«8 саны һәм цифрасы. «Белемнәр» иленә сәяхәт»
план-конспект занятия по математике (средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Валиева Лилия Завдатовна

8 санын өйрәнү максатыннан төзелгән интеграль шөгыль план-конспекты. Өстенлек итүче белем өлкәсе – танып белү.

Эшчәнлек эченә алынган өлкәләр:  физик тәрбия, танып белү, социаль-комуникатив, иҗади-сәнгать, аралашу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_sany_hm_tsifrasy._belemnr_ilen_syaht.docx25.8 КБ

Предварительный просмотр:

Татрстан Республикасы Сарман муниципаль районы

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе  

“Азалак балалар бакчасы”

Тема: «8 саны һәм цифрасы. «Белемнәр» иленә сәяхәт»

(катнаш төркемдә интеграль шөгыль план-конспекты)

Төзеде Валиева Л.З.

          Максат:

  1. 7 саны һәм аның составы турында белемнәрен ныгыту, 10 га кадәр саный белү күнекмәләрен активлаштыру.
  2. Атна көннәре турында күзаллау булдыруны дәвам итү.
  3. 8 саны һәм цифрасы белән таныштыру, аның составын өйрәнә башлау.
  4. Геометрик фигураларның атамаларын белүне ныгыту.
  5. Логик фикерләүләрен үстерү.
  6. Коллективта эшләү, игътибарлылык, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Өстенлек итүче белем өлкәсе – танып белү.

Эшчәнлек эченә алынган өлкәләр:  физик тәрбия, танып белү, социаль-комуникатив, иҗади-сәнгать, аралашу.

Җиһазлау: магнитлы такта, паровоз рәсеме, кыргый хайваннар рәсеме, ноутбук, экран, туп, музыка “Паровоз Букашка”, физкультминутка өчен музыка, 7 штук кызыл шакмак, 1 штук зәңгәр шакмак, балалар санынча гади карандашлар, 8 саны (нокталар белән) төшерелгән кәгазь битләре, таратма материаллар өчен тарелкалар.

Эшчәнлек барышы.

      Тәрбияче: - исәнмесез! Балалар, карагыз, безгә кунакка башка бакчалардан тәрбияче апалар килгән. Алар сезнең ниләр белгәнегезне, бакчада ниләргә өйрәнгәнегезне карарга дип килгәннәр. Әйдәгез, алар белән исәнләшик әле.

      Балалар:

Исәнмесез, кунаклар,

Тәрбияче апалар!

Күрешү бүген монда –

Азалак бакчасында.

Сезне күрүгә без шатбыз,

Рәхим итегез түргә!

Рөхсәт итегез эшчәнлекне

Ачык дип белдерергә.

     Т.: -Балалар, сез барыгыз да мине игътибар белән тыңларсыз, сорауларга, иптәшләрегезне бүлдермичә, тулы һәм матур итеп җавап бирерсез.

- Без сезнең белән бүген “Белемнәр” иленә сәяхәткә барырбыз. Сәяхәт ни дигән сүз әле ул?(путешествие).

- Балалар, ә нәрсәләргә утырып һәм ничек итеп сәяхәт итәргә була?

Б-р.: -Автобуста, самолетта, пароходта, поездда,велосипедта, атта.

     Т.: - Дөрес, балалар, бик күп төрле транспортта сәяхәткә чыгарга була. Без сезнең белән паровозда барырбыз. Һәр кешенең паровозга утырыр өчен нәрсәсе булырга тиеш? (билет). Хәзер без сезнең белән билетлар сатып алырбыз.

  1. “Паровозга билет” туп белән уен.

Билет алыр өчен безгә 10га кадәр татарча һәм русча саный белергә кирәк. Мин сезгә туп бирәм, ә сез түгәрәк буйлап күршегезгә тупны җибәрәсез һәм тәртип буенча саннарны әйтеп барасыз.

    Т.: - Молодцы, балалар, барыгыз да бик яхшы санады. Паровоздагы урыннарыгызга утыра аласыз.(Музыка “Паровозик Букашка”)

Юлда күңелсез булмасын өчен, без сезнең белән уйнап алырбыз.

  1.  Уен “Күрше саннар” дип атала.

Мин сезгә саннар әйтәм, ә сез аларның күршесендә торган саннарны әйтергә тиеш буласыз. Урыннардан кычкырмыйбыз, кул күтәреп җавап бирәбез.

     2, 3, 4, 5, 6 саннарының күршеләрен әйтегез.

    Т.: (7 саны белән туктадык.) Балалар, ә сезгә 7 санының кайсы әкият яки мультфильмнарда  очраганы бар? Искә төшереп карагыз әле. Хәзер экранга карагыз, бу нинди әкияттән алынган рәсемнәр икән?

  1. Нинди әкияттә 7 кәҗә бәтие бар?
  2. Женя исемле кызның теләкләрен нинди чәчәк үти?
  3. Бер кыз һәм 7 гном булган әкиятнең исеме ничек?
  4. 7 баһадир нинди әкияттә очрый?

Җаваплар: “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие”,  “Белоснежка һәм 7 гном”,  “Цветик - семицветик”,  “Сказка о мертвой царевне и семи богатырей”.

       Т.: 7 санын тагын кайларда очратырга була? Ә атнада ничә көн була, кем белә? Җиденче көн ничек атала?

      Без, уйнаган арада, “Урман” такталышына килеп тә җиткәнбез икән. Монда кемнәр яшәгәнен белер өчен, безгә табышмакларга җавап табырга кирәк (тәрбияче табышмаклар әйтә, балалар җавап бирә. Шул ук вакытта хайваннарның рәсемнәре тактада чыгып бара).

  1. Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

  1. Сердитый недотрога

Живет в глуши лесной.

Иголок очень много,

А нитки не одной. (Ёжик)

  1. Сорыдыр  үзе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Куяннар эзли. (Бүре)

  1. Кто по ёлкам ловко скачет

И взлетает на дубы?

Кто в дупле орехи прячет,

Сушит на зиму грибы? (Белка)

  1. Курыккан да курыккан,

Курыкмаганнан да курыккан,

Күләгәсеннән дә курыккан. (Куян)

  1. Трав копытами касаясь

Ходит по лесу красавец.

Ходит смело и легко,

Рога раскинув широко. (Лось)

  1. Хәйләкәр генә кодача тавыкларны ярата. (Төлке)

       Т.: - Балалар, бу хайваннарны бер сүз белән ничек атарга була?(кыргый хайваннар). Ничә хайван белән очраштык бүген? Әйдәгез санап карыйк әле(7). Хайваннар кышка әзерләнә, аларның эшләре күп, ә без сезнең белән алга таба китик. (Музыка)

         Т.: - Алдагы тукталышка килеп җиттек. Ул  “Тылсымлы цифрлар” дип атала.

Балалар, карагыз безгә бик кызыклы бирем әзерләп куйганнар икән.

         Игътибар белән тактага карагыз әле. Сез анда ниләр күрәсез?(шакмаклар).

Алар нинди төстә? (кызыл һәм зәңгәр). Барысы ничә квадрат?(7)

 Кызыл квадратлар ничәү? (6)

 Зәңгәр квадратлар ничәү (1)

 Җиде саны ничек килеп чыкты? (6+1)

         Ә хәзер без сезнең белән “Көн - төн” уены уйнап алырбыз. Мин төн дигәч, сез күзләрегезне йомасыз, көн дигәч – ачасыз һәм минем соравыма җавап бирәсез. Квадратларга игътибар белән карагыз һәм аларны исегездә калдырыгыз.

        Төн җитте. (Балалар күзләрен йомалар. Шул арада тәрбияче зәңгәр квадратны кызылга алыштыра).

        Көн җитте, күзләрне ачабыз. Нәрсә үзгәрде?(зәңгәр төстәге квадратны кызылга алыштырганнар). Зәңгәр квадратлар ничәү булган?(7)

       Тагын төн җитте. Күзләрне йомабыз.(бер кызыл квадрат өстибез).

       Көн җитте. Күзләрне ачтык. Нәрсә үзгәрде икән?(кызыл квадрат өстәгәннәр)

      Барысы ничә квадрат булды икән әйдәгез санап карыйк әле. (8)

      8 саны ничек килеп чыкты? Адилә, әйдә мәсьәлә төзеп кара әле. (башта 7 зәңгәр квадрат бар иде, аннан 1 кызыл квадрат өстәделәр. Барысы ничә квадрат булды? 7+1=8)

      Сигез саны менә шундый цифра белән белдерелә. (Экранга зур сигезле чыга)

      Цифра восемь так вкусна из двух бубликов она.

      Балалар, 8 санының күршеләрендә нинди саннар яши икән? Кул күтәреп кенә җавап бирегез әле. (7 һәм 9)

      Атнаның сигезенче көне буламы? (юк, 7нче көннән соң тагын беренче көң башлана.) беренче көннең исеме ничек соң?( дүшәмбе - понедельник)

       8 саны кергән нинди бәйрәм беләсез? (8 март – Халыкара хатын-кызлар көне).

       Әйдәгез игътибар белән 8 санына карыйк әле. Ул нәрсәләргә охшаган? (неваляшка, матрешка, груша).

       8 санын языр өчен башта өстәге түгәрәкне ясый башлыйбыз, аннан аска төшеп китәбез һәм икенче түгәрәген ясап, беренчесенә килеп кушылабыз.(ясап күрсәтәм) Әйдәгез башта һавада борыннар белән ясап карыйк, аннан кул белән ясарбыз.

       Молодцы, ә хәзер барыбыз да өстәл артына утырып, үзебезнең дәфтәр битләренә ясап карыйк.

       Кечкенәләр түгәрәкләр ясап карый.

Эш дәфтәрләрендә язу.

            Булдырдыгыз, молодцы! Ә хәзер игътибар белән мине тыңлагыз һәм кушылганнарны эшләгез.

                   Физкультминутка.

Т. - Вы, наверное, устали?

Ну, тогда все дружно встали.

Ножками потопали,

Ручками похлопали,

До носочков дотянулись,

Вправо, влево повернулись

 Тихо все на место  сели.

Глазки крепко закрываем

Дружно до 8 считаем

Открываем, поморгаем

И работать продолжаем.

       Т.: - Тактага күз салыйк әле, балалар. Менә монда өй бирелгән, аның номерын белер өчен, шакмакларны санарга кирәк икән. (8)

       Хәзер без сезнең белән сигез санының составы белән танышырбыз. 8 санын ничек итеп икегә бүлеп була икән? (шакмакларны икешәр өлешкә бүлеп, төрле вариантларны әйтәбез: 1+7, 2+6, 3+5, 4+4, 5+3, 6+2, 7+1, Әдилә белән Айзат язып баралар).

      Нәтиҗә: 8 санының составы бик күп төрле була ала икән: 1+7, 2+6, 3+5, 4+4, 5+3, 6+2, 7+1

Т.: - Молодцы! Бик яхшы. Алга таба киттек. (музыка)

     Алдагы тукталышка барып җиткәнче уен уйнап алабыз: “Була ала – була алмый” – дидактик уен.

  1. Түгәрәктә 3 почмак була аламы? (юк, түгәрәктә почмак булмый.)
  2. 2 тиендә 4 койрык була аламы? (юк, 1+1=2 койрык)
  3. Куян баласында 4 тәпи була аламы? (әйе, куянда 4 тәпи)
  4. Квадрат түгәрәк була аламы? Ни өчен? (юк, квадрат 4 почмактан тора )
  5. 2 төлкедә 4 колак була аламы? (әйе, 2+2=4 колак)

        Молодцы, менә без алдагы тукталышка килеп тә җиттек. Ул “Геометрик фигуралар” дип атала. Балалар, сез нинди геометрик фигуралар беләсез?

(балалар белгән геометрик фигураларны күмәк атыйлар, аннан экранда чыккан фигураларның исемнәрен индивидуаль әйтеп чыгалар).

         Балалар, өстәл өстендә төрле геометрик фигуралар ята, шулар арасыннан минем кулымдагы төслесен сайлап алыгыз әле. Хәзер шуны икегә бөкләгез. Аны ничек атап була? (ярымтүгәрәк) кайсысы зуррак түгәрәкме әллә ярымтүгәрәкме?

       Кайсысы кечкенәрәк бер өлешме әллә яртысымы? (ярты өлеш)

Ә хәзер тагын бер тапкыр урталай бөкләгез. Нәрсә килеп чыкты? (4 тигез өлеш)

Кайсысы зуррак дүрттән бер өлешме әллә бер өлешме?(бер өлеш)

Кайсысы кечкенәрәк дүрттән бер өлешме әллә бер өлешме?(дүрттән бер өлеш)

       Т.: - Молодцы! Сез бик яхшы җавап бирдегез. Бүген без сезнең белән кызыклы сәяхәттә булдык. Сезгә ошадымы? Аеруча нәрсә ошады? Бүген без нинди сан белән таныштык?

       Молодцы, мин бер сюрприз әзерләдем. 8 санын язган битләр артында сезне паровоз “көтә”, өйгә кайткач, матур итеп шуларны буярсыз. Ә хәзер апалар белән саубуллашабыз, безгә бакчага кайтырга вакыт җитте(музыка).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исследовательский проект "Сани мои сани"

Цель: формировать у детей культуру безопасного поведения на улице в зимний период времени....

"Саный-саный уйныйбыз".

Урта яшьләрдәге төркем балалары белән санау-уен эшчәнлеген үзләштерү....

Дидактическое пособие "У Сони и Сани Синие Сани"

методические рекомендации к лэпбуку для детей 5-7 лет...

«8 саны һәм цифрасы. «Белемнәр иленә сәяхәт»

Өстенлек итүче белем өлкәсе – танып белү.Эшчәнлек эченә алынган өлкәләр:  физик тәрбия, танып белү, социаль-комуникатив, иҗади-сәнгать, аралашу.7 саны һәм аның составы турында белемнәрен ны...

Сана дьыллаа5ы сценарий «Оонньуурдар Сана дьылы керселлер»

Сана дьыллаа5ы сценарий «Оонньуурдар Сана дьылы керселлер»...

"Ах вы, сани мои, сани..." (поход в лес)

Поход - одна из эффективных форм активного отдыха детей и взрослых. Педагогу поход помогает решить не только физкультурно-оздоровительные задачи, но и образовательные (познавательные, речевые, во...