Математик квест– уен «Математика патшалыгында хәзинә эзләү.”
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән элементар математик күзааллау формалаштыру өчен шартлар тудыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvest1matematika_pod_gruppa.docx17.24 КБ

Предварительный просмотр:

                       

                                 Математик   квест– уен

                               «Математика  патшалыгында  хәзинә эзләү.”

Максат: мәктәпкә әзерлек төркеме балаларында элементар математик кузаллау формалаштыру  өчен шартлар тудыру.

Бурычлар:

Максат: 

Тәрбия бурычы:  Балаларда мөстәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү.

Үстерү бурычы: 1- 10 кадәр саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау күнекмәләрен камилләштерү. Атна көннәре эзлеклелеге турында күзаллауларын ныгыту. Геометрик фигуралар турында күзаллауларын үстерү.

Белем бирү бурычы: 10 эчендә саннарны кечерәк саннарга таркатырга өйрәтүне, төрле алымнар белән геометрик фигуралар төзүне дәвам итү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

                                                  Шөгыль барышы.

Балалар, без бүген сезнең белән математика патшалыгына  хәзинә эзләргә барырбыз. Ә патша  бик тылсымлы математика илендә яши. Ул безне көтә, хәтта без килешкә бүләкләр дә әзерләп куйган. Ләкин анда бару өчен безгә юлны белергә кирәк. Без адашмасын өчен безгә карта да җибәргән. (Картаны карау). Карта билгеле гади гына тугел, ә серле.

Балалар юлга чыкканчы узебез белән саннарны да алыйк эле. Чөнки математика илендәгеләр санарга бик яраталар.

Ой, балалар , ни булды? Безнең саннар кая киткәннәр? (буш бит)

Балалар, балалар, туктагыз әле ,борчылмыйк. Монда ниндидер хат бар. Укып карыйк эле.

(Хат укыла) “Сәлам, дусларым! Саннарны кире үзегезгә аласыгыз килсә, сезгә бик нык тырышырга кирәк булачак. Сезнең юлыгызга бик күп каршылыклар очрар. Бу каршылыкларны үтә алсагыз, математика патшалыгына  килеп җитәрсез. Мин уйлыйм сез аларны үти алырсыз. Сезгә уңышлар теләп калам. “ . Математика патшасы.

Балалар, каршылыкларны үтәргә сүз бирәбезме. (балалар җавабы)

Балалар, картаны карыйк әле. Беренче безнен урман бирелгән. Урманнан соң су басма, аннан соң “Белем “аланы. Башваткыч “ болынлыгы һәм дә “Математика патшалыгы” сарае.

Әйдәгез хәзер үзебезне тикшереп карыйк. Әзер микән без боларны үтәргә. Мин сезгә берничә сорау бирәм, ә сез җавап бирегез.

-Квадратның ничә почмагы бар?

- Кайсы зуррак: 5 ме эллә 9 мы?

-Перчатканың ничә бармагы бар?

- Балалар бакчасы атнаның кайсы көнендә ял итә?

- Белоснежка кайсы әкияттән?

- Тиен килеп тәрәзә какканда кече кыз камыр баса иде. Бу әкиятнең исеме ничек?

_Булдырдыгыз, балалар. Рәхмәт сезгә.

Тышта матур саф һава. Әйдәгез, балалар, язгы конне күзәтеп, җәяу генә кузгалыйк.(Музыка уйный ). (“Күңелле сәяхәт “ көе)

Без сезнең белән картаны өйрәнгән идек. Беренче каршылыклы тукталыш “Урман”.

Ләкин гади урман тугел. Игътибар белән карагыз эле. Безгә патша каршылык тудырган. Ничек үсеп чыккан бу урман? Нинди фигуралардан тора?

-Ничә өчпочмак?

-Ничә овал?

-Ничә түгәрәк? Һ.б.(Сорауларга җавап бирәләр) (Резинкадан геометрик фигура төзиләр).  

Булдырдыгыз, балалар. Әфәрин. Патша  безгә югалган  ике санны калдырган. Нинди саннар икән? (4 һәм 7).

Безнең алда су һәм басма балалар. Басма гади түгел . Нәрсәдән эшләнгән? (геомертик фигуралардан. Җитешмәгән геометрик фигураларны куялар..  Патша безгә тагын ике санны калдырган. (2 һәм 5).

Физминутка. (Атна көннәрен искә төшерү)

Бер атнада ничә көн?

Бер атнада җиде көн.

7 төрле исеме

7 сен дә яхшы бел.

Дүшәмбе, сишәмбе,

Чәршәмбе, пәнҗешәмбе,

Җомга, шимбә, якшәмбе (кул чабалар)

Онытма шуны, яме. (бармак яныйлар)

Алга таба юлны дәвам итәбез. “Белем аланы”

Монда безгә математик табышмакларга җавап табарга кирәк.

Без...без..без..идек,

Без биш кенә кыз идек.

Килеп керде Хәдичә,

Хәзер инде без ничә?

Атнада ничә көн?

Җимлектә ярмага

Килеп кунды биш чыпчык

Очып китте очесе

Ничәү калды? санап чык.

Алсу, Сәйфи. Гөлгенә

Гөлләргә сулар сибә.

Китеп барды өчебез,

Ничә калды икән без?

Хәзер шушы табышмакларның җавапларына басып кына алга таба үтәбез. (өч сан: 3, 8 һәм 10)

Кая картаны карыйк эле “Башваткыч”болынлыгы .Монда безгә нинди биремнәр бирделәр икән?

1 уен. Геометрик фигураны ата?

2 уен. Санның составын бел

Сонгы тукталыш. Патша сарае. Гади түгел. Саннарны тиз генә тап. (Сарайга яшерелгән саннарны эзлиләр)

Ура! Без барлык каршылыкларны да җиндек. Һәм безгә тагын өч сан кире кайтарылды. (1, 6.һәм 9)

Менә математика патшалыгыда яшәгән патша янына  да килеп җиттек. Анда безнең безгә тиешле байлык яшеренгән. Ул серле тартмада . Патша миңа болай дип пышылдады. Әгәр дә 10 нан 1 гә кирегә санасалар минем серле тартмам ачылыр. (Балалар саныйлар, музыкаль шкатулка ачыла. Бүләкләр бирелә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект по математике Квест – игра «Приключения с «Цифриком» средняя группа

Цель: создание благоприятных условий для формирования элементарных математических представлений дошкольников.Задачи:- формировать навыки вычислительной деятельности;- упражнять детей в прямом и обратн...

НОД по математике "Квест игра в поисках сокровищ"

НОД по математике "Квест игра в поисках сокровищ"...

Конспект открытого занятия по математике Квест-игра «За семью замками» для детей 5-7 лет

В данном мероприятии, выбранные методы и приёмы показывают свою целесообразность  и эффективность использования наглядности и технических средств обучения во время работы с детьми. Поставленные ц...

Конспект НОД по математике "Квест - игра"

Квест-игры дают возможность решать различные  педагогические задачи в игровой форме, наиболее доступной и привлекательной для детей. Основное назначение их – обеспечить упражняемость д...

Конспект открытого занятия по математике Квест "Детективное агентство" в старшей группе

Цель: обобщить и закрепить математические знания и умения детей посредством, квест - игры....

Конспект НОД по математике (квест-игра «Мистем Математик приглашает в гости»)

Данный материал будет полезен педагогам подготовительных групп в проведении итогового занятия по математике в конце учебного года, а также его могут использовать родители для занятий с детьми....

Конспект образовательной деятельности познавательное развитие (ФЭМП) с детьми подготовительной группы «Беспорядок в царстве Математики» (квест-игра).

ОО «Познавательное развитие»:- учить составлять число 6 из двух меньших чисел и раскладывать его на два меньших числа;- продолжать знакомить с образованием чисел второго десятка в пределах...