"8 саны. Озынлык. Биеклек"
план-конспект занятия по математике (старшая группа)

Хуснутдинова Сирена Мансуровна

Данное занятие проводится с группой детей старшего дошкольного возраста по теме "8 саны". Занятие включает развивающие задания с применением наглядного материала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_sany.ozynlyk.bieklek.docx36.04 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә муниципаль районы

Күлле-Киме балалар бакчасы

«8 саны. Озынлык. Биеклек»

Төзеде: Хөснетдинова Сиринә М.

2019 ел

Тема: «Сигез саны. Озынлык, биеклек»

Программа эчтәлеге:1) балаларда сигез саны турындагы күзаллауны барлыкка китерү һәм сигез санына кадәр саный белү күнекмәләрен ныгыту. Бер төркем предметларны икенче төркемдәге предметлар белән чагыштырып карап, аларның кайсында предметларның күбрәк (әзрәк) булуын ачыкларга өйрәтү; предметларның озынлыкларын һәм биеклекләрен билгеләү; билгеләнгән сан буенча хәрәкәтләр үтәү;

2) логик фикерләү, хәтер һәм күзаллый белү күнекмәләрен үстерү;

3) мөстәкыйльлек һәм дөрес итеп тыңлый белүне тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: Петрушка; җиде биек һәм сигез тәбәнәк чыршының яссылыктагы рәсемнәре; төрле зурлыктагы һәм төрле төстәге өч чыршының яссылыктагы рәсеме; гөмбәләр ясалган рәсемнәр (ак гөмбә, сары гөмбә, нарат һәм каен гөмбәләре һ. б.);

тарату материалы: ике өлештән торган карточкалар, түгәрәкләр: зур сары, кечкенә зәңгәр (балалар санынча); һәр балага тарату өчен төрле озынлыктагы өчәр күркә.

Эшчәнлекнең барышы

Сәләмләү.

«Хәерле көн».

Хәерле көн,күзләр!

Хәерле көн,колаклар!

Хәерле көн,куллар!

Хәерле көн,аяклар!

Хәерле көн,кояш!

Бер-беребезгә карап елмаябыз.Әниләребезгә карап елмаябыз һәм урыннарыбызга утырабыз.Молодцы!

Тәрбияче:Балалар,килегез әле монда.Менә бүген безгә кунакка Петрушка килгән.Ул безгә хатлар алып килгән.Мөгаен,ул безнең белемнәребезне тикшереп карамакчы буладыр.Иң элек минем сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйсым килә.Мин сезгә хәзер сораулар бирәм,сез аларга җавап бирергә тиеш буласыз.

Тәрбияче:Балалар, хәзер нинди ел фасылы?

Балалар:Кыш.

Тәрбияче:Кышка безнең нинди айлар керә?

Балалар:Декабрь,Январь,Февраль.

Тәрбияче:Хәзер көнме,әллә төнме?

Балалар:Көн.

Тәрбияче:Бүген безнең ничәсе?

Балалар:5 декабрь.

Тәрбияче:Кичә ничәсе булган?Иртәгә ничәсе?

Балалар:…..

Тәрбияче:Балалар,бер кулда ничә бармак?

Балалар:5.

Тәрбияче:Өчпочмакның ничә почмагы бар?

Балалар:3.

Тәрбияче:Туган көн елга ничә тапкыр була?

Балалар:1.

Тәрбияче:Өч мәченең ничә борыны бар?

Балалар:3.

Тәрбияче:Ике тычкан баласының ничә колагы бар?

Балалар:4.

Тәрбияче:Яхшы,балалар,сез бик игътибарлы,барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез.

Ә хәзер әйдәгез урындыкларга утырыйк та,Петрушканың хатларын укыйк.(Балалар каршына хатлар куела).Балалар,безгә ничә хат алып килгән Петрушка?

Балалар:3.

Тәрбияче:Әйе,дөрес.Петрушка безгә 5 хат алып килгән.Хәзер беренче хатны укып карыйк.Ул нинди төстә?

Балалар:Кызыл.

(Хат эченнән өчпочмак,овал,шакмак,түгәрәк чыга)

Тәрбияче:Балалар,болар нәрсәләр?

Балалар:Шакмак,овал,түгәрәк,өчпочмак.

Тәрбияче:Балалар,без аларга дуслар булырдай әйләнә-тирәдәге предметларны эзлик әле.(Балалар дәфтәр битенә шул предметларны ясыйлар һәм нинди фигурага охшаганлыгын әйтеп чыгалар).

Тәрбияче:Молодцы,балалар.Шакмак,түгәрәк,өчпочмак һәм овал – аларның барысын да гомиләштереп нинди сүз белән атап була?

Балалар:Геометрик фигуралар.

Тәрбияче:Әйе,балалар,сез хаклы.Без бу биремне чишеп чыктык.Әйдәгез хәзер ял итеп алыйк.

Тәрбияче:Балалар,әйдәгез дуслык түгәрәге төзибез.Без хәзер бармаклар белән уен уйныйбыз.Ә уен ататарча түгел,рус телен кулланып уйныйбыз.

Бармаклар уены.

1,2 – шли утята,

3,4 – за водой.

А за ними плелся 5,

Позади бежал 6.

А 7 от них отстал,

А 8 уже устал,

А 9 всех догнал,

А 10 напугал.

Пи-пи-пи,не пищи,

Мы тут рядом поищи!

Тәрбияче:Молодцы,балалар!Урыннарыбызга утырдык.Хәзер икенче хатыбызны ачабыз.Бу хат нинди төстә?

Балалар:яшел.

Тәрбияче:Бу хатта безнең табышмак.Сез аңа җавапны бик тиз табарсыз диеп ышанам.

Нинди тегүче соң бу? –

Тегүче түгел үзе.

Шулай булса да,

Ел буена энәләре

Бар дөньясында.(Чыршы)

Тәрбияче:Дөрес,балалар,бу чыршы.Балалар,чыршылар кышын да,җәен дә нинди төстә булалар әле.

Балалар:Яшел.

Тәрбияче:Дөрес,балалар,яшел төстә.Балалар,безгә Петрушка мондый бирем язган. (Тактада тәртипсез рәвештә җиде биек һәм сигез тәбәнәк чыршының рәсеме эленгән.) Тактага карагыз әле, анда нәрсәләрне күрәсез? 

Балалар:Чыршылар.

Тәрбияче: Күпме чыршы бар?

Балалар:Куп.

Тәрбияче:Чыршылар ялгыз гына үсәргә яратмый-лар. Алар күпләп үсәләр. Игътибар белән карагыз әле, бу чыршылар бер-берсеннән нәрсәләре белән аерылып торалар?

Балалар:Биеклекләре белән.

Тәрбияче:Аларның биеклекләре нинди соң?

Балалар:Кайберләре биек,кайберләре тәбәнәк.(Балаларның җаваплары.)

Тәрбияче:Дөрес, аларның кайберләре биек, ә кайберләре тәбәнәк. Әйдәгез, кул хәрәкәте белән биек чыршыларны күрсәтегез. (Балалар күрсәтә.) Тәбәнәк чыршыларны да күрсәтик инде. (Балалар күрсәтә.) Афәрин! Ничек уйлыйсыз, тәбәнәк чыршылар күбрәк микән, әллә биекләреме? Аларны санамыйча гына моны ничек белергә мөмкин? (Балаларның җаваплары.) Әйе шул, биек чыршылар янына тәбәнәкләрен куеп карасак, дөрес җавап билгеле булыр. Фәридә, такта янына чык та, чыршыларны ике рәткә тез әле. Беренче рәттә биек чыршылар, ә аскы рәттә тәбәнәкләре булсын. Хәзер чыршыларның саны турында нәрсә әйтә алабыз? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, биек чыршы-лар җитмәде, димәк, алар әзрәк; бер тәбәнәк чыршы артып калды, димәк, алар күбрәк. Балалар, бу урманда тәбәнәк чыршылар күбрәк, ә биекләре әзрәк. Хәзер санагыз, биек чыршылар ничәү икән? (Балалар саный яки тәрбияче такта янына берәр баланы чакыра.) Дөрес, биек чыршылар җидәү. Тәбәнәк чыршылар ничәү икән? (Балалар саный.) Дөрес, тәбәнәк чыршылар сигезәү. Кайсы сан зуррак, җидеме, сигезме? (Балаларның җаваплары.) Кай-сы сан кечерәк булды инде? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, сигез җидедән зуррак, ә җиде сигездән кечерәк. Тәбәнәк һәм биек чыр-шыларның саны тигезләшсен өчен нәрсә эшли алабыз? (Балалар, җидегә берне кушып яки сигездән берне алып, чыршыларның исәбен тигезлиләр. Һәр исәпләү саен, чыршыларның саны күпме икәнен һәм аның ничек ясалганын аңлаталар.)ә Хәзер алларыбызга карыйбыз.Сезнең каршыда төсле кәгазьләр бар,аларга сызыклар сызылган.Сезгә шул сызыклар буенча тасмалар кисеп алырга кирәк булачак.(Һәр бала 3 озын,3 кыска лента кисә).Хәзер курсәтегез мина биек чыршыларны кайсы лента белән күрсәтеп булыр иде,ә тәбәнәк чыршыларны кайсы лента белән күрсәтәбез?

(Балаларның җаваплары).

Дәфтәрләрдә эш.Төшепи калган саннарны яз.Шул түгәрәкләрне буя.(Балалар дәфтәрләрдә эшлиләр,эшләр тикшерелә).

Уен.

Тәрбияче:Балалар,минем кулда тагын ничә хат калды?

Балалар:2.

Тәрбияче:Блалар,Петрушка,безнә матур рәсемнәр җибәргән.Рәсемнә тактага эленә,беренче рәттә….Саныйбыз,ничәү.

Балалар:8.

Тәрбияче:Икенче рәттә …..Саныйбыз.Ничәү?

Балалар:9.

Рәсемнәр тактага эленә.

Тәрбияче:Хәзер,сезнең үзегезнең өстәлләрдә торган ак битләрнең өске өлешенә кечкенә кызыл түгәрәкләрне,ә аскы өлешенә сары зур түгәрәкләрне тезеп чыгыгыз.Молодцы,булдырдыгыз!(Кирегә саныйбыз).

Тәрбияче:Балалар,минем кулда соңгы хат калды,ул нинди төстә?

Балалар:Зәңгәр.

Тәрбияче:Ачабызмы?

Балалар:Ачабыз.

Тәрбияче:Балалар,сез бүген бик яхшы шөгыльләендегез.Мин алып килгән барлык биремнәрне дә җиренә җиткереп үтәдегез.Бу сезгә Петрушканың рәхмәт хаты.

Тәрбияче:Балалар,сезгә бу шөгыльдә иң ошаганы нәрсә эшләү булды?Кайсы биремне сез яратып эшләдегез?Мин сезгә рәхмәт әйтәм!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Саня и Самсон.

Автоматизация [ С]  во фразовой речи....

Исследовательский проект "Сани мои сани"

Цель: формировать у детей культуру безопасного поведения на улице в зимний период времени....

"Саный-саный уйныйбыз".

Урта яшьләрдәге төркем балалары белән санау-уен эшчәнлеген үзләштерү....

Дидактическое пособие "У Сони и Сани Синие Сани"

методические рекомендации к лэпбуку для детей 5-7 лет...

Сана дьыллаа5ы сценарий «Оонньуурдар Сана дьылы керселлер»

Сана дьыллаа5ы сценарий «Оонньуурдар Сана дьылы керселлер»...

"Ах вы, сани мои, сани..." (поход в лес)

Поход - одна из эффективных форм активного отдыха детей и взрослых. Педагогу поход помогает решить не только физкультурно-оздоровительные задачи, но и образовательные (познавательные, речевые, во...