"Аю дус балаларда кунакта"
план-конспект занятия по математике (младшая группа)

Вафина Зульфия Габдурафиковна

Занятие по ФЭМП предназначенный для детей первой младший группы. В гости к детям приходит мишка и приносит им кубики и шарики. Дети вместе с мишкой рассматривают фигуры, определяют их качества. Играют вместе с мишкой разные игры.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie_po_femp_ayu_dus_balalarda_kunakta.docx17.41 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районы “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Элементар математик күзаллау

 формалаштыру буенча беренче

кечкенәләр төркеме өчен

“Аю дус балаларда кунакта”

темасына оештырылган белем

эшчәнлегенең план-конспекты

                                                                   

                                                                       Төзеде:   1 кат. тәрбияче

                                                                        Вафина З.Г.

Тема: Аю дус балаларда кунакта.

Максат: балаларны шар, шармак  формалары белән таныштыруны дәвам итү. Зурлыклары буенча предметларны группалаштырырга өйрәтү.

Бурычлар:

- балаларны төрле зурлыктагы шарларны һәм шакмакларны чагыштырырга, зурлыклары буенча предметларны группалаштырырга өйрәтү;

- бер һәм күп төшенчәсен аерырга өйрәтү;

- балаларның сөйләм телләрен, үстерү, сүз запасларын арттыру;

- балаларның  логик фикерләү сәләтләрен үстерү. Игътибарлыкны, хәтерләү сәләтен камилләштерү;

- хайваннарга ярдәм итәсе килү теләге уяту, иптәшләре белән аралашырга өйрәтү, бер-берсенә ярдәм итәсе килү теләге уяту.

Җиһазлар: Уенчык аю, зур һәм кечкенә шарлар, зур һәм кечкенә шакмаклар, коробкалар.

Методик алым һәм ысуллар:

 сөенечле мизгел, сорау-җавап, сөйләү, күрсәтү, аңлату, уен, ял минуты, әдәби сүз (шигырь), мактау.

Алдан башкарыла торган эш:  атрибутларны әзерләп кую.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: -Исәнмесез балалар!

Балалар:- Исәнмесез.

Тәрбияче: - Ничек хәлләрегез?

Балалар: - Яхшы, әйбәт.

Тәрбияче: - балалар ишетәсезме, кемдер ишек кага. Әйдәгез, карыйк әле, кем килде икән безгә.

Тәрбияче ишек артыннан Аюны алып керә.

Тәрбияче: - Балалар, безгә урманнан Аю дус килгән икән бит. Әйдәгез, исәнләшегез әле аның белән.

Балалар: - Исәнме, Аю.

Аю: - Исәнмесез, балалар. Мин сезгә буш кул белән килмәдем. Бер коробка уенчыклар алып килдем.

Тәрбияче: - Балалар, әйдәгез карыйк әле, нәрсә алып килде микән безгә аю.

Тәрбияче балалар белән берлектә коробканы ачып карый һәм аннан шарлар чыгара.

Тәрбияче: - Балалар, нәрсә алып килгән соң безгә Аю?

Балалар: - шарлар

Тәрбияче: - Әйе, бик дөрес, Аю безгә шарлар алып килгән. Ә алар нинди формада соң?

Балалар: - Түгәрәк.

Тәрбияче: -Әйе, бик дөрес. Шарлар безнең түгәрәк формада. Алар нинди соң чагыштырып карыйк әле.

Тәрбияче коробкадан ике төрле размерлы шарны алып күрсәтә.

Балалар: - Зур һәм кечкенә.

Тәрбияче: - Әйе, бик дөрес. Монда зур шарлар да бар, кечкенә шарлар да бар. Балалар, әйдәгез, һәрберегез коробкадан берәр шар алыгыз әле.

Балалар коробкадан берешәр шар алалар.

Тәрбияче:  - Балалар, шарлар безнең түгәрәк формада була һәм алар тәгәри.

Балалар белән бергә шарның формасын карау, тәгәрәтеп карау.

Тәрбияче:  - Кечкенә шарлар безнең учка кереп бетә, ә зур шарларны тотарга безнең кулыбыз җитми, әйеме? Әйдәгез, хәзер шарларны дөрес итеп җыеп та куыйк инде. Менә бу зур коробкага зур шарларны җыябыз. Кечкенә коробкага кечкенә шарларны.

                                                    Уен “Шарларны җый”

Тәрбияче:  -  Мәрьям, синең шарың нинди?

Бала: – Зур. Мин аны зур коробкага салам.

Тәрбияче: -Хәким синең шарың нинди төстә?

Бала: - Сары төстә, ул кечкенә.

Тәрбияче:  - Син аны кайсы коробкага саласың.

Бала: - кечкенә коробкага салам.

Балалар бер-бер артлы шарларының күләмен әйтеп, аны дөрес коробкага салалар.

Тәрбияче:  - Балалар, карагыз әле, безнең Аю дустыбыз никтер күңелсез. Аю дус, ни булды сиңа.

Аю: - Мин урманда кубиклар белән уйнаганда аларны бутап бетердем һәм дөрес итеп җыя алмадым.

Тәрбияче:  - Борчылма, Аю дус без сиңа ярдәм итәрбез. Балалар, әйдәгез, урманга барып, Аю дустыбызга кубикларны җыярга ярдәм итик.

                                                Физкультминутка

Кышкы урманга килдек,

Матур урыннар күрдек.

Тун кигән каен –уңда,

Ямь-яшел чыршы – сулда.

Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп җирне коча.

Әнә куян сикерә,

Ул бүредән элдертә.

Кызылтүшләр очалар,

Бигрәк тә матур алар.

Урманда рәхәт булса да

Бераз арып та киттек.

Тәрбияче: - Менә, балалар, Аюның кубикларын да таптык. Әйдәгез әле, Аю дустыбызга аларны дөрес итеп җыярга булышыйк. Зур кубикларны зур коробкага салыйк, кечкенә кубикларны кечкенә коробкага салыйк.

Тәрбияче:  - Сәлим, синең кубигың нинди.

Бала: - Зур.

Тәрбияче:  - Син аны нинди коробкага саласың?

Бала: - Зур коробкага.

Балалар бер-бер артлы кубикларның күләмнәрен әйтеп, аларны тиешле коробкага салалар.

Аю: - Бик зур рәхмәт сезгә, балалар. Миңа бик нык ярдәм иттегез. Мин тизрәк өемә кайтыйм инде, мине әнием көтәдер.

Тәрбияче:  - Балалар, безгә бүген кунакка кем килде?

Балалар: - Аю

Тәрбияче:  - Ул безгә нәрсәләр алып килгән?

Балалар: - Шарлар.

Тәрбияче:  - Шарлар нинди иде соң, балалар.

Балалар: - Зур, кечкенә.

Тәрбияче:  -Без Аю белән кая бардык.

Балалар: - Урманга.

Тәрбияче:  -Без анда нишләдек?

Балалар: - Кубикларны җыярга булыштык.

Тәрбияче:  -Молодцы, балалар, ә хәзер бакчабызга кайтыйк, бераз ял итик. Әле Аю дус безгә тагын кунакка килер.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Түгәрәкләр аша балаларда милли үзаң тәрбияләү.

Моя деятельность с одарёнными детьми всегда объемна, многопланова и результативна. Главный же итог всей моей работы в том, что в коллективе создан эмоционально-положительный климат, способствующий реш...

Балаларда хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт, хезмәт итү теләге тәрбияләү.

3-4 яшьтәге балалар үз өсләренә йөкләнгән шәхси һәм күмәк эшләрне башкарып чыгарга өйрәтү: эшне бүлешү турында, тәрбияче ярдәмендә, уртак бер фикергә килә белүне формалаштырырга тиешләр. Йөкләнгән эшк...

Балаларда агрессивлык аны булдырмау алымнары

Балаларда агрессивлык аны булдырмау алымнары...

“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”

“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”( ата-аналар алдында чыгыш)Яхшы кеше булыр өчен гәүдә саулыгы гына җитми, рухи саләмәтлек тә кирәк.(Абдрахман Кайа)Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әх...

“Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз халкына, тарихына , гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту” эш тәҗрибәсеннән чыгышы.

Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз   халкына ,  тарихына , гореф-гадәтләренә,  мәдәниятенә   карата    кызыксыну   уяту ,  үз  мил...

Шүрәле балаларда кунакта.

Сценарий праздничного мероприятия " Шурале в гостях у детей"....

Өч аю балаларда кунакта.

Зурлар төркеме балалары  өчен эшчәнлек конспекты....