Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт.
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему

Газизова Гульназ Явдатовна

Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт.

Икенче кечкенәләр төркемендә математикадан оештырылган эшчәнлек

 

Максат: Дьенеш блоклары  ярдәмендә модельләштерү технологияләре, уен – ситуацияләр кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру.

Белем бирү бурычлары: 2 предметны озынлыклары, биеклекләре буенча чагыштыра белүне, геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белүне, “ничәнче?” дигән сорауны дөрес итеп куеп, җавап бирергә өйрәтү.

Үстерү бурычы: логик фикерләүләрен, игътибарларын, хәтерләрен, кызыксынучанлыкларын, бармакларның вак моторикасы хәрәкәтләрен үстерү;  сөйләм телен камилләштерү; сорауларга тулы итеп җавап бирүләренә ирешү.

Тәрбия бурычлары: әкиятләргә карата мәхәббәт, ярдәмчел буласы килү теләге тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедия проекторы, “Теремкәй” әкиятеннән слайдлар, Дьенеш  блоклары, маскалар.

Белем бирү өлкәләре: танып-белү (математика), матур әдәбият  һәм әйләнә–тирә дөнья белән таныштыру, конструкцияләү, физкультура, социальләштерү.

Сүзлек эше: Өн сүзе белән таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_-_kopiya.docx22.63 КБ

Предварительный просмотр:

Газизова Г.Җ.

МАМББУ № 109 “Курай”

 балалар бакчасы тәрбиячесе.

Яр Чаллы шәһәре РТ

Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт.

Икенче кечкенәләр төркемендә математикадан оештырылган эшчәнлек

 

Максат: Дьенеш блоклары  ярдәмендә модельләштерү технологияләре, уен – ситуацияләр кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру.

Белем бирү бурычлары: 2 предметны озынлыклары, биеклекләре буенча чагыштыра белүне, геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белүне, “ничәнче?” дигән сорауны дөрес итеп куеп, җавап бирергә өйрәтү.

Үстерү бурычы: логик фикерләүләрен, игътибарларын, хәтерләрен, кызыксынучанлыкларын, бармакларның вак моторикасы хәрәкәтләрен үстерү;  сөйләм телен камилләштерү; сорауларга тулы итеп җавап бирүләренә ирешү.

Тәрбия бурычлары: әкиятләргә карата мәхәббәт, ярдәмчел буласы килү теләге тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедия проекторы, “Теремкәй” әкиятеннән слайдлар, Дьенеш  блоклары, маскалар.

Белем бирү өлкәләре: танып-белү (математика), матур әдәбият  һәм әйләнә–тирә дөнья белән таныштыру, конструкцияләү, физкультура, социальләштерү.

Сүзлек эше: Өн сүзе белән таныштыру.

 

Барышы:

Тәрбияче: Исәнмнсез, балалар! Әйдәгез әле үз-үзебез белән исәнләшеп , хәлләрне белешеп алыйк.

Исәнмесез, күзләр, сез уяндыгызмы?

Исәнмесез, битләр, сез уяндыгызмы?

Исәнмесез, колаклар, сез уяндыгызмы?

Исәнмесез, куллар, сез уяндыгызмы?

Исәнмесез, аяклар, сез уяндыгызмы?

Исәнмесез,  без уяндык.

  • Балалар, бүген без сезнең белән математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә кунакка  барырбыз. Хәзер без сезнең белән менә шушы  паласка утырабыз да, бик матур бер аланга очабыз (Паласка утыралар,күзләрен йомалар. Музыка уйный. Музыка туктагач, күзләрен ачалар. Экранда Теремкәйле бик матур урман аланы.  Өстәлләрдә Дьенеш блоклары салынган тартмалар ята.)

  • Менә без сезнең белән урман аланында. Шушы матур аланда бер теремкәй бар икән. Ә теремкәй янында бер агач үсеп утыра икән. Балалар, шушы агач белән теремкәйне чагыштырып карыйк әле.

(Дидактик күнегү: “Кайсы биек, кайсы тәбәнәк?” Теремкәйне янында үсеп утыручы биек агач белән чагыштыру )

-Әйтегез әле, теремкәй нинди? (Тәбәнәк)

-Кайдан белдегез? (Янындагы агач белән чагыштырып)

-Әйе, бик дөрес: агач биек, ә теремкәй тәбәнәк (Агач зур зәңгәр турыпочмаклык, теремкәй – зур сары квадрат)

- Бервакыт, бер тычкан үтеп барганда, шул теремкәйне күреп алган һәм шунда яшәргә уйлаган( Ә тычкан шундый булган: түгәрәк, кечкенә, сары) . Караса, ишектә йозак эленеп тора, ди. Балалар, йозакны ачарга да ярдәм итик инде тычканга.

Уен “Йозак”(бармаклар белән хәрәкәтләр эшлибез)

Аланда бар теремкәй (бармакларны бер-берсенә терәп куябыз)

Ишегендә аның йозак (бармакларны берсе арасына икенчесен тыгабыз)

Тычкан ишекне шакый (уч төпләрен бер-берсенә кагабыз)

Ачкычны бора (кушылган учларны боргалыйбыз)

Йозакны тарта (Кулларны акрын гына аерабыз)

Ишекне ача (Кулларны төшерәбез)

Менә йозак ачылып та киткән , ди.

Тычкан  ишек шакыган.

Тычкан: Терем-теремкәй, кем Теремкәйдә яши?

Беркем дә җавап бирми һәм тычкан анда яши башлый.

Бу аланнан ерак түгел бик матур күлдә бер бака яши икән. Беркөнне бака күлдән башын чыгарып караган һәм теремкәйне күреп алган һәм шул теремкәйгә килгән. Ул да ишек шакыган(Тук-тук)

Тычкан: Кем бар анда?

Бака: Мин бу – Бака.  (Ә бака шундый булган: өчпочмаклы, кечкенә, кызыл.) Шулай итеп алар бергә яши башлаганнар.

Шулай матур гына яшәп ятканда  тагын ишек шакыйлар: Тук-тук!

Тычкан – Бака: Кем бар анда?

Куян: Бу мин – Куян. (Ә куян шундый булган : өчпочмаклы, зур, зәңгәр.)

Шулай итеп алар өчәү яши башладылар.

Беркөнне тагын ишек шакыйлар: Тук-тук!

Тычкан – Бака-Куян: Кем бар анда?

Төлке: Бу мин – Төлке. (Ә төлке шундый булган: өчпочмаклы, зур , кызыл.)

Шулай итеп алар дүртәү яши башлыйлар.

Менә  тагын ишек шакыйлар: Тук-тук!

Тычкан – Бака-Куян - Төлке: Кем бар анда?

Бүре: Бу мин – Бүре.  (Ә бүре шундый булган: квадрат, зур, сары.)

Шулай итеп алар бик күңелле генә яши башладылар.

Матур гына яшәп ятканда теремкәй янына аю килеп чыга. (Ә аю шундый иде: турыпочмаклы, зур һәм зәңгәр ) Аның да теремкәйдә яшәп каласы килгән. Аю теремкәйнең бер алдына, бер артына чыгып караган. Ләкин берничек тә керә алмаган. Түбәгә менеп, морҗадан төшмәкче булган. Менүе генә булган, теремкәй ишелгән дә төшкән. Хайваннар көчкә генә чыгып өлгергәннәр. Аю шул ачуыннан хайваннарны куа башлаган.

-Балалар , әйдәгез без дә аюдан качыйк. Үзебезнең йортларыбызны табыйк. Мин сезгә берәр фигура бирәм. Ә сез, көй туктауга, шул фигураның үзлеге буенча үзегезнең йортыгызны табарга тиешсез.

Хәрәкәтле уен “Үз йортыңны тап” (Бер балага аю маскасы кидерелә, ә калган балаларга берәр фигура бирелә, идәнгә  кызыл өчпомак, зәңгәр квардат, сары түгәрәк макетлары куела. Көй туктагач, балалар шунда кереп басалар)

-Менә ял да итеп алдык. Безнең хайваннар йортсыз калды бит. Хәзер шул хайваннарга  ярдәм итәргә, алар өчен йортлар төзергә кирәк.  Ләкин йортлар төзегәнче , Теремкәйдә ничә хайван яшәгәнен ,  аларның нинди өлешләрдән торганын искә төшереп алырбыз.

- Геометрик уен “Хайваннар нинди фигуралардан тора?” (Балалар үзләренең алдындагы блоклардан ясалган әкият геройларын  - аларның нинди өлешләрдән торганын, үзлекләрен әйтәләр. Бу эш индивидуаль рәвештә  һәм барысы  бергә башкарыла).

- Хәзер менә шушы урман хайваннарына матур итеп яңа теремкәй төзик инде.

- Дидактик уен “Йорт тозү” (Дьенеш блокларыннан  йортлар төзиләр. Өйнең корпусы квадрат, түбәсе өчпочмак)

-Менә нинди матур өйләр килеп чыкты. (Балалардан үзләренең өйләренең нинди геометрик фигуралардан торуларын, төсләрен әйттерү).

- Менә алар үзләренең зур, матур өйләрендә дус, тату гаилә булып яши башлаганнар.

- Әкияттә без  теремкәй-йорт дип атыйбыз. Ә чынлыкта хайваннар өндә яшиләр. Һәрбер хайванның да, җәнлекнең дә үз өне була. Ул өннәрне туздырмаска, сакларга кирәк. Хайваннар һәм җәнлекләр безнең дусларыбыз, табигать сакчылары алар.

–Балалар, хәзер яңадан үзебезнең тылсымлы паласыбызга утырыйк һәм  төркемебезгә кайтыйк (паласка утыралар, күзләрен йомалар, көй астында бүлмәгә кайталар)

-Менә кайтып та җиттек. Без бүген кайда булдык? Анда нәрсәне һәм кемнәрне очраттык? Без аларга ничек ярдәм иттек? Нәрсәләр   исегездә калды?(Балаларның тулы җаваплары).

- Рәхмәт, балалар.

 

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт”

“Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт”...

"Теремкәй" әкиятенең яңача үзгәртелгән күңел ачу кичәсе

Уртанчылар төркеме балалары өчен "Теремкәй" әкиятенең яңача үзгәртелгән күңел ачу кичәсе....

Матемитика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт

Максат: информацион – коммуникатив технологияләр, уен – ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып балаларда танып беүгә теләк тудыру. ...

Конспект: «Математика илендәге “Теремкәй” әкиятендә кунакта “

Конспект: «Математика илендәге “Теремкәй” әкиятендә кунакта “ Зурлар төркемендә математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге. Максат: информацион ...

Математика илендә

Математика илендә                                    ...

"Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерү

Театральләштерү аша балаларның сүзлек байлыгын үстерү, активлаштыру, шигырь юлларын истә калдыру, чиста hәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү....