Конспект занятия по фэмп в средней группе "Путешествие в лес"
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему

Гатина Гулия Минхарисовна

Конспект: “Урман аланына сәяхәт”

Уртанчылар төркеме.

 Алдан эшчәнлек:

-урман турында картиналар  карау;

-дид.уеннар уйнау: “Тәртип буенча тез”, “Тәбәнәк-биек”, “Бу нинди фигура?”

 

Демонстратив материал:төрле зурлыктагы чыршы рәсемнәре; саннар язылган билетлар,куян,саннар ябыштырылган куян балалары рәсемнәре,тиен рәсеме,төрле фигура формасында картоннан киселгән чикләвекләр,төрле зурлыктагы гөмбәләр.

Өләшмә материал: Кар бабай ясау өчен фигуралар,клей,салфеткалар.

Шөгыльнең структурасы:

  1. Кереш өлеш:

-Исәнләшү.Сәяхәткә бару турында сөйләшү.Билетлар буенча урыннарга утыру.

     2. Төп өлеш:

        -Тукталыштагы биремнәрне үтәү.

Ял минуты.

Кар бабай ясау.

       3.Йомгаклау.

  

Максат:

- дүрт эчендә санарга өйрәтүне дәвам итү; геометрик фигураларның әйтелешен  ныгыту;

-бер рәткә тезелгән әйберләргә күрсәтеп аңлату (барлыгы дүрт гөмбә);

- предметларны күләмнәре буенча бер рәткә тезүне ныгыту;

-бердәм аралашу эшчәнлегенә балаларда кызыксыну уяту; иҗади һәм образлы күзаллау сыйфатлары тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект: “Урман аланына сәяхәт”  (Уртанчылар төркеме)

 Алдан эшчәнлек:

-урман турында картиналар  карау;

-дид.уеннар уйнау: “Тәртип буенча тез”, “Тәбәнәк-биек”, “Бу нинди фигура?”

Демонстратив материал:төрле зурлыктагы чыршы рәсемнәре; саннар язылган билетлар,куян,саннар ябыштырылган куян балалары рәсемнәре,тиен рәсеме,төрле фигура формасында картоннан киселгән чикләвекләр,төрле зурлыктагы гөмбәләр.

Өләшмә материал: Кар бабай ясау өчен фигуралар,клей,салфеткалар.

Шөгыльнең структурасы:

  1. Кереш өлеш:

-Исәнләшү.Сәяхәткә бару турында сөйләшү.Билетлар буенча урыннарга утыру.

     2. Төп өлеш:

        -Тукталыштагы биремнәрне үтәү.

Ял минуты.

Кар бабай ясау.

       3.Йомгаклау.

   Максат:

- дүрт эчендә санарга өйрәтүне дәвам итү; геометрик фигураларның әйтелешен  ныгыту;

-бер рәткә тезелгән әйберләргә күрсәтеп аңлату (барлыгы дүрт гөмбә);

- предметларны күләмнәре буенча бер рәткә тезүне ныгыту;

-бердәм аралашу эшчәнлегенә балаларда кызыксыну уяту; иҗади һәм образлы күзаллау сыйфатлары тәрбияләү.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче:  -Балалар,әйдәгез әле, кулны-кулга тотыныйк та, бер-беребезгә елмаик. Бик яхшы. Ә хәзер тирән итеп сулыш алыйк һәм киредән чыгарыйк.

-Балалар,бүген без сезнең белән урманга сәяхәткә барабыз. Ләкин урман ерак. Ә нәрсәдә барып була соң? (Машинада, поездда, самолетта).

-Без сезнең белән автобуска утырып барабыз.Мин сезгә билетлар таратам,шул билеттагы саннар буенча һәркем үз урынын табарга тиеш.

“Урыныңны тап” уены.

(Балалар урыннарына утыралар һәм анда ни өчен утыруларын аңлаталар. Мәсәлән, “Мин монда утырдым, чөнки минем билетта да ике саны, урындыкта да шул ук сан.”).

Тәрбияче: -Урманга килеп җиттек. Билетларны сумкага куйдык,алар безгә кайткан чакта кирәк булачаклар әле.

Беренче тукталыш “Чыршылар аланы”

– Балалар,карагызчы, безнең каршыда нинди алан? Аланлыкта нәрсәләр үсеп утыра?

-Бу чыршылар аланы. Ничә чыршы үскән, балалар?

Ислам, санап килче чыршыларны: бер чыршы, ике чыршы, өч чыршы, дүрт чыршы.  Барлыгы дүрт чыршы.

-         Балалар, чыршылар бертөрлеме? (Төрле-төрле) Нинди билгесе буенча алар аерылалар? (Биеклеге буенча)  Чыршыларны иң биегеннән тәбәнәгенә таба тезеп куярга кирәк.

-  Иң биек чыршы ничәнче урында? (Беренче)

-   Иң тәбәнәк чыршы ничәнче урында? (Дүртенче)

Икенче тукталыш “Тиенкәйдә”

Тиен:  -Агач төбендә утырам,

Мин чикләвекләр яратам.

Чикләвекләр,гөмбәләр,

Санагыз,әле,балалар.

Тәрбияче:

- Тиеннең ничә гөмбәсе бар? Ничә зур, ничә бәләкәй гөмбә ? (1 зур, 3 бәләкәй. Барлыгы 4 гөмбә. Бәләкәйләре зурларына караганда күбрәк).

-Ә хәзер инде чикләвекләр карагыз. Алар гади чикләвекләр түгел. Алар төрле формада. Кайсыгыз аларны атый.

 Икенче тукталыш “Ак куянкайда”

Тәрбияче:

-Балалар,бу нинди җәнлек? Куян төсен кыш көне нишләтә?( Ак төскә үзгәртә). –Балалар,куянкайның балалары буталган.Аларны тәртип буенча тезәргә кирәк.

Ял минуты:

 Утырып туңмадыгызмы?  Әйдәгез, бераз җылынып алыйк.

                                                      Без суыктан курыкмыйбыз,

                                                      Куллар белән колакларны,

                                                      Борыннарны ышкыйбыз.

                                                      Кулларны чәбәклибез,

                                                      Аякны күтәрәбез.

                                                      Урында сикерәбез.

                                                      Аннары йөгерәбез.

 -Җылындыгызмы инде? Хәзер суык сезгә куркыныч түгел, шулай бит. (Әйе)

 Тәрбияче:  -Әйдәгез,балалар кар бабайлар ясыйк. Элек карыйк әле,кар бабай нинди фигуралардан тора? Башта нинди түгәрәкне,аннан кайсы түгәрәкне ябыштырырга кирәк? ( башта зур түгәрәкне,аның өстенә кечкенә түгәрәкне ябыштырабыз). 

“Кар бабайлар ясау”

Тәрбияче:

-Әфәрин, балалар, урмандагы барлык биремнәрне дә үти алдыгыз. Ошадымы сезгә урманда? Нәрсәләр күрдек? Нәрсәләр эшләдек? Ә хәзер яңадан билетлар алдыкта урыннарга утырдык. Төркемгә кайтабыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по ФЭМП в средней группе (ориентировка во времени)

Занятие по математике в средней группе на расширение представлений о частях суток...

Конспект занятия по ФЭМП в средней группе детского сада

Занятие по ФЭМП всредней группе детского сада. Знакомство с планом (картой), закрепление пройденного материала....

Конспект занятия по ФЭМП в средней группе "Осенние подарки"

Занятие по ФЭМП в средней группе.«Осенние подарки». ТЕМА: Число 6. Цифра 6.ПРОГРАММНОЕ СОДЕРЖАНИЕ:1.Формировать у детей представление об образовании последующего числа путём прибавления еди...

Конспект занятия по ФЭМП в средней группе (занятие проводилось для курсов повышения квалификации).

Конспект занятия по ФЭМП в средней группе (занятие проводилось для курсов повышения квалификации).Тема: Как растения помогают освоить азы математики.Цель: Учить рассматривать растения в определённой п...

КОНСПЕКТ Конспект занятия по ФЭМП в средней группе «Счет в пределах 5. Геометрические фигуры»

КОНСПЕКТКонспект занятия по ФЭМП в средней группе«Счет в пределах 5. Геометрические фигуры»...