Түгәрәкләр аша балаларда милли үзаң тәрбияләү.
статья по теме

Моя деятельность с одарёнными детьми всегда объемна, многопланова и результативна. Главный же итог всей моей работы в том, что в коллективе создан эмоционально-положительный климат, способствующий решению всех воспитательно-образовательных задач.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugrklr_asha_balalarda_milli_uzan_trbiyalu.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

       Балаларда милли үзаң һәм милли мәдәният формалаштыру – халкыбыз тарихын белүче, милләте белән горурланучы шәхес тәрбияләү дигән сүз. Иң беренче чиратта бу ана теле дәресләрендә чагыла.

        Халыклар мәдәниятенең үзенчәлекләре аларны бер – берсе белән бәйләп тора, үз халкыбызны гына түгел, үзебез аралашкан милләтебезне дә хөрмәт итәргә өйрәтә. Халыкның милли үзенчәлекләрен табу, аларны барлыкка китергән тарихи вакыйгаларны белү безгә башка халыкларны аңларга ярдәм итә. Без балаларда, үзләрен генә түгел, башкаларны да рухи баета торган чын, ихлас тәрбия бирергә тиешбез. Сөйләм телен, туган телебезне өйрәтүнең төп һәм иң киң кулланыла торган нәтиҗәле чарасы – дәрестән тыш эшләр. Аларның әһәмияте менә нәрсәләрдә:

     -Бала үзен иркенрәк тота;

     -үзе теләгән әйберне ишетә һәм өйрәнә;

     -тәрбияче баланың эчке дөньясын ача;

     -тәрбияче белән бала якынрак аралаша.

     Болар барысыда ана телен өйрәтү һәм камилләштерүдә, ана теле дәресләренә караганда, түгәрәкләрдә күп тапкыр нәтиҗәлерәк.

     Дидактик уеннар аша оештырылган түгәрәк эше балаларның белемнәрен киңәйтә һәм аларда туган телгә карата кызыксыну тәрбияли.

     Бала кечкенәдән  үк теленең бөтен нечкәлекләрен, матурлыгын белеп үсәргә тиеш. Шуңа күрә мин дәресләрдә һәм түгәрәкләр уздырганда сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерүгә, интонациягә, дикциягә нык  игътибар итәм. Шушы юнәлештә эшне оештырганда миңа театр ярдәмгә килә. Чөнки сәхнәләштерү алымы белән үткәрелгән дәресләрдә балалар һәр теманы бик теләп, кызыксынып һәм җиңел үзләштерә. Мәсәлән: яз турында бер-ике сүздән торган җөмләләр белән хикәя төзибез: Кояш җылыта. Үләннәр үсә. Тамчылар тама. Кар эри. Сулар ага. Кошлар оча һ.б. Һәр балага роль бирелә. Берсе – кояш, икенчесе – тамчы, калганнары кар, су, кош һ.б. була. Балалар төрле хәрәкәтләр ясап, җөмләнең мәгънәсен аңлатып бирәләр, яңа сүзләрне, җөмләләрне берничә тапкыр кабатлыйлар. “Яз” турындагы җырны да искә төшерәбез. Шулай итеп алар бу дәрестә язга хас булган үзенчәлекләрне дә, яңа сүзләрне дә үзләштерәләр.

     Дәресләрдә картиналар, рәсемнәр белән эшлим, аларны да “җанландырырга” тырышам. Мәсәлән, “Безнең гаилә” дигән картина буенча эш болайрак оештырыла. Башта әңгәмә үткәрәм:

  1. Балалар бу картинаның исеме ничек?
  2. Нигә ул “Гаилә” дип атала?
  3. Картинада кемнәр күрәсез?
  4. Әйдәгез балалар картинаны “җанландырабыз”. Ничек дисезме? Сез әби, ба

бай һәм башкалар булып уйнарсыз (балалар рольләрне үзләре сайлап алалар). Күрәсезме картинада сүрәтләнгән образлар эш белән мәшгуль. Ягез әле, аларны игътибар белән күзәтик һәм нәрсәләр турында сөйләшүләрен тыңлыйк. Һәм шуннан соң инде, чыннан да, шау-шулы тамаша башлана, Һәрберсе тырыша-тырыша үз ролен башкара, нәрсәгә оста булуын күрсәтә, картина буенча төзегән хикәясен сөйли.

    Балаларны халкыбызның күренекле язучылары, шагыйрьләре, ком позиторларының тормыш юлы һәм иҗатлары белән таныштырганда, шулай ук сәхнәләштерү алымын киң кулланам. Г. Тукайның, М.Җәлилнең олы юбилейларына багышлап үткәргән бәйрәм, кичәләр сценарийларына аларның бик күп әсәре керде. Балалар да ул чараларда уңышлы чыгышлары белән безне куандырды.

    Түгәрәкләрдә халык педагогикасына таянып, татар балалар фольклорын,халык авыз иҗатын өйрәнәбез. Бу шөгыльләрдә милли бәйрәмнәргә, йолаларга, милләтнең традицияләренә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләнә. Балалар түгәрәккә теләп йөрсеннәр өчен төрле кызыксындыру чаралары: туган көн бәйрәмнәре, төрле уеннар үткәрәм, балалар өчен чыга торган татарча кызыклы газета-җурналларны бергәләп укыйбыз, кызыклы ребусларны чишәбез. Балаларның туган телләрен яратуларын, гореф – гадәтләребезне хөрмәт итүләрен күрү – белү үзе бер куаныч.

     Мин язмамда эш системамның алымына тукталдым. Эш барышында дәресләремне яңа педагогик технологияләргә нигезләнеп, халык педагогикасының бай мирасыннан иҗади файдаланып оештырам, балаларга әхлакый, патриотик тәрбия бирергә, аларда тырышлык, намуслык, шәфкатьлелек һәм башка иң күркәм сыйфатлар тәрбияләргә тырышам. Ә моның өчен безгә - тәрбиячеләргә, армый – талмый эшләргә кирәк.

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Колокольчик» п.г.т. Кукмор» Кукморского муниципального района Республики Татарстан

Түгәрәкләр аша балаларда милли үзаң тәрбияләү

август киңәшмәсендә ясалган чыгыш

воспитатель по обучению татарскому языку Степанова Р.С.

2011


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”

“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”( ата-аналар алдында чыгыш)Яхшы кеше булыр өчен гәүдә саулыгы гына җитми, рухи саләмәтлек тә кирәк.(Абдрахман Кайа)Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әх...

Консультация “Уеннар ярдәмендә балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү”.

1.Әхлак тәрбиясенең  бурычлары .2.Яшь үзенчәлекләре.3.Әхлак тәрбиясе бирү нинди эшчәнлекләрдә тормышка ашырыла?4.Әхлак тәрбиясе бирүнең нәтиҗәлеге.5.Төрле кызыклы алымнар куллану....

Мөндеш балалар бакчасында сабыйлар милли рухта тәрбияләнә

Безнең Мөндеш балалар бакчасында кечкенә генә милли почмак-музей эшләп килә. Анда халкыбызның борынгы көнкүреш әйберләреннән: бала бишеге, читек, чүәк, татар түбәтәе, чигүле калфаклар, самовар, кулган...

Мәкалә.Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда милли мәдәниятне саклау - мөһим мәсьәлә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда  милли мәдәниятне саклау - мөһим мәсьәлә....