы (тиз, әкрен, уртача тизлектә) әйтерсез.

Әзерләндек – тыңлыйбыз (балалар санарга керешәләр. Кемнең ничек санавын тикшерәм, үзем дә санап күрсәтәм).

  • Ә хәзер шушы ук көйгә кулларны чабып саныйк.

Кинәт урманчының балта тавыша ишетелә.

Тәрбияче: Балалар, урманчы бабайның балта тавышын саныйк.

Ул балтасы белән бүрәнәгә ничә тапкыр сукканын санап барыгыз, аннары ул санны төрле рәсемнәр (төрле санда) төшерелгән карточкадан күрсәтегез. (рәсемнәр сатып алынган билетлар артына ясалган. Мәсәлән, карточкага күбәләк (4 туп һ.б.) рәсеме ясалган. Бала алар арасыннан үзенә кирәген сайлап ала).

 Менә урманчы бабай, маңгаендагы тирен сөртә-сөртә, үзе дә балалар янына килә.

- Исәнмесез, балалар!

- Исәнмесез, урманчы бабай!

- Балалар минем шушы тирәдә генә төенчегем бар иде, күрмәдегезме?

          - Мин күрдем, бабай, менә ул, ал.

          - Ай рәхмәт, Инсаф. Әллә нишләп туңып киттем, анда пидҗәгем бар иде, шуны киим әле.

1 бала:

  • Бабай, синең пидҗәгең бигрәк матур икән. Төймәләре дә бик күп.
  • Балалар, әйдәгез, бер уен уйнап алабыз. Күзегезне йомып, пидҗәктәге төймәләрне санагыз. Ягез, кем кыюрак. Әйдә, Әдилә, син башла. (Пидҗәкнең бер ягында – 5, ә икенче ягында 4 кенә төймә, бишенчесе исә, ялгышып, пидҗәкнең җиненә тагылган).

Әдилә, күзен йомып, төймәләрне саный.

Тәрбияче:

 -Беренче рәттәге төймәләр саны икенче рәттәге төймәләр саныннан ничәгә артык?

- 1 гә артык.

-  Икенче рәттә ничә төймә таксак, беренче рәтнеке кадәр була?

- Берне таксак.

- Урманчы бабай: балалар, ул төймәм минем бар бит. Мин аны ялгышып, җинемә тагып куйганмын.

- 2 бала: Бабай, синең пидҗәгеңнен ялгаулары да бик кызык икән.

- Ә нәрсәсе бик кызык, Ренал?

- Әнә карагыз әле, бабайның аркасындагы ямавы әйләнәгә охшаган.

- Алия:

- Ә менә монысы турыпочмаклык бит.

3 бала:

- Өченчесе – өчпочмакка ...

4 бала:

- Дүртенче фигура – квадратка.

- Урманчы бабай:

- Кара инде син аны, чынлап та, бик кызык килеп чыккан икән шул.

Балалар, ә сез мәсьәләләр чишә беләсезме?

  • Беләбез.

Мин сезгә мәсьәләләр әйтәм, тыңлап карагыз.

а) Куянда ничә койрык, ничә аяк бар?

(Балалар җавабы).

б) Ләйләнең 5 аюы, 2 эте бар. Аның барлыгы ничә уенчыгы бар?

(Балалар җавабы).

в) Агач ботагында 8 чыпчык утыра иде, икесе очып китте. Барысы ботакта ничә чыпчык калды?

(Балалар җавабы).

г) Аюның ничә мөгезе бар?

(Балалар җавабы).

Урманчы бабай: - Дөрес. Бик яхшы. 

Тәрбияче: балалар, әйдәгез, Урманчы бабай белән ял итеп алабыз.

  Йом-йомшак куяннар

Йокыдан уянганнар.

Нинди рәхәт аланда

Шатланалар алар да

  Тик бүрене күрмиләр.

 Читтәнрәк йөрмиләр,

     Бүре – бик  явыз нәрсә,

        Уйлап тормый  һичнәрсә,

                                                 Аланга килеп җитә,

     Куяннарны  куып  китә

         (Балалар йөгереп китәләр).

Тәрбияче:

Урманчы бабай, безгә китәргә вакыт. Сезгә бик зур рәхмәт. Кайтыр юлыбыз ерак. Бу якларга тагын бер килеп чыгарбыз. Балалар, урманчы бабай белән саубуллайшык та үз урыннарыбызга утырып кузгалыйк.

Балалар:

- Сау бул, исән – имин тор.

- Сау булыгыз! Безнең якларга тагын килегез.

Балалар яңадан үз урыннарына – “поездка” утыралар (музыка астында балалар куллары белән поезд йөрү хәрәкәтләре ясыйлар).

Тәрбияче:

  • Әйдәгез, безгә күнелсез булмасын өчен, тагын сөйләшеп алыйк.

Алмаз, Алинә синең кайсы ягыңда утыра?

  • Алинә, минем сул ягымда утыра.
  • Алинә, инде хәзер син әйт, Инсаф синең кайсы ягыңда утыра?
  • Инсаф минем уң ягымда утыра (Алда, артта сүзләрен кертеп, җаваплар тыңлана, тагын 4-5 балага сорау бирелә).

– Бик дөрес . Әйе, менә без килеп тә җиттек. Су аркылы чыгып булмый. Әгәр дә ташлардагы саннарны дөрес тәртиптә төзсәк, елганың икенче ягына чыгып була. 1ле соныннан сон нинди сан келә? (2) 5 белән 7 саны арасында нинди сан тора?  Хәзер миңа уңга кадәр санап күрсәтегез (1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 10).  Бер-бер артлы да санагыз (беренче, икенче ... унынчы). Кире тәртиптә  саныйбыз. Бик дөрес. (Күпер төзелгәч аргы якка аяк очларына басып чыгу). Менә елганы да кичтек, инде кайтыр вакыт та җитте. Барыгыз да урыннарыгызга утырыгыз. Менә шулай, кузгалдык!

 Рефлексия.

Балалар, менә без “Бакча” тукталышына кайтып та җиттек. Хәзер барагыз минем яныма килегез. Әйтегез әле, сезгә сәяхәт ошадымы? Нәрсәләр эшләдек? Без кемдә кунакта булдык? Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдегез? Бүгенге биремнәр сезгә ошадымы? Миңа да сезнең белән эшләү бик кызык булды. Шуның белән сәяхәтебез тәмам.

Татарстан Республикасы

Тукай районы, Суык-Су авылы

“Ак каен” балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем

бирү учреждениесенең

1 квалификацион категорияле тәрбиячесе

Сейфуллина Хамида Медхат кызы.    

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПЛАН-КОНСПЕКТ «Математика - это интересно!»

Цели: 1.Упражнять в счете в пределах десяти  в  прямом и обратном.        2. Закреплять знания о последовательности дней недели, времен года....

Математик поездда сәяхәт.

Зурлар төркемендә әти-әниләр өчен күрсәтелгән математика эшчәнлегенең конспекты....

Конспект «Математика в движении»

Непосредственная образовательная деятельность в подготовительной группе МДОУ детский сад №2 «Солнышко» с.Лесное....

Конспект математика

КОНСПЕКТ НОД по математики«Спасём лебедей» подготовительная к школе группа...

Конспект: «Математика һәм сөйләм теле үстерү шөгыльләреннән катнаш эшчәнлек” зурлар төркеме

Максатлар:Балаларның гади математик күзаллауларын формалаштыру.10 га кадәр санау.Саннарың күршесен дөрес атау күнекмәләрен ныгыту.Балаларның логик фикерләрен үстерү.Нокталар белән рәсем ясау күнегүләр...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...