Мәкалә.Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда милли мәдәниятне саклау - мөһим мәсьәлә.
статья

Абдуллина Эльмира Раифовна

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда  милли мәдәниятне саклау - мөһим мәсьәлә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

 

                                                                                          Казан шәһәре  Совет районы  272 нче  катнаш төрдәге

татар телендә белем һәм тәрбия бирүче

“Аккош” балалар бакчасы

татар теле тәрбиячесе

Абдуллина Эльмира

Раиф кызы.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда  милли мәдәниятне саклау - мөһим мәсьәлә.

Һәр милләт үзенә генә хас үзенчәлекләргә ия. Менә шуңа күрә дә, аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә үзеннән сизелерлек өлеш кертә, аны баета. Мең еллык бай тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, гореф-гадәтләре булган татар халкы да, дөнья культурасын кабатламас үрнәк аһәңнәр белән тулыландырып бара.

Һәр кешенең язмышына үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге нык бәйләнгән булырга тиеш. Бу бәйләнеш өзелсә, алга таба баруның максаты югала, ә җәмгыять аерым шәһесләрнең берлегеннән тора. Шуңа күрә дә мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләренең төп бурычы булып, шушы бәйләнешне үз урынына кайтару һәм ныгыту тора.

Яшь буынны тәрбияләүдә гаять зур әһәмияткә ия булган гореф-гадәтләрне, традицияләрне торгызу, яңарту кирәк, чөнки алар халык педагогикасының нигезен тәшкил итәләр, милләтебезнең көчен, хисен чагылдыралар. Шулай ук, татар халкы элек-электән үк, башка халыклар белән тыгыз элемтәдә яшәгән һәм аларның тормышын, мәдәниятен, әдәбиятын, мәгърифәтен өйрәнгән.

Балаларны кечкенәдән үк, милли-төбәк компоненты белән таныштыруның төп максаты – милли изоляция түгел, ә бәлки барлык башлангычы булган рухи байлыклар белән таныштырып, дөнья үсешендә, кешелек тарихында аларга үз урынын аңларга ярдәм итү куела.

Милли-төбәк компонентының юнәлеше буларак , татар халкының мәдәнияте белән таныштыру тора. Балаларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру, туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу; халык авыз иҗатын - әкиятләр, табышмаклар, юаткычлар һ.б. ны белү: җырлар шигырьләр өйрәнү, туган телдә китаплар уку, музыка тыңлау, музыка уен кораллары белән таныштыру, халыкка хас әдәп кагыйдәләрен  халык уеннарын белү дигән сүз ул.

6-7 яшьлек баланың “үз мине” бар. Ул инде үзенең билгеле бер милләт кешесе икәнен, шул милләт культурасының бер кисәкчәсе варисы икәнен аңлый башлый. Аңа әти-әнисенең ихтирамга лаек кешеләр икәнен аңлау кирәк, чөнки ул – аларның физик дәвамы: гүзәл мәдәниятенең, матур, бай телнең дәвам итүчесе икәнен дә аңларга тиеш. Шундый мәдәни байлыкны тудырган әби-бабалары, алдагы буыннары булганын аңлау балага үз-үзенә ышынычын арттыра.

Бүген без балаларны мәктәпкә әзерләү белән генә чикләнмичә һәр яктан камил шәхес тәрбияләүнең бер юнәлеше булган милли культурабызны формалаштырырга, халкыбызның милли мәдәни рухын сеңдерергә тиешбез. Намуслылык, юмартлык, тыйнаклык, әдәплелек, өлкәннәрне хөрмәт итә белү кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне дә күз алдында тоту кирәк.

Балаларны туган як тарихы белән таныштыруны музей яки туган як почмаклары булдырудан башка һич кенә күз алдына китереп булмый. Музей экспонатлары булып татар халкының көнкүреш әйберләрен һ.б. куярга мөмкин.

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\Мои рисунки\фото\Музей\3.jpgC:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\Мои рисунки\фото\Музей\1.jpg

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\Мои рисунки\фото\Музей\4.jpg C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\Мои рисунки\фото\Музей\5.jpg

Төркемнәрдә татар халкы турында мәгълүмат бирүгә кагылышлы үстерелешле мөһит тудыру да зур әһәмияткә ия. Биредә сәнгать осталарының портретлары, слайдалар, пластинкалар, диафильмнар, сынлы гамәли сәнгать әйберләре, китаплар, дидактик уеннар һ.б. зур урын алырга тиеш.

Шулай итеп, милли мәдәниятне саклау, аны яңарту, алга таба үстерү - бүгенге көннең мөһим бурычы булып санала.

Мәктәпкәчә тәрбия учреңденияләрендә тәрбия белем бирү эше әдәпле, кешелекле, шәфкатьле, үз халкының лаеклы варисы була алырлык рухи мәдәниятле һәм милли үзаңлы шәхесләр формалаштыруга юнәлтелгән булырга тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл хәрәкәте иминлеген саклау (доклад)

Методик тәҗрибә белән уртаклашу. Юл йөрү кагыйдәләренә багышанган презентацияләр....

Тема: “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләрең  балаларының өй һәм балалар бакчасында сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту чаралары белән таныштыру....

табигатьне саклау

https://cloud.mail.ru/public/J9i5/49dpEfEEV...

Балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау чаралары

Балаларның тормыш иминлеге нигезләре кагыйдәләренә өйрәтү...

«Халыкны саклау- телне саклау»

Презентация выступления на региональном семинаре - практикуме «Милли тэрбия-милли яшэешнен нигезе»"...