Математика илендә
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему

 

 

 

 

Математика илендә

                                     

 

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_ilend.docx21.97 КБ

Предварительный просмотр:

                                Математика илендә

Белем бирү өлкәсе “Танып белү”

(математика)

  Мәктәпкә хәзерлек төркеме                                                          

Максат: балаларга саннар арасындагы төрле сан алдыннан, артыннан килгән           саннарны дөрес итеп атый белергә өйрәтүне дәвам итү, мәсьәлә төзи ,саннарны чагыштыру,исәпләү күнекмәләрен  ныгыту,  логик фикерләүләрен үстерү , геометрик фигураларны дөрес итеп атау, игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау һәм материал :”Автобуслар” уены өчен санннар язылган карточкалар, карта ,”Яз” фасылы турында рәсемнәр, биремнәр,күчмә кошлар рәсемнәре, Е.В.Колесникова “Я считаю до двадцати”(эш дәфтәре).

Белем өлкәләрен интеграцияләү:”Аралашу”, Сәламәтлек”,”Танып белү”,”Куркынычсызлык”

                             Эшчәнлек барышы

 1.Исәнләшү.

 Т. -Исәнмесез,балалар!

   -  Балалар, әйдәгез бер-беребезне сәламләп алыйк.

     -Хәерле көн, минем бакчам!

     -Хәерле көн, бар табигать!

     -Хәерле көн, дуслар!

     -Хәерле көн, кунаклар!

2. «Сорау –жавап» уены .

     -Хәзер елның нинди фасылы?

     -Яз айларын сана.

     -Бер атнада ничә көн?

     -Бүген атнаның ничәнче көне?

     -Кичә нинди көн иде?

     -Иртәгә нинди көн була?

     -Куаклыкта  6 колак күренеп тора. Анда куяннар яшеренгәннәр. Ничә куян? (3)

     -Әби 2 пар носки бәйләде. Әби барысы ничә носки бәйләгән? (4)

        (Яз турында әңгәмә үткәрү)

            (Яз билгеләрен санау)

 3. Т.- Балалар, без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәткә автобус белән барырбыз.

     «Автобуслар» уены.  Уенда катнашучыларның муеннарына берәр төрле сан язылган катыргы түгәрәкләр эленә (балалар белгән саннар гына файдаланырга тиеш).Алар-“автобуслар”, саннар-автобусларның номерлары. Бүлмәнең төрле урыннарына шундый ук саннар язылган карточкалар беркетелә. Болар- махсус урыннар- “автобус тукталышлары” була.

    Балалар бүлмәдә ирекле рәвештә йөгерешеп, уйнап йөриләр. Тәрбияченең “Тукталышларга!” дигән сүзеннән соң һәр автобус үз тукталышын тиз генә табып, шунда килеп туктарга тиеш. Уен, автобус номерларын алмаштырып, берничә тапкыр кабатлана.

 4.    Уен «Күршеләреңне тап». 

5


17

   

 

10


4


5. Т.-Юлга кузгалабыз. Сәяхәт вакытында төрле тукталышлар ясарбыз. Тукталышларны табарга карта ярдәм итәр.

      Беренче тукталыш. Монда бер билге бар. Нинди билге булыр? (кисәтү билгесе- кыргый хайваннар). Дәфтәрдә 2нче бирем.

       Уен «Кайсы өй кемнеке?»

 Жәнлекләр тотып торган мисалларны чишеп, аларның кайсы өйдә яшәгәннәрен белергә тырышып карыйк. Жәнлекләрне өйләре белән тоташтыр.

   *Төлке кайсы өйдә яши? Ни өчен?

   *Куян кайсы өйдә яши? Ни өчен?

   *Аю кайсы өйдә яши? Ни өчен?

 6. Икенче тукталыш. Ял билгесе.  

        Без әле бераз арыдык

                                     Ял итәргә уйладык.

                                     Башны иябез алга,

                                     Ә аннары –артка.

                                     Унга, сулга борабыз

                                     Аннан карап торабыз.

                                     Иң өсләрен сикертәбез,

                                     Кулларны биетәбез.

                                     Бер алга, бер артка сузып,

                                     Куңелле ял итәбез.

 7. Т.- Өченче тукталыш.  Бу билге безгә исәпләргә, санарга куша.  

  Күчмә  кошлар турында әңгәмә үткәрү, мәсьәлә төзү.(шарт,сорау,чишелеше ,җавап)

 

 Ә хэзер минем мәсьәләне тыңлагыз әле.

Каен агачында 8 ромашка чәчәге үскэн. Аның 2 сен өзеп алганнар. Ничә ромашка калган?

8.Т.-  Дүртенче тукталыш.

 Бу нинди билгеләр? ( геометрик фигуралар). Фигураларны  атау.

       Ял минуты

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Менә идән,менә түшәм

Менә шулай зур үсәм.

Математик диктант язу (дәфтәрдә 5 нче бирем).

        Турыпочмаклык эченә:

       Өске уң почмакка- квадрат                                          

       Сул аскы почмакка- шар

       Уң аскы почмакка- өчпочмак

       Сул өске почмакка-түгәрәк.

         Уртада-овал.

   -Шарны кая ясадыгыз?

   -Квадратны кая ясадыгыз?

   -Түгәрәкне кая ясадыгыз?

9. Т.-. Бишенче тукталыш. Нинди билгеләр күрәсез?( < > зуррак,кечерәк).

Үзлектән эш (карточкалар өләшенә). Саннарны чагыштыру.

5 <   6                                       10>  9

8 < 9                                          7  =7                                

10. Алтынчы  тукталыш. Сәяхәттән кайту өчен безгә 20-1 гә кадәр кирегә санарга кирәк.

11. Йомгаклау.

Балалар, шөгыльдә нинди яңалыклар белдегез? (Балалар фикере тыңлана)

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар . Сау  булыгыз!

                                                                                                           

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

Конспект развлечения"Без яшибез дуслык илендә"

Конспект развлечения для старшей группы...

Тема: “Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт”

“Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт”...

«Әкиятлэр илендә» (Математика буенча ачык эшчәнлек)

Уртанчылар төркеме өчен математика буенча ачык эшчәнлек...

Конспект: «Математика илендәге “Теремкәй” әкиятендә кунакта “

Конспект: «Математика илендәге “Теремкәй” әкиятендә кунакта “ Зурлар төркемендә математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге. Максат: информацион ...

Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт.

Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт.Икенче кечкенәләр төркемендә математикадан оештырылган эшчәнлек Максат: Дьенеш блоклары  ярдәмендә модельләштерү технологияләр...

Тема: “Математика илендә йәшәүсе Өкө апайға ярҙам итеү ”

Башланғыс ябай математик   төшөнсәләр              биреү эшмәкәрлеге...