"Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерү
классный час по художественной литературе (старшая группа) по теме

Насретдинова Фания Шамсутдиновна

Театральләштерү аша балаларның сүзлек байлыгын үстерү, активлаштыру, шигырь юлларын истә калдыру, чиста hәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekiyat_tetry.docx363.7 КБ

Предварительный просмотр:

"Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерү 

Максат: Театральләштерү аша балаларның сүзлек байлыгын үстерү, активлаштыру, шигырь юлларын истә калдыру, чиста hәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү.

Бурычлар:

1.Балаларны кыргый хайваннар белән таныштыру һәм хайваннарның үзенчәлекле якларын танып әйтә белергә гадәтләндерү;

2.Балаларның игътибарлылыгын, хәтерен үстерү өстендә эшләү ;

3.Әкиятләргә уңай караш, дуслык, хезмәтне ярату тәрбияләү;

Көтелгән нәтиҗәләр: балаларның логик фикер йөртүләрен, сәнгатьле һәм бәйләнешле сөйләмне үстерү,  әкиятләр белән кызыксынучанлык, иҗади шәхес тәрбияләү.

Интеграль белеем бирү өлкәләре: танып белү, сөйләм теле үсеше, иҗтимагый аралашу үсеше, физик үсеш, нәфис-нәфасәти үсеш.

Алдан үткәрелгән эш: “Теремкәй” әкиятен уку һәм мультфильм карау,кыргый хайваннар турында әңгәмәләр,

Рәсемнәр карау, бармак театры күрсәтү;

Шәхси эш: шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү, 

Баланың роленә хас сыйфатларны өйрәнү, күрсәтү.

Ата-аналар белән эш: шигырьләрне өйрәтү, бияләйләрне бизәкләү.

Җиһазлау: Теремкәй (өй макеты), театр атрибутлары, костюмнар, көй язылган дисклар. китап, әкият геройлары өченбияләйләр, агач макетлары, ноутбук. мультимедия аппараты.Методик алымнар: сорау-җавап музыкаль бию.9 гр. (3).jpg

  

Эшчәнлек барышы:

I.Кереш өлеш

Балалар ярым түгәрәк ясап басалар.

Залда бер теремкәй тора. Агачлар артында җәнлекләр барып утыралар.

Алып баручы :

Борын-борын заманда

Ерак тугел ,якында,

Безнен урман артында

Бер теремкәй торган ди…

(Көйгә тычкан чыга)

Тычкан килә,чи-чи-килеп, чабып, биеп йөри. Теремкәйне күрә.

- Ай–яй матур Теремкәй, монда кем яши микән?
(килә,шакылдата)
Тук-тук, тук, Терем-Теремкәй, Теремкәйдә кем яши?
(беркем дә дәшми)
Ярар,үзем яшәрмен.(кереп китә)

Бака. (сикерә-сикерә килә, бакылдап йөри, Теремкәйне күрә)
Ай–яй матур Теремкәй,монда кем яши микән? (килә,шакылдата)
Тук – тук, тук, Терем–Теремкәй, Теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан –чыелдык. Ә син кем?
Бака. Мин, Бака – Бакылдык.
Тычкан. Биеп, күрсәтсәң, кертәм.

Бака. Әйдә син дә чык, икәү бергә биибез.
(татар халык көенә кара-каршы бииләр,әйләнәләр )

Икесе бергә: Булдырдык,булдырдык ! (кул чабалар)

Тычкан. Әйдә, керәбез, икәү бергә яшәрбез.

Әтәч. (канатларын кага – кага , зур- зур атлап йөри , җим чукый , су эчә,Теремкәйне күрә)
Ай-яй матур Теремкәй,монда кем яши микән? (килә,шакылдата)
Тук –тук,тук,Терем,Теремкәй,Теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Ә син кем? (икесе бергә)

Әтәч. Мин,Әтәч,кикрикүүүк!
Иртән бик иртә торам,
Канат кагып кычкырам.
Кикрикүүүк, кикрикүүүк!
Бака, Тычкан (икесе бергә). Шигырь сөйләсәң, кертәбез.
Әтәч. Үзем турындагы такмакны сөйлим тыңлагыз!
Әтәч менгән киртәгә,
Кикрикүүүк итәргә,
Әтәчләргә хәбәр килгән,
Армиягә китәргә.
Бака,Тычкан (кул чабалар). Булдырдың, булдырдың. әйдә кер,өчәү бергә яшәрбез.
Куян. (сикерә-сикерә килә, мәтәлчек ата, чыркылдап көлә, Теремкәйне күрә)
Ай –яй матур Теремкәй,монда кем яши микән?(килә,шакылдата)
Тук, тук, тук, Терем, теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Әтәч. Мин, Әтәч-Кикрикүүүк!
Өчесе бергә: Ә син кем?
Куян. Мин –Куян, Куян
Кечкенә генә.
Бик йомшак кына,
Бик куркак кына.
Өчесе бергә. Биесәң кертәбез.

Куян. Әйдәгез, чыгыгыз, бергә биибез, күңеллерәк булыр.
(кара-каршы парлап бииләр, әйләнәләр, татар халык көенә)

Барысы бергә: Булдырдың, булдырдың.(Кул чабалар)
Әйдә кер дүртәү бергә яшәрбез.

Бүре килә. (Улый , эзләнеп йөри , Теремкәйне күрә)
Ай –яй матур Теремкәй, монда кем яши микән? (килә, шакылдата)
Тук , тук , тук ,Терем , теремкәй , теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Әтәч. Мин, Әтәч-Кикрикүүүк! Куян. Мин, Куян-Куркаккай.

Барысы бергә: Ә син кем?

Бүре. Мин Бүре - Соры Колак.
Мине дә кертегез әле.

Барысы бергә: Берәр һөнәр күрсәтсәң кертәбез.
Бүре. Мин бер уен беләм, әйдәгез ,чыгыгыз, бергәләп уйныйбыз, күңелле булыр.

"Карусель" уенын уйныйлар.

Әлләлилләәлләлә
Карусельләр әйләнә,
Башта әкрен барабыз,
Аннан йөгереп алабыз,
Бер-ике, бер-ике,
Менә уен да бетте.

Барысы бергә: Булдырдык, булдырдык. (кул чабалар). Әйдә кер, бишәү бергә яшәрбез.

Төлке (килә, бик боргаланып йөри, матур киемнәрен күрсәтә, Теремкәйне күрә)
Ай – яй матур Теремкәй, монда кем яши микән? (килә,шакылдата)
Тук,тук, тук,Терем,теремкәй.теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Әтәч. Мин, Әтәч-Кикрикүүүк! Куян. Мин, Куян-Куркаккай. Бүре. Мин, Бүре – Соры Колак.
Барысы бергә: Ә син кем?
Төлке. Ә мин Төлке, җирән төлке.
Барысы бергә: Берәр һөнәр күрсәтсәң, кертәбез.

Төлке. Мин "Әпипә" дигән бию беләм, әйдәгез, чыгыгыз, бергәләп биибез.

"Әпипә" биюе
(җырлы бию, 2 куплет)
1.Бас ,кызым,Әпипә,
Син басмасаң,мин басам,
Синең баскан эзләреңә
Мин дә китереп басам.,
2.Бас, бас эзенә
Күз тимәсен үзенә
Яшел чирәм үсеп тора
Аяк баскан эзенә.

Барысы бергә: Булдырдың. Булдырдың! Әйдә кер алтау бергә яшәрбез.

Аю килә (лап- лап атлап йөри,Теремкәйне күрә)
Ай – яй матур Теремкәй,монда кем яши микән?(килә,шакылдата)
Тук, тук, тук, Терем, теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Һәрберсе дә (Җавап бирәләр) Ә син кем?

Аю. Мин Аю Камыт Аяк.
Мине дә кертегез әле.
Барысы. Безнең урын юк бит.

Аю. Мин ишек төбендә генә торам.
(ишектән кереп карый)
Мин тәрәзәдән кереп карыйм.
Ярар, мин түбәдә генә утырып торырмын.
(Теремкәйне җимерә,җәнлекләр качалар)

Аю. Ярар инде , гафу итегез. Әйдәгез бергәләп ясыйбыз.
(ясыйлар).

Дуслашыйк, дус яшик.

"Куш кулым" (җырлы уен)

Урман буйларына менәм
Урман буе ямьлегә,
Бир кулыңны мин дә бирәм.
Дус булырга мәңгегә.

Кушымта: Менә сиңа уң кулым,
Менә сиңа сул кулым,
Уң кулым да.сул кулым да,
Менә сиңа куш кулым.

Алма бакчасына кереп
Алма ашыйсым килә,
Син алмасы, мин чәчәге
Булып яшисем килә.
Кушымта.

А.Б

Нәни дусларым белән

Матур әкият күрсәттек,

Дуслыкның кадерен белергә

Без бергәләп өйрәндек.

Апаларда бик әйбәтләр!

шуңа күрә чын күңелдән

Сезгә кул чабып рәхмәт әйтәләр! (Саубулыгыз)

Әкият бетә, катнашучылар белән таныштыру, берәм-берәм чыгып баш ияләр.9 гр. (6).jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.

УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

Тема: “Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт”

“Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт”...

"Теремкәй" әкиятенең яңача үзгәртелгән күңел ачу кичәсе

Уртанчылар төркеме балалары өчен "Теремкәй" әкиятенең яңача үзгәртелгән күңел ачу кичәсе....

Матемитика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт

Максат: информацион – коммуникатив технологияләр, уен – ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып балаларда танып беүгә теләк тудыру. ...

Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт.

Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт.Икенче кечкенәләр төркемендә математикадан оештырылган эшчәнлек Максат: Дьенеш блоклары  ярдәмендә модельләштерү технологияләр...