Кызыклы очрашу
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме

Шайхутдинова Чулпан Тимершаеховна

 

Татар халык авыз иҗатын кулланып, балаларның сөйләм телен баету; төрле хәрәкәтләр ясап, балаларның кул-бармак хәрәкәтләрен үстерү. Эндәшләр, әйтенүләр өйрәнүне дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Кызыклы очрашу36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы балалар бакчасы”

Тема: “Кызыклы очрашу”

1 нче кечкенәләр төркеме өчен

2 нче категорияле тәрбияче Шайхетдинова Чулпан Тимершәеховна

2011-2012 нче уку елы

Тема: Кызыклы очрашу. (1 кечкенәләр төркеме очен)

Максат: Татар халык авыз иҗатын кулланып, балаларның сөйләм телен баету; төрле хәрәкәтләр ясап, балаларның кул-бармак хәрәкәтләрен үстерү. Эндәшләр, әйтенүләр өйрәнүне дәвам итү.

Материал: Кояш , тилгән рәсемнәре; тавык, чеби, песи уенчыклары; тартма(бармакчалар белән)

Шөгыль барышы:

Исәнмесез балалар! Сез бүген шундый матурлар, мин сезне күрүемә бик шат.  Әйдәгез әле балалар кояшны чакырыйк, ул бүген матур итеп безгә карап, елмаеп торсын.

Балалар:Кояшкаем ,чык, чык.

               Майлы ботка бирербез.

               Майлы ботка казанда,

               Тәти кашык базарда.

               Кирәкми безгә салкын,

               Кирәк безгә саф алтын.

               (кояш рәсеме күренә)

Балалар без нәрсә эшләдек? (Кояшка эндәштек һәм ул безне ишетеп чыкты). Ул бөтен җирне җылыта. Кулларыгызны кояшка сузыгыз әле, җылысын сизәсезме? Шулай итеп кояш нурлары безне иркәләп торсын.

(магнитофоннан чеби тавышлары ишетелә, тавыгы белән чеби уенчыклары күрсәтелә) .

Карагыз әле, нинди матур чебиләр, бу Галия әбинең чебиләре ахрысы! Алар нинди төстә? Тагын алар ниндиләр? Тавык чебиләрен ничек чакыра? Ә йомырка салгач тавык ничек кычкыра?

( балаларның җаваплары).

Тавык чебиләрне саклап йөртә, аларга азык эзләп бирә. Ул чебиләрен бик ярата.

(хәрәкәттә тилгән рәсеме күрсәтелә)

Ай-ай балалар тилгән килә, чебиләрне алып китә күрмәсен, әйдәгез аны куып җибәрик.

Балалар: Тилгән, тилгән,

               Чеби урларга килгән,

               Бер аягы камырдан,

               Бер аягы тимердән.

               Көш, карак, көш, карак,

               Торабыз һәрчак карап.

              (тилгән югала)

Булдырдыгыз   сез бик үскән балалар икәнсез.

Карагыз әле , Галия әбинең песиедә сезнең янга килгән. Әйдәгез аның белән дә уйнап алыйк .

Уен”Пескәем”(бармак уены)

              Мияу,мияу пескәем,

              Соры синең төскәең,

              Йомшак синең йоннарың,

              Җылы синең туннарың, прес!

(тартма күреп алалар)

Монда ниндидер тартма бар, бу да әбинең тартмасы микән?Анда нәрсәләр бар икәнен беләсегез киләме?

(тартмадан әби, бабай, әти, әни, бәби бармакчаларын чыгара; бармакчаларны бармакка киеп тәрбияче уеннын сүзен әйтә, балалар арттан кабатлыйлар).

             Бу бармак- бабай,

             Бу бармак-әби,

             Бу бармак-әти,

             Бу бармак-әни,

             Бу бармак-бәби.

(бармакчалар баларга кидертеп уйнатыла)(чәнти бармакка күрсәтеп)

Бу бармакның исеме ничек әле?(бәби )

Әйе, бәби. Ул бик кечкенә. Безнең дә бит бәби курчакларыбыз бар, Аларның сезнең кебек дәү үсәселәре килә. Әйдәгез, аларны юатыйк, шатландырыйк.

Юаткыч сөйли-сөйли, “үчтеки”иттерәләр:

           Үчтеки-үчтеки,

           Үсмәгәнгә кечтеки.

           Үсә-үсә зур булыр,

           Бигрәк матур кыз булыр

          (Бик батыр егет булыр)

Рәхмәт сезгә балалар. Йомгаклау.